Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Гарафутдинова Алия Гумаровна

“Минем тормышымда укытучы”

“Караңгылык пәрдәләрен ярып,

Күктә йолдыз булып янасың.

 Гомер буе янып яши алсаң-

 Укытучы була аласың”

Еллар арты еллар узган саен, ямьле балачакка, мәктәп елларына кайтып, үткән сәхифәләрне барлап чыгу үзе бер кызык икән. Сизмичә дә калынган – күпме гомер йомгагы сүтелгән...

Яшьме, олымы – һәркем  үзенең тәүге укытучысын, беренче сыйныфка аяк басуын яхшы хәтерли. Минем дә әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергәнем хәтеремдә. Өстемдә – ап-ак алъяпкыч, толымнарда – ап-ак бантик, ә күңелемдә – ап-ак хыяллар... Ләкин, башкалардан аермалы буларак, янымдагы кешем әнием генә түгел, ул – минем беренчн укытучым да. Шуңа күрә әлеге көн минем өчен икеләтә кичерешләр белән бай иде. Әлеге мизгелләрне тыныч кына искә алып та, дулкынланмый гына сөйләп тә булмый.  Бу истәлекләрдән дә газиз балачак хатирәләре бармы соң?! 

  Күңелем белән балачагыма әйләнеп кайтам. Мәктәп минем өчен белем йорты гына булмады, ул – үзе бер тормыш иде. Әнием кебек укучылар алдында дәрес бирәсем килә иде. Ул вакытта укытучы һөнәренең никадәр җаваплылык, сабырлык, зыялылык сораганын аңладыммы икән? Дәресләрдән соң әниемне көтеп мәктәптә калуларым, андагы китаплар, журналлар, төрледән-төрле материаллар белән танышу һ.б. Укытучы тормышын кечкенәдән күреп, сизеп яшәдем. Ләкин ул мине куркытмады, киресенчә, зур кызыксыну уята иде. Әниемнең укытучы булуы да зур горурлык иде. Кечкенәдән әнием авырлыклар килсә, сабыр булырга, кеше белән яхшы мөгамәләдә булырга өйрәтте, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә шәфкатьле булырга, милләтебезгә тугрылыклы булып, телебезне сакларга кирәклеген сеңдерде.

Шулай итеп кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Бу һөнәрнең авырлыгы, җаваплылыгы, ахыр чиктә, аны сайлаган кешеләрнең тормыш рәвеше дә кире уйларга сәбәп булмады. Әлеге хыялларым педагогия университетының татар филологиясе бүлегенә илтте. Ә хәзер инде мин үзем укытучы!  

Беренче дәрес бирү шатлыклары, балалар белән очрашудан алган тәэсирләр онытылмас, мөгаен. Һәркөнне дәрескә кергәндә укучыларымның өметләрен аклый алырмынмы, күңелләренә яхшылык орлыклары чәчә алырмынмы, туган телебез белән горурлану хисе тудырта алырмынмы дигән сораулар борчый. Дәрескә керүгә, сиңа ничәмә – ничә күз карап тора. Һәр карашта  – аерым бер эчке дөнья. Минем өстемдә аларның эчке дөньяларын сак кына ачып, һәр нарасыйның күңеленә игелек орлыклары чәчү бурычы тора. Һәм әлеге бурычымны мин намус белән башкарырга тиешмен. Әгәр мин үземнән яхшырак, күбрәк белгән укучылар әзерли алам икән, димәк, киләчәк өметле булачак. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти.

Кеше белем өстәүдән туктаса, аның фикер йөрешенең тараюы да мәгълүм. Укучылар, ата-аналар алдында зур абруйга ия булыр, тирəн  белемле,  зирəк  акыллы,  замана белəн бергə атлар өчен һәрдаим үз өстендә эшләргә тиеш. Шуңа күрә үзем дә күп укырга, укучыларга көн дә яңа белем бирергә тырышам. Әлеге вакытта зур тәҗрибәм булмаса да, иң мөһиме, Чын Укытучы булу теләгем бар.

Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нуры белән тиңлим. Кояш нуры да бит һәр туган көннең күзен ача. Бу һөнәр иясе  хакындагы сүзләрнең гомер-гомергә халык теленнән төшкәне юк. Үзем укытучы булгач кына, укытучылыкның һөнәр генә түгел, яшәү икәнен дә аңладым мин. Сабырлык, тырышлык, белем генә таләп итеп калмыйча, укытучылык кешедән җәмгыятькә үрнәк булуны да сорый.   

Фикеремне танылган язучы С.Л.Соловейчикның сүләре белән тәмамлыйсым килә:  “Укытучы оста артист, ләкин аңа кул чапмыйлар, ул оста скульптор, ләкин аны күрмиләр, ул яхшы табиб, ләкин аңа пациентлары бик сирәк кенә дәвалаган өчен рәхмәт әйтә, кайберәүләре, кайвакыт, дәваланырга да теләми. Ә рухлану өчен кайдан көч алырга соң? Бары тик үзеңнән, үзеңнең хезмәтеңнең бөеклегеннән”. Әлеге фидакарь хезмәт ияләренә зур сабырлык, төпсез идеяләр, якты хыяллар гына юлдаш булсын иде!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_tormyshymda_ukytuchy.docx16.36 КБ

Предварительный просмотр: