Борисова Лилия Ильдусовна

сайт учителя татарского языка и литературы.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. Татар халык мәкале.

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Изучение родного языка

Увлечения: рисование,чтение книг.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Ленино -Кокушкино, Пестречинский район

Место работы: МБОУ "Ленино -Кокушкинская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/borisova-liliya-ildusovna

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

О себе

Мин, Борисова Лилия Илдус кызы, Питрәч  районы  Ленино – Кокушкино авылында туып үстем. Ленино - Кокушкино  урта мәктәбен тәмамлагач, Казан педагогия көллиятенә, аннары Татар Дәүләт Гуманитар-Педагогика Университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кердем.  Укуны тәмамлагач, тормыш җиле мине кабат туган ягыма кайтарды. Үземнең эш юлымны  Питрәч районының Ленино – Кокушкино  урта мәктәбендә башладым. Анда 3 ел башлангыч мәктәптә укыттым. Хәзерге вакытта  үземнең туган мәктәбемдә 11нче  елымны балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм. Үз эшемне һәм балаларны бик яратам! Дәресләрне планлаштырганда балаларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эшлим. Балаларга белем һәм тәрбия бирүнең икесен дә тыгыз бәйләп алып барам. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга тырышам, аларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүне, мәрхәмәтле булырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтүне үземә бурыч итеп куям. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Әмирхан Еники , Ф.Яруллин әсәрләрен яратып укыйм.

 Ф.Яруллинның девизын үз девизым итеп кабул итәм. "Язмыш синең тез астыңа китереп сукса- егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса- үзең аннан да көчлерәк ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, -асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә- яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса- чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә- орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек."

Мой взгляд на мир

Тормыш - ул яшәү матурлыгы, шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлылык белән матур. Кешенең итагатьле булуы күнеленең яхшылыгында.

Моё портфолио

Укучыларның белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү, эстетик зәвыкларын  үстерү максатыннан дәрестә, дәрестән тыш вакытларда, фән атналыкларында төрле чаралар, эшлекле, интеллектуаль уеннар, брейн-ринглар күп үткәрелә.  Мин дә үз чиратымда дәресләрнең төрле формаларын кулланып, укучыларга индивидуаль якын килеп, мөстәкыйль эшләргә өйрәтеп үткәрергә тырышам.

Добавить грамоту в портфолио