Гадельшина Рузия Зуфаровна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Һәрвакыт алга, яңа үрләр яуларга

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Готовить учеников к олимпиадам, конкурсам, конференциям.

Увлечения: Чтение книг

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: пгт Кукмор

Место работы: МБОУ "СОШ с.Большой Кукмор"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gadelshina-ruziya-zufarovna
Матурлыкны күрә беләм, сокланам дөньясына. Кәефләрем күтәрелә күз сирпеп карасам да...
Рузия Гаделшина

КФУ базасында инновацион эшчәнлек бүлегенә сылтама 

Педагогик эшчәнлегем нәтиҗәләре (презентация)

 

О себе

Минем педагогим эшчәнлегем

Эссе

Хезмәтемнең асыл нәтиҗәсе- яңалыкка омтылу

       Укытучы…Бу сүздә зур мәгънә ята.Ул һәрвакыт белем алуга омтылыш тәрбияләүче, яхшылыкка өйрәтүче, тормышны аңларга күнектерүче бөек шәхес.Бу һөнәр элек-электән абруйлы саналган. Авыл җирендә яшәгәнлектән, килеп туган җитди мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итүче дә,үзенең акыллы киңәшләре белән сөендерүче дә, үз фикерен оста, һәркемгә аңлаешлы итеп җиткерүче дә укытучы булган.

       Хәзерге заман укытучысы нинди соң? Аны көн үзәгендә торган нинди мәсьәләләр борчый? Заман укытучысын мин мәгълүмати-коммуникатив технологияләргә нигезләнеп эшләүче, иҗади, әйдәп баручы, яңалыкка омтылучы, үз фәненә мәхәббәт тәрбияләүче, төрле проектлар, программаларны тормышка ашыруда үзеннән өлеш кертүче күпкырлы шәхес дип атар идем. Укытучыга бик зур бурычлар йөкләнә.Бер үк вакытта ул сыйфатлы белем бирүче дә, укучылар күңеленә дөрес тәрбия орлыклары чәчүче дә. Бу- һәр укытучының мөһим бурычы.”Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек,тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс.Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”,-дип яза күренекле мәгърифәтче-галим Ризаэддин Фәхреддин.

       Укытучының икенче өстенлеге-аның төпле белемгә ия булуы, укытучылык итү осталыгы, булдыклылыгы.Бүгенге көндә авыл мәктәбе укытучылары да шәһәр мәктәбендә эшләүче укытучылардан түбән түгел.Авыл яшәп, тырышлык, хезмәт белән көн күргән укытучылар да бүген заман сулышын тоеп, максатчан эш алып бара. Куелган бурычларны  җиренә җиренә җиткереп эшләүчеләр дә, төрле эзләнү эшләре башкаручылар да нәкъ менә авыл укытучылары дип әйтер идем.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, шуны әйтергә телим: авыл укытучысына  үз фәне буенча төрле ачышлар ясарга, дәрәҗәсен үстерү өстендә эшләргә мөмкинлекләр зур.Авыл җирендә адым саен тарих. Мин үзем авыл тарихы, әби-бабаларыбызның яшәү шартлары белән кызыксынып, алар башкарган хезмәтләргә сокланып, төрле фәнни-эзләнү конференцияләренә хезмәтләр туплаган, укучыларны да шушы юнәлештә эшләргә өйрәткән укытучы. Хәзер мондый эшләр башкарырга мөмкинлекләр бик зур.Комьютерда язарга, фотога төшерергә, сайтка куярга һәм башка заман таләпләренә туры килә торган эшләр башкарырга була.Бу исә укытучыны да, укучыны да осталыкка, бай тәҗрибә тупларга өйрәтә.

       Бүгенге көндә ФДББС  ка нигезләнеп укыту тормышка ашырыла.Аның уңай ягы-укучыны иҗади, мөстәкыйль фикер йөртү осталыгына өйрәтү.Укытучы- идарә итүче, юнәлеш бирүче.Ул күрсәткән юнәлеш алымнарын оста итеп тоеп алу,баскычлап үстерү һәм уңай нәтиҗәгә килү укучылар тарафыннан башкарыла торган катлаулы да,файдалы да хезмәт. Миңа аның нәкъ менә шушы ягы ошый. Чөнки укытучы тарафыннан бирелгән әзер хезмәтне генә кабул итеп утыру бүгенге заман укучысы өчен аз булыр иде.Һәрвакыт яңалыкка омтылырга, эзләнергә өйрәнгән укучы тәрбияләү укытучы эшчәнлеген дә дөрес бәяләргә юнәлеш бирә.

       Бүгенге дәресне интернет материалларыннан башка гына күз алдына да китереп булмый. Дәресләргә өстәмә материал, презентацияләр  туплыйм, электрон почта аша өстәмә эшләр җибәрәм. Болай эшләү укучыларда фәнгә карата кызыксыну тудырырга мөмкинлек бирә. Балаларны эшкә тартуның кызыклы, мавыктыргыч юлларын эзләү уңай нәтиҗәләр бирә, алар өстәмә мәгълүмат, рухи азык алып, тәрбияви яктан да камилләшәләр. Бүген парта артында утыручылар- 21 нче гасырның иң катлаулы бурычларын хәл итәчәк кешеләр.Шуңа күрә мәктәп тормышының төп юнәлешләрендә балаларда, белемгә омтылыш белән бергә, илебезгә мәхәббәт, өлкәннәргә ихтирам, үз-үзеңне тоту культурасы, матурлыкны тою хисе, мөстәкыйльлек һәм оешканлык тәрбияләү мәсьәләләренә дә зур әһәмият бирергә кирәк.

       Мин ” Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен, иҗади сәләтләрен үстерү” дип аталган методик тема өстендә эшлим. Мондый тема өстендә эшләү минем өчен кызыклы да, файдалы да.Үземнең эшчәнлегемдә география, биология, рус әдәбияты, хезмәт, музыка  кебек фәннәр белән бәйләнешле хезмәтләр  кулланам.Укучыларымны төрле фәнни-гамәли эшләр башкарырга өйрәткәндә бу фәннәрне белү, аларны хезмәттә дөрес итеп файдалана белү отышлы.Авыл топонимикасын өйрәнгәндә географияне белү файдалы булса, язучылар иҗатын чагылдырганда, рус әдәбияты, музыка белән бәйләнешле өлешләргә югыгасың. Туган җирнең җылы туфрагын тою,һәр үләнен белү биологиядән белемле булуны таләп итә. Менә шулай, эзләнү барышында , без укучылар белән предметара бәйләнеш тудырабыз.Шулай булмаса, минем сәләтле укучыларым республика күләмендә үткәрелгән Ризаэддин Фәхреддин, Галимҗан Ибраһимов,Әбрар Кәримуллин, Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани һ. б конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясап,төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булмаслар иде бит! Болар минем укучыларымның да, үземнең дә күңел җылысы биреп эшләгән хезмәт җимешләре. Үзем дә иҗади шәхес.Язган шигырьләремне иң беренче тыңлаучыларым да, бәя бирүчеләрем дә укучыларым минем. Аларның янып торган күз карашларын тою, игътибар белән тыңлауларын күрү, бәяләүләрен ишетү –болар барысы да мине иҗатка рухландыра. Татар әдәбияты дәресләрен укучылар күңеленә үтәрлек итеп үткәрү дә эзсез калмады.Берничә ел рәттән районда гына түгел, республика олимпиадаларында призер булып кайткан укучыларым бар.Мин алар белән һәрчак горурланам.Шулай ук укучылар белән иҗади эшләү тәҗрибәне үстерә, тагын да күбрәк яңалыкка омтылырга этәргеч бирә.”Яшь иҗатчылар “ программасы, электив курс программалары төзү, эш тәҗрибәм буенча төрле җыентыкла эшләү-хезмәтемне яратып башкаруымның сокландыргыч нәтиҗәләре.

   Гомумиләштереп әйткәндә, чын укытучы булу өчен балаларны яратырга, әти-әниләр белән тыгыз бәйләнештә эшләргә, балаларның ирешкән аз гына уңышларын да аларга вакытында җиткерергә, үз фәнеңне яраттыра белергә кирәк.Укытучы хезмәте –катлаулы хезмәт. Шулай да аның җимешләрен тату бик рәхәт. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

А.Гыйләҗев "Өч аршын җир"

М.Мәһдиев "Торналар төшкән җирдә"

Р.Хафизова "Сак-Сок тавышы"

 

Мои достижения

Диплом III степени Отдел образования Кукморского района за победителя районного конкурса «Учитель года-2002»
Почетная грамота Министерство образования и науки Республики Татарстан за подготовку победителя Республиканской олимпиады школьников по татарской литературе, 6.03.06 год
Грамота Информационно-методического центра Кукморского муниципального района Республики Татарстан за подготовку призера в районной олимпиаде по татарскому языку 19.12.2007 год
Грамота Информационно-методического центра Кукморского муниципального района Республики Татарстан за подготовку призера в районной олимпиаде по татарской 
литературе, 19.12.2007 год
Грамота Информационно-методического центра Кукморского муниципального района Республики Татарстан за подготовку призера в районной олимпиаде по татарской 
литературе, 25.12.2008год
Почетная грамота Министерство образования и науки Республики Татарстан за подготовку победителя Республиканской олимпиады школьников по татарской литературе , 20.03.2008 год
Грамота Отдела образования Исполкома Кукморского муниципального района
Республики Татарстан за подготовку призера республиканского тура олимпиады по татарской литературе, 22.05.2008 год
Грамота ГБУ Центр занятости населении Кукморского муниципального района Республики Татарстан подготовившего победителей районного конкурса сочинений о профессиях «Билет в будущее» в номинации «Мое будущее в моих руках», «Формула профессионального успеха»,2009 год
Грамота Управления Пенсионного фонда Кукморского муниципального района РТ занявшая 1 место на районном этапе республиканского конкурса «Социальный портрет пожилого человека в Республике Татарстан» в номинации «Физическая культура-залог здоровья и стимул долголетия», 2010 год
Благодарственное письмо Казанского Федерального университета. за подготовку учащихся республиканского конкурса «Мин туган телемдә сөйләшәм” 2012 год
Грамота Информационно-методического центра Кукморского муниципального района Республики Татарстан победителю конкурса «Сөйлим әле татар телемдә” в номинации «Иң сәнгатьле башкаручы», 2012 год
Сертификат за участие в Международной научно-практической конференции, посвященной 85-летию со дня рождения выдающегося писателя, государственного и общественного деятеля, Чингиза Торекуловича Айтматова "Художественный мир Чингиза Айтматова в контексте взаимодействия культур" 2013 год
Диплом за участие в межрегиональной научно-практической конференции "Туган ягым-яшел бишек" 2014 г
Диплом за участие в VI Республиканской научно-практической конференции имени Галимджана Ибрагимова 2014
Почетная грамота за подготовку призера республиканской олимпиады по татарской литературе, 2015
Почетная грамота за подготовку призера республиканской олимпиады по татарской литературе, 2016
Диплом III степени в научно-практической конференции им. Шигабутдина Марджани, 2016 г
Победитель гранта "Учитель-мастер - 2016"

Моё портфолио

Педагогическая деятельность

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: