Галиева Ляйля Финарисовна

Галиева Ләйлә Финарис кызының шәхси сайты

Тәрбия ул- яхшы гадәтләргә өйрәтү. (Платон)

Профессия: укытучы-дефектолог

Профессиональные интересы: Сәламәтлекләре чикләнгән балаларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру.

Увлечения: Кул эшләре, аш-су пешерү

Регион: Республика Татарстан

Место работы: Такталачык мәктәп-интернаты

Звание, ученая степень: 1 категорияле укытучы

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galieva-lyaylya-finarisovna
Иҗат - гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул. Иҗат ике канатлы ул: яхшыны исбат итү ул, яхшылыкка мәхәббәт, яманлыкка нәфрәт ул!
Хәсән Туфан

О себе

Мин, Галиева Ләйлә 1991 нче елда Чаллы педагогия институтын тәмамладым, ә 2010 нчы елда дефектолог белгечлеге алдым. Эш стажымны 1992 нче елда Чаллы шәһәренең 4 нче мәктәбендә башладым. 2003 нче елдан коррекцион интернат мәктәптә укытучы булып эшлим. 

 Укучыларымда әниләрдәй кадерле туган телебезгә, гаҗәеп бай әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Эшемдә файдаланырлык яңалыкка омтылып яшим. Шушы хезмәт елларында тәҗрибә алмашырлык материалларым да тупланып килә.

  Әлеге максатларны күз алдымда тотып, интернет челтәре киңлекләренә аяк басарга булдым.

Дусларым! Туган телебезне саклау, яшь буынга җиткерү өлкәсендә кулга-кул тотынышып, тәҗрибә алмашып, аралашып яшик! 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф. Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала".

Мой взгляд на мир

Тормышның кыска икәнен исеңдә тотып яшә. ( Гораций)

Моё портфолио

Мин  мәктәп-интернатта психологик практикум һәм йорт эшләре дәресләрен алып барам. Акылга зәгыйфь балаларның күбесендә күрү, хәрәкәт, ишетү анализаторларында яңа бәйләнешләр акрын барлыкка килә. Вакытында балаларның вак моторикаларын ныгыту, ишетү, күрү һәм кинестетик мәгълүматларын формалаштыру, баланың дөрес уку һәм язу күнекмәсен булдыруга ярдәм итә. Балаларның укуда уңышка ирешү-ирешмәүләре аларның гомуми психик үсешенә, аерым алганда, игътибарлылык һәм хәтер көче үсешенә бәйле. Акылга зәгыйфь балаларда алар бик түбән дәрәҗәдә була. Мондый очракта махсус уен-күнегүләр башкару ярдәмгә килә.Уеннар хис, тойгылар уятуга нигезләнгән була.  Ә 4 класста укучыларга "мнемотехника" дигән аңлы рәвештә башкарыла торган күнегүләр җыелмасы тәкъдим ителә.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: