Галимуллин Ильшат Рашитович

сайт музыкального руководителя доу

Некогда не унывать, выше голову держать

Профессия: Музыкальный руководитель

Профессиональные интересы: Интересуюсь музыкой, татарской литературой, фольклором, театрами.

Увлечения: Музыка

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Балтасинский район

Место работы: МБДОУ "Салаусский детский сад"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galimullin-ilshat-rashitovich

Добро пожаловать на мой мини сайт.

О себе

Я музыкальный руководитель МБДОУ "Салаусский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан. Мне 26 лет.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Праздники и развлечения.

Фольклорные праздники.

Моё портфолио

                      «Музыка җитәкчесе һөнәре минем өчен нәрсә?”

 

“Музыкаль тәрбия ул -  музыкант тәбрияләү түгел, ә беренче чиратта шәхес тәрбияләү”

В.Сухомлинский

 

   Сәнгатьтән беренче тәэсирләр озак яши, кайвакыт гомер буе да. Мисал өчен, миңа балачакта, Г.Камал исемендәге Академия театрының “Зәңгәр шәл” спектаклен күрергә насыйп булды. Хәтеремдә, соңыннан бу көйләрне мин көннәр буе җырлап йөри ала идем. Шуның кадәр көчле тәэсир калдырган, күрәсең. Ул вакытта Камал театры сәхнәсендә барган матурлык мине таң калдырган иде. Еллар үтте...Хәзер инде бу матурлыкны мин үзем тудырам. Чөнки минем һөнәрем – иң яхшы, иң якты, иң тәүфикле һәм иң мөһимнәрнең берсе -  балалар бакчасында музыка җитәкчесе.

 

   Музыка җитәкчесе – гади генә вазыйфа түгел. Бу һөнәр иясе булу зур җаваплылык, рухи байлык һәм ныклык тәлап итә. Үземә ошаган хобби һөнәргә әверелгәнгә мин бик шатмын. Бер акыл иясе дөрес әйткән: үзең яратмаган һөнәр белән шөгыльләнүне яратырга мәҗбүр итү дөрес түгел.

 

    Кешенең әйләнә-тирәсендәге дөнья -  матур һәм бай табигать. Балаларга табигатьнең бөтен матурлыгын һәм күзгә күренмәгән байлыгын җиткерү – минем төп максатым. Балаларга бу матурлыкка күзләрен ачу – аның тәрбиясенә уңай тәэсир ясый, чөнки аларда зәвыклылык, музыкага мәхәббәт уятам, аны тоярга ярдәм итәм.

 

      Мин аларга әкияттәй серле һәм могҗизалы музыка дөньясы ишекләрен ачам.

 

“Музыка яңгырга охшаган, тамчы саен йөрәккә үтеп керә һәм яшәтә”

Ж.Жозеф

 

      Музыка аһәңнәрен беренче ишеткәндә, музыка нигезләренә төшенгән вакытларында балаларның шат күзләрен күрү – үзе зур бәхет. Тембр, ритм, форма, жанр төшенчәләре аларга якын була башлый. Балаларны дөнья, урыс һәм татар классик музыка үрнәкләре белән таныштыруны төп бурычым итеп күрәм. Минем дәресләрдә балалар Шуман, Чайковский, Сәйдәшев моңнарын тыңлыйлар, музыканы бөтен тәннәре аша үткәрәләр. Моңа шатланмыйча мөмкин түгел.

 

      Әйе, һичшиксез, музыка хисләрне уята. Шулар арасында иң мөһим хис: туган җиргә мәхәббәт уяту. Музыкаль җитәкче буларак, төп максатым: халкыбызның мәдәниятенә, гореф-гадәтләре белән таныштыру, хөрмәт итергә өндәү. Бу нәтиҗәгә ирешү юлларын мин фольклор иҗаты белән таныштыруда күрәм. Борынгы халык җырлары, бишек җырлары, кыска һәм озын көйләр һ.б. барысы да баланы яхшы итеп тәрбиялүгә зур этәргеч биреп тора.

 

        Илебезнең горур һәм ихлас шәхесләрен тәрбияләү – минем тагын бер бурычым. Илебезнең бөеклеген күрсәткән тематик чаралар оештыру да минем өстә. “Ватанны саклаучылар көне”, “Җиңү көне” булсынмы , боларның барысы белән дә балаларны таныштыру зарур. Никадәр кеше илебезнең гимнын белә? Үземнең оланнар өчен җавап тота алам: алар РФның да, Татарстаныбызның гимнын да зур горурлык белән җырлыйлар.

      Музыка дәресләрендә җырны сиземләү, тыңлау һәм аның дөрес ритмын билгеләү аркасында балаларның моңы ачыла. Аларның кайберсе хәтта җырчы булып китүләре дә ихтимал.

 

      Минем эш тәҗрибәм күрсәткәнчә, музыкаль тәрбия сәламәтлеккә дә зур йогынты ясый. Сулыш юлларын, ишетү, йөрәк ритмын да яхшырта.  Алдынгы педагог буларак, мин һәрвакыт яңа уку әсбаплары белән танышып торам, заманнан артка калмаска тырышам. Балаларны тәрбиялүне зур җаваплылык дип саныйм, чөнки мин үз кулларым белән илнең киләчәген төзим!

 

              Ил карты да сиңа, башын иеп

              Мөгаллим, дип зурлап эндәшә,

              Яшьләр, синнән матур үрнәк алып,

              Күркәмлектә сиңа тиңләшә.

                                       Г.Садә. .

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы