Галина Фаразина Миннефановна

Сайт учителя татарского языка

Яхшы укытучы булу өчен, укыткан фәнеңне һәм укучыларыңны яратырга кирәк.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: татарский язык и татарская литература

Увлечения: чтение книг, информационные технологии

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Казань

Место работы: МБОУ "СОШ № 174" Советского района г.Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/galina-farazina-minnefanovna

О себе

Мин ,Галина Фәрәзинә Миңнефән кызы. Белемем - югары, Башкорт Дәүләт университеты,1996 ел.Белгечлегем - филология.Вазифам - татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Белгечлегем буенча 21 ел эшлим. Бүгенге көндә Казан шәһәренең  174нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Муса Җәлил "Җырларым", Мөхәммәт Мәһдиев "Кеше китә-җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", Аяз Гыйләҗев "Җомга көн кич белән", Фоат Садриев "Таң җиле",

Мой взгляд на мир

Дөнья тормышының рәхәтлеге күләгә кебек - без аны теләмичә алга йөгерсәк, ул арттан килә, ә инде тотынырга теләсәк, ул кача.

Моё портфолио

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, аларда милли үзаң формалаштыру, милли әдәбият һәм сәнгать аша әхлакый - эстетик сыйфатлар тәрбияләү, аларны җитештерүчән хезмәткә әзерләү, белемнәрне үзлекләреннән тулыландыра белү, грамоталы һәм зыялы шәхесләр тәрбияләү бурычы куела.

Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында һәр укучының интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга туплавын, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен, уңай һәм кимчелекле якларын ачыкларга тырышам.Белем дәрәҗәләрен билгеләү максаты белән, төрле биремнәр, мөстәкыйль эшләр, таблицалар, схемалар төзергә, сорауларга бирелгән җавапларның дөресен сайлап алу, тестлар ярдәмендә материалларны үзләштерү дәрәҗәсен сынау кебек аерым эшләү алымнарын файдаланам.Мин үземнең мини-сайтым булуына бик шатмын.Рус телле балалар өчен дәрескә төрле кызыклы өстәмә материаллар табармын дип ышанам. Үземдә булган дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларның эшкәртмәләре белән уртаклашырмын.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: