Ганеева Савия Салихзяновна

Сайт преподавателя татарского языка и литературы

Профессия: Педагог

Профессиональные интересы: Инновационные технологии

Увлечения: Чтение художественной литературы, рукоделие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: ГАПОУ "Казанский машиностроительный техникум"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ganeeva-saviya

О себе

  Абажурлы зәңгәр лампасыннан

   Өстәленә якты сибелгән.

   Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,

   Планнар да күптән төзелгән.

   Ә ул һаман йокламаган,

   Төн йокысын нәрсә алган соң?

·         Клара Булатова

 

 

      Мин Казан машина төзелеше техникумында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып 2013 нче елның сентябрь аеннан башлап эшлим. Үз эшемне яратам, аны бик кирәкле һәм кызыклы дип саныйм.

     Бу техникумны мин үземнең яңа эш урыным дип әйтмәс идем. 1987 нче елны Казан Дәүләт Университетының рус теле бүлеген тәмамлагач, мин 68 нче номерлы Һөнәри училищеның бусагасын атлап кердем. Минем һөнәри эшчәнлегем бу уку йортында башланды. Беренче адымнар искиткеч авыр булды. Вакыты нинди иде соң!.. 90 нчы еллар, тәртипсез яшүсмерләр  Куркып калмадым, сынмадым, сыгылмадым. Мин сабыр һәм киң холыклы кеше, шуңа күрә теләсә нинди коллективта җайлаша алам. Шул ук вакытта мин принципиаль, кырыс кеше, беркайчан да үз принципларыма хыянәт итмим.

      Шул көннәрдән алып минем тормышым мәктәп белән бәйле. Шушы еллар дәверендә мин бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән” дип үкенмәдем, хәтта башымда андый фикернең  туганы да булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карадым, тугры калдым.    .

     20 елга якын гомерем Яр Чаллы шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбе белән бәйле. Татар теле укыта башлавым да шул мәктәптә булды.  Рус теле укытучысы булу сәбәпле, миңа татар теле белгечлеге буенча өстәмә белем алырга туры килде. Минем өчен мәктәп – ул шәхескә үз үзен үстерергә мөмкинлекләр тудыручы иҗади остаханә. Мәктәп атмосферасы укытучыга зур таләпләр куя, көннән көнгә үз өстендә эшләргә мәҗбүр итә. Укучыларына яңа белемнәр бирү өчен, аларга үрнәк булып калу өчен, укытучы  һәрдаим үсәргә, күп белергә, замана белән бергә атларга тиеш. “Үзе шәхес булган кеше генә шәхес тәрбияли ала”, - дип язган К.Д.Ушинский.

     Мин башка милләт балаларына татар телен өйрәтәм, татар әдәбияты белән таныштырам. Тел аша укучыларны туган якларын яратырга, туган җире белән горурланырга өйрәтү мөһим. Шул ук вакытта гасырлар буе бергә яшәгән милләтләр бер-берсенең тарихын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен белергә һәм ихтирам итәргә тиеш дип уйлыйм. Үз телен, милләтенең традицияләрен белгән кеше беркайчан да башка халыкларга дошманча карамас. Татар теленең үзенчәлеген, матурлыгын, байлыгын күрсәтү өчен терле методикалар кулланырга тырышам. Яр Чаллы шәһәренең Укытучыларга Өзлексез белем бирү институты берлегендә Укытуның Коллектив ысулын үз практикамда кулланып, уңай нәтиҗәгә ирештем. Регионкүләм ачык дәресләр, мастер-класслар, тәҗрибә белән уртаклашу үткәрдем. Л.Д.Кондратюк белән берлектә “Методические разработки для учителей,обучающих неродному языку на коллективных занятиях” дигән методик кулланма булдырдык (Набережные Челны, 2007). Шулай ук Р.З.Хәйдарованың коммуникатив технологиясе нигезендә язылган дәреслекләре белән уңышлы гына эшләп килдем. Р.Р.Нигматуллина төзегән УМК белән дә рәхәтләнеп дәресләр үткәрдем. Хәзерге вакытта дәреслекләрнең юклыгына юлыктым: һөнәри белем бирү уку йортлары өчен бернинди дә махсус дәреслекләр юк. Һәр дәрескә әзерлек сәгатьләргә сузыла.

     Белем бирү белән тәрбия һәрвакыт берлектә бара.  Педагог балалар күңеленә әйбәт орлыклар чәчеп, аларда югары рухи, әхлакый сыйфатлар, гомумкешелек кыйммәтләре, характер формалаштыра. Ул балаларга белем, күнекмә, осталык, идеаллар һәм тормыш юнәлешләре бирә. Кешенең гүзәл башлангычларын уяту, шәхеснең иң яхшы сыйфатларын күреп, аларны үстерү укытучы җилкәсенә төшә. Бу – гаҗәеп җаваплы тәрбияви проблема.

     Укытучы хезмәте – минем гомерлек профессиям. Укучыларымның уңышлары мине икеләтә бәхетле итә. Мин үземнең укучыларым белән горурланам. Аларның уңышлары миңа да үсәргә ярдәм итә.


 

    

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

     Китаплар минем тормышымда бик зур урын алып тордылар. Авыр вакытта алар киңәшчеләрем булды, күңелсез вакытта күңелемне күтәрделәр, балаларымны тәрбияләргә дә алар ярдәм итте.  Мин күбрәк рус авторларының китапларын укыдым. Достоевский, Толстой, Булгаков, Рыбаков әсәрләре минем дөньяга карашымны формалаштырдылар. Миңа күбрәк психологик әсәрләр ошый. Булгаковның “Собачье сердце», “Мастер и Маргарита” әсәрләрен мин күп кат укып чыктым. Тормышта яхшылык белән начарлыкның, талант  белән наданлыкның каршылыклары, көрәше, җиңүе һәм җиңелүе кешене уйланырга мәҗбүр итә. Мәхәббәтнең бүләк түгел, ә көндәлек авыр эш икәнен, күп дәрт, күңел көче таләп иткәнен аңлыйсың.

     Татар телен укыта башлагач, мин татар авторлары белән таныштым. Әлегә кадәр миңа таныш булмаган әсәрләрнең ни дәрәҗәдә талантлы булуларын аңладым. Минем өчен Галимҗан Ибраһимов белән Аяз Гыйләҗев зур бер ачыш булдылар.

      

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы