Гайсина Суфия Искандаровна

Учитель татарского языка и литературы

Кешенең бөеклеге үз биеклеге булуда!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Методическая и инновационная деятельность

Увлечения: Сочиняю стихи

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: РТ, город Зеленодольск

Место работы: МБОУ "Средняя общеобразовательная школа № 16 с углубленным изучением отдельных предметов Зеленодольского муниципального района РТ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gaysina-sufiya
Дине, теле, мәдәнияте, гореф вә гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән җәмгыятькә хезмәт итү - һәр инсанның әманәт бурычыдыр...
Ризаэддин Фәхреддин

      Минем өчен   “Бәхет“ -  күпкырлы төшенчә: бала нәрсәнедер белеп шатланса, бу – үзе бәхет. Әгәр бала нәрсәнедер үзе эзләп тапса, һәм мин аны әлеге эзләнүгә рухландырсам, бу – минем өчен икеләтә бәхет. Баланың камилләшүе һәм тормышка максатчан карашы формалашуы да - шулай ук бәхет. Дөньяга фәнни караш булдыру, балалар коллективын оештыру, укытуда заманча алымнар һәм ысуллар куллану, татар теле һәм әдәбиятын укытуның эзлекле юлларын табу юнәлешендә теоретик-гамәли эш алып бару – минем педагогик кыйблам. Эш белән мавыгу, психологик-педагогик сизгерлек, оештыру сәләте, татар теле һәм әдәбияты фәнен бала җанына якын итү серләренә ия булу, гаделлек, яңалыкны тоя белү, үз белемемне даими күтәрү кебек бүгенге укытучыга хас булырга тиешле сыйфатларны үземдә һәрдаим тупларга омтылам. Үз-үземә һәм укучыларга таләпчәнлек эшне максатчан оештырырга мөмкинлек бирә. Балаларны эчке культурага, этика кагыйдәләренә, милли-мәдәни мираска тугрылыклы, йола һәм гореф-гадәтләргә бирелгән булырга, телебез белән чын дәрәҗәсендә горурланырга өйрәтүдә үземдә бетмәс-төкәнмәс көч табам.  Хәзмәтнең җилгә очмау шатлыгы мине яңадан-яңа эшләргә рухландыра. Башлаган эшем нәтиҗәле һәм уңышлы буласына мин алдан ук ышанып тотынам. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы ул - милләт сакчысы, бала җанына милли рух өрүче.  Эрудиция, әлбәттә, шушыдыр. Мөгаллимгә гомер буе үзүсештә булу кирәк. Әгәр балаларга карата мәхәббәтнең һәм һөнәри осталыкның нигезе еллар белән ныгыса, эрудициянең  “бинасы” гомер буе корыла.       

        Укытучы буларак, һөнәри компетентлык ул  – иҗади шәхес буларак үсеш, педагогик инновацияләрне кабул итү һәм үзгәреп торучан педагогик мохиттә яраклашу сәләтенә ия булу ул, минемчә. Бүгенге көндә белем бирү өлкәсендә ирекле һәм тәнкыйди фикер йөртүче, максатларына омтылучы, заман сулышы белән сулаучы, мәгълүмати һәм интерактив технологияләрне укыту процессында файдалана алучы укытучылар уңыш казана. Шуңа күрә хәзерге тормышта конкурентлыкка сәләтле булу, иҗади фикерләү кебек  сыйфатларга ия мөгаллим генә укучы-шәхесне тәрбияли ала. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, милли мәгариф үсешенә, телебезнең бүгенге һәм киләчәк язмышына битараф булмаган хәлдә, затлы, үз халкының потриоты, үткәненә тугры булган сәләтле шәхесләр тәрбияләү; дөньяга фәнни караш булдыру, балалар коллективын оештыру, заманча алымнар һәм ысуллар куллану, татар теле һәм әдәбиятын укытуның эзлекле юлларын табу юнәлешендә теоретик-гамәли эш алып бару – минем педагогик кыйблам. Эш белән мавыгу, психологик-педагогик сизгерлек, оештыру сәләте, татар теле һәм әдәбияты фәнен бала җанына якынайту серләренә ия булу, гаделлек, яңалыкны тоя белү, үз белемемне даими күтәрү кебек бүгенге укытучыга хас булырга тиешле сыйфатларны үземдә һәрдаим тупларга омтылам. Үз-үземә һәм укучыларга таләпчәнлек эшне максатчан оештырырга мөмкинлек бирә. Балаларны эчке культурага, этика кагыйдәләренә, милли-мәдәни мираска йола һәм гореф-гадәтләргә тугрылыклы булырга, телебез белән чын дәрәҗәсендә горурланырга өйрәтүдә үземдә бетмәс-төкәнмәс көч табам.

     

 

О себе

      Я, Гайсина Суфия Искандаровна, учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной  категории средней общеобразовательной школы №16 с углубленным изучением отдельных предметов города Зеленодольска Республики Татарстан. В 1991 году окончила Казанский государственный университет имени В.И.Ульянова-Ленина по специальности татарский язык и литература. Квалификация: Филолог. Преподаватель татарского языка и литературы. Стаж педагогической работы  29 лет,  в данном учреждении работаю 19 лет, в данной должности - 19 лет. Квалификационная категория – высшая.  В последние годы прошла курсы повышения квалификации для учителей татарского  языка и литературы по теме «Организация деятельности школьных команд  по проектированию перехода на новые стандарты», 108 учебных часов. Приволжский  межрегиональный  центр повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования, 2013 год;  «Требования к содержанию и методике преподавания татарского языка и литературы как родной/неродной», 108  часов. ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан», 2015 год.

       Имею следующие награды:

- Отраслевая награда Министерства образования и науки Российской Федерации   «Почетный работник общего образования Российской Федерации», 2012 г.;

- Победитель конкурса "Лучших учителей Российской Федерации" в рамках Приоритетного национального проекта «Образование», 2007 г.; 

- Победитель Республиканского гранта «Наш лучший учитель», 2011г.  

-  За достигнутые успехи в деле обучения и воспитания подрастающего поколения    награждена Грамотой   Министерства образования и науки Республики Татарстан в рамках Всероссийского форума, посвященного Дню родного языка, 2013 г.;

- Грамота ИК ОО ЗМР РТ «За большой вклад в развитие национального образования, татарской литературы и искусства, раскрытие творческих талантов учащихся», 2012 г.   

*      С 2012-2016 по настоящее время являюсь внешним экспертом  Республиканской аттестационной комиссии по татарскому языку и литературе;

*      Эксперт муниципальной комиссии   по проверке олимпиадных работ муниципального этапа Республиканских олимпиад по татарскому языку и литературе, 1998-2016 г.г.;

*      Эксперт по проверке творческих сочинений учащихся школ Зеленодольского муниципального района РТ по татарскому языку и литературе, 2000-2016 г.г.

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Аяз Гыйләҗев "Өч аршын җир", "Җомга көн кич белән"; 

Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр";

Нәбирә Гыйматдинова "Үзем генә беләм". Повестьлар һәм хикәяләр.

Әлеге әсәрләр Намус, Кешелеклелек, Иманлы булу һәм Мәхәббәт кебек мәңгелек изге төшенчәләргә тугры булырга өйрәтәләр.

Мой взгляд на мир

Бүгенге җәмгыятьтә тәнкыйди фикерләү, тормыш ситуацияләрен дөрес аңлау иҗади үсештәге шәхеснең мәдәни күрсәткече булып тора. Бу, беренче чиратта, белем бирү процессына бәйле. Һәрбер халыкның тормыш тарихы, әхлак кагыйдәләре аның телендә һәм әдәбиятында чагылыш таба. Рәсәй мәгарифен модернизацияләү концепциясе һәр баланың табигый сәләтләрен мөмкин кадәр күбрәк үстерү һәм, тормышта туган теләсә нинди мәсьәләләргә тәнкыйди якын килеп, аларны мөстәкыйль рәвештә чишә алучы яшь буын тәрбияләп үстерүне күз алдында тота. Милли мәгариф яссылыгыннан караганда, безгә, мөгаллимнәргә,  милли горурлык хисе кичерүче, “Әхлак төбе – матур гадәт” дигән төшенчәләрне үзендә булдырырга  омтылучы шәхес тәрбияләү бурычы куела.

Күренекле мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заманнар өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” дигән фикерләрне әйтеп калдырган. “Бу дәрестә мин укучыларга нинди белем бирдем? Алар үзләре нәрсәне эзләп таптылар? Алдагы дәресләр шул белемнең дәвамы була аламы?” дигән сораулар борчырга тиеш безне. Бүгенге замана баласына рухи терәк, яшәү кыйбласы, яшәү фәлсәфәсе кебек төшенчәләрне сеңдерү  шактый катлаулы күренешкә әйләнеп бара. Балаларда үз халкының яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен билгеләүче факторларга аңлы караш булдыру – бүгенге көн мөгаллименең төп бурычы шулдыр, минемчә. Татар теле һәм әдәбияты дәресе ул – бала күңеленә мәрхәмәтлелек орлыкларын сеңдерүче, изге гамәлләр кылырга өйрәтүче чара. Һәрбер халыкның тормыш тарихы, әхлак кагыйдәләре аның әдәбиятында чагылыш таба. Телебездә һәм әдәбиятыбызда  - мең еллар дәвамында сынала, чарлана килгән халык әхлагының чагылышы.

 

Мои достижения

       Победы в профессиональных конкурсах:

- Победитель конкурса "Лучших учителей Российской Федерации" в рамках Приоритетного национального проекта «Образование», 2007 г.; 

- Победитель Республиканского гранта «Наш лучший учитель», 2011г.  

- Победитель республиканских конкурсов «Иң яхшы татар әдәбияты дәресе» в интернет-сайте,  2014 г.;

- Победитель республиканских конкурсов методических разработок по программе “Основы  лидерства” в номинации “Народная педагогика”, 2012 г.;

- Дипломы:  МО и Н РТ за проведение мастер-класса  перед участниками II Республиканских педагогических чтений, посвященных 135-летию Казанского учительского института, 2012 г.;

-  Диплом За подготовку   коллектива- победителя  втеатральном  фестивале «Илһам нуры», 2012 ;

- Лауреат Международной педагогической творческой олимпиады PEDOLIMP, 2012 г.;

- Диплом Издательского дома «Первое сентября»  «Учитель цифрового века» за активное применение в работе современных иформационных технологий, эффективное использование цифровых предметно-методических материалов, 2013 г.

- Диплом Всероссийского форума «Педагоги России: инновации в образовании», 2014

Мои публикации и статьи

-   “Әхлагы төзек булмаса, адәм баласының рухы да сәламәт булмас”   в сборнике материалов Республиканской научно-практической конференции “Духовно-нравственное воспитание в условиях поликультурной образовательной среды школы”, 2011г.;

-   “Татар әдәбиятын системалы укытуда әхлак тәрбиясе” в сборнике  материалов Всероссийской научно-практической конференции “Духовно-нравственное воспитание и развитие личности гражданина России в системе начального и среднего общего образования”, 2012г.;

-  “Интеграцияләштерү – үзүсешкә омтылган иҗади шәхес тәрбияләүдә мөһим чара”   в сборнике Всероссийской научно-практической конференции “Билингвизм как проблема языкового образования в России и Татарстане”, 2013 г.;

- “ Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар...” в сборнике материалов ежегодной Межрегиональной научно-практической конференции “Духовно-нравственное воспитание младших школьников в условиях ФГОС НОО, 2013 г.;

- в сборнике материалов II Международной НПК «Педагогические технологии в современном образовании», 2014 г;

-   разработки уроков: “Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендә Әлмәндәр образының тормышчан-фәлсәфи нигезе” в республиканской газете ”Открытый урок” №7, 2012

- “Г.Тукай һәм А.С. Пушкин – ике йолдыз ул” ” в республиканской газете ”Открытый урок” №10, 2012 г.;

-  методическая разработка “Кешене рәнҗетеп лидерлыкка чыгу яхшы сыйфатмы?” в сборнике материалов Республиканского конкурса методических разработок по программе “Основы  лидерства”, 2012 г.;

-  публикации в интернет-сайтах:  разработка мастер-класса  по методологии А.Г.Яхина “Г. Тукайның “Өзелгән өмет” шигырендә хәсрәт дәрәҗәсе”, http://belem.ru , 2012 г.;

-   конкурсная работа «Интегрированная  авторская программа «Биографии разные – судьба одна» http://pedolimp.ru/12846, 2015 г.;

-  разработки уроков  «Иярченле кушма җөмләләрнең әдәби телдә кулланылышы”, “Аныклагычлар һәм алар янында тыныш билгеләре”, http://edcommunity.ru, 2011 г.;

- “Туфан  Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”комедиясендә Әлмәндәр карт образының тормышчан-фәлсәфи нигезе. Әсәрдә конфликт.”, http://www.teacher-rt.ru, 2014 г.;

- “Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” әсәрендә хакыйкать тудырган фаҗига.”, http://belem.ru, 2014 г.;

-   Журнал “Магариф РФ” №1.Электронное издание. “Биографии разные – судьба одна” (“Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак”  ), 2016 г.

- Журнал “Магариф” №1 .”Укыту процессында интерактив тактадан файдалану мөмкинлекләре”, 2016 год. 

 

 

 

 

 

 

 

 

Моё портфолио

  

Чын матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла  һәм эшләгән эшләрдә күренә!

       Уйлар, хыяллар…Күңел төпкеленнән чыккан чишмә булып бәреп торган шушы уйлар һәм хыяллар адәм баласына яшәргә дәрт бирә, һәм күңелендәге шәм сүнмәсә генә, кеше тормышта үзенең кыйбласын таба. Кешенең холкы–фигыле, табигате шулай корылган: ул, үзенең җәмгыятьтә, тормышта тоткан урыны белән канәгатьләнмичә, гел алга омтыла. Үз тормышын һәм кешелек дөньясын яңа дәрәҗәгә күтәрергә тырыша. Уйлар чылбырымның очын нәкъ менә шул фикердән башларга булдым. Телебезнең һәм әдәбиятыбызның иксез-чиксез дәрьларын иңләү, хөрмәт итү, туган телебез һәм әдәбиятыбыз өлкәсендә булган мөмкинлекләремне сынап карыйсы килү һәм, югары казанышларга ия булган фән буларак, телебезнең өйрәтелешен үз практикамда күрергә теләү һәм балаларны чиксез ярату мине мәктәпкә китерде. Адәм баласы үз җанына һәм рухына ятышлы хезмәт тапса гына тынычлана бит! Авыр, газаплы, җаваплы, тик җаның сайлаган...        

        Минем педагогик максатым - балаларны телебезне фәлсәфи күзлектән аңларга, аның тарихи үсешен, сөйләмнең тере яшәешен-табигатен тоемларга, иҗади фикерләргә өйрәтү. Риза Фәхреддиннәр, Каюм Насыйрилар, Габдулла Тукайлар теле булган телебезнең киләчәге кемнәр кулында булыр? Менә бу мәсьәләне чишүчеләр - без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Тел укыту ул туган телдә аралаша белүче кеше тәрбияләү генә түгел, ә үз Ватанын сөюче, укымышлы, зыялы һәм иҗади шәхес тәрбияләү дә. “Аһәңле сүз сәнгате”нең  барлык нечкәлекләрен яшь буынга җиткерү-минем фәнемнең төп асылы шунда.       

 

Мои публикации:
Материалы для родителей
Междисциплинарное обобщение
Разное
Родной язык и литература
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: