Гильмутдинова Гулия Фаргатовна

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын

Ул булганда адашмабыз-юлым туры, нурлы көнем, күз карасы кебек саклыйм, анам теле-Татар телен! И.Гыйләҗев.

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Люблю учиться

Увлечения: Люблю читать книги

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: МБОУ СОШ №170 г.Казань

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gilmutdinova-guliya-fargatovna
Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.
Галимҗан Ибраһимов

Белем − яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак (матди һәм бигрәк тә рухи яктан) булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур ул.

Безнең халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Бу турыда халыкның күпсанлы мәкаль-әйтемнәре дә сөйли. "Белемсез − берне, белемле меңне егар", "Белгәнгә − якты, белмәгәнгә караңгы", "Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы", "Белемнән зур хәзинә юк" ише мәкальләр халкыбызның белемгә булган карашын күрсәтәләр.

О себе

Мин,Арча  районының  Ак  Чишмә  авылында туганмын. Урта  белемне  туган  авылымда  алдым. Мәктәп  елларым  күңелле кичәләр, дус- сыйныфташлар, эчкерсез  укытучылар  белән  еллар узган  саен  ерагая. Аннан   Казанда Татар дәүләт гуманитар педагогика университетында укыган  вакытлар  тагы  да кадерлерәк  кебек. Бу  уку йортларында  мин югары  белем  алып, Укытучы дигән  бөек  һөнәр  серләренә  төшендем.

      Хезмәт  юлымны  Казан шәһәренең 170 урта гомуми белем бирү  мәктәбендә  башладым. Менә  4  ел инде шул белем  йортында яратып  хезмәт  итәм. Тормыш  девизым:"Укытучыга  җитмеш  төрле  һөнәр  дә  аз", Шуны  истә тотып, барысына  җитешергә, һәрнәрсәдән  хәбәрдар  булырга  тырышам. Эшемдә  гаиләмнең  терәген  һәрчак  тоям.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Г.Баширов "Туган ягым яшел бишек", Аяз Гыйләҗев әсәрләре, Л.Толстой "Анна Каренина

Моё портфолио

Бу тормышта минем адымым нык.

Укытучы - минем һөнәрем.

Бар көчемне, талантымны биреп,

Балалар, дип уза көннәрем

 

Күпме вакыт үтсә дә, әле мин балачак илендә. Чөнки мин балалар янында, мин укытучы. Мин сайлаган юл - мәктәп юлы. Балалар минем өчен иксез - чиксез зәңгәр күктә янган йолдызлар. Яктырак янармы, томаннар артында югалып калырмы, минем эшемнең нәтиҗәсе әнә шунда күренер.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы