Нуруллина Гузелия Ниязовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Артка юл юк!

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: читать интересные статьи из газет и журналов

Увлечения: слушать татарскую музыку

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Альметьевск

Место работы: МОУ- Нижнемактаминская СОШ №2

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/guzeliya
Бөкрене кабер төзәтә.
пословица

Класс,

Такта.

Тактада

Юллар Җәлил шигыреннән.

"... Ромашкалар бар да ак,

Аерылмый бер-береннән..."

Төс үзгәрткән алар да

Сугыш йөргән чагыннан:

Ил батыры каныннан

Алсу төскә манылган.

Дистә еллар үтсә дә,

Ил халкының исендә,

Яна кызыл ромашка

Алсу Чулпан төсендә.

Җан - йөрәге Җәлилнең

Янды шулар хакына.

" ... Ромашкалар бар да ак",

Булсын иде ак кына.

Артка юл юк! Без, укучыларга татар телен һәм әдәбиятын өйрәтергә алынганбыз икән, бу эшне ахырына кадәр намус белән җиткерергә тиешбез.  Бу эшне башкарыр өчен без үзебезнең коллегаларыбыз эше белән дә танышып барырга тиешбез.Бердәм булыйк, татар тел укытучылары.

Мин сагынам өзелеп яшь чагымны...

Тик ул чаклар минем хәтердә

Бик томанлы, бик томанлы булып калган.

Менә хәзер дә

Бик еракта, гүя бик еракта

Серле җәннәт булып күренә:

Серле җәннәт... Зәңгәр утлар янган.

Бишек элгән җәннәт түренә,

Мин тирбәләм шунда:

" Тирбәт, әнкәй, минем бишегемне!

Очындыр бер тагын һавага!..."

Шундый рәхәт миңа, шундый рәхәт,

Уйный - уйный иркен һавада,

Мин тирбәләм

" Тирбәт, апай, минем бишегемне!

Уйнат мине, назла, иркәлә;

Йокла, диген, шаян уйнар өчен

Уйганырсың тагын иртәгә!"

О себе

Мин Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсендә туып үскәнмен. Кечкенә вакыттан укытучы булырга хыялландым. 1994 елда мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә педагогия училищесына укырга кердем.1998 елда тәмамлап, Түбән Мактама №2 урта мәктәптә башлангыч сыйныфларда укыта башладым.2002 елда Әлмәт Муниципаль институтка татар теле һәм әдәбияты укытучысына укырга кердем.2006 елда тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты укыта башладым.

Бүгенге көндә миңа 34 яшь. Мин 13 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. 10 сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе. Бу сыйныфны мин 1 нче сыйныфтан ук укытам. Үз һөнәремне яратып эшлим. Кияүдә, 2 игезәк кызым бар, алар 6 сыйныфта белем алалар, татарча бик яхшы сөйләшәләр.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Клара Булатова " Миләш кагы",

Габдрахман Әпсәләмов " Миңа 19 яшь иде",

Фатих Хөсни " Сөйләнмәгән хикәя",

Нур Әхмәдиев " Минем туган көнем".

Мой взгляд на мир

Мин тормышны яратам. Мин уйлыйм, кеше җиргә туган икән, димәк юкка түгел. Һәр кеше бәхетле яшәргә тиеш, һәм аның бәхете бары тик үзеннән генә тора. Кеше яхшымы, яман тормышта яшиме, аның гомере аккан су кебек үтә дә китә. Ләкин без яшәгән гомерне башка кеше яши алмый. Шуңа күрә кеше җирдә үз вазифасын яхшы итеп, намуслы итеп үтәргә тиеш. Без балаларыбызга нинди үрнәк күрсәтсәк, алар да шундый ук тормыш юлын үтәрләр.Ә бабаларыбызның тормышы матур булса, димәк без дә картлыгыбызда бәхетле булырбыз.

Мои достижения

Мин башлангыч сыйныф укытучысыннан югары сыйныф укыта башладым, аннан да инде 5 ел гомер үтеп киткән. Ә һәрбер үткән ел, ул безнең узган гомер. Димәк мәктәптә үткән 13 елым заяга үтмәгән.

Моё портфолио

Агачлардан яфрак өзәм,

Саклаганын җәй төсен.

Шул бер учма яшеллектән

Күңелләргә җәй иңсен.

Көзен җанга  моңсу икән,

Үзең бер ямь бирмәсәң,

Язлар үткән, инде күптән

Җәөләр өчен көрәшәм.

Әле бүген көзләр моңын

Нәрсә, дисәм, киметкән -

Бер сөенер көн икән бу,

Сезне күреркөн икән.

юкка гына әйтелгәнме:

" бер күрешү - бер гомер".

тибри күңел, бәлки әле

Гел үк көз дә түгелдер?..

Мин үземнең үткәрелгән һәм үткәреләчәк дәрес планнарын һәм конспектларын шушы портфолиога кертә барырмын. Һәр үткәрелгән дәрес, бәйрәм чарасы үзенчәлекле һәм күңелгә ятышлы булырга тиеш дип саныйм.

Мои публикации:
Иностранные языки
Классное руководство
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио