Идрисов Мирзахмат Гаптельхакович

сайт завуча школы и учителя родного языка и литературы

Туган тел- иң татлы тел, Туган тел- иң матур тел. Тәмле дип телең йотма, Туган телне онытма! Ш.Галиев

Профессия: заместитель директора по УР, учитель

Профессиональные интересы: һәр бала хөрмәткә лаек

Увлечения: китаплар уку

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Кукмор

Место работы: Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова п.г.т. Кукмор" Кукморского муниципального района РТ

Звание, ученая степень: Почетная грамота Министерства просвещения РСФСР за успешную работу по обучению и воспитанию учащихся, 1986; Значок "Отличник Народного просвещения РФ", 1990г; Диплом Министерства образования и науки Р

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/idrisov-mirzahmat
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
Габдулла Тукай

 Яшь буынны мәгърифәтле ,белемле итү процессында тәрбиягә өстенлек бирү –педагогиканың нигезе булып тора.Әгәр дә тәрбия ”Җәмгыятьтә ничек итеп лаеклы яшәргә ?”дигән сорауга җавап бирми башласа,торгынлык башланырга, җәмгыять үзенең гуманистик функциясен үтәмәскә,рухи һәм әхлакый үсеш өчен җирлек булдыра алмаска мөмкин.Ә укытучы үзенең гражданлык вазифаларын үтәмәсә җәмгыятькә чын тәрбияле кешеләр үстерә алмый.

О себе

Мин, Идрисов Мирзәхмәт Гаптелхак улы, 1956 елның 15 февралендә Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы Арпаяз авылында тудым. Шул авылда башлангыч, Пычак урта мәктәбендә урта белем алып, Казан Дәүләт педагогия институтына укырга кердем. Аны тәмамлагач, Үрәсбаш урта мәктәбендә 1995 елга кадәр татар теле һәм әдәбияты фәнен укыттым, укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем.1995 елдан Кукмара Мәгариф бүлегендә инспектор эшен башкардым.1997 елдан алып 2005 елга кадәр  Кукмара муниципаль районы “Хезмәт даны” газетасы редакторы булып эшләдем. 2005 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара 1 нче гимназиясендә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшлим, татар теле һәм әдәбияты фәнен укытам.

    1986 елда РСФСР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, 1990 елда “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләндем.1996 елда “Әйдәп баручы укытучы” исеме бирелде. Кукмара муниципаль районы хакимиятенең, Кукмара Мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарына  ия.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала", Зифа Кадырова "Язмыш сынавы"

Моё портфолио

 Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән  башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши  алмый.  Карагыз, ничә сораулы күз миңа төбәлгән. Барысы да өметле күзләре белән миңа карыйлар. Ә уйлап карасаң, һәрберсенең эчендә яшерен талант яши. Талантсыз кешеләр булмый, ачылмаган талантлар күп. Мин укучыларыма бар нәрсәне белдерәсем килә , дәрестә сөйлим, шигырләрне яттан укыйм, җырлар да тыңлыйбыз. Мин – артист, ә укучыларым тамашачылар.          Минем уйлавымча, укытучы  укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена газетасын да чыгарсын, бәлеш рецепты белән дә бүлешсен... Менә берсенә – бию, икенчесенә җыр, өченчесенә шигырь өйрәтәсең. Шул вакыт дәрескә звонок була...  Ул да түгел ниндидер конкурс игълан ителә. Син укучыңны җитәкләп шунда йөгерәсең.  Ә җиңеп тә  куйсаң – канатлар үсеп китә. Укучың белән рәхәтләнеп шатлык диңгезендә йөзәсең, тагын да биегрәк күтәреләсең, очасың килә.   Менә бөтен яшәүнең мәгънәсе шунда инде.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: