Шайхуллина Райля Анваровна

Балаларны тәрбияләү өчен үзен тәрбияле булу кирәк

Балалар - тормыш бизәге

Профессия: воспитатель

Профессиональные интересы: Үз һөнәремнең остасы булу

Увлечения: Электрон презентацияләр ясау,рәсем ясау.

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Кирова Актанышский район

Место работы: МДОУ Кировский детский сад "Тамчы"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ilmir-0
"Бала - гаилә көзгесе"
В.С.Сухомлинский

О себе

Мин,Шайхуллина  Рәйлә Әнвәр  кызы, 1981 елның  10июнендә  Актаныш районы  Киров авылында эшче-хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Белем баскычларыннан  күтәрелеп,  югары белем алуга ирештем. Тормыш юллары татар телчесен  Киров балалар бакчасына китерде.Бүгенге көндә 12 еллык педагогик стажым бар. Хезмәт юлымның  Киров балалар бакчасында дәвам итүенә язмышыма  чиксез рәхмәтлемен. Мин үз хезмәтемне, балаларымны яратам. Үземне  аралашучан, кешеләр белән уртак тел таба  алырдай педагог дип саныйм. Буш вакытларымны файдалы уздырырга тырышам. Рәсем сәнгатенә гашыйкмын. Сабыйларны  балачак иле белән таныштырам. Аларның самими күз карашларын күрү өчен эшемә ашкынып киләм. Балаларга тиешле тәрбия һәм белем бирергә тырышам. Хезмәттәшләрем белән бергәләп төркемнәрне җиһазлашам. Балаларга уңай шартлар булуын бик тә телим. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф.Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Моё портфолио

 

. Методик темам да экологик кайгыртуга юнәлтелгән. “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли-региональ компонентлар кулланып экологик тәрбия бирү”.

 ФДТ кысаларында белем бирү эшчәнлеге программаларының  икенче өлеше педагогик коллектив тарафыннан, милли-региональ компонентлар куллану юнәлешендә  сайланырга тиешлеген күз уңында тотып, эшчәнлекне оештырам. Милли-региональ компонентлар балаларда патриотлык  тойгысы, туган төбәккә, табигатькә, тереклек иясенә  мәхәббәт тойгысы тәрбияли. 

Иң элек үземә түбәндәге максатны куйдым:

·        мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җирлектә үсүче үсемлекләр һәм җирлегебездә яшәүче терлек ияләре белән таныштырырга һәм балаларда экологик культура тәрбияләргә.

Бурычларым:

·          меиодик әдәбият өйрәнү;

·         региональ компонентларны экологик юнәлештә куллану өчен методар, алымнарны, дидактик материалларны  өйрәнеп берләштерү, системага салу;

·         бакчада укыту-тәрбия эшчәнлеген регионалләштерү буенча материалларның  эффектлылыгын билгеләү;

Добавить грамоту в портфолио