Зиннәтуллина Илмира Фаил кызы

Башлангыч сыйныф укытучысы сайты

«Туган телебезне Тукайча яратыйк!»

Профессия: Югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Профессиональные интересы: Укытуда яңа технологияләр

Увлечения: Шигърият

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Алабуга шәһәре

Место работы: Алабуга муниципаль районы "1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ilmira-zinnatullina
«Гыйлем юлы-бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы-бәхеткә, ахыры камиллекккә барып туктыйдыр»
Ризаэддин Фәхреддин


 

Мин бәхетле шуның белән:

Яраткан хезмәтем бар!

Мин бәхетле шуның белән:

  Җәмгыятьтә үз урыным бар!

Мин бәхетле шуның белән:

Үз иткән укучыларым бар!

Мин бәхетле шуның белән:

Укытучы дигән бөек исемем бар!

О себе

        Мин 1997 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамладым. Хәзерге көндә Алабуга шәһәре  1нче гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытам. Үз фәнемне, гимназиямне һәм балаларны бик яратам. Укучыларымда туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Балачакта- халык әкиятләре. Хәзер - мавыктыргыч шигърият дөньясы.  Г. Тукай, Х. Туфан, К. Булатова, Ф.Тарханова шигырьләрен яратып укыйм. 

Мой взгляд на мир

Минем методик табышларым.

                                                                        Сәламлиләр якты тәрәзәләр,

                                                                          Гөлләр кебек матур балалар.

                                                                            “Хәерле көн, исәнмесез!” диеп,

                                                                        Ишектән үк каршы алалар.

                                                                        Әллә күңел ярсып торганга

                                                                                     Мин мәктәпкә бәйрәмгә дип киләм,

                                                                            Сөенеч эзләп киләм мин анда.

                                                                                                                  Клара Булатова

           Укытучы... Бу сезгә инде без күптән ияләнгән һәм без аны башка сүзләр белән беррәттән кулланабыз, кабул итәбез. Тик ни генә дисәләр дә, аңа бик күп мәгънә салынган. Укытучы һөнәре элек-электән кызыклы, авыр һәм җаваплылардан саналган. Чөнки ул баланы белем дөньясына алып керә, аның  кәгазьдәй ак, чиста күңеленә беренче тамгаларны сала, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра. Туган илен, туган телен яратырга өйрәтә.

            Мәктәп бусагасын атлап кергәннән башлап, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән Укытучы янәшә атлый. Бигрәк тә үз телендә укыту, тәрбия бирү аны чиксез куандыра. Урыс язучысы Константин Паустовский болай дигән: “Һәрбер кешенең үз теленә мөнәсәбәте аркылы аның культура дәрәҗәсе турында гына түгел, бәлки аның гражданлык үсеше турында бик төгәл фикер йөртергә мөмкин. Үз илеңне чын ярату хисләре ана телеңне яратудан башка берничек тә була алмый. Үз теленә битараф кеше – ул кыргый кеше. Ул бөтен асылы белән зарарлы, чөнки телгә карата булган битарафлык халкыңның үткәненә, бүгенгесенә, киләчәгенә тулы битарафлык дигән сүз”.

           Мине шушы фикернең асылына беренче укытучыларым, туган мәктәбем, әти-әнием төшендергән. Туган телемнең матурлыгын, аһәңлеген, сыгылмалылыгын, бөеклеген башкаларга җиткерү максатыннан, мин үз язмышымны җир йөзендәге иң изге һөнәрләрнең берсе – укытучы һөнәре белән бәйләдем.

           Укытучы, үзе дә сизмәстән, гомер буе укый, өйрәнә, тәҗрибә туплый. Яшь буынга үз фәненең нечкәлекләрен, асылын җиткерә. Ә инде шәкерте аларны вакытында кабул итеп ала белергә, тоярга, аңлы рәвештә куллана белергә тиеш. Тик шул вакытта гына укытучы үз алдына куйган максатларына ирешә, алган куелган бурычларның чишү юлларын эзли.

            Бүгенге көндә укучы өчен иң кызыклы дәрес – заманча оештырылган дәрес. Ә бу үз чиратында, укытучыдан җитәрлек дәрәҗәдә әзерлек һәм белем сорый. Ул гына да түгел, укучыларның хәзерге көндә күп мәгълүматлы булуы, фән-техник казанышларыннан хәбәрдар булуы XXI гасыр укытучысыннан эзләнүне, иҗат итүне, “яңалыклар эчендә кайнау”ны таләп итә. Шул вакытта гына син укучы өчен гыйлемле, тәҗрибәле, үрнәк остаз буласың. Шул вакытта гына алар сине хөрмәт итә, ярата, син укыткан фәнне кызыксынып укый.

           Тел ул – бик тә нәзәкатьле, четерекле нәрсә. Андагы һәр сүз, һәр гыйбарә белән сак эшләргә, яңа сүз куллану мәсьәләсен дә нык уйланып, һәр ягын үлчәп хәл итәргә кирәк. Бүгенге көндә телебезнең сыйфат дәрәҗәсен күтәрү, кулланылыш даирәсен арттыру, сөйләм кагыйдәләрен, халык тарафыннан кабул ителгән нормаларын саклау бигрәк тә әһәмиятле булып тора.

           Алга куелган максат-бурычларны тормышка ашыру өчен, һәр дәресем бәйләнешле дөрес сөйләмгә, тел хәзинәсен актив куллануга, дөрес язуга корылган. Шуңа да методик темам “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү” дип атала. Бу өлкәдә ирешелгән уңышым итеп, шәкертләремнең иҗади фикер йөртеп, сочинение, изложение, хикәя, әкият, шигырь һәм башка жанрдагы әсәрләрне үзләре иҗат итүләрен әйтер идем.

           Дәресләрдәге уңай халәт каян килә, моңа нәрсә ярдәм итә? Әлбәттә, укытучы белән укучы арасында оешкан мөгамәлә, алар арасындагы аңлашу.Алар белән шәхси, үзенчәлекле эш алымнары, иҗади якын килеп эшләү уңай караш тудыра, фән методикасының дөрес оештырылуы турында сөйли.

          Укыту-тәрбия процессында үз эш юнәлешемне булдыруым – методик табышларымның берсе. Бу бигрәк тә укучыларда үз милли узаңны үстерүгә, халкыбызның гореф-гадәтләрен,йолаларын саклауга юнәлтелгән.

           Дәресләрдә кулланыла торган техник чаралар, үстерелешле, мәгълүмати-проблемалы укыту, аралашу, уен технологияләре дә – минем зур уңышым.Бу дәресләр эчтәлеге һәм формасы ягыннан да, нәтиҗәлелеге буенча да күпкә отышлырак. Әлеге дәресләрдә укучыларның фикерләү сәләте үсә, активлыклары арта, иҗади эзләнүгә этәргеч бирелә.

            Тел дәресләрендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып, заманча таләпләргә туры килә торган күрсәтмә материалларның фәнни-методик хезмәтләрнеңаз булуы тора. Үз укучыларының иҗади мөмкинлекләрен, аңлау дәрәҗәсен камил белгән, шушы өлкәдә күпьеллык тәҗрибәсе булган мөгаллим тарафыннан төзелгән методик әсбапларюгары нәтиҗәлелеккә ирешү өчен,зур этәргеч бирә. Шуңа күрә укучыларның белемнәрен даими тикшерү максатыннан һәр укучыга тест биремнәре, индивидуаль карточкалар, таратма материаллар әзерлим, ә әдипләрнеңтормыш юлына, иҗатына багышланган презентацияләрне укучылар белән бергәлектә ясыйбыз.

            Әйе, укучыларга ана теле өйрәтүнең әһәмияте бүгенге көндә бик зур. Чөнки ул безнең туган телебез, ана телебез. Аны җан карасыдай саклау безнең бурычыбыз булып тора.

            Бүген мин якты йөзем, эчкерсез күңелем, чиста намусым белән укучылар алдына кереп басарга мораль хокукым барын тоям. Чөнки мин аларда үземә карата хөрмәт, ышаныч һәм ярату хисен тоям. Хәзерге көндә яраткан укытучыларым саф татар телендә сөйләшә икән, аралаша икән, туган телендә иҗади үрләр яулыйлар икән, үз фикерләрен инсанга чыгара ала икән- бу минем уңышым, тормышка ашкан хыялым. Ә мин үзебезнең телебезгә хөрмәт тәрбиялим, аны яратырга, аның белән горурланырга чакырам.

Мои достижения

Моё портфолио

       

Мои публикации:
Воспитательная работа
Математика
Материалы для родителей
Материалы МО
Общепедагогические технологии
Окружающий мир
Разное
Региональный компонент
Сценарии праздников
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: