Файзрахманова Кадрия Фартовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Сабыр иткән - морадына җиткән

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: поэзия

Увлечения: цветы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д.Княбаш, Балтасинский район

Место работы: МБОУ "Книнская ООШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/kadriya-fartovna-faizrakhmanova
Сабыр төбе-сары алтын
народ

Тыйнаклык бизәсә дә, бүгенге көн кыюлар кулында.

О себе

Балтач районы, Кенәбаш авылында  1966 елның 23 февралендә туганмын.  КДУның  татар филологиясе  бүлеген тәмамладым. 2000 елдан башлап  Кенә мәктәбендә эшлим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Р.Фәхреддин, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин  әсәрләре.

Мой взгляд на мир

Оптимист булырга кирәк.

Мои достижения

Уңышлардан башлар әйләнмәсен.

Моё портфолио

Тәрбия - иң мөһиме.

Ислам дине дөньяга  таралган  диннәр арасында бүген икенче урынны били. Коръән белән кызыксынучылар, аның серләренә төшенергә теләүчеләрне бүгенге көндә төрле милләт вәкилләре арасында очратырга мөмкин. Коръән бары яхшылыкка, дөрес яшәргә өйрәтә. Һәртөрле тәрбиянең башы — ачкычы булып Аллаһны тану һәм аның кануннары буенча эшләргә, яшәргә  өйрәнү тора.

Кызганычка, хәзер безнең тирә-якта шайтан котыртуы, Иблис бозыклыгы ха-кимлек итә төсле. Дөнья күбрәк начар гамәлләр, көчләү-талаулар, үтерешләр, террор, наркомания, эчкечелек белән тулы. Адәм баласы күңеленә Аллаһ Тәгалә тарафыннан салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны, мәрхәмәтлелекне ничек саклап калырга соң? Әйтергә генә җиңел. “Аш атканга таш ат”, - диеп өйрәнеп үссәк тә, тормыш аямый. Аның үз кануннары. Зиннур җырлаганча: “Аш бирәсе килми башның, Кырык  җирдән тишелгәч. Аш биргән саен  таш ява, Нишлим, әнкәй, бир киңәш...” 

Аш биргәнгә рәхмәт әйтергә өйрәтү өчен  безне балалар бакчасыннан ук ислам дине нигезендә тәрбияләү дөрес булыр иде, минемчә. Тугызынчы  сыйныфка җиткәч кенә берничә дәрестә Коръәнне өйрәнеп булмый, билгеле.

2012 елдан башлап, мәктәпләргә православ мәдәнияте нигезләре кертеләчәген  ишетеп беләбез. Шул ук вакытта Ислам мәдәнияте нигезләре дә күздә тотыла. Беркемне дә көчләп укыту булмаячак, диләр. Ата-ана һәм бала үзләре сайлап алачак дәресне. Ходай кушып, ислам динен фән буларак өйрәнә башласак иде, дигән теләктә без. Бәлки, киләчәкне шушы дин саклап калыр, кем белә бит.

Кешелек дөньясы нинди генә үсешкә ирешсә дә, фәкать Аллаһ кануннарына буйсынып яшәү генә яшьләргә дә, картларга да тормышта туры юлны табарга, адашмаска ярдәм итәр. Аллаһ кануннарын инкарь итү кешеләрне фаҗигага алып барачак. Кешелек дөньясының тәрбия мәсьәләләрендә бүген баткаклыктан чыга алмавының сәбәбе дә Аллаһны оныту, Аллаһтан ваз кичү.

Аллаһ безгә Коръәнне иңдергән. Коръәнне асылы итеп алган, эчүчелек, наркоманиядән башка яшәүче илләр барлыгы безгә мәгълүм. Бөтен кешелек дөньясы гыйбадәт кылырга лаек булган Затны без белергә тиеш. Без үзебезнең кылган гамәлләребез өчен кешеләр алдында гына түгел, бөтен нәрсәне күреп-белеп торучы Аллаһ каршында да җаваплы икәнен тоярга тиешбез. Бу дөнья никадәр генә гаделсез, сатлык, чиркангыч булмасын, без Аллаһ кулындагы гаделлек үлчәвенә ышанырга , ике иңебездә ике фәрештә барлыгын тоеп яшәргә тиеш.

Дин – ышаныч тәрбияләүдә дә зур терәк. Бүген бик күпләрнең тормышта югалып калулары, сынауларны үтә алмаулары, эчкечелеккә, наркоманиягә бирелүләре ышаныч булмаудан килә. Кеше тормыштан туймасын, кыенлыклар алдында югалып калмасын, дисәк, Аллаһка ышануны бала вакытта ук тәрбияләргә һәм бу ышанычны гомер буе югалтмаска  кирәк.

Дин безне сабырлыкка да өйрәтә. Табигать белән таныштыра, хозурлана белергә өйрәтә. Әлбәттә, ул шушы гүзәллекнең иҗат итүчесе барын һәм аның Аллаһ булуын, һәрнәрсәнең урынлы һәм әһәмиятле булуын без төшенеп үсәргә кирәк. Җир, су, һава төшенчәләре аркылы да табигатьне тану, Аллаһның бөеклеген күрә белү кирәк. Алар барысы да Аллаһның рәхмәте һәм хикмәте. Без нәрсәдер эшләсәк, төзесәк, кемдер шуны җимерсә, аңа зыян китерсә, ачуыбыз чыга. Шуның кебек үк, табигатькә зыян китерсәк, аны пычратсак, сакламасак, Аллаһның ачуына дучар булырбыз. Безгә кечкенәдән боларны төшендерү бик мөһим, минемчә.  Башка җан ияләренә мәрхәмәт күрсәтә алмаган бала кешеләргә дә миһербансыз була. Яшәүнең нигезе — изгелек.

Безгә дин кирәкме? Әлбәттә! Кешенең күңеленә «дин» дигән орлыкны салу өчен иң кулай вакыт — балачак. Җиде яшькә кадәр Аллаһка мәхәббәт формалашкан булырга тиеш. Әгәр без кечкенәдән дөрес тәрбия ала алсак, дин безнең өчен үзең белән бергә дөньяга килгән һәм үлгәнче алып барасы хакыйкать булып торачак һәм инде без динсез яшәүне күз алдына да китерә алмаячакбыз. Димәк, без – әхлаклы тормыш алып барачак буын.

Дини тәрбия нигезенә ике сорау куелган: нәрсә ярый һәм нәрсә ярамый. Тыңларга, эш эшләргә, ярдәм итәргә, игелекле, намуслы булырга ярый. Урлашырга, зыян китерергә, дорфа, саран, рәхимсез булырга  ярамый. Без боларны барыбыз да беләбез. Менә шушы гади мисалдан чыгып кына да, үзебезнең тәрбия кыйбласын, әхлак тәрбиясен дингә йөз тотып, ышанып, дин кануннары буенча тәрбияләнсәк кенә, без чын кеше булып  үсеп җитәрбез һәмбәхетле киләчәкнекүрербез.

Тугрылык, үз хатаңны үзең тану, кыю булу,  үз вазифаңны үзең белү, хакыйкатьне күзәтү, эшне вакытында эшләү, үз уеңда нык торучанлык һәм түземлелек, үз-үзеңә ышану, намуслылык, авырлыкка түзә белүҗитми безгә. Ә болар барысы да изге китапта бәйнә - бәйнә язылган.

Кечкенәдән күңелебезне  баетып, анда инанулар булдырып, тормышка  мәхәббәт тәрбияләп, олы тормыш  дәрьясында лаеклы урыныңны табарга ярдәм итәрдәй  чыганаклардан тәрбия алу безне чын –чынлап бәхетле итәр, минемчә. Ислам дине нигезендә тәрбия алсак, безнең киләчәгебез өметле. 

Добавить грамоту в портфолио