Камалиева Дания Василевна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының сайты

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Распространение и изучение педагогического опыта

Увлечения: Вязание, кулинария, чтение

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Нижнекамск

Место работы: МБОШИ "Гимназия интернат №13"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/kamalieva-daniya-vasilevna
Балаларның теле- кыңгырау, Гел чыңгылдый, ява мең сорау. Барысына да җавап биргәнсез – Сез иң галим кеше икәнсез.
Фәнис Яруллин

О себе

 
Мин,  Камалиева  Дания Вәсил кызы, 1980 нче елның  26 нче декабрендә Мамадыш районы  Кече Сон авылында хезмәткәр гаиләсендә 1нче бала булып якты дөньяга  туганмын.  Урта мәктәптә 10 ел белем-тәрбия алдым.  1998 нче елда  Түбән Кама педагогия училещесына укырга кердем. Аны уңышлы тәмамлап, инде 14 ел укытучы булып эшлим. Хезмәтемне бик яратам. Укучыларның куңелен аңларга тырышам, кирәк чакта аларга ярдәм кулы сузам.  Мин – укытучы, гади укытучы гына түгел, ә ана теле укытучысы. Аның матурлыгын, байлыгын укучыларыма бирергә тырышам. Укучылар теманы аңласын, үзләштерсен өчен проблемалы сораулар куям. Укучыларым алардан чыгу юлларын табалар

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять"

Г. Бәширов "Намус"

Ф. Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

 

Мой взгляд на мир

                                                   Мин- укытучы!

                          

                      Укытучы һөнәре күптөрле белем, бетмәс-төкәнмәс күңел юмартлыгы һәм балаларга карата мәхәббәт таләп итә. Бары тик үз һөнәреңне яратсаң гына, тулаем үзеңне шушы өлкәгә багышласаң гына, син иң яхшы хезмәт иясе була аласың. Һәм шул чакта гына укучылар да сиңа хөрмәт белән карар.

                      Минем татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак бурычым – укучыларга ана телен өйрәтү, аларда милли хис- татар милләтеннән булулары белән горурлану хисе, фикер йөртергә сәләтле, аек акыллы, төрле хәлләрдә югалып калмый торган шәхес тәрбияләү.  Ә  башка  милләт балаларына телне, чит тел буларак өйрәтү. Татар теленә, гореф-гадәтләргә, милли бәйрәмнәргә, милли ризыкларга  кызыксыну уяту, әдәби  хәзинәләребезне башка халыкларга таныту һәм балаларны рухи яктан баету,

Хәзерге шартларда мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк.  Моның өчен үз-үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк.          Чын укытучы үз эшенең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен бөтен күңелен биреп эшли, балаларның язмышы өчен борчыла.  Кирәк икән, ул артист, рәссам, шагыйрь дә була. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада үз-үзенә карата ышаныч тудырып, кирәк икән бәхәсләшеп, көтелгән нәтиҗәгә дусларча мөнәсәбәт аша ирешергә мөмкин.   Укытучы даими рәвештә үзенең белемен камилләштерергә тиеш. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә.  Белем  күтәрү курсларында уку,  семинарларда,  һөнәри конкурсларда катнашу,  хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә.   Борынгылар:  «Кем алга бармый, шул артка тарта», – дигәннәр. Дөрестән дә, белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле  укучы гына тәрбияләячәк. Шуңа күрә, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.   Укытучы  дәрестә генә түгел, тәнәфестә дә, тормышта да укучылары белән гел бергә булырга тиеш дип саныйм.

Шуңа да заман белән бергә атлар өчен, укучыларны җәлеп итү, кызыксындыру өчен мин дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда яңа технологияләрне, интернет ресурсларны кулланырга тырышам. Минем уйлавымча,  теләсә кайсы өлкәдә уңышның сере – тырыш хезмәт. Безнең һөнәрдә бигрәк тә, бернәрсә дә үзеннән -үзе генә бармый, һәрвакыт эзләнергә, укырга, хыялланырга кирәк. Шулай ук эшли торган коллективның бердәм, тату, ярдәмчел булуы да,   уңышка ирешү өчен бик әһәмиятле  нигез.

 Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк, ә иң асылы - укытучы. Укытучы укучыларга белем бирүче мөгаллим генә түгел, сыйфатлы тәрбия бирүче кеше дә. Үз киңәшләре белән кешене юатучы, кайгыртучы.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы