Туган тел дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыру.

М.Гульнара Ш.

Туган тел дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыру.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel_dreslrend_etnomdni_kompetentsiya_formalashtyru.docx28.16 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

“Кукмара ш.т.п. А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”

Туган тел дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыру.

Миннебаева Гөлнара Шамиловна,

рус теле һәм әдәбияты укытучысы,

 Бәдеретдинова Альбина Дамировна,

 туган тел һәм әдәбият укытучысы.

Кукмара, 2018

                Укучыларга белем бирүдә этномәдәни компетенциягә таяну  тәрбия процессында халыкның рухи мирасын куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.

         Максат :  туган теле дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыруга юнәлдерелгән бирем һәм күнегүләр туплау, аларны туган теле дәресләрендә системалы рәвештә файдалану.

        Бурычлар.

1.  Туган теле дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыру  методикасы белән танышу, аның әһәмиятен билгеләү;

2.  Белем бирү процессында туган теле дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыруның үзенчәлекләрен күрсәтү, өстенлеген ассызыклау;

3.  Туган теле дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыруга юнәлгән биремнәр куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклау, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, эзләнү, тикшеренү, барлау, анализлау, нәтиҗә ясау кебек методлар сайланды. Әлеге методлар үзләренә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм  анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.

Эшемнең әһәмияте.

Эшемдә этномәдәни компетенция җирлегендә телнең мәдәнияттән һәм тарихтан аерылгысыз булуына игътибарны юнәлтү; тел берәмлекләрендә, аларның мәгънәләрендә миллилек чагылышын күрә белү, төрле телләрдә уртак төшенчәләрнең һәм берәмлекләрнең кулланылыш үзенчәлеген, алар аша дөньяны танып белүдәге уртак һәм аермалы якларны ачу; тел берәмлекләре аша милли дөнья картинасы ачылу үзенчәлекләрен өйрәтүгә теоретик мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән.

Эшемнең көтелгән нәтиҗәсе: икенче телдә сөйләшүче халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен, сөйләм этикетын исәпкә алып, аралашу оештыра алу осталыгына ия булган шәхесләр тәрбияләргә ярдәм итүче күнегүләр һәм биремнәрне тел дәресләрендә системалы файдалануга ирешү.

  Максат :  туган тел дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыруга юнәлдерелгән бирем һәм күнегүләр туплау, аларны туган тел дәресләрендә системалы рәвештә файдалану.

        Бурычлар. Әлеге  эш мәктәптә балаларга белем бирүнең бер элементы буларак туган тел дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыруның өч аспектын өйрәнүне бурыч итеп куя:  

1.  Туган тел дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыру  методикасы белән танышу, аның әһәмиятен билгеләү;

2.  Белем бирү процессында туган  тел дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыруның үзенчәлекләрен күрсәтү, өстенлеген ассызыклау;

3.  Туган тел дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыруга юнәлгән биремнәр куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклау, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, эзләнү, тикшеренү, барлау, анализлау, нәтиҗә ясау кебек методлар сайланды. Әлеге методлар үзләренә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм  анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

           Туган телне укытуның төп максаты – укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) булдыру. Ул  сөйләм компетенциясе, тел компетенциясе,   социаль-мәдәни компетенция,  компенсатор компетенция.

Этномәдәни компетенция укучыларда тел белән этник мәдәният арасындагы бәйләнешнең ныклыгы турындагы күзаллауны камилләштерүгә юнәлдерелгән. Укучылар тел берәмлекләрендә чагыла торган этник үзлекләрне, төрле тел һәм мәдәниятләрнең уртак һәм аермалы якларын танып белергә; дөнья картинасының чагылыш мөмкинлекләрен аңлау күнекмәсенә ия булырга; этник мәдәниятне саклау һәм үстерү әһәмиятен  аңларга; этник мәдәният ирешкән дәрәҗәләрне, мәдәниятләр һәм телләр мөнәсәбәте үзенчәлекләрен күзалларга өйрәнә. Татар халкының теле, мәдәнияте һәм тарихы арасындагы бәйләнешне күзаллый башлый. Татар халкының көнкүрешен билгели торган лексика; искергән сүзләр, фольклор лексикасы һәм фразеология; татар исемнәренең килеп чыгышлары белән таныша. Татар мәкаль-әйтемнәренең мәгънәләрен һәм аларны тиешле вакытта кулланырга өйрәнә. Башка телләрдән алынган лексика, аларны үзләштерү үзенчәлекләрен күзаллый.

           Укучыларның этномәдәни компетенциясен үстерү аларда  иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү кебек максатларга ирешергә ярдәм итә.

      Этномәдәни компетенция җирлегендә телнең мәдәнияттән һәм тарихтан аерылгысыз булуына игътибарны юнәлтү мөһим. Дәрестә тел берәмлекләрендә, аларның мәгънәләрендә миллилек чагылышын күрә белергә өйрәтәбез, төрле телләрдә уртак төшенчәләрнең һәм берәмлекләрнең кулланылыш үзенчәлеген, алар аша дөньяны танып белүдәге уртак һәм аермалы якларны ачабыз; тел берәмлекләре аша милли дөнья картинасы ачылу үзенчәлекләрен өйрәтә. Бу мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр, ономастик лексика, афоризмнарны өйрәнүне таләп итә. Укучылар татар сөйләм әдәбе нормаларын  өйрәнәләр. Укучыларның сөйләм эшчәнлеге үсеше һәм шәхси үсеш-үзгәреше этномәдәни компетенциядә ачык чагыла: тел материалы халыкның мәдәниятен һәм тарихын чагылдыра торган билге буларак бирелә.

              Туган телләрне (рус теле һәм татар теле) бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле–ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнә; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килү аңлатыла. Рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләре өйрәтелә, алган белемнәр төрле тел күренешләрен аңлатуда кулланыла.

Телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерелә. Туган тел дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләр телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итә. Укучылар сөйләмне дөрес куллана, бәяли белергә, үз фикереңнең уңай һәм тискәре якларын аңларга, камилләштерергә  өйрәнәләр. Рухи мәдәниятнең нигезе булган туган  тел ярдәмендә рухи кыйммәтләрнең асылын аңлатыла. Әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, татар теле – бәйләүче чараларга бик бай тел, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү күнекмәләре формалаштырыла. Этномәдәни компетенция  укучыларны телгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу дигән сүз ул. Сүз сәнгате кеше тормышын, чынбарлыкны билгеле бер дәрәҗәдә милли традицияләр аша тасвирлый, халыкның уй-кичерешләрен, гомумән, милләтнең тарихи язмышын үзәккә куя.

         Укучыларга белем бирүдә этномәдәни компетенциягә таяну  тәрбия процессында халыкның рухи мирасын куллану мәгълүматны кабул итү, игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра.

Этномәдәни компетенцияләрне камилләштерү милли төбәк компонентын өйрәнүдән башлана. Тел дәресләрендә укучыларны төбәкнең тарихы, мәгарифе, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырабыз. Үзебезнең төбәктән чыккан күренекле шәхесләрнең эшчәнлеген өйрәнәбез, очрашулар оештырабыз. Янәшәдә яшәүче башка халыкларның тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирам хисе тәрбиялибез. Укучыларның танып-белү активлыгын һәм милли  үзаңын үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр эшлибез.  

Билгеле: һәрбер дәрес кысаларында бары тик шушы темаларга гына әңгәмә кору мөмкин түгел, темаларны сайлауда төрлелек булырга тиеш. Шулай да һәрбер сыйныфта бер уку елына 8 – 10 дәрестә тел белемен  халкының этнографиясе һәм тарихы белән бәйләп бирү (социомәдәни компетенциягә нигезләү) укучыларның мәгълүмати базасын арттыра ала.

Мондый төр дәресләр үткәрүнең актуальлеге бәхәссез. Беренчедән, бүгенге көндә мәктәпләрдә татар халкы тарихы бик аз күләмдә укытыла яисә бөтенләй укытылмый. Шуңа күрә туган тел дәресләрендә кызыклы этнографик-тарихи темаларны яктырту укучыларга үз халкының үткәне турында күпмедер күләмдә мәгълүмат биреп, аларда татар тарихын өйрәнүгә мотивация булдыра. Икенчедән, бүгенге көн укучыларында татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре турында күзаллау бик шартлы. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүче балалар өлкән буын вәкилләре – әби-бабаларыннан читтә яши, шуңа күрә аларда татар халкының гасырлар дәвамында формалашкан гореф-гадәтләре турында хәбәрсез булып калуы ихтимал: “Әбиләрегез яшь чакта кулъяулыклар чиккәндер, күргәнегез, сораганыгыз бармы?” - дип сорагач, балалар “без әби белән яшәмибез, ул аерым яши” яки “әби-бабай үлгән, йортлары сатылган инде”, диләр. Өченчедән, мондый тип информация укучыларда милли музейларга һәм аларның экспонатларына кызыксыну уята, укучылар музейга барыр алдыннан да күпмедер күләмдә мәгълүмат ала. Укытучы үзе үк укучыларны музейга алып бара ала, музейга барырга теләк белдерүчеләр саны бермә-бер арта. Дүртенчедән, укучыларда татар халкының дөнья цивилизациясенең бер өлеше булуын, аның үз милли киенү рәвеше, күзаллаулары, гореф-гадәтләре, рухи һәм материаль байлыгы барлыгы турында фикер урнаша.

Ә тәрбияви максаты татар милли бизәкләре, татар халкының киенү үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, аш-су осталыгы, кулдан эшләнгән эш кораллары турында мәгълүмат бирү, укучыларда үз халкының гореф-гадәтләренә, этнографик үзенчәлекләренә ихтирам-хөрмәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү булган дәресләр комплекслы тәкъдим ителсә, укучыларыбызда үз халкы мәдәнияте турында тулы күзаллау булдырырга мөмкин. Шул рәвешле бүгенге заман 21 нче гасыр укытучысы туган  тел һәм әдәбиятын өйрәтү белән беррәттән, укучыларда, ягъни киләчәк буын вәкилләрендә, үз үткәненә, тарихына, мәдәни мирасына ихтирам-хөрмәт тәрбияли, димәк, һәр бала үз-үзен яратырга, әби-бабасын, әти-әнисен хөрмәтләргә өйрәнә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: туган тел дәресләрендә этномәдәни компетенция формалаштыруга юнәлгән биремнәр куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклауны төп юнәлеш итеп алсак, куелган максатларга  ирешергә мөмкин. Тәҗрибәдән күренгәнчә, балалар дәрестә грамматик күнегүләрне, язма эшләрне бик яратып башкармыйлар. Нинди дә булса темага сөйләшү, төрле шәхесләр белән очрашу алар өчен күпкә кызыклырак һәм бу эшләрнең нәтиҗәсе дә зур. Шуңа күрә дә туган телдән белем биргәндә, сөйләм үстерүгә төп игътибар бирелергә тиеш.

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1.         Вагыйзов С.Г. – 3-нче басма, тулыл. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207 б.

2.        Вафин Ф. Татар теле атналыгы.// Мәгариф, 2005, №10, 89 бит.

3.        Исламов Ф.Ф. Мәктәптә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү. – Казан: 1985.

4. Исмәгыйлева С.Г. Татар теленнән класстан тыш эшләр / С.Г.Исмәгыйлева. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 102 б.

5. Татар халык иҗаты. Әкиятләр.– Казан: 1981.– 407б.

6. Харисов Ф.Ф. Татар теле буенча мөстәкыйль эш төрләре һәм күнегүләр.-Казан, 1994.

7. Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. 5-11нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр.– Казан:2000. – 243б.

8. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика.- Казан: “Мәтбугат йорты”, 2000.

9. Хуҗиәхмәтов Ә. Класстан тыш һәм мәктәптән тыш тәрбия эшләре / Ә.Хуҗиәхмәтов // Мирас. – 2001. – № 5. – Б. 56-61.

10. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика: югары һәм махсус урта уку йортлары өчен / Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 640 б.

Электрон ресурслар:

1.        http://irort.ru/ Татар телен укыту концепциясе.