Мусаяпова Насима Хайбулловна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Һәр укучыма, аның нинди булуына карамастан, шәхес итеп карау.

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Бүгенге көн укытучысы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.

Увлечения: Шигырь язу, балык тоту, бакчада чәчәкләр үстерү, урманда җиләк-җимеш җыю, дару үләннәре җыю.

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ "Школа №33 с углубленным изучением отдельных предметов

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nasima-h
Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа.
Мөхетдин Корбангалиев.

О себе

Укучыларымда туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Яңалыкка омтылып яшим. Традицион технологияләр белән беррәттән яңа  метод һәм алымнар кулланып укытуга да зур игътибар бирәм. Тәҗрибә алмашырлык материалларым да бар.  Әлеге максатларны күз алдында тотып, интернет челтәре киңлекләренә  аяк  басарга булдым.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Татар әдәбияты- бай һәм тирән тарихлы әдәбият. Кол Галидән башлап, бүгенге көнгә кадәр бик матур әдәби әсәрләр иҗат ителгән һәм  килеп җиткән. һәр әсәр-үзенчә бер тәрбия  агачы.  Әдәби әсәрнең асылы- шәхес, аның күзаллауларын формалаштыру. Минем тормышымда да шундый әсәрләр шактый күп булды.Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы, Мөхәммәт Мәһдиевнең "Фронтовиклар", "Без -41 нче ел балалары" әсәрләре шундыйлардан.Шундый бөек язучыларыбыз һәм аларның әсәрләре булу нинди бәхет!!!

Моё портфолио

Күңелемә шундый уйлар килә:”Ә нигә соң әле мин укытучы һөнәрен сайладым? Сайлап ялгышмадыммы? Мин кечкенә чагымда артист булырга хыяллана идем, чөнки җырларга, биергә яратам, гел кеше күзе алдында буласым килә иде. Үсә төшкәч, минем никтер фикерем үзгәрде. Укытучы һөнәренең мин җитдирәк, кызыклырак, алдагы көн өчен кирәклерәк икәнлеген аңладым. Укытучы шул ук артист түгелмени инде ул?! Кирәк вакытта җырлый, бии һәм әле үзе дә укучыларны моңа өйрәтә. Артист кешегә сәхнәгә көн саен чыгарга туры килми, ә мин укучыларым каршында көн саен чыгыш ясыйм. Балаларга белем бирүче, алдагы тормышларына әзерләүче генә түгел, авыр чакларында киңәш бирүче, таяныр кешеләре дә без бит аларның! Тикмәгә генә бу нарасыйлар безне икенче әни дип атамыйлар бит.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: