Конспект Мастер-класс "Минем тылсымлы әкиятем"
план-конспект урока на тему

Хамидуллина Резида Рахимзяновна

Уеннар ярдәмендә рус телле укучыларны татар сөйләменә өйрәтү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Мастер-класс.

«Минем тылсымлы әкиятем».

     Исәнмесез хөрмәтле укытучылар. Мин сезне мастер-класс дәресендә күрүемә бик шатмын. Дәресемне “Минем тылсымлы әкиятем” дип атадым һәм үз алдыма: “Уеннар ярдәмендә рус телле укучыларны татар сөйләменә өйрәтү” дигән максат куйдым.

          Әдәби жанрларының  иң кызыклысы һәм мавыктыргычы булып һичшиксез әкиятләр санала. Татар әдәбиятында аларны өч төргә:

  1. хайваннар турында әкиятләр;
  2.  тылсымлы әкиятләр;
  3.  тормыш-көнкүреш әкиятләренә бүләләр.

     Әкиятләр гасырлар дәвамында сакланып, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Без әкиятләр тыңлап үстек, хәзер аларны үзебезнең балаларга сөйлибез. Укыту программасында да әкиятләргә зур урын бирелә.

     Кадерле укытучылар, әйдәгез бергә мәктәп елларына кайтыйк һәм үзебезне рус телле укучылар дип хис итик. Мин сезне тылсымлы әкият иленә кунакка чакырам. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. (командаларга бүленү). Хәзер һәр команда үзенә әйдәп баручы кешене сайлый һәм үз командасына әкияти исем уйлап таба.

     Ә әкият иленә юлны безгә менә шушы йомгак күрсәтер. Йомгагыбыз тәгәрәп китте.

     Беренче тукталышыбыз “Кроссвордлар иле”. “Кроссвордлар иле”ндә безнең йомгагыбыз менә нинди биремгә тап булды. Мин сезгә кроссвордлар таратам, ә әйдәп баручыларга табышмаклар язылган битләр бирәм. Әйдәп баручылар табышмакларны дөрес һәм эмоциональ итеп укырга тиеш, ә сезгә кроссвордны чишергә кирәк.

     (Табышмакларны уку һәм кроссвордны чишү).

  1. Кечкенә генә, матур гына,

Җир астыннан чыкты,

Кызыл бүрек тапты.

  1. Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар;

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күп төрле.

  1. Алсу битле кыз үсте,

“Тып” итеп агачтан сикереп төште.

  1. Әй кычкыра ул сузып,

Тавыкларны чакыра.

Әти бит ул безнең дип,

Чебешләр карап тора.

  1. Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында.

Төбе алмалы,

Башы чалмалы.

  1. Түгәрәк-түгәрәк шар кебек,

Кызыл-кызыл кан кебек;

Әчедер дә татлыдыр,

Йотыйм дисәң ташлыдыр.

  1. Оча, йөзә, чума белә –

Спортсменнарга үрнәк.

Кырныкы һәм өйнеке була,

Исеме аның - ... .

  1. Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе

Йомшагым диеп сөя.

Кроссворд

1

2

3

4

5

6

7

8

     Ә хәзер җавапларны тикшереп карыйк.

     Беренче табышмак: гөмбә.

  • Гөмбә кайда үсә?
  • Бу нинди гөмбә?

     Икенче табышмак: төлке.

  • Төлке кайда яши?
  • Бу геройга нинди сыйфатлар хас?
  • Төлке турында нинди әкиятләр беләсез?

     (“Әтәч белән Төлке”, “Торна белән Төлке”, “Төлке белән Бүре”, “Арыслан, Бүре, Төлке”).

     Өченче табышмак: алма.

  • Алма кайда үсә?
  • Бу нинди алма?

     Дүртенче табышмак: әтәч.

  • Әтәч нинди кош?
  • Әтәч турында нинди әкиятләр беләсез?

     (“Әтәч белән Төлке”).

     Бишенче табышмак: бәрәңге.

  • Бәрәңге кайда үсә?
  •  Бәрәңгегә  реклама ясагыз.

     Алтынчы табышмак: чия.

  • Чия кайда үсә?
  • Сез чия җыярга яратасызмы?

     Җиденче табышмак: үрдәк.

  • Үрдәк нинди кош?
  • Үрдәк белән нинди әкиятләрдә очрашабыз?

(“Сертотмас үрдәк”)

     Сигезенче табышмак: керпе.

  • Керпе кайда яши?
  • Керпе турында нәрсәләр беләсез?
  • Аның белән нинди әкиятләрдә очрашабыз?

(“Сертотмас үрдәк”)

     Кызыл баганада татар халык әкияте “Гөлчәчәк” исеме килеп чыкты. “Гөлчәчәк” әкияте белән без барыбыз да таныш.

     Ул арада йомгагыбыз тәгәрәп икенче тукталышка да килеп җитте. Һәм синквейн дигән сүз белән очрашты.

     Нәрсә соң ул синквейн? Француз теленнән тәрҗемә иткәндә синквейн биш юлдан торган шигырь дип атала.

     Синквейн ничек языла?

     Беренче юлга бер сүз – исем языла. Бу синквейнның темасы.

     Икенче юлга синквейнның темасын ачучы ике сыйфат языла.

     Өченче юлга синквейн темасына карата өч фигыль.

     Дүртенче юлга темага карата үз мөнәсәбәтеңне белдерүче фраза-афоризм языла.  Бу темага карата әйтелгән канатлы әйтем, цитата, мәкаль яки укучы үзе төзегән фраза булырга мөмкин.

     Бишенче юлга темага карата синоним сүз – исем (бер сүз) языла.

     Мин сезгә бер синквейн тәкъдим итәм. Барыбыз да яраткан отпуск сүзе.

     Отпуск.

     Якты, күңелле.

     Йоклыйбыз, ашыйбыз, ял итәбез.

     Ял-эш түгел!

     Бәхет.

     Әйдәгез үзебез дә синквейн төзеп алыйк әле. Кроссвордны чишкәндә кызыл шакмаклар эчендә “Гөлчәчәк” сүзе чыккан иде. Шул сүзне тема итеп алабыз.

     Гөлчәчәк.

     Матур, кызганыч.

     Кача, ялвара, курка.

     Аерылганны аю ашар – бүленгәнне бүре ашар.

     Килен.

     Рәхмәт бик матур килеп чыкты.

     Йомгагыбыз тәгәрәп бара. Соңгы тукталыш: “Нәтиҗә” тукталышы.

     Бу тукталышта “Гөлчәчәк” әкиятенә мәкальләр ярдәмендә нәтиҗә ясап алыйк әле:

     Кешегә кое казысаң ... .

     Яхшыдан үрнәк ал ... .

     Иптәшең үзеңнән ... .

     Кешегә шәфкать итеп юл бир ... .

     Димәк, әкиятләр безне нинди булырга өйрәтә?

     Игътибарыгыз өчен, дәрестә катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын алмалар" татар халык әкияте текстында лексик-грамматик материал. 9 класс рус төркеме өчен

"Алтын алмалар" татар халык әкияте текстында лексик-грамматик материал. 9 сыйныф рус тйркеме өчен презентация....

"Зирәк карт"әкияте. 9 сыйныф рус төркеме өчен дәрес-презентация.

9 нчы сыйныф рус төркеме өчен "Зирәк карт" текстына дәрес-презентация....

Мастер класс «Минем тылсымлы әкиятем».

Әдәби жанрларының иң кызыклысы һәм мавыктыргычы һичшиксез әкиятләр санала. Татар телендә аларны өч төргә бүләләр:1) Хайваннар турында әкиятләр;2) Тылсымлы әкиятләр;3) Томыш-көнкүреш әкиятләренә бүләлә...

Конспект занятия "Этикет телефонного звонка". Конспект игрового занятия " Прогулка по саду"

Представлен конспект занятия по этикету,которое учит воспитанников культурно общаться по телефону....

Задание 14 22.12.2021 Чтение чертежей ,условные обозначения ,записать основы в конспект .Внимание 24 числа контроль пройденного по форме вопрос ответ ,присылать ответы и фото конспектов нужно будет мне на почту ,ответ без фотографии конспекта Незачет!

, Чертеж это полноценный документ ,выдаваемый на одну конкретную деталь или целую металлоконструкцию. Он содержит всю информацию, которая может понадобиться сварщику. Профессиональное чтение сварочных...

Конспект лекции Составление опорного конспекта Нравственные начала исследовательской деятельности

Составление опорного конспекта Нравственные начала исследовательской деятельности...