Сәләтле балалар белән эшләү программасы
рабочая программа

Сәләтле балалар белән эшләү өчен төзелгән программа

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sltle_balalar_beln_eshlu_programmasy.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

    Укытуның төрле  этабында укытучының психологик күзәтүләр алып баруы һәм укучылардагы үзгәрешне өйрәнеп торуы сорала; дәрестә кулланылган метод һәм алымнар укучыларның сәләтләре үсүенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә, укучы күпме мөстәкыйль эшли ала, дәрестә катнашу дәрәҗәсе ничек, фән белән кызыксынуы үсәме, хәтер һәм дикъкать  дәрәҗәсе, ихтыяры, фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив яки пассив булуы, анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эш темпы ничек, ни өчен теге яки бу укучы материалны аңламый яки биремнәрне эшләргә өлгерми һәм башка шундый мәсьәләләр белән укытучы кызыксынып торырга тиеш.

       Дәрес материалы, кулланылган метод һәм алымнар, күнегүләр укучыларның яшь һәм белем аермалыкларын, гомуми үсеш дәрәҗәсен, психологик үзенчәлекләрен истә тотып сайлана.

       Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы , барлык укучыларның интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга  туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләте, белем үзләштерү дәрәҗәсе, фикерләү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональлеге), уңай һәм кимчелекле якларны, аларның белем дәрәҗәләрен даими өйрәнүе таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциаль  һәм аерым (индивидуаль) якын киленә һәм кимчелекләрен булдырмау чараларын күрелә.

       Сәләтле балалар белән эшләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәм:

1. Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү  һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.

2. Сәләтле  балалар белән эшнең авторлык педагогик технологияләрен тудыру.

3. Педагогларның сәләтле балалар белән эшләүдә компетентлык дәрәҗәсен арттыру.

4. Авыр үзләштерүче балаларда фәнне өйрәнүгә кызыксыну (мотив) тәрбияләнүнең  яңа технологияләрен тудыру, эш системасы булдыру. Укучыларга укытуның барлык баскычларында да дәүләт стандартларына туры килерлек белемнәр бирү

5. Сәләтле укучылар белән эшләү өчен, махсус биремнәр, анкета сораулары, олимпиада һәм конкурсларга әзерлек өчен, программалар төзү.

6. Укучыларның мәктәп, район һәм республика күләмендәге конкурсларда, олимпиадаларда катнашуы буенча отчетлар төзү.

7.  Укучыларның район, республика  чараларда катнашуын арттыру, аеруча призлы урыннар алуга, дәрестә һәм дәрестән соң даими эш  алып баруга кызыксынуларын үстерү.

8.  Олимпиадалар үткәрү турында положениеләрдә мәктәп, район,     республика олимпиадаларының үткәрелү шартлары белән даими таныштыру;

9. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.

Сәләтле балалар белән эшләү максаты

10. Регионның, илнең реаль таләпләреннән чыгып, шәхеснең үзенең эчке мөмкинлекләрен уяту, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү.

Эш планы

№ п/п

    Эшләнәчәк эш төре

Чыганак

1

Фән белән кызыксынучы укучыларны ачыклау.

2

Укучылар белән эш дәфтәрләре башлау.

3

Укучыларның шәхси мөмкинлекләрен ачыклау:

 үз фикерен ачык, төгәл әйтеп бирү сәләте;

- эчтәлекне сөйли белү;

- терминнар куллана белү;

- грамоталылык;

- иҗадилык.

4

Укучыларның  логик фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә кызыклы материаллар белән эшләү

Газета–журнал материаллары, интернет ресурслар

5

Газета-журналларда татар теле һәм әдәбияты фәне темаларына караган ребуслар, кроссвордлар чишү, кызыклы материаллар өстендә эш.

Газета-журнал номерлары

6

Язучылар турында өстәмә мәгълүматлар туплау, папкалар эшләү.

Газета –журнал материаллары, интернет ресурслар

7

Аерым темалар буенча тестлар эшләү.

Татар теленнән тестлар.

8

“ Мәгариф” журналында чыгып килүче олимпиада биремнәрен чишү.

“Мәгариф” журналы

9

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

З.Н.Хәбибуллина. Сочинениене ничек язарга.

1

Картиналар буенча миниатюр – сочинениеләр язу.

Картиналар

1

Татар теле бүлекләре буенча тест биремнәре үтәү.

Татар теленнән тестлар.

1

Укучыларны мәктәп, район, республика олимпиадаларына әзерләү.

 Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле

М.З. Зәкиев. Татар грамматикасы.

Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, 2005 ел.

Татар теленнән тестлар.

Узган уку еллары олимпиада сораулары.

1

Район, республика буенча сочинение конкурсларына әзерләү һәм катнаштыру

Д.С. Заһидуллина. Татар әдәбиятын укыту методикасы.

З.Н.Хәбибуллина. Сочинениене ничек язарга.

Үрнәк сочинениеләр, укучылар иҗаты

1

Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар,махсус биремнәр эшләтү.

Һәр класс өчен йомгаклау тестлары.

Татар теленнән 222 тест. Х.Сәлим.  

1

“Тапкыр тиен” конкурсында катнашу

Конкурс положениеләре

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әтиләр! Балалар бәхете гаиләдә"

Әтиләр конференциясендэ чыгыш:  “Әтиләр! Балалар бәхете сезнең гаилә кулында”   Тактага куелган плакатлар:       Алтын көмешнең искесе булмас, ата – ананың бәһа...

Казан –Татарстанның башкаласы. (6 нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбияты дәресенең эшкәртмәсе)

Дәрестә Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү , укучыларның фикерләү,  нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү, телдән сөйләшә белү күнекмәләрен билгеләү ...

Татар теленнән 4 нче сыйныф өчен эш программасы

Аңлатма язуы4 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:  1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;  2.. Приказ 09.07.2012 №4154/12...

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.4 сыйныф, рус төркеме.ФГОС

4 сыйныфның рус төркеме өчен татар теле һәм әдәби укудан Р. З. Хәйдарованың "Күңелле татар теле" дәреслеге буенча эш программасы....

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.2сыйныф, рус төркеме. ФГОС

Р. З. Хәйдарованың "Күнелле татар теле" дәрелеге буенча татар теле һәм әдәби укудан рус төркемнәре өчен эш программасы. 2сыйныф,...

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф,татар төркеме. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек “Әлифба” (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова....

Әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС

Әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОСДәреслекләр:.Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан тәкъдим ителгән рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктә...