Сүзләр дөньясына сәяхәт("Лексика" бүлеген кабатлау)
методическая разработка по теме

Бу дәрес планы укытучыларга ярдәм итәр дип ышанам.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan-konspektlar.doc_leksik_seyahet.doc320 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сүзләр дөньясына сәяхәт (“Лексика” бүлеген кабатлау)

Максат: 1) “Лексика”  бүлегендә үтелгән материалны гомумиләштереп кабатлау, укучыларның белемнәрен системалаштыру;

               2) Укучыларда сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү;

               3) Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, аңа мәхәббәт төшенчәсе бирү.

Материал: 1. Юсупов Р.А., Зиннәтуллина К.З., Гайфуллина Т.М. Татар теле: 5 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2000. – Б. 91-136.

                   2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 1994. – Б. 24-142.  

                   3. Әхмәтшина Ф. Омонимнар, синонимнарны өйрәнү // Мәгариф, 1998. – № 8. – Б. 48-49.

                     4. Хәйруллин М. Лексикабызда чит тел сүзләре // Мәгариф, 1998. – № 9.  – Б.82-83.    

Җиһазлау: карта-схема, “билетлар”, жетоннар, уенчык паровоз, сүзлекләр күргәзмәсе, плакатлар, “Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык” девизының плакаты.

Укыту принциплары: фәннилек, теория белән практиканың бәйләнеше, укучыларга дифференциаль якын килү, укытуның тормыш белән бәйләнеше.

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, тикшеренү ысуллары.

Укыту алымнары: уен элементларын кертү, карточкалар бирү, грамматик

биремле язма эш бирү.

Дәрес төре: кабатлау – йомгаклау дәресе.

Дәрес планы

I. Актуальләштерү.

1) Исәнләшү;

2) Кереш сүз;

3) Табышмак әйтү, җавабын табу.

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) Сорауларга җавап бирү

(Поездка “билетлар” сату);

2) Салу, басу сүзләренең барлык мәгънәләрен ачыклау

(“Сүзләр диңгезендә” күпер аша чыгу);

3) Антонимнар турында кагыйдәне искә төшерү, мисаллар әйтү, тактада бирелгән сүзләрнең антонимнарын табу

(“Антонимнар” борылышында тукталу);

4) Омонимнар турында кагыйдәне искә төшерү, сүзләрнең омонимнарын табу

(“Омонимнар шәһәре” тукталышында туктау);

5) Бирелгән сүзләрнең синонимнарын табу

(“Синонимнар авылы” тукталышы);

6) Татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе һәм өлкәсе буенча сүзлек составын искә төшерү, биремнәрне үтәү

(“Ромашкалар аланлыгы”нда ял итү);

7) Сүзлекләр турында сөйләшү.

III. Өйгә эш бирү: яшәгән төбәкнең күл, елга, чокыр, урам, тау исемнәрен язып килергә.

IV. Йомгаклау.

1) Сорауларга җавап бирү;

2) Жетоннарны санау, билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. Укытучы: 1. Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Барыбыз да тынычландык.

2. Укытучы: Укучылар, бүген без сезнең белән “Сүзләр дөньясына” кызыклы, мавыктыргыч сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин безгә сәяхәткә чыгар өчен транспорт төре сайларга кирәк. Нәрсәдә бару яхшырак булыр икән? Мин сезгә бер табышмак әйтеп карыйм, сез аның җавабын күмәкләшеп табарсыз.

3. Укытучы: Табышмак: Уф итәр, пуф итәр,

                     Төчкеренер дә пошкырыныр,

                     Ә аннан соң алып китәр

                      Һәм теләгән җиргә илтәр.

Нәрсә ул, укучылар?

Укучылар: Поезд.

Укытучы: Дөрес, балалар. Без сезнең белән сәяхәткә поезд белән чыгарбыз. Юлга чыкканчы, без үзебезнең максатыбызны һәм девизыбызны булдырыйк. Нинди безнең девиз?

Укучылар: Безнең девиз – “Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык “.

II. 1. Укытучы: Ә хәзер, әйдәгез, поездка билет алыйк. Шунысын да белеп торыйк, билетлар тылсымлы сүзләргә генә сатыла, аннары алдагы сорауларга дөрес итеп җавап бирүчеләр генә поездка утыра ала.

Билетлар:

1 билет: Телнең лексикасы дип нәрсә атала?

2 билет: Лексикология нәрсәне өйрәнә?

3 билет: Нәрсә ул – сүз?

4 билет: Полисемия дип нәрсәгә әйтәбез?

5 билет: Күчерелмә мәгънәле сүзләр ничек барлыкка килә?

6 билет: Сүзнең туры мәгънәсе дип нәрсәгә әйтәбез?

7 билет: Лексикографиядә нәрсәләр өйрәнелә?

8 билет: Нинди сүзләрне күпмәгънәле сүзләр ди атыйлар?

(Җаваплар тикшерелә)

Укытучы: Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле пассажирлар! Сезнең өчен бу сәяхәт кызыклы, файдалы һәм эшлекле булсын!

2. Укытучы: Укучылар, без сезнең белән “Сүзләр диңгезенә” килеп җиттек. Күпер аша бары сүзләрнең күпмәгънәлелеген ача алганда гына үтәргә мөмкин. Ике сүзнең мәгънәләрен ачыкларга кирәк сезгә: беренче варианттагылар салу сүзенең, икенче варианттагылар басу сүзенең мәгънәләрен ачыклар.

(Әлеге сүзләрнең мәгънәләре дәфтәрләрдә языла, тикшерелә)

Укучы: Салу – өй салу, су салу, хат салу.

Укучы: Басу – итек басу, аякка басу, кар басу.

3. Укытучы: Юлыбызны дәвам иттерәбез. “Антонимнар борылышына” килеп җиттек. Монда без антонимнар кагыйдәсен әйтергә, мисаллар уйларга тиешбез. Нинди сүзләргә без антонимнар дип әйтәбез?

Укучы: Капма-каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала.

Укытучы: Антонимнар телдә ни өчен кирәк?

Укучы: Антонимнар сүзлек запасын баеталар, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтәләр. Алар әдәби әсәрләрдә, бигрәк тә шигъри әсәрләрдә очрыйлар.

Укытучы: Антонимнарга мисаллар китереп карагыз.

Укучылар: күп – аз, җылы – суык, якты – караңгы, тиз – әкрен һ.б.

Укытучы: Яхшы, укучылар. Без арыдык, бу тукталышта перронга төшәбез һәм класс тактасында эшләп алабыз. Тактада сезгә сүзләр бирелгән. Сез аларның антонимнарын табып карагыз.

Тактада түбәндәге сүзләр бирелгән: чиста, юеш, усал, акыллы, ерак, биек, менү, китү, өстә.

Укучылар: чиста – пычрак, юеш – коры, усал – киң күңелле, акыллы – надан, ерак – якын, биек – тәбәнәк, менү – төшү, китү – килү, өстә – аста.

4. Укытучы: Юлыбызны дәвам итәбез, “Омонимнар шәһәре” аша үтәбез. Әйдәгез әле, кагыйдәне искә төшерик: Нинди сүзләргә без омоним сүзләр дип әйтәбез?    

Укучы: Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре белән бөтенләй башка булган сүзләр аваздаш сүзләр, ягъни омоним дип йөртеләләр.

Укытучы: Мин сезгә сүзләр язылган плакатлар күрсәтәм, сез шул сүзләрнең омонимнарын әйтеп, төрләрен күрсәтеп бирергә тиеш буласыз.

Түбәндәге сүзләр күрсәтелә: сабак, туй, ат, оста бикә, Айтуган, алма, карта, тозлар, укучы.

Укучылар: сабак (уку) – сабак (үсемлекнең) - өлешчә омоним, туй (бәйрәм) – туй (фигыль) - өлешчә омоним, ат (исем) – ат (хайван) – өлешчә омоним, оста бикә - остабикә - әйтелешләре бер, ләкин язылышлары төрле сүзләр, алма (исем) – алма (фигыль) - әйтелешләре төрле, язылышлары бер сүзләр, тозлар (исем күплектә) – тозлар (фигыль), Айтуган (исем) – ай туган (сүзтезмә) – әйтелешләре бер, язылышлары төрле сүзләр һ.б.

5. Укытучы: Яхшы, укучылар. Юлыбыз “Синонимнар авылы” аша үтә. Ләкин анда шлагбаум төшерелгән. Шулай булгач, юлны дәвам иттерә алмыйбыз. Ни өчен икән? Әһә, анда нидер бар. Белдерү икән. Укып карыйк.

Белдерү: Әлеге шлагбаумны бары тик синонимнарга кагылышлы  биремнәрне эшләгәннән соң гына ачарга мөмкин.

Укытучы: Синонимнар дип без нинди сүзләргә әйтәбез?

Укучы: Мәгънәләре белән бер үк төрле булган яки бер-берсеннән мәгънә төсмерләре белән генә аерыла торган сүзләр мәгънәдәш сүзләр, ягъни синонимнар дип аталалар.

Укытучы: Телдә һәм сөйләмдә синонимнар ни өчен кирәк?

Укучы: Сүзләрнең синонимнарын яхшы белгән кеше үз уен ачык, төгәл әйтә, аның сөйләме образлы, җөмләсе кыска, җыйнак була

(Уйлай, әйтү, жетоннар өләшү)

6. Укытучы: Ә хәзер юлыбызны дәвам иттерик, чөнки юл кешесенең юлда булуы яхшы. Менә без “Ромашкалар аланлыгына” килеп җиттек: һәркем ромашканың бер яфрагын өзеп алсын, анда күрсәтелгән биремнәрне үтәсен.

Яфрактагы биремнәр:

1. Рус теленнән кергән алынма сүзләрне языгыз.

2. Гарәп-фарсы телләреннән кергән сүзләрне языгыз.

3. Ыруг, патша, хан, кабилә дигән сүзләр нинди сүзләргә керә?

4.Углым, язмак, багла, әл дигән сүзләр нинди сүзләр?

5. Хәзерге телдәге неологизмнарга мисаллар китерегез.

6. Архаизмнарга мисаллар китереп карагыз.

7.  Тарихи сүзләргә мисаллар китереп карагыз.

8. Нинди профессиональ сүзләр беләсез?

9. Нинди диалекталь сүзләр беләсез?

10. Фразеологизмнар дип без нәрсәләргә әйтәбез?

11. Телеңне тыю, һавадан алып сөйләү фразеологизмнары нәрсә белдерә?

12. Трай тибү, теле кычыту фразеологизмнарның мәгънәләрен аңлатыгыз.

13. Чәчләр үрә тору, кыл да кыймылдатмау фразеологизмнары нәрсәне белдерә?

14. Теңкәгә тию, акылга утыру фразеологизмнары нәрсәне белдерәләр?

(Биремнәрне тикшерү)

7. Укытучы: Әйе, укучылар, без сезнең белән “Сүзләр дөньясының” никадәр бай, мавыктыргыч булуын үз сәяхәтебездә күрдек. Ә бу сүзләр барысы да кайда очрашалар икән? Юлны дәвам итик һәм сорауларга җавап эзлик. Кайда очрашалар сүзләр?

Укучы: Сүзлекләрдә очрашалар.

Укытучы: Әйе, алар сүзлекләрдә очрашалар. Ә сез нинди сүзлекләр беләсез?

Укучы: “Татарча-русча сүзлек”, “Русча-татарча сүзлек”

Укучы: “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Татар теленең фразеологик сүзлеге”.

Укучы: “Татар теленең орфографик сүзлеге”, “Татар теленең диалектологик сүзлеге” һ.б.

III. Укытучы: Шулай итеп, укучылар, сәяхәтебез ахырына якынлаша. Әйдәгез әле, өй эшен язып алыйк: өйдә үзебез яшәгән төбәкнең елга, күл, чокыр, тау, чишмә, урам исемнәрен язып килерсез.

IV. 1. Укытучы: Укучылар, без бүген нинди сәяхәткә барып кайттык?

Укучы: Без бүген “Сүзләр дөньясына” сәяхәткә барып кайттык.

Укытучы: Сәяхәттә нәрсәләр белән очраштык?

 Укучы: Сәяхәттә без антонимнар, синонимнар, омонимнар, алынма сүзләр,  диалекталь сүзләр, неологизмнар, искергән сүзләр белән очраштык.

2. Укытучы: Яхшы. Ә хәзер, укучылар, жетоннарны саныйк.

(Билгеләр кую)

Укытучы: Сәяхәтебез һәм дәресебез тәмам. Уңышлар сезгә!

Тема:   Г.Камалның “Беренче театр” комедиясендә конфликт үстерелеше

Максат: 1) Г.Камалның “Беренче театр” комедиясендә конфликт үстерелешен күзәтү; конфликт төшенчәсенә билгеләмә бирү;

               2) Укучыларда сәнгатьле сөйләү күнекмәләре үстерү;

               3) Театрга мәхәббәт, аңа соклану хисе төшенчәсе бирү.

Материал: 1. Ганиева Ф.Ә., Гыйләҗев И.Г., Исламов Ф.Ф. Әдәбият: VI класс укучылары өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1992. – Б. 16-36.

                   2. Билалова Ә. Бәхетле йолдыз астында // Мәгариф, 1994. – № 4. – Б. 20-21.  

                   3. Рәфыйкова Г. Театр яктылыкка – нурга илтә... // Мәгариф, 2000. – № 9. – Б. 35-36.

                    4. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2000. – Б. 186-188.

Җиһазлау: Г.Камалның портреты, китаплары, иллюстрацияләр.

Укыту принциплары: фәннилек, оптимальлек, системалылык, әдәби әсәрне шәхсән кабул итү принциплары

Укыту ысуллары: репродуктив, өлешчә эзләнү.

Дәрес төре: катнаш дәрес.

Дәрес планы

I. Башлам

1. Исәнләшү;

2. Г.Тукайның “Театр” дигән шигыреннән өзек уку.

II. Актуальләштерү.

1. Алдагы дәрестә үтелгәннәрне искә төшерү;

 2. “Беренче театр” әсәренең эчтәлеген сорауларга җавап бирү рәвешендә ачыклау;

III.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1. Конфликт турында төшенчә бирү.

а) “Беренче театр” комедиясендә каршылыкларны санап чыгу;

б) Конфликт үзенчәлекләрен әсәр мисалында күзәтү;

в) Конфликтка билгеләмә бирү.

2. Әсәрдәге конфликт үстерелешен күзәтү

а) Ярдәмче конфликтларның сәбәпләрне табу;

б) Төп конфликтны ачыклау.

IV. Нәтиҗәләр чыгару.

Г.Камал иҗаты буенча гомумиләштерү ясау.

V. Өйгә эш бирү: конфликт турында укып килергә (36 бит).

VI. Йомгаклау.

  1. Сорауларга җавап бирү
  2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. Укытучы: 1. Исәнмесез, укучылар. Тынычландык. Әдәбият дәресен башлыйбыз.

2. Укытучы: Укучылар, мин сезгә Г.Тукайның “Театр” исемле шигыреннән өзек укып китәсем килә. Тыңлап карагыз әле.

Театр – яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми уңга илтә.

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,

Тагы үткән гомерне уйлатадыр.

Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең –

Көләрлек булса – булмаса еларсың.

Укытучы: Укучылар, әлеге шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

Укучы: Театр турында сөйләнелә.

Укытучы: Шагыйрь театр нинди сыйфатларга ия ди?

Укучы: Театр уйната да, көлдерә дә, елата да, уйландыра да.

Укытучы: Әйе, укучылар театр кешедә менә шундый хис-кичерешләр тудыруга сәләтле.

II. 1. Укытучы: Бүген без сезнең белән шундый үзенчәлекләргә ия, театрның беренче тапкыр татарларда күрсәтелгән көнне тасвирлаган Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен өйрәнүне дәвам итәбез. Исебезгә төшерик әле, вакыйга кайда бара?

Укучы: Вакыйга Казанда, Хәмзә бай йортында бара.

Укытучы: Бу йорттагы кешеләр кая барырга җыеналар?

Укучы: Театрга барырга җыеналар.

Укытучы: Вәли – кем ул?

Укучы: Ул – Хәмзә байның кияве.

Укытучы: Ул ни әчен шатлана?

Укучы: Театрга баруына шатлана.

Укытучы: Ә аның хатыны – Гафифәнең театрга барасы киләме?

Укучы: Бераз килә, ул анда бары тик үзен, үзенең матур күлмәкләрен күрсәтәсе килә.

Укытучы: Әйе, укучылар. Факиһә –  кем? Ул нишләргә җыена?

Укучы: Ул – Хәмзә байның килене. Ул да ире Хәбибрахманны ияртеп театрга барырга җыена.

Укытучы: Хәбибрахманның театрга барасы киләме соң?

Укучы: Юк, аның да барасы килми.  Аның бу эштә җаваплы булып каласы килми.

III. 1 а) Укытучы: Димәк, укучылар, барлык сөйләшүләр театрга бару-бармау мәсҗәләсенә бәйләнгән. Укучылар, әйтегезче, әлеге гаиләләрдә каршылык туамы? Кемнәр арасында?

Укучы: Әйе, туа. Вәли белән Гафифә, Факиһә белән Хәбибрахман арасында.

Укытучы: Әсәрлә шул каршылыклар гына биреләме?

Укучы: Юк, тагын Биби белән Фатих арасында каршылык туа. Фатих Бибидән Хәмзә байның өйдәме-юкмы икәнен сорый, Биби исә әйтми.

Укучы: Тагын Хәмзә бай белән Биби арасында каршылык булып ала.

б) Укытучы: Яхшы. Әйдәгез, бу каршылыкларга хас үзенчәлекләоне барлап карыйк.

Укучы: Каршылыкта көрәшүче ике як була.

Укытучы: Әйе, ләкин ул берничә кеше арасында да булырга мөмкин. Ул яклар нинди яклар?

Укучы: Берсе буйсындырырга теләүче, берсе – буйсынмаска тырышучы.

Укучы: Каршылыкта бәрелешүнең сәбәбе була.

в) Укытучы: Дөрес, укучылар. Мондый каршылыкларга әдәбият белемендә тагын конфликт дип тә әйтәләр. Конфликт – әсәр геройларының үз арасында яки әсәрдә тасвирланган кеше образы белән тормыш хәлләре арасында туган каршылык. Ул шулай ук кеше күңелендә дә булырга мөмкин. Андый каршылыкны эчке каршылык, эчке конфликт дип атыйлар. Бу әсәрдә дә мондый конфликт бар. Кемдә күрә алабыз? Тексттан табып укыгыз бу урынны.

Укучы: Хәбибрахманда. Ул бит икеләнә: “ Минем үземнең дә күрәсем килә килүен ул театр дигән нәрсәне. Нишләргә икән инде? Әти орышмас микән?”, –ди.

2. а) Укытучы: Дөрес. Укучылар, гадәттә, әсәрдә конфликт үстерелә һәм ярдәмче конфликтлар ярдәмендә төп конфликтны табып билгеләп була. Без инде сезнең белән ярдәмче конфликтларны санап чыктык. Хәзер аларның сәбәпләрен һәм ничек чишелүен күзәтик. Беренче күренештә конфликт кемнәр арасында дидек?

Укучы: Вәли белән Гафифә арасында.

Укытучы: Бу каршылыкның сәбәбе нәрсәдә? Вәли белән Гафифә ни өчен тиз генә җыенып чыгып китә алмыйлар?

Укучы: Гафифә тоткарлана: ул бармаска гел сәбәп табып кына тора.

Укытучы: Ни өчен?

Укучы: Ул курка.

Укытучы: Әйе, аның барасы килми. Гафифә, театрга бармас өчен, оялуын да сәбәп итә, кеше аз була, димәк, кызык булмас дип карый, өстенә күлмәге юклыгына да сылтамакчы була.

Укытучы: Бу каршылык ничек чишелә?

Укучы: Алар бергәләшеп театрга китәләр.

Укытучы: Нәрсә чишә бу каршылыкны?

Укучы: Бер-берсен ярату хисе.

Укытучы: Икенче күренештә каршылык кем арасында туа дидек?

Укучы: Факиһә белән Хәбибрахман арасында.

Укытучы: Сәбәбе нәрсәдә?

Укучы: Сәбәп шул ук, ягъни театрга бару

Укытучы: Бу каршылык ничек чишелә?

Укучы: Алар да бергәләшеп театрга китәләр.

Укытучы: Бу конфликтны нәрсә чишә, мәхәббәт хисеме?

Укучы: Юк, монда буйсыну хисе алга чыга.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Өченче күренештә каршылык Биби белән Фатих арасында бара, дидек. Биби Фатихка Хәмзә байның өйдәме икәнлеген әйтми. Ни өчен?

Укучы: Чөнки Фатих Бибигә ошый, ләкин Биби аңа ышанып җитә алмый. Моны белеп Фатих Бибине үчекли, котырта.

Укытучы: Хәмзә бай белән Биби арасында туган каршылыкның сәбәбе нәрсәдә?

Укучы: Хәмзә бай Бибидән риза түгел, аны аңгыралыкта гаепли.

Укытучы: Ә Биби нәрсәне яратмый?

Укучы: Биби исә Хәмзә байның һәрчак ачуланып, кычкырынып торуын яратмый.

Укытучы: Бу каршылык ничек чишелә?

Укучы: Бу каршылык Бибинең өйдәгеләрнең театрга китүләре турында әйтүе белән чишелә.

б) Укытучы: Яхшы, укучылар. Ярдәмче конфликтны билгеләп чыктык. Безгә төп конфликтны ачыкларга гына калды. Бу әсәрнең буеннан-буена төп каршылык турында сүз бара. Әсәр нәрсә турында дидек?  

Укучы: Әсәр беренче театр куелу турында.

Укытучы: Менә монда төп каршылык күренә дә инде. Әсәрдәге геройлар икегә, ике лагерьга бүленәләр. Бер лагерьда кемнәр?

Укучы: Беренче лагерьда Хәмзә бай, аңа охшаган иске карашлы картлар. Алар театрны куйдырмаска йөриләр.

Укытучы: Икенче лагерьга кемнәрне кертәбез?

Укучы: Икенче лагерьда – алдынгы карашлы яшьләр. Алар театрга баралар.

Укытучы: Димәк, төп конфликт кем арасында булып чыга инде?

Укучы: Конфликт Хәмзә бай һәм аның балалары, якыннары арасында.

Укытучы: Бу конфликтны икенче төрле нәрсә арасында дип әйтеп була?

Укучы: Искелек белән яңалык арасында дип әйтеп була.

Укытучы: Шулай итеп, Хәмзә бай нәрсәгә калдырыла?

Укучы: Көлкегә калдырыла.

Укытучы: Г. Камал, каршылыкны шулай чишеп, нәрсә әйтергә тели соң?

Укучы: Беренче театр, күпме генә аңа каршы көрәшүчеләр булса да куела, бу каршы кешеләр җиңелде, көлкегә калды.

IV. Укытучы: Шулай итеп, укучылар без сезнең белән Г.Камал иҗаты, аерым алганда, аның “Беренче театр” әсәре белән таныштык.  Аның күп кенә әсәрләрендә шундый үткен, җитди конфликт куелып, җәмгыятьтәге тискәре күренешләр тәнкыйтьләнә, көлкегә алына. Шундый әсәрләрдән “Банкрот”, “Бүләк өчен”, “Безнең шәһәрнең серләре” һ.б.ны күрсәтеп була.

Укытучы: Шулай итеп, Г.Камал – 35 елга сузылган әдәби иҗтимагый хезмәтләре белән мәгърифәтче Каюм Насыйри, халык шагыйре Г.Тукай, татар әдәбияты классиклары Г.Ибраһимов һәи Ш.Камал исемнәре рәтендә татар мәдәнияте тарихында урын алган язучыларның берсе. Г.Тукай да әдип эшчәнлеге турында үз фикерләрен әйтеп калдырган: “Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләренә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымдук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде. Аның әсәрләрен бу елларда сәхнәдә күрә-күрә вә муаффәкыятҗле чыкканнарына тәгаҗҗеб итә-итә, шул мәхәббәт һаман үсә бара, тамыр җәй барадыр”, – ди.

V. Укытучы: Укучылар сезгә өй эше итеп, Г.Камал иҗатын, “Беренче театр” әсәрен кабатларга,  конфликтны билгеләмәсен (бит 36) укып килергә.

VI. 1. Укытучы: Шулай итеп, укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек?

Укучы: Без Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе турында сөйләштек. Әлеге әсәрдәге конфликт үстерелешен күзәттек, конфликт төшенчәсенә билгеләмә бирдек.

Укытучы: Г.Камалның “Беренче театр” әсәрендә төп конфликт нәрсәдә?

Укучы: Төп конфликт Хәмзә бай һәм аның балалары, ягъни искелек белән яңалык арасында күренә.

  1. Билгеләр куела.

Укытучы: Дәресебез тәмам. Сау булыгыз.

Тема: Һәркемнең була ул туган җире...

           (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

Максатлар: 1. Туган ил, туган җир турында сөйләшү;

      2. Укучыларда бәйләнешле сөйләм үстерү;

                             3. Туган илгә мәхәббәт, аның белән горурлану хисе    тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон язмалары, плакатлар, иллюстрацияләр.

Методлар: репродуктив, иҗади уку.

Принциплар: оптимальлек, системалылык, гуманлылык.

Дәреснең төре: бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Дәрес планы

I. Башлам.

1. Оештыру;

2. Дәреснең эпиграфы белән танышу;

3. Г.Зәйнашева сүзләренә язылган “Үз илемдә” җырын тыңлау;

4. Әлеге җыр буенча әңгәмә үткәрү.

II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

1. Туган җир, аны сагыну хисе турында сөйләү;

2. Туган җир турында әңгәмә үткәрү;

3. Туган ил, туган җир турында мәкаль-әйтемнәр әйтү.

4. Барлас Камаловның “Сөекле туган илебез” исемле хикәясен уку.

5. М.Әгъләмовның “Татарстаным” дигән шигырен уку

III. Нәтиҗәләр чыгару

1. Татарстан турында язган төрле шагыйрьләрнең шигырьләреннән өзекләр уку;

2. Г.Зәйнашева сүзләренә язылган “Туган җирем – Татарстан” җырын тыңлау.

3. Туган ил турында халык җырларын уку.

IV. Өйгә эш бирү: “Туган ягым – яшел бишек” дигән темага кечкенә генә хикәя төзеп язарга.

V. Йомгаклау.

1. Дәрестә үтелгәннәр буенча гомумиләштереп нәтиҗә ясату.

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

  1.  1. Укытучы: Хәерле көн, укучылар. Дәресебезне башлап җибәрәбез.

2. Укытучы: Бүген безнең бик үзенчәлекле дәрес. Бүгенге дәрестә безнең өчен бик кадерле булган бер әйбер турында сөйләшербез. Тактадагы плакатка игътибар итегез. Анда нәрсә диелгән?

Укучы: Анда мәкаль бирелгән: “Туган илең – туган анаң” диелгән.

Укытучы: Димәк, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Укучы: Туган ил, туган җир турында.

Укытучы: Әйе, укучылар, бүгенге тема туган ил, туган җир белән бәйле.

3. Укытучы: Һәр кешенең үз туган иле була. Кеше бу илдә туган, яшәгән. Димәк, ул аның туган җире дә. Кеше еракларга китсә, туган җирен гел сагынып яши. Юкка гына “Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең” димәгәннәрдер. Г.Зәйнашева шигыренә язылган “Үз илемдә” дигән җырны тыңлап үтегез. Бу шигырьгә көйне атаклы композиторыбыз С.Садыйкова язган.

(“Үз илемдә” җыры тыңлана)

4. Укытучы: Бу җыр нәрсә турында?

Укучы: Бу җыр туган илне сагыну турында.

Укытучы: Нәрсәләрне сагына лирик герой?

Укучы: Лирик герой туган җирендәге кошларны, талларны, миләшне, баланны, хәтта бәрәңге бакчасын сагына.

Укытучы: Лирик герой кайларда йөри?

Укучы: Лирик герой чит илләрдә йөри.

Укытучы: Анда нәрсәләр үсә?

Укучы: Кипарислар, хөрмәләр, әфлисуннар, бананнар. Ләкин аның бу әйберләргә бер дә исе китми.

II. 1. Укытучы: Әйе, укучылар, туган ил чит җирләрдә бик сагындыра шул. Сез туган җирне сагыну турында язылган тагын нинди әсәрләр беләсез? V сыйныфта без нинди әсәр укыган идек әле бу темага? Ул нәрсә турында?

Укучы: Г. Кутуйның “Сагыну” нәсерен укыдык. Анда сүз совет солдатының сугышта йөргән чакта туган илен сагынуы турында бара.

Укытучы:Әйе, укучылар. Туган ил, туган як, Туган җир турында бик күп әсәрләр, шигырьләр һәм җырлар язылган.

Һәркем үзенең изге нигезен, туган туфрагын, шаулап торган урманнарын, чылтырап аккан чишмәләрен, җырчы кошларын, кырларын, тугайларын чын күңеленнән ярата. Һәр җирнең (шәһәрме ул, авылмы) үзенә күрә матурлыгы, җанга җылылыгы бар. Чит-ят җиргә әзгә генә китеп торсаң да, туып-үскән урыннар, уйнап йөргән бакчалар, чәчәкле болыннар, су коенган елгалар, балык тоткан күлләр... синең күз алдыннан китми, сагындыра, төшләргә керә. Син тизрәк туган җиреңә кайтырга ашыгасың. Туганнарыңны, дус ишләреңне, бигрәк тә иң яраткан кешеңне – әти-әниеңне күрергә омтыласың. Алар белән рәхәтләнеп сөйләшәсең, шатлык белән уйнап-көлеп йөрисең килә. Әйе, син аларны сагынасың! Димәк, аларны яратасың!

2. Укытучы: Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, ди халык. Ә сезнең читкә китеп торганың бармы?    

Укучылар: Әйе, бар.

Укытучы: Анда сезгә рәхәт тә булгандыр... Тик шулай да анда торганда кемнедер, нәрсәнедер сагындыгызмы?

Укучы: Әйе. Без туган йортыбызны, авылыбызны, туганнарыбызны, әти-әниләребезне сагындык.

Укытучы: Сез туып-үскән җирегезне яратасызмы? Ул матурмы, сезгә ошыйсы? Бигрәк тә нәрсәсе ошый?

(Укучы фикерләре белән уртаклашалар)

Укытучы: Ә туган җирегез тагын да матур, ямьле булсын өчен, сезнеңчә нәрсә эшләргә кирәк? Сез үзегез мөмкин булганын, кулдан килгәннең барын да эшлисезме икән?

Укучы: Туган як тагын да матур, ямьле булсын өчен аны кадерләргә, хәрмәт итәргә, сакларга кирәк. Ял көннәрендә чыгып җыештырырга, бизәкләргә, агачлар, чәчәкләр утыртырга кирәк.

3. Укытучы: Яхшы, укучылар. Туган ил, туган җир турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

Укучылар: Илдә булсаң үлмәссең, илсез көнең күрмәссең;

Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык;

Ата-бабам торган җир: кендек каным тамган җир;

Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт;

Илнең яме иле белән, Ватан яме җире белән;

Үлсәң дә туган җиреңә ябыш;

Халыкка хыянәт – Ватанга хыянәт һ.б.

Укытучы: Молодцы, укучылар. Менә без Ватан дибез, ә Ватан кайдан башлана икән?

Укучы: Ватан туган йорттан башланадыр, мөгаен. Аннан соң урамнан, авылдан, шәһәрдән, республикага килеп тоташа.

4. Укытучы: Мин сезне, укучылар, Барлас Камаловның “Сөекле туган илебез” исемле хикәясе белән таныштырып үтәсем килә. Тыңлап карагыз әле:

Туган ил кеше өчен ата-анасы кебек үк кадерле. Шуңа күрә дә без аны Ватан-ана дип атыйбыз. Ә Ватанга, икенче төрле әйткәндә, Туган илгә мәхәббәт кайчан башлана соң? Ул син дөньяга килгән авыл яки шәһәрнең бер йортыннан башланып китә. Шуңа күрә дә бу йортның кыйммәтенең чиге юк. Анда син, беренче тапкыр аваз салып, беренче сулышыңны алгансың, газиз әнкәеңнең җылы күкрәгеннән иң беренче йотым сөтне имгәнсең. Шул нигездә ата-бабаңның көче кергән. Шунлыктан туган туфрак кешене гомере буена үзенә тартып тора.

Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шунда аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә. Аннары аны балалар бакчасы каршы ала. Соңрак ул мәктәпкә килә. Китап битләре, хөрмәтле укытучының сиңа көннән-көн күбрәк яңалык бүләк итә, син белем дөньясына керәсең, иксез-чиксез Ватаныбызның гүзәллеген торган саен ныграк аңлыйсың, бихисап байлыкларын күз алдына ачыграк китерәсең. Фәннәр дөньясы сине илебез киңлекләре буйлап сәяхәт иттерә. Син кыш булмый торган мәңге яшел урыннырна да, бөтенләй диярлек җәй булмаган салкын җирләрне дә өйрәнәсең, үзең яши торган өлкәне һәм республиканы бик яхшы белергә тырышасың. Агым суларның киңлеге, тауларның биеклеге, тук башаклар чайкалган басуларның очсыз-кырыйсыз булуы, урманнарның шаулавы сине гашыйк итә. Боларның һәммәсеннән ләззәт алганга күрә, күңелең көр, уйларың якты синең.

Укытучы: Ә безнең уртак Ватаныбыз нәрсә?

Укучы: Безнең уртак Ватаныбыз – Татарстан.

5. Укытучы: Әйе, укучылар Татарстаныбыз – безнең Ватаныбыз. Бүген безнең берничә укучыбыз М. Әгъләмовның “Татарстаным” дигән шигырен әзерләп килгәннәр. Алар аны сәнгатъле итеп укып чыгарлар. Рәхим итегез.

1 укучы: Шагыйръ дустым сәяхәттән кайткач

Әйткән иде, Татарстаным,

Картадагы синең сурәтеңнең

Чабып барган атка охшавын.

Ничек кенә әле чабасың син,

Томырылып, Татарстаным,

Ялларыңнан чытырдатып тотып

Синең белән мин дә очамын.

Синең белән без ул – мәртәбәле.

Синең белән ул – без канатлы,

Бабаларым атларыннан егылып,

Ничә тапкыр борын канатты...

2 укучы: Затлы аргамаклар кайсы чорда,

Кайда гына илтеп сукмады?!

Ил бәясе башлар ярылдылар,

Шөкер әле күзләр чыкмады.

Ярый әле шундый заманнарда

Югалмаган күрү сәләте,

Егылганда авырткан җир була,

Авырткан җир була, гадәти.

Авырткан җирем, син – Татарстан,

Син йөрәктер миңа, бәгырьдер...

Кайда гына килеп бәрелсәм дә,

Иң беренче сиңа бәрелер.  

3 укучы: Без чабабыз еллар, чорлар аша,

Яңгыратып бөтен тарафны,

Иле белән кеше мәртәбәле,

Иле белән кеше канатлы.

Бер канатың була туган телең,

Бер канатың була туган җир;

Кошка гына түгел, кешегә дә

Канат кирәк була торгандыр.

Син, чыннан да, илем, әкияттәге

Чабып барган атка охшаган.

Шушы ике канат бар чагында,

Киләчәккә, илем, ышанам.

III. 1. Укытучы: М.Әгъләмов кына түгел, башка язучы-шагыйрьләребез дә  Татарстаныбыз турында шигырьләр иҗат иткәннәр. Плакатларга игътибар итегез: анда әлеге шигырьләрдә өзекләр бирелгән. Шуларны сәнгатьле итеп укыйкчы.

Укучы: Кошлар сайрый тирәктә,

Сыгылып үсә таллары.

Кайда йәрсәм дә йөрәктә

Татарстан таңнары.

                            (Г.Афзал)

Укучы: Азат та син,

Гүзәл дә син,

Әй, туган җирем.

Күкрәп яшә, Татарстан,

Җөмһүриятем минем!

                              (Н.Арсланов)

        Укучы: Бу дөньяда мин бер ятим түгел

Горурлыкта тулы хакым бар:

Тигезлектә мине тигез иткән

Республикам, туган халкым бар.

                             (Н.Хисамов)

2. Укытучы: Яхшы. Ә хәзер Г.Зәйнашеваның, А.Ключарев музыкасына язылган “Туган җирем –Татарстан” дигән җырын тыңлап үтик.

(Җырны тыңлау)

3. Укытучы: Укучылар, туган ил. Туган як турында мәшһүр шагыйрь-композиторларыбыз гына түгел, ә халык та җырлар иҗат иткән. Мәсәлән,

Биек тә генә биек өйләрдән

Төтеннәр үк чыгар кыл кебек;

Туган да илем исемә төшсә,

Бер төннәре була ел кебек.

Ай яктылары да бик үк якты, –

Су өсләре тигез юл кебек;

Туган илләреңнән читтә чакта

Бер көннәре була ел кебек.

Авыллар калын, урын тар

Ай-һай гына читән үрмәгә;

Туган гына җирем бик ерак,

Интизар ла булам күрмәгә.

IV. Укытучы: Өйдә, укучылар, “Туган ягым – яшел бишек” темасына кыска гына хикәя төзеп язырсыз.

V. 1. Укытучы: Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Бүген дәрестә без нәрсәләр турында сөйләшкәнебез турында гомумиләштереп нәтиҗә ясап карагыз. Ягез, кем әйтә?

Укучы:  Бүгенге дәрестә без туган ил турында сөйләштек. Һәр кешенең үз туган иле, туган җире була. Читкә китеп яшәсә дә, анда никадәр яхшы булмасын, ул барыбер туган җирен сагынып яши. Туган җир турында бик күп төрле әсәрләр язылган: шигырьләр, җырлар, хикәяләр, повестьлар. Язучылар гына түгел, халык та туган җир турында мәкаль-әйтемнәр, җырлар иҗат иткәннәр. Безнең Ватаныбыз – Татарстан. Без аны яратырга, сакларга, хөрмәт итәргә тиешбез.  

Укытучы: Яхшы, укучылар.

2. Билгеләр кую.

Укытучы: Дәресебез тәмам. Уңышлар сезгә.

Тема:  Сүзтезмә турында төшенчә.

Максат: 1. Сүзтезмә турында төшенчә бирү;

2. Укучыларда матур язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

3.  Казан шәһәренә мәхәббәт хисен тәрбияләү.

Материал: 1. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Татар теле: 7 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1994. – Б. 19-24.

2. Зиннәтуллина К., Шәйхиева Г. Компьютер өчен күнегүләр // Мәгариф, 2002. – № 4. – Б.8-9.

Җиһазлау: карточкалар.

Укыту принциплары: фәннилек, теория белән практиканың бәйләнеше, укучыларга дифференциаль якын килү, системалылык.

Укыту ысуллары: репродуктив, өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: карточкалар белән эш, әңгәмә, күнегү өстендә эш.

Дәресне төре: яңа материалны өйрәнү дәресе.

Дәрес планы

I. Актуальштерү.

1. Исәнләшү.

2. Тактада җөмлә өстендә эш.

3. Элек үткәннәрне әлеге дәрес темасы белән бәйләү.

II. Яңа материалны аңлату.

1. Сүзтезмә турында мәгълүмат бирү.

2. Җөмләләр өстендә эш.

3. 22 нче күнегү өстендә эш.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. 23 нче күнегүне эшләү

2. Карточкалар белән эш.

IV. Өйгә эш бирү: Сүзтезмә турында 19-20 битләрдән укырга, 25 нче күнегүне эшләргә.

V. Йомгаклау.

1. Сорауларга җавап бирү.

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. 1. Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Тынычландык. Дәресебезне башлап җибәрәбез.

2. Укытучы: Укучылар, тактага игътибар итегез. Анда җөмлә бирелгән. Җөмләне укыгыз. Ул нәрсә турында?

Без Татарстанның башкаласы – Казан шәһәрендә яшибез һәм Казанны бик яратабыз.

Укучы: Әлеге җөмлә Казан шәһәре турында. Казан – Татарстанның башкаласы ул.

Укытучы: Сез Казанның нинди истәлекле урыннарын беләсез?

Укучы: Казан Кремьле, Кол Шәриф мәчете, Казан дәүләт университеты, төрле музейлар, Г.Камал исемендәге академия театры, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, “Казанның меңьеллыгы” паркы, Бауман урамы һ.б.

Укытучы: Әйе, укучылар, Казанның истәлекле урыннары бик күп. Менъеллык Казаныбыз көннән-көн матурлана бара: яңа урамнар барлыкка килә, матур, мәһабәт йортлар төзелә, метро сафка басты. Шәһәребез чиста, гүзәл, ямьле.

3. Укытучы: Ә хәзер, әйдәгез, алдагы елларда үткән темалар буенча җөмләне тикшерик. Искә төшерик әле, үткән елларны без нинди тел тармакларын өйрәндек?

Укучы:  Без фонетика, лексика, морфология кебек тел тармакларын өйрәндек.

Укытучы: Лексикологиянең төп берәмлеге нәрсә?

Укучы: Лексикологиянең төп берәмлеге – сүз.

Укытучы: Җөмләдә бирелгән сүзләрне аерыгыз.

Укучы: Без, Татарстанның, башкаласы, Казан, шәһәрендә, яшибез, һәм, Казанны, бик, яратабыз.

Укытучы: Фонетиканың төп берәмлеге нәрсә?

Укучы: Фонема.

Укытучы: “Казан” сүзендә фонемаларны күрсәтегез.

Укучы: К, а, з, а, н.

Укытучы: Ә морфологиядә без нәрсәләрне өйрәндек?

Укучы: Морфологиядә сүз төркемнәрен өйрәндек.

Укытучы: Җөмләдәге сүзләрне сүз төркемнәре буенча аерыгыз.

Укучы: Без – алмашлык, Татарстанның – исем, башкаласы – исем,  Казан – исем,  шәһәрендә – исем, яшибез – фигыль, һәм – теркәгеч, бик – рәвеш, яратабыз – фигыль.  

Укытучы: Күрәсезме, укучылар, һәрбер тел тармагының үз берәмлекләре бар.

Без өйрәнә башлаган синтаксисның берәмлекләре күбрәк. Бу аның кешеләр арасында аралашуны тәэмин итүче, сөйләмне оештыручы тармак булуы белән аңлатыла.

Төп синтаксик берәмлекләргә сүзтезмә, синтагма, җөмлә, җөмлә кисәге, кушма җөмлә, текст кебек берәмлекләрне кертәләр.

II. 1. Укытучы: Бүген исә без синтаксисның бер берәмлеге – сүзтезмә турында сөйләшербез. Алдагы елларда сез сүзтезмә турында күпмедер мәгълүмат алган идегез инде.

2. Укытучы: Әле тактада бирелгән җөмләдә сүзтезмәләрне аерып карагыз әле.

Укучы: Татарстанның башкаласы, без яшибез, без яратабыз, Казан шәһәрендә, Казан шәһәрендә яшибез,  Казанны яратабыз.

Укытучы: Яхшы. Әйе, сүзтезмә – кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең ачыклаулы мөнәсәбәткә керүе һәм бер төшенчә белдерүе. Мәсәлән,      Татарстанның башкаласы сүзтезмәсендә башкаласы сүзе Татарстанның сүзенә -сы тартым кушымчасы белән бәйләнгән.

Укытучы: Сүзтезмә бер төшенчә белдерә, җөмлә төзү өчен бер берәмлек булып тора.

Укытучы: Казан санала, берсе булып, борынгы шәһәрләрнең сүзтезмәләреннән җөмлә төзеп карагыз.

Укучы: Казан борынгы шәһәрләрнең берсе булып санала.

Укытучы: Сүз бер бөтен була, бер төшенчәне гомумиләштереп атый; сүзтезмә исә теге яки бу төшенчәне конкретлаштырып, ачыклап күрсәтә. Мәсәлән, безнең мәктәп. Мәктәп – сүз, безнең мәктәп дигәндә, предмет иясенә бәйле рәвештә конкретлаштырыла. Сүзтезмә бер төшенчә белдерә, аңа атау функциясе хас, ә җөмлә хәбәр итә. Мәсәлән, безнең мәктәп – мәктәп безнеке, китап уку – Алсу китап укый. Шундый мисаллар үзегез китереп карагыз әле.

        (Укучылар мисаллар китерәләр)

Укытучы: Сүзтезмә белән тезмә сүзне бутарга ярамый, чөнки алар арасында зур аерма бар: сүзтезмәдә мөстәкыйль мәгънәле ике сүз була һәм алар ирекле рәвештә бәйләнәләр, мәсәлән кибеткә бару, шигырь сөйләү; тезмә сүзләрдә дә мөстәкыйль мәгънәле сүзләр була, ләкин аерма шунда: алар бер төшенчә белдерәләр, таркалмыйлар. Мәсәлән, ак чәчәк – ак бәхет, ишекне ачу – ишек кагу, баш авырта – баш вату.

3. Укытучы: Ә хәзер, 21 биттәге 22 нче күнегүне табыгыз. Күнегүнең биремендә нәрсә диелгән?

Укучы: Иң элек тезмә сүзләрне, аннан соң сүзтезмәләрне чүпләп язып алыгыз.

(Укучылар укытучы белән бергәләп эшлиләр)

Укучы: 1. алтын куллы, күз бәйләнү, сүз бирү, күз карасы, ялт итү, ак шигырь, салам кыстыру, әтәч гөмбә, җил куу –  тезмә сүзләр.

Укучы: Ак яулык, су буеннан бару, сөт чүлмәге, әти белән бару, Казанга килү, су буеннан атлау, безнең улыбыз, өстәл өстенә кую, кайткач әйтү – сүзтезмәләр.

Укытучы: Яхшы, укучылар. Сүзтезмәләр исем сүзтезмәләр һәм фигыль сүзтезмәләр булырга мөмкин. Без карап үткән сүзтезмәләрдә кайсылары исем сүзтезмәләр дип уйлыйсыз?

Укучы:  Ак яулык, сөт чүлмәге, безнең улыбыз – исем сүзтезмәләр, калганнары  фигыль сүзтезмәләр була.

  1. 1. Укытучы: Ә хәзер 23 нче күнегүне мөстәкыйль эшләп карагыз.

Сезгә бирелгән сүзтезмәләрне, исем һәм фигыль сүзтезмәләргә аерып ике багана итеп язарга кирәк булыр.

(Укучылар эшлиләр)

Укытучы: Ә хәзер язганнарны тикшерик. Кайсы баганада сүзтезмәләр күбрәк?

Укучы: Беренче баганада, ягъни исем сүзтезмәләр күбрәк. Мәсәлән,

мәктәп бинасы                                        укудан кайту

алтын балдак                                           эшне эшләп бетерү

ләйсән яңгыр                                           сезнең кебек тырышу

зәңгәр күк                                                 безгә әйтү

килгән кеше                                              кайткач күрү

барасы юл                                                 барганчы белү

өченче класс                                              җәяү бару

биш тәңкә                                                  кирәкне табу

теге абый                                                    чаңгыда шуу

тегүче апа

2. Укытучы: Яхшы. Ә хәзер карточкалар белән эшләп алыйк. Сез бирелгән җөмләләрдә сүзтезмәләрне аерып чыгарырга тиеш буласыз.

Карточкалар.

I вариант. Көмеш бизәкле зәңгәр чиләкләрен сайрата-сайрата чишмәдән су китерүче кызлар да туктады.

II вариант. Чишмәләр илендә яшәгәнлектән, без эчә торган суның кадерен белмибез.

III вариант. Бөтен җир йөзен томалаган кар, актыккы көннәрен сизгән шикелле, әллә нинди күңелсез бер төскә керә.

IV вариант. Татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе җәй башында үткәрелә.

Укытучы: Тикшереп карыйк.

(Эш тикшерелә)

IV. Укытучы: Укучылар, сезгә өй эше итеп сүзтезмә турында укырга (19-20 битләр) һәм 25 нче күнегүне дәфтәрдә эшләргә була.

V. 1. Укытучы: Укучылар, бүген  без синтаксисның нинди берәмлеге белән таныштык?

Укучы: Без бүген сүзтезмә белән таныштык.

Укытучы: Әйе. Сүзтезмә синтаксисның берничә берәмлегеннән берсе. Нәрсә ул – сүзтезмә?

Укучы: Сүзтезмә – ул ике мөстәкыйль мәгънәле сүзләрнең бергә килеп бер төшенчә белдерүе.

Укытучы: Сүзтезмә тезмә сүздән нәрсә белән аерыла?

Укучы: Сүзтезмәдә ике мөстәкыйль сүз ирекле бәйләнештә була, ә тезмә сүзләрдә ике мөстәкыйль сүз булса да, аларны таркатып булмый.

Укытучы: Яхшы.

2. Билгеләр кую.

Укытучы: Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

Тема: Бәет турында төшенчә.

 Максатлар: 1) Бәет жанры турында төшенчә бирү;

 “Сөембикә” бәетен анализлау;

                      2) Укучыларның сөйләү күнекмәләрен үстерү;

                      3) Укучыларда татар халкының тарихына горурлык,                            

                         аның мактауга лаек кызы Сөембикәгә хөрмәт,

                         горурлык хисләре төшенчәсен бирү.

Материал: 1. ХатиповФ.М., Галимуллин Ф.Г. Әдәбият. 7 нче сыйныф. –                            

                   К.: Мәгариф, 1997. – Б. 9-16.

                   2. Рәшитов Ә. Сөембикә. Тарихи поэма / Рәшитов Р.Ә.

                     Давыллар кайтавазы. – К., 1990. – Б. 55.

                   3. Урманче Ф. Казан тарихында Сөембикә // Ватаным

                      Татарстан. 1995. – 27, 28, 30 июнь.    

Җиһазлау: Сөембикә ханбикә төшерелгән картина – иллюстрацияләр.

Методлар: репродуктив, өлешчә эзләнү.

Алымнар: әңгәмә, сөйләү, күрсәтмәлелектән файдалану

Принциплар: фәннилек, оптимальлек, әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү, гуманлылык.

Дәрес төре: яңа теманы өйрәнү дәресе

Дәрес планы

I. Башлам.

1) Исәнләшү;

2) Ә.Рәшитнең “Сөембикә” поэмасыннан өзек уку;

3) Татар әдәбиятында Сөембикә образының чагылышы турында сөйләшү.

II. Актуальләштерү.

1) Үткәннәрне искә төшерү;

2) Сорауларга җавап бирү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1) “Сөембикә бәетен” анализлау:

а) сорауларга җавап бирү;

б) Сөембикә образына характеристика бирү.

2) Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше турында сөйләшү.

3)Бәет жанры турында төшенчә бирү:

Сорауларга җавап бирү рәвешендә билгеләмәне әйттерү.

IV. Нәтиҗәләр чыгару.

Татар халык иҗатында мәгълүм булган бәетләрне искә төшерү, алар турында сөйләшү.

V. Өйгә эш бирү: “Сак-Сок бәете”н укып килергә.

VI. Йомгаклау.

  1. Сорауларга җавап бирү.
  2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. 1) Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Әдәбият дәресен башлыйбыз.

    2) Укытучы: Хәзер Ә.Рәшит исемле шагыйрьнең “Сөембикә” поэмасыннан өзек тыңлап китик.

И гүзәл Сөембикә, мин сиңа

Эндәшәм чорлар аша.

Йөрәктә үткән һәм бүгенгенең

Шул бер хисләре очраша.

Рәхмәте бик зурдан булгандыр

Син санлап үз иткән халыкның, –

Син һәрчак күңелләр түреннән

Ак булып, пакъ булып калыктың.

 

Укытучы: Күрәсезме, укучылар, Ә.Рәшит Сәембикә турында ничек җылы итеп, аның белән горурланып, аңа сокланып яза. Мондый шигъри әсәрләр татар әдәбиятында байтак. Мәсәлән, М.Гафуриның “Сөембикәнең актык көне”, Г.Зәйнашеваның “Сөембикә” шигырьләре, К.Латыйпның “Сөембикә фаҗигасе” поэмасы. Шигырьләр һәм поэмалар гына түгел, проза әсәрләре, аерым алганда романнар да бар. Шулардан Һ.Атласиның “Сөен-бикә” тарихи романы, М.Хәбибуллинның “Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный”, Р.Батулланың “Сөембикә”, И.Нәүрүзханның “Сөембикә” романнарын күрсәтеп була. Шулай итеп, Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәнең тарих битләре дә, халык күңеле дә һаман тутыктырмыйча саклап килә.

II. 1.Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә без татар халык авыз иҗатына караган нинди әсәре белән таныша башладык?

Укучы: “Сөембикә” бәете белән таныша башладык.

Укытучы: Искә төшерик әле, бу бәет кем турында?

Укучы: Бу бәет Сөембикә ханбикә турында.

Укытучы: Әйе. Кем соң ул Сөембикә?

Укучы: Сөембикә Казан ханлыгының ханбикәсе булган.

Укытучы: Бәеттә аның белән бәйле нинди вакыйга турында сөйләнелә?

Укучы: Сөембикәнең фаҗигале язмышы тасвирлана. Ул иң элек Казан ханы Җангали хатыны була. Җангали үтерелгәч, Сафагәрәй ханга кияүгә чыга. Бу ире дә үлгәч, ике яшьлек улы Үтәмешгәрәй хан урынына дәүләт белән идарә итүче булып кала. Бераздан аны Мәскәү хакимияте, әсир итеп,  Мәскәүгә җибәрә һәм Шаһгали ханга ирексезләп кияүгә бирәләр.

Укытучы: Соңыннан нәрсә була?

Укучы: Соңыннан Казан алына. Соембикә исә, бу хәсрәткә түзә алмыйча үлә.                                                                                

Укытучы: Яхшы. Бүген дә без сезнең белән бу әсәр белән танышуыбызны дәвам итәбез.

Сөембикәне без ханбикә булган, дидек. Аның турында сез нәрсәләр әйтә аласыз? Әсәрдә аның турында нәрсә әйтелә?

Укучы: Сөембикә бик горур, нык ихтыярлы, кыю булган.

Укытучы: Аның төс-кыяфәте ничек бирелә әсәрдә?

Укучы: Чибәр, матур, сылу, йөзе нурлы.

Укытучы: Сәембикә характерына нинди сыйфатлар хас дип уйлыйсыз?

Укучы: Кыюлык, тәвәкәллек.

Укытучы: Ул горур, баш имәс кеше булган дип әйтә алабыз.

Укытучы: Сөембикә нинди хисләр кичерә? Кичерешләре бирелгән урыннарны тексттан табып укыгыз.

Укучы: “Хан урынына хан булып торалмадым пан булып,

Гаҗизләндем морзаларга, йөрәгем, бәгърем кан булып”;

“Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,

Күңелем моңлы, йөзем сары, күзем яшьле, әсир вакытым” һ.б.

Укучы: Шулай итеп, Сөембикә кайгыра, хәсрәтләнә, сагышлана, аның күңеле әрни.

2. Укытучы: Укучылар, Сөембикә образын үз рәсемнәрендә чагылдыручы рәссамнар күп. Менә такта буена тезелгән рәсемнәргә күз салыгыз.

(Рәсемнәрне карау)

Укытучы: Күренгәнчә, төрле рәссамнар Сөембикәне төрлечә күз алдына китергәннәр. Мәсәлән, Илдар Зариповның Сөембикәгә багышлап язылган картинасы – йөзе белән улына сыенып, аны кочаклап торган Сөембикәнең зур булмаган портретында никадәр наз, ягымлылык, никадәр кайгыртучанлык.

Б.Урманчының “Сөембикә” дигән картинасында фаҗига сурәтләнгән.

XX гасыр ахырындагы татар сәнгатендә дә Казанны ташлап китүче Сөембикәне Ф.Халиковның игътибарын җәлеп итә. Монда нәрсә тасвирланган? Рәссам нинди төсләр кулланган?

Укучы: Караңгы –соры күк йөзе, Идел киңлекләре, Казан шәһәренең чите, аллага ялваручы ханбикә, аның артында курку хисе биләп алган улы, аларны озатырга чыккан халык төркеме. Тирә-юньдә – борчылу, хәсрәт. Кешеләр дога кылалар, елыйлар, теләктәшлек итәләр, ләкин кызыксынып карап торучылар, ә бәлки эчтән генә тантана итүчеләр дә бардыр.

Укытучы: Әйе, укучылар. Бу картина көчле ышандыру көченә ия. Бу очраклы да түгел, чөнки рәссам әлеге образны күп газаплар чигеп, тарихи материалларны, әдәби әсәрләрне өйрәнеп тудырган. Шуңа күрә ышандыра да инде.

3. Укытучы: Шулай итеп, укучылар, без сезнең белән “Сөембикә бәете” белән таныштык. Әсәрнең теленә игътибар итегез әле: аның үзенчәлекләре турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Укучы: Әсәр бик үзенчәлекле тел белән язылган. Анда бик күп искергән сүзләр очрый. Мәсәлән, мәгътүл, залим, торгачтин, солых, гидайлык, сәни һ.б.

Укытучы: Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бәеттә мондый сүзләр очрый?

Укучы: Чөнки бу элеккеге вакытта иҗат ителгән әсәр, анда сурәтләнгән кешеләр дә борынгы заманда яшәгәннәр, шуңа күрә алар үзләренең искергән телләрендә сөйләшкәннәр.

Укытучы: Дөрес. Тагын нинди үзенчәлекләрне күрдегез? Строфаларга игътибар итегез.

Укучы: Бәет ике юллыклар белән бирелгән.

Укытучы: Искә төшерегезче, әсәрдә нинди хәлләр сурәтләнә?

Укучы: Әсәрдә фаҗигале хәлләр сурәтләнә.

Укытучы: Әйе. Әлеге бәет Сөембикә ханбикәнең аянычлы язмышы, фаҗигале тормышы турында. Вакыйгалар кем исеменнән сөйләнелә?

Укучы: Сөембикә исеменнән.

Укытучы: Без белгәнчә, Сәембикә үлгән. Димәк, вакыйгалар нинди кеше исеменнән сөйләнә?

Укучы: Үлгән кеше исеменнән.

Укытучы: Яхшы.

4. Укытучы: Әйдәгез, без сезнең белән әле генә әйтелгәннәрне гомумиләштереп, әлеге әсәрнең үзенчәлекләрен барлап бәет жанрына билгеләмә биреп карыйк.

Димәк, бәет нинди жанр булып чыга инде?

Укучы: Бәет – ике юллык шигъри строфалардан тора, фаҗигале хәлләр турында сөйли, сөйләүче – үзе үлгән кеше – әсәрнең төп герое.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Бәет – ул икешәр тезмәле строфалардан торучы фольклор әсәре. Ул күбрәк татар поэзиясенә хас жанр. Бәеттә сүз ил тормышындагы, кешеләр язмышындагы аяныч, фаҗигале хәлләр турында бара. Бәет чыгаручы, шундый әсәр иҗат итеп, авыр хәсрәтен тарата, бәлагә юлыгучының истәлеген мәңгелләштереп калдырырга омтыла. Димәк, бәет әйтүченең кичереш-тойгылары да чагыла. Аларның тагын бер үзенчәлеге: фаҗига турында һәлак булган кеше үзе сөйли, исәннәргә васыятьләрен әйтеп калдыра.

IV. Укытучы: Укучылар, бәетләр бүгенге көндә дә күпләп иҗат ителә. Теге яки бу кеше (бигрәк тә төп геройлары яшь кешеләр) фаҗигале рәвештә үлгән булса, аның турында шунда ук бәет чыгарыла. Бу турыда Г.Тукай да: “Чү, әз генә бер нәрсә шылт иттеме, хәзер бәет чыгарыла”, дигән бит.

Бәлки сез дә мондый бәетләр белән таныштыр. Искә төшерегез әле, кем нинди бәетләр белә?

 (Укучылар белгән, ишеткән бәетләре турында сөйлиләр).

V. Укытучы: Укучылар, сезгә өй эше итеп тагын бер бәет “Сак-Сок бәете”н укырга тәкъдим итәм. Бу бәеттә бик кызганыч хәл: монда сүз ике бертуганның бер-берсеннән аерылып яшәргә мәҗбүр булулары турында бара.

VI. 1.Укытучы: Укучылар, әйдәгез искә төшерик: бүген без нәрсәләр турында сөйләштек?

Укучы: Без Сөембикә бәетен тикшердек.

Укытучы: Әйе. Сөембикә кем булган?

Укучы: Сөембикә Казан ханлыгының ханбикәсе булган. Әсәрдә аның аяныч язмышы сурәтләнә.

Укытучы: Бүген без сезнең белән татар халык авыз иҗатына караган нинди жанр белән таныштык? Ул  – нинди  жанр?

Укучы: Без бүген бәет жанры белән таныштык. Ул – ике юллык строфалардан тора торган, фаҗигале хәлләр турында сөйли торган әсәр.)

Укытучы: Яхшы, укучылар.

2. Билгеләр кую.

Укытучы: Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Дәреснең темасы: Фигыль турында төшенчә.

Дәреснең максаты: 1) Фигыль турында тирән мәгълүмат бирү;

                                  2) Укучыларның матур язу, дөрес сөйләү күнекмәләрен үстерү;

                                    3) Туган як, туган җиргә мәхәббәт төшенчәсен бирү.

Җиһазлау: “Фигыльнең мәгънәләре” дигән таблица, карточкалар.

Әдәбият исемлеге: 1) Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле.– К.: КДУ,

                                  нәшр., 1978. – 198 б.

                                  2) Абдуллина Р. Фигыль: сораулар һәм биремнәр //

                                   Мәгариф. – 1994. – № 11. – Б. 21.  

                                   3) Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю., Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар теле: 6 нчы сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2001. – Б. 39-42.

Укыту принциплары: фәннилек, теория белән практиканың бәйләнеше, аңлаешлылык, системалылык, күрсәтмәлелек, укучыларга дифференциаль якын килү.

Укыту ысуллары: репродуктив ысул, өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: таблица белән эшләү, карточкалар белән эшләү, диктант яздыру, әңгәмә,  күнегү өстендә эш.

Дәреснең төре: яңа материал бирү дәресе.

       

Дәрес планы

I. Актуальләштерү.

1. Исәнләшү;

2. Сайланма диктант яздыру;

3. Нәтиҗәләр ясау. Сүзләр белән җөмләләр төзү.

4. Бирелгән фигыльләрнең нәрсә белдерүен ачыклау.

II. Яңа материалны аңлату.

1. Фигыль турында төшенчә бирү:

а) дәреслектәге рәсем һәм текст белән эшләү;

б) фигыльләрнең төрләнешен, җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килүен ачыклау;

в) фигыльгә билгеләмә бирү.

2. Фигыльләрнең мәгънәләре турында мәгълүмат бирү:

Дәреслектә бирелгән текстта фигыльләрнең мәгънәләрен ачыклау.

3. Таблица белән эш.

4. 77 нче күнегүне эшләү.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. 78 нче күнегү өстендә эш.

2. Туган як турында сөйләшү.

3. Карточкалар белән эшләү.

IV. Өйгә эш бирү: “Ял көнендә” исемле темага бәйләнешлә текст төзеп, андагы фигыльләрнең мәгънәләрен ачыкларга.

V. Йомгаклау.

1. Сорауларга җавап бирү.

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. Укытучы: 1. Исәнмесез, укучылар! Барыбыз да тынычландык. Татар теле дәресен башлыйбыз.

2. Укытучы: Хәзер без сезнең белән сайланма диктант язып алырбыз. Сез беренче баганага предметны яки күренешләрне белдерүче сүзләрне, ягъни исемнәрне, икенче баганага калган сүзләрне язарга тиеш буласыз.

Сайланма диктант

Бара, тәрәзә, кайтып килә, үсә, сызык, байлык, ярдәм итә, коена, өрә, гөл, саный, җил,  юа, балалар, су, мәктәп, уку, апа, китап, җыя, авыл, барып кайта.

3. Укытучы: Укучылар, тикшереп карыйк баганаларга нинди сүзләрне кертеп яздыгыз.

(Тикшерелә)

тәрәзә                                     бара

сызык                                     кайтып килә

байлык                                    үсә

гөл                                           ярдәм итә

җил                                          коена  

балалар                                    өрә

су                                             саный

мәктәп                                     юа

апа                                           уку

китап                                        җыя

авыл                                        барып кайта

Укытучы: Укучылар, икенче баганадагы сүзләр нәрсә белдерәләр? Алар нинди сорауларга җавап булып киләләр?

Укучы: Алар эшне, хәлне яки хәрәкәтне белдерәләр. Нишли? соравына җавап бирәләр.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Ә хәзер шул сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз. Нинди җөмләләр килеп чыкты?

Укучы: Әни тәрәзә юа. Байлык җыя. Тәрәзә төбендә гөл үсә. Тәрәзәдән җил өрә. Балалар мәктәпкә бара. Әти авылга кайтып килә. Дәрестә балалар саный һ.б.

4. Укытучы: Димәк, укучылар, икенче баганадагы сүзләр хәрәкәтне, хәлне, эшне белдереп киләләр. Бу – фигыль сүз төркеме була.

III. 1. Укытучы: Яхшы. Хәзер 39 нчы биттәге рәсем белән бирелгән текстка  игътибар итегез. Рәсемнәрдә сез нәрсә күрәсез?

Укучы: Рәсемдә агачлар, елга сурәтләнгән. Анда балалар су коеналар, олылар да күренә.

Укытучы: Текстны укыйк әле. Анда сүз нәрсә турында бара икән?

(Укучылар текстны укыйлар)

Укытучы: Күргәнебезчә, Г.Хәсәновның әсәреннән алган өзектә һәм рәсемдә баларның төрле шөгыльләре тасвирланган. Хәзер тексттан шөгыльләрне белдергән фигыльләрне табыгыз, нинди җөмлә кисәге булып килүен, төрләнешен аңлатып карагыз.

Укытучы: Иң элек искә төшерик әле, фигыль сүз төркеме нәрсә белән төрләнә?

Укучы: Фигыль зат-сан, заман белән төрләнә.

Укытучы: Дөрес. Тексттагы фигыльләрне күзәтик.

Укучы: Төштек – күплек санда, үткән заманда, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Укучы: Ял итәләр – күплек санда, хәзерге заманда, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Укучы: Йөгерәбез – күплек санда, хәзерге заманда, җөмләдә хәбәр булып килгән

Укучы: Юабыз –  күплек санда, хәзерге заманда, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Укучы: Чәчрәтәбез – күплек санда, хәзерге заманда, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Укучы: Чыр-чу киләбез – күплек санда, хәзерге заманда, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Укучы: Сихерләнеп – зат-сан белән төрләнми, җөмләдә хәл булып килгән.

Укучы: Тынып – зат-сан белән төрләнми, җөмләдә хәл булып килгән.

Укучы: Калабыз – күплек санда, хәзерге заманда, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Укытучы: Яхшы, укучылар. Нәтиҗәләр ясыйк: фигыль нәрсә белдерә, нинди сорауларга җавап бирә, нәрсә белән төрләнә? Фигыльгә билгеләмә биреп карыйк.

Укучы: Фигыль эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерә. Нишли, нишләгән, нишлиячәк сорауларына җавап бирәю Ул – заман, зат-сан белән, төрләнә, барлык-юклыкта килә торган сүз төркеме. Җөмләдә фигыльләр хәбәр булып киләләр.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Ләкин сез тагын бер әйберне әйтергә оныттыгыз: фигыль – мөстәкыйль сүз төркеме.

2. Укытучы: Укучылар, әлеге фигыльләрнең мәгънәләрен тикшерик: кайсылары эшне яки хәрәкәтне, кайсылары хәлне белдерә?

Укучы: Юабыз, чәчрәтәбез, чыр-чу киләбез фигыльләре эшне белдерәләр.

Укучы: Төштек, йөгерәбез фигыльләре хәрәкәтне белдерәләр.

Укучы: Сихерләнеп, тынып калабыз хәлне белдерәләр                                    

3. Укытучы: Яхшы. Шулай итеп, фигыльнең сүз байлыгы бик зур. Эшне һәм хәлне белдерүче фигыльләр үз эчендә ваграк төркемчәләргә дә бүленә. Эш һәм хәл мәгънәләре аңлашылсын өчен, кайберләрен таблицадан карап үтик.

(Таблица белән эш)

I. Эшне белдерүче фигыльләр

1. Эшләү фигыльләре: ясау, төзү, уку, пешерү, кою, тегү, салу, сөртү һ.б.

2. Сөйләү фигыльләре: әйтү, дию, сөйләү, мактау, орышу һ.б.

3.Фикерләү фигыльләре: уйлау, аңлау, төшенү, хәтерләү һ.б.

II. Хәрәкәт фигыльләре: йөгерү, бару, чыгу, килү, кайту.

III. Хәл-торыш фигыльләре:

1. Яшәү-торыш фигыльләре: яшәү, тору, булу, оялау, яту, утыру.

2. Хис-кичереш фигыльләре: сөенү, шатлану, оялу, дулкынлану, тынычлану, үпкәләү.

4. Укытучы: Ә хәзер, укучылар, әлеге төркемчәләргә үзебездән мисаллар өстәп язып карыйк. Бу 77 нче күнегү була. Шуннан соң төрле төркемчәләргә караган фигыльләр катнаштырып 7-8 җөмлә төзеп язырсыз.

(Күнегүне дәфтәрләрдә эшләү)

Укытучы: Укучылар, әйдәгез күнегүне тикшереп карыйк әле. Нинди сүзләр уйлап яздыгыз? Нинди җөмләләр килеп чыкты?

(Күнегү тикшерелә)

III. 1. Укытучы: Яхшы, укучылар. Ә хәзер 78 нче күнегүне эшлибез. Күнегүнең биремендә нәрсә диелгән?

Укучы: Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең мәгънәсен аңлатыгыз: кайсылары эшне, кайсылары хәрәкәтне яки хәлне белдерә? Төркемчәләрен дә билгәләргә тырышыгыз. Үрнәктәгечә башта эшне, аннары хәрәкәтне һәм хәлне белдерүче фигылҗьләрне дәфтәргә күчереп языгыз.

Фигыльләрнең кайсы заманда, кайсы зат-санда килүен, барлык-юклык төрләрен телдән әйтегез. Фигыльләр нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Укытучы: Күрәсезме, укучылар, сездән шактый зур эш таләп ителә. Үрнәккә игътибар итегез. Күнегүне шулай эшләргә кирәк булыр. Күнегүне тактада һәм дәфтәрләрдә эшлибез.

Укучы (тактага чыгып эшли): Эшне белдерәләр:

Кора башлый – хәзерге заманда, III затта, берлек санда, барлыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Әмәлли – хәзерге заманда, III затта, берлек санда, барлыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Түши – хәзерге заманда, III затта, берлек санда, барлыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Сала – хәзерге заманда, III затта, берлек санда, барлыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Хәрәкәт фигыльләре:

Кайтып киләләр – хәзерге заманда, III затта, күплек санда, барлыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Ачам – хәзерге заманда, I затта, берлек санда, барлыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Килеп керде – хәзерге заманда, III затта, берлек санда, барлыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Хәлне белдерәләр:

Җылытып – төрләнми, җөмләдә хәл булып килгән.

Йокыга китә – хәзерге заманда, III затта, берлек санда, барлыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Яна –  хәзерге заманда, III затта, берлек санда, барлыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Уяна – хәзерге заманда, III затта, берлек санда, барлыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Йокламагансың – үткән заманда, II затта, берлек санда, юклыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Ашамыйлар –  хәзерге заманда, III затта, берлек санда, юклыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

Тынычсызланалар – хәзерге заманда, III затта, берлек санда, барлыкта, җөмләдә хәбәр булып килгән.

2. Укытучы: Укучылар, беренче өлештәге җөмләләрдә сүз кемнәр турында бара?

Укучы: Кошлар турында.

Укытучы: Нинди кошлар турында?

Укучы: Җылы яклардан туган якларына кайтып килүче кошлар турында сүз бара.

Укытучы: Туган яклары аларга кадерлеме? Нәрсә белән кадерле?

Укучы: Алар монда туган, монда кабат кайтып оя коралар, бәбиләрен чыгаралар.

Укытучы: Әйе, укучылар, туган як һәрберебез өчен кадерле һәм якын. Без барыбыз да туган җиребезне яратабыз.

3. Укытучы: Бик яхшы, укучылыр. Ә хәзер карточкалар белән эшләп алабыз. Сезгә фигыльләр язылган карточкалар өләшәм. Мин берәр фигыльгә тасвирлама бирәм, сез туры килә торган фигыль белән карточканы күрсәтәсез. Аңлашылдымы? Башлыйбыз.

Фигыльләр:  йөгереп китте, язмады, тегә, мактап куячак, буяп куям, биибез, уяндылар.

 Укытучы: Эшне белдерә, хәзерге заманда, III затта, берлек санда, барлыкта.

Укучы: “тегә” дигән карточканы күрсәтә.

Укытучы: хәрәкәтне белдерә, үткән заманда, III затта, берлек санда, барлыкта.

Укучы: “йөгереп китте” дигән карточканы күрсәтә.

Укытучы: Эшне белдерә, үткән заманда, III затта, берлек санда, юклыкта.

Укучы: “язмады” дигән карточканы күрсәтә.

Укытучы: хәрәкәтне белдерә, хәзерге заманда, III затта, күплек санда, барлыкта.

Укучы: “биибез” дигән карточканы күрсәтә.

Укытучы: Эшне белдерә, киләчәк заманда, I затта, берлек санда, барлыкта.

Укучы: “буяп куям” дигән карточканы күрсәтә.

Укытучы: хәлне белдерә, үткән заманда, III затта, күплек санда, барлыкта.

Укучы: “уяндылар” дигән карточканы күрсәтә.

Укытучы: Эшне белдерә, киләчәк заманда, III затта, берлек санда, барлыкта.

Укучы: “мактап куячак” дигән карточканы күрсәтә.

Укытучы: Молодцы. Бик яхшы эшләдегез.

IV. Укучылар, өйгә эш итеп сезгә “Ял көнемдә” исемле темага бөйләнешле текст төзеп килергә кушам. Шулай ук шул текстта фигыльләрне билгеләп, аларның мәгънәләрен дә күрсәтерсез.

V. 1. Укытучы: Укучылар, без бүген дәрестә нинди сүз төркеме белән таныштык?

Укучы: Без бүген фигыль сүз төркеме белән таныштык.

Укытучы: Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

Укучы: Фигыль нишли нишләде, нишлиячәк, нишләр сорауларына җавап бирә.

Укытучы: Ул нәрсә белдерә?

Укучы: Фигыль эшне, хәрәкәтне яки хәлне белдерә?

Укытучы: Әйе. Шуның буенча аның нинди мәгънәләре аерылып чыга?

Укучы: Эшне белдерүче фигыльләр, хәрәкәт фигыльләре, хәл-торыш фигыльләре.

Укытучы: Яхшы, укучылар. Теманы бик яхшы аңлагансыз икән.

2. Билгеләр кую.

Укытучы: Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Тема: Бәет турында төшенчә.

 Максатлар: 1) Бәет жанры турында төшенчә бирү;

 “Сөембикә” бәетен анализлау;

                      2) Укучыларның сөйләү күнекмәләрен үстерү;

                      3) Укучыларда татар халкының тарихына горурлык,                            

                         аның мактауга лаек кызы Сөембикәгә хөрмәт,

                         горурлык хисләре төшенчәсен бирү.

Материал: 1. Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г. Әдәбият. 7 нче сыйныф. –                            

                   К.: Мәгариф, 1997. – Б. 9-16.

                   2. Рәшитов Ә. Сөембикә. Тарихи поэма / Рәшитов Р.Ә.

                     Давыллар кайтавазы. – К., 1990. – Б. 55.

                   3. Урманче Ф. Казан тарихында Сөембикә / Ф.Урманче // Ватаным Татарстан. 1995. – 27, 28, 30 июнь.    

Җиһазлау: Сөембикә ханбикә төшерелгән картина – иллюстрацияләр.

Методлар: репродуктив, өлешчә эзләнү.

Алымнар: әңгәмә, сөйләү, күрсәтмәлелектән файдалану

Дәрес төре: яңа теманы өйрәнү дәресе

Дәрес планы

I. Башлам.

1) Исәнләшү;

2) Ә.Рәшитнең “Сөембикә” поэмасыннан өзек уку;

3) Татар әдәбиятында Сөембикә образының чагылышы турында сөйләшү.

II. Актуальләштерү.

1) Үткәннәрне искә төшерү;

2) Сорауларга җавап бирү.

III. Яңа тема өйрәнү.

1) “Сөембикә бәетен” анализлау:

а) сорауларга җавап бирү;

б) Сөембикә образына характеристика бирү.

2) Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше турында сөйләшү.

IV. Күнекмәләр формалаштыру.

1) Бәет жанры турында төшенчә бирү:

 Сорауларга җавап бирү рәвешендә билгеләмәне әйттерү.

2) Татар халык иҗатында мәгълүм булган бәетләрне искә төшерү, алар турында сөйләшү.

V. Өйгә эш бирү: “Сак-Сок бәете”н укып килергә.

VI. Йомгаклау.

  1. Сорауларга җавап бирү.
  2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. 1) Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Әдәбият дәресен башлыйбыз.

    2) Укытучы: Хәзер Ә.Рәшит исемле шагыйрьнең “Сөембикә” поэмасыннан өзек тыңлап китик.

И гүзәл Сөембикә, мин сиңа

Эндәшәм чорлар аша.

Йөрәктә үткән һәм бүгенгенең

Шул бер хисләре очраша.

Рәхмәте бик зурдан булгандыр

Син санлап үз иткән халыкның, –

Син һәрчак күңелләр түреннән

Ак булып, пакъ булып калыктың.

 

Укытучы: Күрәсезме, укучылар, Ә.Рәшит Сәембикә турында ничек җылы итеп, аның белән горурланып, аңа сокланып яза. Мондый шигъри әсәрләр татар әдәбиятында байтак. Мәсәлән, М.Гафуриның “Сөембикәнең актык көне”, Г.Зәйнашеваның “Сөембикә” шигырьләре, К.Латыйпның “Сөембикә фаҗигасе” поэмасы. Шигырьләр һәм поэмалар гына түгел, проза әсәрләре, аерым алганда романнар да бар. Шулардан Һ.Атласиның “Сөен-бикә” тарихи романы, М.Хәбибуллинның “Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный”, Р.Батулланың “Сөембикә”, И.Нәүрүзханның “Сөембикә” романнарын күрсәтеп була. Шулай итеп, Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәнең тарих битләре дә, халык күңеле дә һаман тутыктырмыйча саклап килә.

II. 1.Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә без татар халык авыз иҗатына караган нинди әсәре белән таныша башладык?

Укучы: “Сөембикә” бәете белән таныша башладык.

Укытучы: Искә төшерик әле, бу бәет кем турында?

Укучы: Бу бәет Сөембикә ханбикә турында.

Укытучы: Әйе. Кем соң ул Сөембикә?

Укучы: Сөембикә Казан ханлыгының ханбикәсе булган.

Укытучы: Бәеттә аның белән бәйле нинди вакыйга турында сөйләнелә?

Укучы: Сөембикәнең фаҗигале язмышы тасвирлана. Ул иң элек Казан ханы Җангали хатыны була. Җангали үтерелгәч, Сафагәрәй ханга кияүгә чыга. Бу ире дә үлгәч, ике яшьлек улы Үтәмешгәрәй хан урынына дәүләт белән идарә итүче булып кала. Бераздан аны Мәскәү хакимияте, әсир итеп,  Мәскәүгә җибәрә һәм Шаһгали ханга ирексезләп кияүгә бирәләр.

Укытучы: Соңыннан нәрсә була?

Укучы: Соңыннан Казан алына. Сөембикә исә, бу хәсрәткә түзә алмыйча үлә.                                                                                

Укытучы: Яхшы. Бүген дә без сезнең белән бу әсәр белән танышуыбызны дәвам итәбез.

Сөембикәне без ханбикә булган, дидек. Аның турында сез нәрсәләр әйтә аласыз? Әсәрдә аның турында нәрсә әйтелә?

Укучы: Сөембикә бик горур, нык ихтыярлы, кыю булган.

Укытучы: Аның төс-кыяфәте ничек бирелә әсәрдә?

Укучы: Чибәр, матур, сылу, йөзе нурлы.

Укытучы: Сәембикә характерына нинди сыйфатлар хас дип уйлыйсыз?

Укучы: Кыюлык, тәвәкәллек.

Укытучы: Ул горур, баш имәс кеше булган дип әйтә алабыз.

Укытучы: Сөембикә нинди хисләр кичерә? Кичерешләре бирелгән урыннарны тексттан табып укыгыз.

Укучы: “Хан урынына хан булып торалмадым пан булып,

Гаҗизләндем морзаларга, йөрәгем, бәгърем кан булып”;

“Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,

Күңелем моңлы, йөзем сары, күзем яшьле, әсир вакытым” һ.б.

Укучы: Шулай итеп, Сөембикә кайгыра, хәсрәтләнә, сагышлана, аның күңеле әрни.

2. Укытучы: Укучылар, Сөембикә образын үз рәсемнәрендә чагылдыручы рәссамнар күп. Менә такта буена тезелгән рәсемнәргә күз салыгыз.

(Рәсемнәрне карау)

Укытучы: Күренгәнчә, төрле рәссамнар Сөембикәне төрлечә күз алдына китергәннәр. Мәсәлән, Илдар Зариповның Сөембикәгә багышлап язылган картинасы – йөзе белән улына сыенып, аны кочаклап торган Сөембикәнең зур булмаган портретында никадәр наз, ягымлылык, никадәр кайгыртучанлык.

Б.Урманчының “Сөембикә” дигән картинасында фаҗига сурәтләнгән.

XX гасыр ахырындагы татар сәнгатендә дә Казанны ташлап китүче Сөембикәне Ф.Халиковның игътибарын җәлеп итә. Монда нәрсә тасвирланган? Рәссам нинди төсләр кулланган?

Укучы: Караңгы –соры күк йөзе, Идел киңлекләре, Казан шәһәренең чите, аллага ялваручы ханбикә, аның артында курку хисе биләп алган улы, аларны озатырга чыккан халык төркеме. Тирә-юньдә – борчылу, хәсрәт. Кешеләр дога кылалар, елыйлар, теләктәшлек итәләр, ләкин кызыксынып карап торучылар, ә бәлки эчтән генә тантана итүчеләр дә бардыр.

Укытучы: Әйе, укучылар. Бу картина көчле ышандыру көченә ия. Бу очраклы да түгел, чөнки рәссам әлеге образны күп газаплар чигеп, тарихи материалларны, әдәби әсәрләрне өйрәнеп тудырган. Шуңа күрә ышандыра да инде.

IV. 1 Укытучы: Шулай итеп, укучылар, без сезнең белән “Сөембикә бәете” белән таныштык. Әсәрнең теленә игътибар итегез әле: аның үзенчәлекләре турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Укучы: Әсәр бик үзенчәлекле тел белән язылган. Анда бик күп искергән сүзләр очрый. Мәсәлән, мәгътүл, залим, торгачтин, солых, гидайлык, сәни һ.б.

Укытучы: Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бәеттә мондый сүзләр очрый?

Укучы: Чөнки бу элеккеге вакытта иҗат ителгән әсәр, анда сурәтләнгән кешеләр дә борынгы заманда яшәгәннәр, шуңа күрә алар үзләренең искергән телләрендә сөйләшкәннәр.

Укытучы: Дөрес. Тагын нинди үзенчәлекләрне күрдегез? Строфаларга игътибар итегез.

Укучы: Бәет ике юллыклар белән бирелгән.

Укытучы: Искә төшерегезче, әсәрдә нинди хәлләр сурәтләнә?

Укучы: Әсәрдә фаҗигале хәлләр сурәтләнә.

Укытучы: Әйе. Әлеге бәет Сөембикә ханбикәнең аянычлы язмышы, фаҗигале тормышы турында. Вакыйгалар кем исеменнән сөйләнелә?

Укучы: Сөембикә исеменнән.

Укытучы: Без белгәнчә, Сәембикә үлгән. Димәк, вакыйгалар нинди кеше исеменнән сөйләнә?

Укучы: Үлгән кеше исеменнән.

Укытучы: Яхшы.

4. Укытучы: Әйдәгез, без сезнең белән әле генә әйтелгәннәрне гомумиләштереп, әлеге әсәрнең үзенчәлекләрен барлап бәет жанрына билгеләмә биреп карыйк.

Димәк, бәет нинди жанр булып чыга инде?

Укучы: Бәет – ике юллык шигъри строфалардан тора, фаҗигале хәлләр турында сөйли, сөйләүче – үзе үлгән кеше – әсәрнең төп герое.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Бәет – ул икешәр тезмәле строфалардан торучы фольклор әсәре. Ул күбрәк татар поэзиясенә хас жанр. Бәеттә сүз ил тормышындагы, кешеләр язмышындагы аяныч, фаҗигале хәлләр турында бара. Бәет чыгаручы, шундый әсәр иҗат итеп, авыр хәсрәтен тарата, бәлагә юлыгучының истәлеген мәңгелләштереп калдырырга омтыла. Димәк, бәет әйтүченең кичереш-тойгылары да чагыла. Аларның тагын бер үзенчәлеге: фаҗига турында һәлак булган кеше үзе сөйли, исәннәргә васыятьләрен әйтеп калдыра.

2. Укытучы: Укучылар, бәетләр бүгенге көндә дә күпләп иҗат ителә. Теге яки бу кеше (бигрәк тә төп геройлары яшь кешеләр) фаҗигале рәвештә үлгән булса, аның турында шунда ук бәет чыгарыла. Бу турыда Г.Тукай да: “Чү, әз генә бер нәрсә шылт иттеме, хәзер бәет чыгарыла”, дигән бит.

Бәлки сез дә мондый бәетләр белән таныштыр. Искә төшерегез әле, кем нинди бәетләр белә?

 (Укучылар белгән, ишеткән бәетләре турында сөйлиләр).

V. Укытучы: Укучылар, сезгә өй эше итеп тагын бер бәет “Сак-Сок бәете”н укырга тәкъдим итәм. Бу бәеттә бик кызганыч хәл: монда сүз ике бертуганның бер-берсеннән аерылып яшәргә мәҗбүр булулары турында бара.

VI. 1.Укытучы: Укучылар, әйдәгез искә төшерик: бүген без нәрсәләр турында сөйләштек?

Укучы: Без Сөембикә бәетен тикшердек.

Укытучы: Әйе. Сөембикә кем булган?

Укучы: Сөембикә Казан ханлыгының ханбикәсе булган. Әсәрдә аның аяныч язмышы сурәтләнә.

Укытучы: Бүген без сезнең белән татар халык авыз иҗатына караган нинди жанр белән таныштык? Ул  – нинди  жанр?

Укучы: Без бүген бәет жанры белән таныштык. Ул – ике юллык строфалардан тора торган, фаҗигале хәлләр турында сөйли торган әсәр.)

Укытучы: Яхшы, укучылар.

2. Билгеләр кую.

Укытучы: Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

        

Тема: “Сөембикә бәете”

Максатлар: 1) “Сөембикә” бәетен анализлау;

                          Бәет жанры турында төшенчә бирү;

                      2) Укучыларның сөйләү күнекмәләрен үстерү;

                      3) Укучыларда татар халкының тарихына горурлык,                            

                         аның мактауга лаек кызы Сөембикәгә хөрмәт,

                         горурлык хисләре төшенчәсен бирү.

Материал: 1. ХатиповФ.М., Галимуллин Ф.Г. Әдәбият. 7 нче сыйныф. –                            

                   К.: Мәгариф, 1997. – Б. 9-16.

                   2. Рәшитов Ә. Сөембикә. Тарихи поэма / Рәшитов Р.Ә.

                     Давыллар кайтавазы. – К., 1990. – Б. 55.

Җиһазлау: Сөембикә ханбикә төшерелгән картина – иллюстрацияләр.

Методлар: репродуктив, өлешчә эзләнү.

Алымнар: әңгәмә, сөйләү, күрсәтмәлелектән файдалану

Принциплар: фәннилек, оптимальлек, әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү, гуманлылык.

Дәрес төре: яңа теманы өйрәнү дәресе

Дәрес планы

I. Башлам.

1) Исәнләшү;

2) Ә.Рәшитнең “Сөембикә” поэмасыннан өзек уку;

3) Татар әдәбиятында Сөембикә образының чагылышы турында сөйләшү.

II. Актуальләштерү.

1) Үткәннәрне искә төшерү;

2) Сорауларга җавап бирү.

III. Яңа тема өйрәнү.

1) “Сөембикә бәетен” анализлау:

а) сорауларга җавап бирү;

б) Сөембикә образына характеристика бирү.

2) Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше турында сөйләшү.

IV. Күнекмәләр формалаштыру.

1) Бәет жанры турында төшенчә бирү:

 Сорауларга җавап бирү рәвешендә билгеләмәне әйттерү.

2) Татар халык иҗатында мәгълүм булган бәетләрне искә төшерү, алар турында сөйләшү.

V. Өйгә эш бирү: “Сак-Сок бәете”н укып килергә.

VI. Йомгаклау.

  1. Сорауларга җавап бирү.
  2. Билгеләр кую.

Дәреснең темасы: Фигыль төркемчәләре турында гомуми төшенчә.

Дәреснең максаты: 1) Фигыль төркемчәләре турында мәгълүмат бирү;

                                  2) Укучыларда матур язу, сәнгатьле уку   күнекмәләрен үстерү;

                                  3) Туган телгә мәхәббәт хисе төшенчәсе бирү.

Җиһазлау: таблица, карточкалар.

Әдәбият исемлеге: 1) Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби

                                      теле. – Казан: Мәгариф, 1994. – Б. 230.

                                   2) Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю., Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар теле: 6 нче класс өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2001. – Б. 55-58.  

 3) Терәк схемалар кулланып // Мәгариф, 1999. – № 8. – Б. 29-31.

Укыту принциплары: фәннилек, теория белән практиканың бәйләнеше, аңлаешлылык, системалылык принциплары

Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү, өлешчә эзләнү

Укыту алымнары: таблица белән эш, карточкалар белән эш, күнегү өстендә эш, әңгәмә.

Дәреснең төре: яңа материал бирү дәресе.

Дәрес планы

I. Актуальләштерү.

1. Оештыру.

2. Фигыль турында белгәннәрне хәтердә яңарту.

3. Җөмләләр өстендә эш.

II. Яңа материалны аңлату.

1. Таблица белән эш.

2. Фигыль төркемчәләре турында мәгълүмат бирү.

а) Фигыль төркемчәләрен билгеләре, кушымчалары буенча аерырга өйрәнү;

б) Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне аеру.

3. 92 нче күнегү өстендә эш.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. 93 нче күнегү;

2. Карточкалар белән эш.

IV. Өйгә эш бирү: 19 нчы параграф (55-58 битләр) укырга, 94 нче күнегүне эшләргә.

V. Йомгак.

1.Сорауларга җавап бирү.

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. 1. Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Барыбыз да тынычландык. Татар теле дәресен башлыйбыз.

2. Укытучы: Укучылар, искә төшерик әле, үткән дәрестә без нәрсәләрне өйрәнгән идек?

Укучы: Үткән дәрестә без фигыль юнәлешләрен өйрәндек. Аларның кулланылышын тикшердек.

Укытучы: Кайтым һәм төшем юнәлешләре турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучы: Кайтым һәм төшем юнәлешләре тарихи яктан үзара нык бәйләнгән. Фигыль –ла, -лә, -л авазларына тәмамланса, төшем юнәлеше гадәттәгечә -ыл, -ел, -л кушымчасы белән түгел, кайтым юнәлеше кушымчасы белән ясала.

Укытучы: Мисаллар китереп карагыз.

Укучы: Сөйлән-, килен-, алын-.

Укытучы: Фигыль юнәлешләре кулланылышының тагын нинди кагыйдәсе бар?

Укучы: Кайбер фигыльләр –н, -ын, -ен кушымчасын ялгамыйлар, шуңа күрә -л, -ыл, -ел кушымчасы да, җөмләнең эчтәлегенә карап, я төшем, я кайтым юнәлеше мәгънәсен белдерә.

Укытучы: Нинди сүзләргә кагыла бу кагыйдә?

Укучы: Бас, кыс, бир, тый, кыйна һ.б.

Укытучы: Ә кайсы фигыльләрнең төп юнәлеше юк?

Укучы: Өйрән-, имгән-, суын- сүзләренең төп юнәлеше юк.

Укытучы: Яхшы, укучылар.

3. Укытучы: Ә хәзер, укучылар, тактага игътибар итегез әле. Анда бирелгән җөмләләрне укыгыз. Аларда бирелгән фигыльләр нәрсә белән бер-берсенән аерыла икән, шуны ачыклыйк.

Мәктәп балалары паркта агачлар утырталар. “Балалар, агачларны тигез утыртыгыз!” – диде укытучы. “Тигез утыртылмаса, яхшы булмас”, – дип өстәде. Утыртылган агачларга балалар су сиптеләр. Балалар тырышып эшләделәр.Эшләү балаларны арытты. Иртәгә алар укырга барачаклар.

Укучы: Беренче җөмләдә “утырталар” фигыле эшнең хәзер үтәлүен аңлата.

Укытучы: Ул нинди заманда кулланылган итеп бирелгән?

Укучы: Ул хәзерге заманда бирелгән.

Укытучы: Молодцы. Икенче җөмләдәге фигыль нинди ягы белән аерылып тора?

Укучы: “Утыртыгыз” фигыле эшне эшләргә куша.

Укытучы: Яхшы. Өченче җөмләдә фигыльгә нинди кушымча ялганган?

Укучы: -са кушымчасы ялганып килә, ул эшнең шарт булып килүен аңлата.

Укытучы: Мондый фигыльгә тагын мисаллар китереп карагыз әле.

Укучы: Әйтсә, салса, йөгерсә, йокласа, эшләсә һ.б.

Укытучы: Дүртенче җөмләдәге утыртылган фигыле нәрсәне белдерә?

Укучы: Ул эшнең билгесен белдерә.

Укытучы: Әйе. Ә җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килгән ул?

Укучы: Ул аергыч булып килгән.

Укытучы: Бишенче җөмләдә тырышып фигыль нинди кушымча белән бирелгән?

Укучы: -ып кушымчасы ярдәмендә ясалган.

Укытучы: Алтынчы җөмләдә эшләү фигыле нәрсә белән үзенчәлекле?

Укучы: Ул исем кебек бирелә. Исем кебек үк төрләнгән.

Укытучы: Әйе. Соңгы җөмләдәге “утыртырга” фигыльнең кушымчасы нинди? Мондый фигыль нәрсәне аңлата икән? Аны төрләндереп карагыз.

Укучы: Әлеге фигыль –ырга кушымчасы ярдәмендә ясалган. Аны төрләндереп булмый.

II. 1. Укытучы: Яхшы, укучылар. Бүген без дәрестә нәкъ мондый фигыльләрнең төрле төрләре турында сөйләшәчәкбез. Икенче төрле аларны фигыльләрнең төркемчәләре дип атыйлар.

Укытучы: Күренгәнчә, фигыльләр эш яки хәлне төрлечә белдерәләр һәм, шуңа карап, аларның төрләнеше дә, җөмләдәге роле дә төрлечәрәк була. Фигыльнең барлыгы 7 төркемчәсе бар.

Укытучы: Тактадагы таблицага игътибар итегез. Бу таблицада фигыльнең төркемчәләре күрсәтелгән.

(Таблицаны уку, карау)

2. а) Укытучы: Хәзер, укучылар, без алда караган фигыльләрне кайсы төркемчәләгә карауларын билгелик.

Укытучы: Беренче җөмләдәге “утырталар” фигылен нинди төркемчәгә кертәбез?

Укучы: Аны беренче төркемчәгә, ягъни хикәя фигыльгә кертәбез.

Укытучы: Бу фигыльне заман белән төрләндереп карагыз әле.

Укучы: Без утыртабыз, без утырттык, без утыртачакбыз.

Укытучы: Икенче җөмләдәге фигыль нинди төркемчәгә карый икән? Ни өчен?

Укучы: Ул шарт фигыльгә карый, чөнки ул –са кушымчасы ярдәмендә ясалган.

Укытучы: Ул барлыкта-юклыкта бирелгәнме?

Укучы: Юклыкта, чөнки - ма кушымчасы ялганган.

Укытучы: Әйе, укучылар. Шарт фигыль икенче бер эшкә шарт булып килгән эш-хәлне белдерә.

Укытучы: Өченче җөмләдә фигыль нинди төркемчәгә карый?

Укучы: Бу боерык фигыль була.

Укытучы: Асларына сызылган калган фигыльләр нинди төркемчәләргә карый?

Укучы: утыртылган фигыле – сыйфат фигыль, тырышып –  хәл фигыль,     эшләү –  исем фигыль, укырга – инфинитив була.

Укытучы: Аларны төрләндереп каргыз.

Укучы: Аларны төрләндереп булмый.

б)Укытучы: Яхшы. Күргәнебезчә, кайбер фигыльләр төрләнәләр, мәсәлән зат-сан, заман белән, ә кайберләрен төрләндереп булмый. Шуңа күрә аларның бер төркемен затланышлы фигыльләр дип, икенче төркемен исә затланышсыз фигыльләргә кертәләр.

Укытучы: Уйлап карагыз әле: кайсы фигыльләрне затланышлы фигыльләргә кертеп була.

Укучы: Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.

Укытучы: Ә кайсылары затланышсыз фигыльләр була?

Укучы: Сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: барлык фигыльләр, кайсы төркемчәгә керүләренә карамастан, барлык-юклык һәм юнәлеш формалары алалар.

3. Укытучы: Ә хәзер, укучылар, 56 биттәге 92 нче күнегүне табыйк. Биремдә нәрсә диелгән?

Укучы: Таблицада бирелгән мисаллар үрнәгендә фигыльләрнең төрле төркемчәләрен ясап языгыз. Шартлы кыскартмалар да бирелгән, аларны истә калдырырга кушылган.

Укытучы: Үрнәккә игътибар итегез. Сез дә дәфтәрләрегездә шулай ясарга тиеш буласыз. Эшләү өчен уйнау, көлү, шаяру, шатлану, сөенү фигыльләре бирелгән.

Укытучы: Уйнау фигыленнән төркемчәләрне бергәләшеп ясарбыз. Уйнау сүзеннән хикәя фигыль ясагыз. Кем тактага чыга?

Укучы (такта янына чыгып): Уйный, уйнады, уйнар (хикәя фигыль).

Укытучы: Яхшы. Боерык фигыль ничек була?

Укучы: Уйна, уйнагыз, уйнасын.

(Укучылар шул рәвешле тактада һәм дәфтәрләрдә эшлиләр)

Укытучы: Яхшы. Ә хәзер үзегез калган фигыльләрне, 2 вариантка бүленеп эшләрсез: беренче варианттагылар көлү, шаяру, икенче варианттагылар шатлану, сөенү фигыльләре белән эшләрләр.

   (Укучылар мөстәкыйль эшлиләр)

Укытучы: Укучылар, әлеге күнегүнең икенче биреме дә бар бит. Анда һәр төркемчәдән берәр фигыль катнаштырып, берничә җөмлә уйлап язарга кушылган.

(Укучылар җөмләләрен укыйлар)

Укытучы: Ә хәзер җөмләләрне тикшереп карыйк. Кем укырга тели?

(Укучылар җөмләләрен укыйлар)

Укытучы: Яхшы, укучылар. Күнегү авыр булса да, аны яхшы итеп эшли алдыгыз.

III. 1. Укытучы: Алдагы, 93 нче күнегүгә игътибар итик. Бу күнегүдә Р.Фәйзуллин шигыреннән өзекләр бирелгән. Шуларны матур, сәнгатьле итеп укып чыгыйк.

(Укучылар сәнгатьле итеп укып чыгалар)

И кардәшем! Бар бер хаҗәтсез кайчак

Телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

Рухын рәнҗетәмен димисең!...

Иренмә син, туган, туган телнең

Асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

Хәзинәңне әзер басарга!...

Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

Нинди шатлык картык көнеңдә –

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә

Матур итеп туган телеңдә! (Р.Фәйзуллин)

Укытучы: Яхшы. Әйтегезче, әлеге шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

Укучы: Бу шигырьдә сүз туган тел турында бара.

Укытучы: Безнең туган телебез нинди тел?

Укучы: Татар теле.

Укытучы: Шагыйрь туган телне нишләтергә куша?

Укучы: Туган телне яратырга, онытмаска, өйрәнергә кирәк.

Укучы: Башка телләрдәге сүзләрне кертеп, телебезне бозмаска, моның өчен киләчәк буын – безнең оныкларыбыз безгә рәхмәт кенә әйтәчәкләр, ди.

 Укытучы: Әйе, укучылар. Без туган телебезне һәрвакыт яратырга, хөрмәт итәргә, саф, чиста татар телендә сөйләшергә, аны тагын да тирәнрәк өйрәнергә, аның серләренә төшенергә тиеш булабыз.

Укытучы: Беренче дүртьюллыкта нинди фигыльләр таптыгыз? Аларны нинди төркемчәләргә кертәсез? Үрнәктә аның беренче ике юлындагы фигыльләр инде тикшерелгән. Калганнарын әйтеп карагыз.

Укучы: хурлап (хәл фигыль), рәнҗетәмен (хикәя фигыль), димисең (хикәя фигыль).

Укытучы: Икенче дүртьюллыкны тикшерик.

Укучылар: Иренмә (боерык фигыль), ачарга (инфинитив), булсак (шарт фигыль), басарга (инфинитив).

Укытучы: Өченче строфада нинди фигыльләр бирелгән?

Укучы: Әйтсә (шарт фигыль).

Укытучы: Яхшы, укучылар. Молодцы!

2.Укытучы: Ә хәзер белемнәрегезне тикшерү максатыннан карточкалар белән эшләп алабыз. Сезгә фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләргә кирәк. Нәрсә белән төрләнгәнен күрсәтегез. Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз.

Карточкалар:

1. Эшләмәсәң эш көне, ач яшәрсең кыш көне.

    Тир тамган җир уңдырышлы була.

2. Ашлаган җир аш бирә, ашламаган таш бирә.

    Аннан моннан-эшләсәң, яңадан эшләрсең.

3. Башлаган эшне ташлама.

    Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.

4. Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.

    Җир туймыйча, ил туймый.

5. Бер көн артка калсаң, биш көн куып җитә алмассың.

    Калган эшкә кар ява.

(Эш тикшерелә)

IV. Укытучы: Ә хәзер, өйгә эшне язып куегыз: 19 параграфны укырга, 94 нче күнегүне дәфтәрләрдә үрнәге буенча эшлисез.

V. 1. Укытучы: Шулай итеп, бүгенге дәрестә без нәрсәләр өйрәндек?

Укучы: Без фигыль төркемчәләре белән таныштык.

Укытучы: Фигыльнең ничә төркемчәсе бар? Ниндиләр?

Укучы: Фигыльнең 7 төркемчәсе бар. Алар – хикәя, боерык, шарт, сыйфат, хәл, исем фигыльләр, инфинитив.

Укытучы: Яхшы.

2. Билгеләр кую.

Укытучы: Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Тема: Фәлсәфи лирика. Жанр хасиятләрен танырга өйрәтү.

 Максат: 1) Фәлсәфи лирика турында төшенчә бирү; Н.Арслановның “Атлантида”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш” шигырьләрен анализлау аша жанр хасиятләрен танырга өйрәтү;

                2) Укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

                3) Туган илгә мәхәббәт, татар халкы белән горурлану хисе төшенчәсе бирү.

Җиһазлау: Н.Арслановның портреты, китаплары.

Укыту принциплары: фәннилек, системалылык, әдәби әсәрне шәхсән кабул итү, гуманлылык, оптимальлек.

Укыту ысуллары: репродуктив, сәнгатьле уку, өлешчә эзләнү.

Дәреснең төре: катнаш дәрес.

Дәрес планы

I. Башлам.

1. Исәнләшү.

2. Кеше, аның дөньядагы урыны турында сөйләшү.

II. Актуальләштерү

1. Үткән дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерү.

а) Н.Арслановның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү.

б) Шигырьләре турында сорауларга җавап бирү.

  III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

1. Н. Арслановның “Атлантида”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш” шигырьләрен анализлау:

а) шигырьләрне уку;

б) шигырьләрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү;

в) шигырьләрнең жанрын билгеләү.

2. Фәлсәфи лирика турында төшенчә бирү.

а)  Фәлсәфи лирика жанрына хас сыйфатларны гомумиләштерү;

б) Н.Арслановның “Атлантида” һәм “Тәлгәш-тәлгәш миләш” шигырьләрендә фәлсәфи лирикага хас сыйфатларны табу;

IV. Нәтиҗәләр чыгару.

1. Н.Арсланов иҗатына хас сыйфатларны билгеләү;

2. Н.Арслановның “Унике батыр турында баллада” җырын тыңлау;

3. Әлеге җыр турында сөйләшү.

V. Өйгә эш бирү: “Кеше, аның дөньядагы урыны” темасына инша язып килергә.

VI. Йомгаклау.

1.Сорауларга җавап бирү;

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. 1. Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Барыбыз да тынычландык. Әдәбият дәресен башлыйбыз.

2. Укытучы: Укучылар, әйтегез әле, кеше ни өчен дөньяда яши? Аның вазыйфасы нинди бу җирдә?

Укучы: Дөньяда кеше үзеннән соң ниндидер эз калдырыр өчен яшидер. Димәк ул яшәгән, ул булган.

Укытучы: Сез үзегез бу турыда уйланганыгыз бармы? Кайчан?

Укучы: Әйе. Кеше бу турыда бигрәк тә үзе генә калганда яки авыр минутларда уйлана.

Укытучы: Бу уйлануларны без икенче төрле нинди уйланулар дип атар идек?

Укучы: Бу – фәлсәфи уйланулар.

Укытучы: Сез ничек уйлыйсыз, бу фәлсәфи уйланулар әдәбиятта чагылыш табамы?

Укучы: Табадыр, чөнки әдәбиятта да бит сүз кеше, аның тормышы, яшәеше, бу дөньядагы урыны турында бара.

Укытучы: Әйе, укучылар. Дөрес сөйлисез, фәлсәфи уйланулар әдәбиятта да чагылыш таба. Бүгенге дәрестә без моны үткән дәрестә таныша башлаган Нури Арсланов иҗаты мисалында күзәтербез.

II. 1. а) Укытучы: Иң элек, укучылар искә төшерик әле, кем ул – Нури Арсланов? Сез аның турында нәрсәләр беләсез?

Укучы: Нури Арсланов – язучы, шагыйрь, рәссам. Ул  1912 елның 12 сентябрендә Кызылъяр шәһәрендә эшче-көнлекче гаиләсендә туган. Күкчәтау шәһәрендәге мәктәптә укый. Аннан соң Казанга килә. Анда сәнгать техникумына укырга керә. Шуннан соң төрле газета-журналларда рәссам булып эшли. 1940 елларда әдәби әсәрләр иҗат итә башлый. 1964-1972 елларда “Казан утлары” журналында шигърият бүлеген җитәкли. Нури Арсланов сугышта да катнаша, яралана. Сугыштан соң күп кенә әдәби әсәрләр иҗат итә. Г.Тукай премиясенә лаек була. Н.Арсланов 1991 елның 14 апрелендә Казанда вафат була.

б) Укытучы: Яхшы, үткән дәрестә без бу шагыйрьнең нинди әсәрләре белән таныштык?

Укучы: “Яз”, “Халкыма” шигырьләрен укыдык һәм анализладык.

Укытучы: “Яз” шигырендә сүз нәрсә турында бара?

Укучы: Елның бер фасылы – яз турында. Монда язның сыйфатлары күрсәтелә, табигатьнең уянуы тасвирлана.

Укытучы: “Халкыма” шигыре нинди хис белән сугарылган?

Укучы: “Халкыма” шигырендә шагыйрь татар халкы белән горурлана, аңа соклана, аңа дан җырлый.

Укытучы: Яхшы, укучылар.

III. 1. а) Укытучы: Бүген без сезнең белән әлеге шагыйрьнең “Атлантида” һәм “Тәлгәш-тәлгәш миләш” шигырьләре белән танышырбыз. Бу шигырьләрне укырга сезгә өй эше итеп бирелгән иде. Хәзер кем матур итеп, сәнгатьле итеп “Атлантида” шигырен укып чыга?

 (Бер укучы шигырьне сәнгатьле итеп укый)

б) Укытучы: Укучылар, әйтегез әле, шигырь нәрсә турында? Лирик герой ниләр турында уйлана?

Укучы: Лирик герой татар халкының үткәне, бүгенгесе турында уйлана.

Укытучы: Татар халкы язмышы нинди ил язмышы белән чагыштырыла?

Укучы: Атлантида иле белән.

Укытучы: Сез Атлантида турында нәрсәләр ишеткәнегез бар?

Укучы: Элек, борынгы заманда Атлантида дигән материк булган. Ләкин табигать стихиясе аркасында ул су астына баткан, имеш. Аның урынында хәзер – Атлантик океан.

Укытучы: Әйе, укучылар. Атлантиданың язмышы шундый була. Лирик герой татар халкын да шундый язмыш көтә дип әйтәсе киләме?

Укучы: Юк. Ул татар халкының язмышы андый булмаячак, ул югалмаячак, ди. Лирик герой аның якты киләчәгенә ышана.

Укытучы: “Без батырган саен калыккан” дигән юлны ничек аңлыйсыз?

Укучы: Татарларны бик күп тапкыр бетерергә тырышканнар: руслаштырганнар, чукындырганнар, торган җирләреннән куганнар, ләкин ул барыбер үлмәгән, югалмаган, бирешмәгән, яшәргә тырышкан.

Укытучы: Әлеге шигырь нинди хисләр белән сугарылган?

Укучы: Шигырь башында өметсезләнү, шикләнү, шомлану, билгесезлек хисләре булса, ахырда исә горурлану, соклану, өмет хисләре өстенлек итә.

а)Укытучы: Ә хәзер, укучылар, “Тәлгәш-тәлгәш миләш” шигырен сәнгатьле итеп укып чыгыйк.

(Шигырьне уку)

б)Укытучы: Әлеге шигырьдә нәрсә турында уйланулар бирелгән?

Укучы: Әлеге шигырьдә лирик герой кеше, аның табигате, яшәеше турында уйлана.  

Укытучы: Кеше нәрсә итеп бирелә бу шигырьдә?

Укучы: Кеше табигатьнең бер өлеше итеп бирелә.

Укытучы: Башка җан ияләреннән нәрсә белән аерыла?

Укучы: Ул табигатькә тәэсир итә һәм аңа соклана ала.

Укытучы: Димәк, кеше бу дөньяга яшәү өчен генә түгел, ә соклану өчен дә яратылган, алай гына да түгел, үзе үк шул матурлыкны тудыру өчен килгән.

Укытучы: Соңгы строфаны укыгыз. Монда лирик герой нәрсәгә чакыра?

Укучы: Тормышның кадерен белеп кенә, матур итеп яшәргә чакыра.

в)Укытучы: Әйе, укучылар. Н.Арслановның әлеге шигырьләре кеше, тормыш, яшәеш, ил турында уйланулардан тора. Мондый шигырьләрдә нинди мотив көчле бирелгән?

Укучы: Фәлсәфи мотив.

Укытучы: Дөрес. Әйе, укучылар, бу шигырьләр фәлсәфи лирика жанрына карыйлар. Фәлсәфи лирика – кеше, тормыш, яшәеш кануннары хакында уйланып яки шул законнарны белдереп, аерып чыгарып, аларга мөнәсәбәт белдереп языла торган лирик жанр. Ул лирик геройның уйланулары, мөнәсәбәт белдерүе төсен ала.

2. а) Укытучы: Фәлсәфи лирикага берничә сыйфат хас. Беренчедән, шигырьнең нигезендә тормыш, яшәеш һәм кеше хакында уйлану ята; икенчедән, монда хис-кичереш түгел, ә лирик геройның фикере, мөнәсәбәте төп рольне уйный; өченчедән, фәлсәфи лирика символлар, аллегорик образлар белән эш йөртә, метафорик сурәт тудыруны кулай күрә; дүртенчедән, еш кына фәлсәфи фикер җыйнап, нигездә соңгы юлларда канун кебек урнаштырыла.

б) Укытучы: Әйдәгез, бу сыйфатларны әлеге шигырьләрдә билгеләп карыйк.

Укучы: Лирик герой “Атлантида” шигырендә тормыш турында уйланса, “Тәлгәш-тәлгәш миләш” шигырендә кеше турында уйлана.

Укучы: Әлеге шигырьләрдә төп рольне хис уйнамый, ә лирик геройның фикере бирелә, мөнәсәбәте белдерелә.

Укучы: “Атлантида” шигырендә метафорик сурәт булып Атлантида образы бирелә, ә “Тәлгәш-тәлгәш миләш” шигырендә исә миләш тәлгәшләре символ булып килә (яшәеш, матурлык символы).

IV. 1. Укытучы: Шулай итеп, укучылар, без сезнең белән Нури Арсланов исемле шагыйрьнең иҗаты белән таныштык. Әйтегез әле, аның шигъриятенә нинди үзенчәлекләр хас, шигырьләре кайсы яклары белән аерылып торалар.

Укучы: Н.Арсланов үз шигырьләрендә, татар халкы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлана. Аның шигырьләре фәлсәфи тирәнлекләре белән аерылып торалар. Ул кеше, аның бу дөньядагы урыны турында уйлана. Аның лирик герой яшүдән ямь таба, табигатькә, матурлыкка соклана белә.

Укучы: Ул татар халкының тарихын яхшы белә, аның белән кызыксынып яши.

Укучы: Аның шигырьләре төгәллекләре һәм камиллекләре белән аерылып торалар.

Укытучы: Әйе, укучылар Нури Арсланов иҗат иткән шигъри әсәрләр нәкъ шушы үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә күп кенә шигырьләре көйгә салынган.

2. Укытучы: Хәзер мин сезгә Нури Арсланов язган “Унике егет турында баллада” исемле җырны тыңлатып үтәсем килә. Әлеге шигырьгә көйне Р.Яхин язган.

(Җырны тыңлау)

3. Укытучы: Укучылар, җыр кемнәргә багышланган?

Укучы: Җыр җәлилчеләргә багышлап язылган.

Укытучы: Җәлилчеләр нинди итеп бирелгән бу әсәрдә?

Укучы: Сыгылмас, сынмас, көчле рухлы кешеләр итеп бирелгән.

Укытучы: Монда нинди хисләр өстенлек итә?

Укучы: Горурлану, батырлыкларына соклану хисе бирелгән.

Укытучы: Яхшы, укучылар.

V. Укытучы: Өйгә эш итеп сезгә “Кеше, аның дөньядагы урыны” дигән темага кечкенә генә инша язып килергә кушам.

VI. Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында сөйләштек?

Укучы: Бүген без фәлсәфи лирика турында сөйләштек.

Укытучы: Фәлсәфи лирикага нәрсә хас?

Укучы: Кеше, тормыш, яшәеш турында уйлану хас.

Укучы: Мондый шигырьләрдә символик, метафорик, аллегорик образлар бирелә.

Укытучы: Н.Арслановның нинди шигырьләрен фәлсәфи лирика жанрына керттек?

Укучы: “Атлантида”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш” шигырьләре фәлсәфи лирикага карый.

Укытучы: Яхшы, укучылар.

2. Билгеләр кую.

Укытучы: Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Тема: К.Насыйринең “Әбугалисина” повестеның сюжет-композициясе.

Максатлар: 1) “Әбугалисина” повестеның сюжет-композициясен   тикшерү;

                      2) Укучыларның телдән сөйләү күнекмәләрен үстерү;

                      3) Гыйлемлек, зирәклек, игелек кебек сыйфатларга төшенчә

                        бирү.

Материал: VII сыйныф өчен “Әдәбият” дәреслеге (17-38 битләр).

Җиһазлау: К.Насыйринең портреты, иллюстрацияләр.

Принциплар: фәннилек, оптимальлек, әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү, гуманлылык.

Методлар: репродуктив, өлешчә эзләнү.

Дәрес төре: яңа теманы өйрәнү дәресе.

Дәрес планы

I. Башлам.

1. Исәнләшү;

2. Уку турындагы мәкальнең мәгънәсен ачыклау.

II. Актуальләштерү.

1. Үткәннәрне искә төшерү;

2. Сорауларга җавап бирү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. “Әбугалисина” әсәрен анализлау.

а) Вакыйгаларны аеру, эчтәлекләрен сөйләү;

б) Әбугалисина, Әбелхарис образларына  характеристика бирү

2. Әсәрнең сюжет-композициясен тикшерү

а) Әсәрнең композициясен ачыклау;

б) Әсәрнең сюжет баскычларын билгеләү.

IV. Нәтиҗәләр чыгару

1. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен тикшерү;

2. Игелек, гыйлемлелек, аларның файдасы турында сөйләшү.

V. Өйгә эш бирү: повесть буенча сочинение язарга.

VI. Йомгаклау

1. Сорауларга җавап бирү;

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. 1. Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз.

2. Укытучы: Укучылар, сез “Уку – инә белән кое казу” дигән мәкальне ишеткәнегез бармы? Аның мәгънәсен аңлатып карагыз.

Укучы: Уку – шактый авыр эш ул. Моның өчен бик тырышырга, күп көч куярга кирәк. Шуңа күрә аны инә белән кое казуга тиңлиләр.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Уку бик зур тырышлыкны, күп эшне, ихтыяр көченең нык булуын таләп итә.

II. 1. Укытучы: Укучылар, әлеге мәкаль без өйрәнә башлаган нинди әсәргә туры килә?

Укучы: К.Насыйринең “Әбүгалисина” повестена туры килә.

Укытучы: Бу әсәр нәрсә турында?

Укучы: Әбүгалисина исемле кеше белән булган маҗаралар турында.

Укытучы: Әсәрнең дәрестә укыган беренче ике өлешендә сүз нәрсә турында бара?

Укучы: Әбүгалисина белән Әбелхарисның белем алып, шул белемнәре аркасында төрле могҗизалар тудырулары турында.

Укытучы: Әбүгалисина белән Әбелхарис белемнәрен каян алалар?

Укучы: Әбүгалисина белән Әбелхарисның мәгарәгә кереп алалар.

Укытучы: Ни өчен белемнәрен мәгарәгә бикләнеп алырга мәҗбүр булалар? Моның да бит тирән мәгънәсе бар.

Укучы: Белемне дөньяның бөтен мәшәкатьләрен онытып, күңел биреп алырга кирәк. Бу вакытта гына тирән белем алып була.

Укытучы: Әйе, белем алганда бернәрсә дә комачауламаска тиеш, бирелеп укырга кирәк.

Укытучы: Өйгә эш итеп сезгә калган өлешләрне укып килергә кушылган иде. Бу бүлекләрдә сүз нәрсә турында бара?

Укучы: Әбүгалисинаның хәлвә пешерүче Хәлвәфрүшкә булышуы, шуңа Әбелхарисның комачаулап йөрүе турында.

Укытучы: Әйе. Бу бүлектә сүз гыйлем турында бара. Анда гыйлемнең кайсы яклары ачыла?

Укучы: Әлеге бүлекләрдә кешеләргә гыйлемнең файда итүе һәм, киресенчә, зыян итүе ачыклана.

Укытучы: Әбүгалисина Әбелхаристан нәрсә белән аерыла?

Укучы: Әбүгалисина үзенең белемен файдага гына хезмәт иттерә, Әбелхарис исә белемен начар эшләрдә дә файдалана.

Укытучы: Әбүгалисинаны ничек сыныйлар?

Укучы: Шәкертләр аның киезе астына бер бит кәгазь салып куялар. Килеп утыргач, Әбүгалисина аптырап кала:

 – Белмим, мәктәпнең түшәме төшкәнме, әллә идәне күтәрелгәнме? Ни булса да бар, элеккечә түгел, – ди.

Укытучы: Бу вакыйга аша автор нәрсә турында әйтергә тели?

Укучы:Әбүгалисинаның зирәклеге турында әйтәсе килә.

Укытучы: “Хәлвәфрүш белән патша кызы” дигән бүлектә Әбүгалисина белән булган нинди хәлләр тасвирлана?

Укучы: Хәлвәфрүш белән патша кызының бер-берсен яратулары турында.

Укытучы: Кем ул Хәлвәфрүш?

Укучы: Ул хәлвә пешерүче була.

Укытучы: Әйе. Хәлвәфрүш белән патша кызының мәхәббәте нинди киртәләргә очрый?

Укучы: Патша аларның мәхәббәтләренә каршы чыга.

Укытучы: Аларга кем булыша? Ни өчен?

Укучы: Әбүгалисина дустына игелеге өчен ярдәм итә.

Укучы: Хәлвәфрүш Әбугалисинага зур хөрмәт күрсәтә, булган ризыклары белән сыйлый, кунарга калдыра.

Укытучы: Ничек ярдәм итә ул аларга?

Укучы: Ул патша ярдәмчеләрен ялган эздән җибәрә.

Укытучы: Бу өлештә Әбүгалисинаның нинди сыйфаты ачыла?

Укучы: Игелеклелек сыйфаты.

Укытучы: Димәк, нәтиҗә ясыйк: гыйлем кайсы вакытта гына файдалы була?

Укучы: Игелекле булганда гына.

Укытучы: Соңгы ике бүлектә Әбелхарис нинди яклары белән ачыла?

Укучы: Әбелхарис патшаларга хезмәт итә. Ул Әбүгалисинага каршы көрәшкә кушылып китә.

Укытучы: Яхшы. “Әбелхарисның Мисырга китүе һәм Әбүгалисинага каршы көрәше” дигән бүлектә нинди вакыйгалар турында сөйләнелә?

Укучы: Әбелхарисның патшага кызын Хәлвәфрүш мәхәббәтеннән арынуда булышуы.

Укытучы: Әбелхарис нинди могҗизалар тудыра?

Укучы: Әбелхарис симия гыйлеме белән ерткыч бер карчыга барлыкка китерә. Әбелхарис карчыганы патша кызына бирә. Егет өенә барып, аны җибәрергә куша, ул җәфа чиктерүче кешенең йөрәген чукып, аны үтерергә тиеш була.

Укытучы: Хәлвәфрүшне кулга төшерү өчен нинди чаралар күрә?

Укучы: Ул төрле чаралар күрә. Кызга, егетнең кайда яшәгәнлеген белер өчен, ашаган ризыгының бер кисәген алып кайтырга куша.

Укытучы: Әбелхарисның Әбүгалисинага карата хыянәте нәрсәдә чагыла?

Укучы: Каршы көрәшүендә чагыла.

Укытучы: Әбелхарисның гыйлеме нинди соң?

Укучы: Аның белеме зыян итә торган белем генә.

Укытучы: Әбелхарис башта нинди була?

Укучы: Туганы Әбүгалисина кебек гадел, белемгә омтылучан, яхшы күңелле кеше була.

Укытучы: Ә соңыннан нинди кешегә әверелә?

Укучы: Игелексез, чөнки ул гыйлемен үз файдасына гына хезмәт иттерә.

Укытучы: Әбелхариска нинди сыйфатлар хас?

Укучы: Көнләшү, ялагайлану, кимсенү, нәфрәтләнү.

Укытучы: Әйе, укучылар. Әбелхарисның белеме, тылсым көче Әбүгалисинаныкыннан азрак, кайтышрак булып чыга. Һәм ул үз белемен бары тик начар гамәлләрне тормышка ашыру өчен файдалана. Шуңа күрә Әбелхарис бу көрәштә җиңелә һәм үкенечле рәвештә һәлак була. Ул чәчәк иснәп үлә.

Укытучы: Димәк, укучылар, күңеле яхшы кешенең гыйлеме кешеләр өчен файдалы, ә күңелендә явызлык тоткан кешенең белеме дә явызлык кына китерә.

2. Укытучы: Укучылар, әсәрнең сюжет-композициясе нәрсә белән аерыла? Вакыйгалар ничек урнашкан?

Укучы: Вакыйгалар берсе артыннан берсе, эзлекле баралар.

Укытучы: Сюжет баскычларын искә төшерик әле.

Укучы: Экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминацион нокта, чишелеш.

Укытучы: Хәзер әлеге әсәрнең сюжет баскычларын билгеләп карыйк.

Экспозиция                                                             Төенләнеш

Әбүгалисинаның белән                                  Мәгарәгә кереп бер ел белем

Әбелхарисның туу, үсүләре                             алулары

турында

Вакыйгалар үстерелеше                                       Кульминацион нокта

Әбүгалисинаның Хәлвәфрүш                              Әбүгалисинаны җәзага  

белән танышуы; Хәлвәфрүшнең                          тартулары

патша кызы белән бер-берсен

яратулары; Әбүгалисинаның ярдәме,

патшаның ярдәмгә Әбелхарисны

чакыруы; төрле хәйлә корулары

Чишелеш

                                        Әбүгалисинаның котылуы

Эпилог

                               Әбүгалисинаның патшадан җәза алуы;

                                          Әбелхарисның үлүе

IV. 1. Укытучы: Укучылар, әсәрнең сәнгатьчә эшләнешенә игътибар итик. Әсәр нәрсәгә охшаш?

Укучы: Ул әкияткә охшаган.

Укытучы: Кайсы ягы белән?

Укучы: Анда маҗаралык көчле, фантастика алымнары кулланылган.

Укытучы: Бу кайсы өлешләрдә чагыла?

Укучы: Анда әсәр буена төрле могҗизалы хәлләр тасвирлана.

Укучы: Симия гыйлеме ярдәмендә бер җирдән шул ук минутта башка җиргә барып җитүе, кибәкләрдән хәлвә ясалуы һ.б.

Укытучы: Әйе, укучылар, язучы халык авыз иҗатында булган фантастик, әкияти алымнарга мөрәҗәгать итеп яза, анда төрле могҗизалар, гадәттән тыш хәлләр тасвирлана, артык күпертү, ягъни гипербола алымы кулланылган.

Укытучы: Уйлап карагыз әле, ни өчен кирәк булган икән авторга мондый алымнарны куллану?

Укучы: Белемнең көчен күрсәтү өчен кирәк булган.

2. Укытучы: Әйе, белем ни өчен кирәк? Ничек уйлыйсыз?

Укучы: Белем кешеләргә файда итү өчен кирәк.

Укытучы: Белемле кеше нинди була?

Укучы: Белемле кеше зирәк, акыллы, яхшы сыйфатларга ия булган кеше була.

Укытучы: Сез белем алуга ничек карыйсыз? Ни өчен кирәк ул?

Укучы: Белем дөньяда яшәү өчен кирәк. Һәр кешегә белем алып калырга тырышырга кирәк.

Укытучы: Яхшы, укучылар.

V. Укытучы: Укучылар, сезгә өй эше итеп повесть буенча сочинение язып килергә кушам.

VI. 1. Укытучы: Укучылар, без бүген дәрестә нинди әсәрне анализладык?

Укучы: Без К.Насыйринең “Әбүгалисина” әсәрен анализладык?

Укытучы: Анда сүз нәрсә турында бара?

Укучы: Анда сүз гыйлемлелек, зирәклек, кешеләррә ярдәм итү турында сөйләнелә.

Укытучы: Автор нинди идея үткәрә әлеге әсәрендә?

Укучы: Яхшы күңелле кешеләрнең гыйлеме кешеләргә файдалы була, явыз кешеләрнең гыйлеме бары тик явызлык китерә.

Укытучы: Яхшы, укучылар.

2. Билгеләр кую.

Укытучы: Дәрес тәмам. Сау булыгыз.

Дәреснең темасы: Фигыльнең башлангыч формасы һәм барлык-юклык

төре.

Дәреснең максаты: 1) Фигыльнең башлангыч формасы турында мәгълүмат бирү; барлык-юклык төрен аңлату:

                                               2) Укучыларда матур язу, сәнгатьле уку   күнекмәләрен үстерү;

                                        3) Туган телгә мәхәббәт төшенчәсе бирү.

Җиһазлау: таблица, карточкалар.

Әдәбият исемлеге: 1) Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби

                                      теле. – Казан: Мәгариф, 1994. – Б. 228-229.

                                   2) Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю., Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М. Татар теле: 6 нче класс өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2001. – Б. 42-46.  

                                    3) Абдуллина Р. Фигыль: сораулар һәм биремнәр // Мәгариф, 1994. – № 11.

Укыту принциплары: фәннилек, системалылык, укучыларга дифференциаль якын килү, теория белән практиканың бәйләнеше.

Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, репродуктив.

Укыту алымнары: әңгәмә, күнегү өстендә эш, карточкалар белән эшләү, таблица белән эшләү.

Дәреснең төре: яңа материал бирү дәресе.

Дәрес планы

I. Актуальләштерү.

1. Оештыру;

2. Фигыль  сүз төркеме турында белгәннәрне искә төшерү;

3. Сүзнең тамыры, нигезе турында белгәннәрне хәтердә яңарту,сүзләр өстендә эш.

II. Яңа материалны аңлату.

1. Фигыльнең башлангыч формасын аңлату:

а) Таблица белән эш;

б) 79 нчы күнегә өстендә эш.

2. Фигыльнең барлык-юклык төрен аңлату:

а) плакатта бирелгән сүзләр белән эшләү;

б) Бирелгән сүзләргә юклык кушымчаларын ялгап, алар белән җөмләләр төзү.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. 80 нче күнегүне эшләү

2. Карточкалар белән эш.

3. Җәйге эшләр турында сөйләшү үткәрү.

IV. Өйгә эш бирү. 42-43 битләрдәге 16 нчы параграфны укырга, 82 нче күнегүне эшләргә.

V. Йомгак.

1.Сорауларга җавап бирү.

2. Билгеләр кую.

 

Дәрес барышы

I. 1. Укытучы: Исәнмесез, балалар. Утырыгыз. Татар теле дәресен башлыйбыз.

2. Укытучы: Искә төшерик әле, үткән дәрестә без сезнең белән нинди сүз төркеме белән таныштык?

Укучы: Фигыль сүз төркеме белән таныштык.

Укытучы: Фигыль нәрсә белдерә?

Укучы: Фигыль эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерә.

Укытучы: Ул нинди сорауларга җавап бирә?

Укучы: Фигыль нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишлиячәк? сорауларына җавап бирә.

Укытучы: Ул нинди сүз төркеме?

Укучы: Ул  – мөстәкыйль сүз төркеме.

Укытучы: Фигыль җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә?

Укучы: Фигыль җөмләдә күбрәк хәбәр булып килә.

Укытучы: Фигыль нәрсә белән төрләнә?

Укучы: Ул заман, зат-сан, барлык-юклык белән төрләнә.

Укытучы: Фигыль нинди мәгънәләр белдерә?

Укучы: Фигыль эшне, хәрәкәтне яки хәлне белдерә.

Укытучы: Эшне белдерүче фигыльләргә мисаллар китерегез.

Укучы: Эшне белдерүче фигыльләр – салу, өю, сөйләү, тегү, кычкыру

Укытучы: Хәрәкәтне нинди фигыльләр белдерә?

Укучы: Хәрәкәтне бару, йөгерү, сикерү фигыльләре белдерә.

Укытучы: Хәлне белдерүче фигыльләрне атагыз.

Укучы: Йоклау, яшәү, сагыну, көлү һ.б. фигыльләр.

3. Укытучы: Яхшы, укучылар. Ә хәзер исегезгә төшерегез әле, сүзнең тамыры дип без нәрсәгә әйтәбез?

Укучы: Тамыр – сүзнең үзгәрми торган, бер мәгүнә белдерә торган иң төп кисәге.

Укытучы: Салды сүзенең тамырын билгеләгез.

Укучы: Салды сүзенең тамыры сал-.

Укытучы: Тактадагы җөмләләргә игътибар итегез: алардагы фигыльләрне күрсәтегез, тамырын, нигезен билгеләгез.

Барды, ясаганчы, эшләүне, саклану, үсеп китү, киеп чыгу.

Укучы: бар-, яса-, эшлә-, саклан-, үсеп кит-, киеп чык-.

Укытучы: Дөрес. Бар-, яса- фигыльләре нәрсәләрдән тора?

Укучы: Тамырдан гына тора.

Укытучы: Эшлә-, саклан- сүзләре нәрсәләрдән тора?

Укучы: Тамыр һәм сүз ясагыч кушымчадан тора.

Укытучы: Калган ике фигыль турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Укучы: Алар ике сүздән тезелеп ясалганнар.

II. 1. Укытучы: Әйе, балалар, фигыльләр тамыр нигезле, ясалма нигезле, тезмә нигезле булалар икән.

а) Укытучы: Таблицага игътибар итегез: анда нинди тамыр нигезле, нинди ясалма нигезле, нинди тезмә нигезле фигыльләр бирелгән?

Укучы: Тамыр нигезле фигыльләр: ян-, уян-, ач-. Ясалма нигезле фигыльләр: йокла-, тынычлан-. Тезмә нигезле фигыльләр: йокыга кит-, килеп кер-.

 Укытучы: Фигыльнең тамыр, ясалма яки тезмә нигезе аның башлангыч формасы була, чөнки мөнәсәбәт кушымчалары билгеле тәртиптә шуңа ялгана. Мәсәлән, ач- сүзен I зат хәзерге заман хикәя фигыль формасына куеп карагыз.

Укучы: Ачам.

Укытучы: Яхшы. Шунысын да әйтергә кирәк фигыльнең формасы аның лексик мәгънәсен белдерә. Һәм фигыльнең башлангыч формасын табу өчен аңардан мөнәсәбәт кушымчаларын алырга кирәк. Язгансың, бармыйлар сүзләренең кушымчаларын алып башлангыч формасын әйтегез.

Укучы: яз-ган-сың, бар-мый-лар.

б) Укытучы: Яхшы, хәзер без сезнең белән 79 нчы күнегүне эшләрбез. Биремендә нәрсә диелгән, шуны укып чыгыгыз.

Укучы: Тексттагы фигыльләрне нигез (башлангыч форма) кушымчаларга таркатып языгыз.

Укытучы: Әйе. Үрнәгенә карап ясыйбыз.

(Укучылар тактада һәм дәфтәрләрдә эшлиләр)

Укучы: Сыргаланып – сыргалан-ып, шатлана – шатлан-а, коена – коен-а, тезелгән – тезел-гән, ага – аг(к)- а.  

2.а) Укытучы: Укучылар, тактадагы плакатка игътибар итегез. Анда нинди сүзләр бирелгән?

Укучы: утыр – утырма, йөзегез – йөзмәгез, бәйләсен – бәйләмәсен, яза – язмаячак.

Укытучы: Бу сүзләр бер-берсеннән нәрсә белән аерылып торалар?

Укучы: Беренче сүзләр эшнең үтәлүен белдерәләр, икенчеләре үтәлмәвен белдерәләр, аларга –ма, -мә кушымчалары ялганган.

Укытучы: Әйе, укучылар. Фигыльләр барлык-юклык төрендә була. Барлык төре эшнең яки хәлнең үтәлүен, юклык төре үтәлмәвен белдерә. Барлык төренең махсус кушымчасы юк, юклык төре исә -ма, -мә кушымчалары ярдәмендә ясала. Ул фигыльнең башлангыч формасына беренче булып, ягъни башка кушымчалардан алда кушыла.

Укытучы: Хәзер ат, сат, өйрәт, алып кил, йөгереп бар фигыльләренә юклык кушымчасы ялгап, теләсә кайсысы белән җөмлә төзеп карагыз.

(Укучылар мөстәкыйль эшлиләр, аннан соң тикшерелә)

Укытучы: Укучылар, шуны да истә тотарга кирәк: кайбер очракларда юклык кушымчасы заман кушымчасы белән кушылып китә. Мәсәлән, хәзерге заманда – уйламый, эшләми.

III. 1. Укытучы: Хәзер, укучылар, бүген алган белемнәребезне ныгыту максатыннан без сезнең белән 80 нче күнегүне эшләп алыйк. Анла бирелгән фигыльләрнең башлангыч формасын аерып язарга кушылган.

(Укучылар мөстәкыйль эшлиләр)

Укытучы: Күнегүне эшләп бетергәнсездер инде, хәзер тикшереп карыйк.

Укучы: азаерга – азай-, курку – курык-, буяу – буя-, әйтергә – әйт-, сөяргә – сөй-, шуарга – шу-, таю – тай- һ.б.  

2. Укытучы: Ә хәзер, укучылар, карточкалар белән эшләп алыйк.

(Карточкалар өләшенә)

Укытучы: Карточкаларда мәкаль-әйтемнәр бирелгән. Сез аларның мәгънәләрен аңлатасыз һәм фигыльләрнең юклык формасына куеп карыйсыз.

Карточкаларда түбәндәге мәкаль-әйтемнәр бирелгән:

Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.

Җәй көне йоклама, кыш көне өлгерерсең.

Җәйге эшләпә җилләтә, кышкы эшләпә тирләтә.

Җәйгә чыксаң кышны уйла, кышка керсәң җәйне уйла.

Җәй көне чанаңны, кыш көне арбаңны әзерләп куй.

Җәй көне җәел.

 

Укытучы: Тикшереп алыйк.

(Эш тикшерелә)

Укытучы: Укучылар мәкальләр нәрсә турында?

Укучы: Җәй турында.

Укытучы: Җәй көне нишләргә кирәк диелә анда?

Укучы: Җәй көне эшләргә кушыла.

Укучы: Җәй көне эшләмәсәң, кыш көне рәхәт күрмәячәксең диелә.

Укытучы: Әйе, укучылар җәй көне эш күп, бигрәк тә авылларда эш кайный: иген уралар, ашлык сугалар, печән чабалар – кышка азык хәзерлиләр. Шул эшләрне эшләүче кешеләрне кадерләргә, хөрмәт итәргә кирәк. Ә сез эш турында тагын нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?

Укучы: Кем эшләми, шул ашамый. Башлаган эшне ташлама. Хезмәт төбе – хәзинә. Эшләгәнең илеңә яхшы, өйрәнгәнең үзеңә яхшы һ.б.

IV. Укытучы: Укучылар өйгә эш итеп сезгә 16 параграфны  (42-43 битләр) укырга,  дәфтәрләрдә эшләү өчен 82 нче күнегү. Әлеге күнегүдә хәбәр булып килгән фигыльләрне табарга, аларның барлык яки юклык төрен үзгәртеп, парлап күчереп язарга кушылган.

V. 1. Укытучы: Укучылар, бүген без сезнең белән нәрсәләр өйрәндек?

Укучы: Бүген без фигыльнең башлангыч формасын, фигыльнең барлык-юклык төрен өйрәндек.

Укытучы: Фигыльнең башлангыч формасы ничек ясала?

Укучы: Фигыльнең башлангыч формасы барлык мөнәсәбәт кушымчаларын алып ясала.

Укытучы: Юклык төре нинди кушымча ала?

Укучы: Фигыльнең юклык төре –ма, -мә- кушымчасы ярдәмендә ясала.

Укытучы:Фигыльнең юклык төре нәрсәне аңлата?

Укучы: Ул эш яки хәлнең үтәлмәвен белдерә.

Укытучы: Яхшы, балалар.

2. Билгеләр кую.

Укытучы: Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.

Дәреснең темасы: “Бәйлекләр иле”нә елга буенча сәяхәт (6 нчы сыйныф)

Дәреснең максаты: 1) бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында алган  белемнәрне ныгыту;

                                  2) укучыларның сөйләм һәм язма телләрен үстерү, сөйләмнәрен төзекләндерү;

                                  3) туган якка мәхәббәт хисе төшенчәсе бирү.

Җиһазлау: сәяхәт картасы, карточкалар, слайдлар, пароход, жетоннар.

Дәреснең төре: ныгыту дәресе.

Дәрес планы

I. Актуальләштерү.

1. Оештыру.

2. Әңгәмә үткәрү.

3. Җөмләләр белән эшләү.

II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. “Елга портында” темасына диалоглар төзү;

2. “Билет”-карточкалар белән эш.

3. “Татарстандагы елгалар” тексты белән эш.

4. Сүзтезмәләр, җөмләләр уйлап табу;

5. Кроссворд чишү;

6. Карточкалар белән эшләү.

III. Өйгә эш бирү: 4-5 җөмләдән торган бәйлек һәм бәйлек сүзләр кертеп, бүгенге сәяхәт турында хикәя төзергә.

IV. Йомгак.

1. Казан турында сөйләшү.

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. 1. Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Барыбыз да тынычландык. Татар теле дәресен башлыйбыз.

2. Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә без күптән көтелгән сәяхәткә чыгарбыз, елга буенча сәяхәткә. Укучылар, әйтегез әле, безнең республикабыз Татарстан аша нинди зур елга ага?

Укучы: Идел елгасы.

Укытучы: Әйе, укучылар, безнең Татарстан республикасы аша Идел елгасы ага.

3. Укытучы: Без бүген нәкъ Идел елгасы буенча пароход белән сәяхәткә чыгарбыз. Әйдәгез, әле әйткән җөмләләрне тактага язып куйыйк.

Тактага “Татарстан Республикасы аша Идел елгасы ага. Идел елгасы буенча пароход белән сәяхәткә чыгарбыз” җөмләләре язылып куела.

Укытучы: Укучылар, әйтегезче, бу җөмләләрдә бәйлек һәм бәйлек сүзләр бармы?

Укучы: Әйе, бу җөмләләрдә аша, белән бәйлекләре, буенча бәйлек сүзе бар.

Укытучы: Бик дөрес. Соңгы дәресләрдә без сезнең белән бәйлекләр белән таныштык. Сәяхәтебез дә “Бәйлекләр иле”нә булыр.

II. 1. Укытучы:  Иң элек безгә сәяхәтнең картасы белән танышырга кирәк. “Елга буенча йөзгәндә”, безгә төрле биремнәр эшләргә кирәк булыр. Кайсыгыз тизрәк, төгәлрәк үтәр - анысы сезнең белемегезгә бәйләнгән. Хәзер элегрәк өйрәнгәннәрне искә төшерик.

Әйдәгез, үзебезне елга портында итеп күз алдыбызга китерик. Барырга юнәлешне сайлаганда, билетлар алганда, без ничек сөйләшер идек, шулар буенча зур булмаган диалоглар төзик.

(Укучылар диалоглар төзиләр). Мисаллар:

  1. - Исәнмесез, Югары Осланга кадәр нәрсә белән барып була?

-   Югары Осланга “Мәскәү” теплоходы белән барып була.

- Ул сәгать ничәдә китә?

- Ул сәгать 13.30 да кузгала.

- Билет ничә сум?

- Югары Осланга билет 45 сум тора.

- Миңа ике билет бирегезче.

- Яхшы, сезгә ике билет бирәм. Теплоход бишенче причалдан китә.

2. - Әйтегезче, Чабаксарга хәтле нинди теплоход бара?

- Чабаксарга кадәр шактый күп теплоходлар йөри. Сезгә кайсы көнгә кирәк?

- Миңа 26 майга кирәк.

- Рәхим итегез.

2. Укытучы: Укучылар, мин сезгә хәзер билетлар таратам. Ләкин алар гади билетлар түгел. Анда мәкаль-әйтемнәр бирелгән. Сез аларда бәйлекләрне табып әйтергә тиеш буласыз (Билетлар өләшенә, җаваплар алына).

Һәр дөрес җавап өчен жетоннар бирелә.

  1. Данлы егет ил өчен үләр.
  2. Ир егет үзе өчен туа, ил өчен үлә.
  3. Агач җимеше белән, кеше эше белән.
  4. Уку - энә белән кое казу.
  5. Иң элек уйла, аннан соң эшлә.
  6. Бизәнү белән генә ямьсез чибәр булмый.
  7. Уңган кеше уяну белән сикереп тора.
  8. Тәвәкәллек белән батырлык бер чишмәдән чыгар һ.б.

3. Укытучы: Укучылар, сәяхәтебезне башлыйбыз. Менә без сезнең белән беренче пристаньга, ягъни тукталышка килеп җиттек, ул “Татарстандагы елгалар” дип атала. Слайдта кечкенә генә хикәя бирелгән. Без аны тиз арада тәрҗемә итеп, бәйлекләрне табарга тиеш булабыз. Бу биремне эшләмичә, юлыбызны дәвам итә алмыйбыз.

Укучылар түбәндәге текстны укыйлар һәм биремне эшлиләр.

Татарстан территориясе буйлап Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ кебек зур елгалар ага. Кечерәк елгалар арасында Ык, Зөя, Мишә, Казанка, Шошма, Ашыт дигәннәрен әйтергә кирәк. Идел елгасы үзенең бай тарихы белән данлыклы. Ул татар халкының тормышына тирән эз салган, халкы өчен эш биргән, икмәк биргән. Шуңа күрә халык аны яратып, аның турында җырлар җырлый.

4. Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Юлыбызны дәвам итәбез. Безнең пароход “Урын-ара” пристаненә килеп җитте. Монда да безне биремнәр көтә. Без ике командагы бүленеп,  урын-ара төшенчәләрен белдергән сүзләрдән бәйлек сүзләр ясап, җөмләләр уйлап әйтербез. Кайсы команда җиңә, шуңа жетоннар өләшәм.

Укучылар биремне эшлиләр.

5. Укытучы: Укучылар, бара-бара без инде арыдык. Хәзер “Кроссворд“ аланында тукталып, ял итеп алырбыз. Бирелгән җөмләләрне укыйбыз һәм нокталар урынына кирәкле бәйлекләрне куеп, кроссвордны чишәрбез.

  1. Мин урманга ... киттем. 2. Алан ... килеп чыктык. 3. Кичәдән ... яңгыр ява. 4. Өстәл ... мәче ята. 5. Бәлеш ... бәрәңге турадым. 6. Иртәгәгә ... саубуллаштык. 7. Елга ... паромда чыктык. 8. Әнием ... җыр яздым.

5. Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Уңай җавап биргәннәргә жетоннар таратам. Ә безнең тагын бер тукталыш калды. Ул “Сүзтезмә-җөмлә“ тукталышы. Карагыз әле, яр буенда безгә карточкалар калдырганнар Һәрберегезгә аерым карточка икән монда. Анда биремнәр язылган: бирелгән сүзләр белән бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә сүзтезмәләр төзергә, аннан соң алар белән җөмләләр язарга.  (Карточкалар таратыла). Ягез әле, шуларны эшләп карыйк.

Карточка 1.                                         Карточка 2.

елга                                                       пароход

күл        буенда                                     көймә                  белән

яр                                                          “Метеор”

Карточка 3.                                          Карточка 4.

су                                                          балыклар

тау         астында                                кошлар                турында

җир                                                       үсемлекләр

Карточка 5.                                          Карточка 6.

бару                                                      утрау

йөзү        өчен                                       җир                   кадәр

коену                                                    теплоход                                                    

III. Өй эше итеп сезгә бәйлек һәм бәйлек сүзләрне кертеп бүгенге сәяхәтебез турында 4-5 җөмләлек хикәя төзеп килергә кушам.

IV. 1. Укытучы: Укучылар, менә без яңадан Казаныбызга кайттык. Әйтегез әле, сез безнең шәһәрне яратасызмы? Ни өчен? (Укучылар җаваплар бирәләр. Укытучы жетоннар тарата. Ахырдан аларны санап, актив эшләгән укучыларга билгеләр куела).

2. Укытучы: Укучылар, юлыбыз шактый озын булды, арыгансыздыр. Сәяхәттә һәммәгезгә катнашуыгыз, түземле, сабыр булуыгыз өчен зур рәхмәт. Инде хәзер ял итегез.

Дәрес тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест. Тезмә кушма 1әм иярченлекушма җөмләләрне кабатлау.

Тезмә кушма һәм иярченлекушма җөмләләрне кабатлау....