Петрова Роза Николаевна

Башлангыч сыйныф укытучысының шәхси сайты

Профессия: Башлангыч сыйныфлар укытучысы

Профессиональные интересы: Түгәрәк өстәлләр һәм методик эшләрне оештырам.

Увлечения: Бәйгеләрдә катнашам, мәкаләләр язам

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Мөслим районы Яңа Усы авылы

Место работы: Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/petrova-roza-nikolaevna
Тормышта бердәнбер бәхет – ул һәрвакыт алга омтылыш. Э.Золя

О себе

 

     Мин, Мөслим районы Яңа Усы  авылында туганмын. Урта  белемне  туган  авылымда  алдым. Яр Чаллы  педагогия  көллиятендә, Алабуга дәүләт педагогия университетында һөнәри белем алдым. Бу  уку йортларында  мин югары  белем  алып, Укытучы дигән  бөек  һөнәр  серләренә  төшендем.

      Хезмәт  юлымны  Бикмәч мәктәбендә  башладым. Аннан  соң туган авылым мәктәбендә 19 ел татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирәм. Шул ук вакытта  башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Менә  21  ел инде шушы белем  йортында яратып  хезмәт  итәм. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

"Китап - галим, телсез  мөгаллим"

    Кешелекнең бөтен  уй-фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы  тирән  мәгълүматын  үзенә туплаганга  белем  чишмәсе -  китап  турында  акыл  ияләре бик  тирән  мәгънәле сүзләр  әйткәннәр. Без - китаплы халык. Татар халкы гыйлемле булган, китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли. Китап – белем чишмәсе. Китап укымаган кешенең аң-фикерләү дәрәҗәсе дә түбән, рухи дөньясы да ярлы була. Ата-анага, милләт һәм туган илгә мәхәббәт тә китап аша сеңдерелә. Халкыбызның бөек үткәнен дә китап аша гына белә алабыз. “Шуңа күрә дә без Китапка чиксез рәхмәтле. Китап кешене уйланырга, аның геройлары кичергәннәрне йөрәгеннән үткәрергә, хис дөньясын баетырга, битараф булмаска ярдәм итә.

Моё портфолио

Белеме: югары, Алабуга дәүләт педагогия институты, 2005 ел.


Квалификация категориясе: беренче.

Эш стажы
: 21 ел.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып: 19 ел

Башлангыч сыйныфта:2 ел

 

Мәктәпнең методик темасы:

Профессиональная компетентность  педагога как  ресурс  реализации ФГОС.

Укытучының методик темасы:

Икенче буын дәүләт стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр кулланып, ныклы белем һәм югары әхлак тәрбиясе бирү.

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы