Рузиля Хабировна Миннегалиева

"сайт учителя начальных классов"

Укытучы акыллы, гади, гадел, кыю һәм мәрхәмәтле булырга тиеш. Шул чакта гына ул укытучы дигән бөек исемне йөртергә хаклы.

Профессия: учитель начальных классов

Профессиональные интересы: разные

Увлечения: рукоделия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Старый Юмралы Апастовского района РТ

Место работы: Староюмралинская СОШ Апастовского района

Навигация

Последние записи в блоге
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ruzilya-khabirovna-minnegalieva

Башка кешеләргә мөнәсәбәт кеше тормышының  нигезен, аның  үзәген  тәшкил итә.  С.Л.Рубинштейн.

                                                            

                                                                                                                                                                                                                                                          

                                                                                     

О себе

                Хезмәтем – җан рәхәтем...

Мин – укытучы...

Мин – остаз... Элек-электән халкыбыз Укытучыны Остаз дип бөекләгән. Һәркемнең Остазы булган.

Мин – башлангыч сыйныф  укытучысы… Туган телебездә белем бирү    миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхреддин әйткәнчә, “һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле.  Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә алса, гомумән, балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтыяҗы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

Мин ничек эшлим? Минем балалар ничек укый? Бүгенге буынга тапшыра аламмы мин халкымның мәңгелек мирасын? … Татарны милли мәктәпсез калдыру сәясәте алып барылган чорда бүгенгечә эшләсәм, халкымның киләчәге алдында кызарырлык булмасмы? Телебезне халык кадәр халыктан тартып алдырмаслык буын тәрбияли алабызмы? Интернетизм, глобализм басымы астына килеп кергән балалар тормышта үз юлларын таба алырлармы? Моңа мин нинди өлеш кертәм соң?

Уйлар, уйлар... гомер агачында боҗралар арткан саен күңелнең уйлы-моңлы мизгелләре дә ешая икән…

         Мин – укытучы...  Үз гомеремдә күпме эчкерсез җаннарга белем дигән гаҗәеп сихри дөнья ишекләрен ачарга, алар күңелен җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатлар белән генә бизәргә тиешмен. Хезмәтем искиткеч җаваплы  бит.

         Минем алда – күзләр, күзләр... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым һәм педагогик фәлсәфәм – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү,  көченә ышандыру, үзен шәхес итеп тойдыру. 

 

       

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Профессиональөлкәдә фәнни хезмәтләр язган күренекле педагоглар белән генә түгел, мәктәптә үзенчәлекле методлар,
эш алымнары тудырган укытучылар эшчәнлеге белән дә танышып барам.
Алар эшендә  бик күп файдалы һәм әһәмиятле методик материал бар .

Мой взгляд на мир

            Кеше гомере дә мәсәл кебек: озынлыгы белән түгел, эчтәлеге белән бәяләнә

          Тормышта мин яшәүнең тәмен, матурлыгын тоеп гомер иткән кешеләрдән үрнәк алам.

Мои достижения

 

                    Минем уйлавымча, укытучы  укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын ул, бергә кайгырсын, бәхәсләшсен, бергәләп стена газетасын да чыгарсын, бәлеш рецепты белән дә бүлешсен.

         Укучыларым киләчәктә кем булырлар – белмим, минем өчен хәзергесе мөһим: алар шәхесен үземнең холкым белән үтерергә тиеш түгел мин.  Укучы шәхесен хөрмәт иткән укытучыны һәрвакыт яраталар.

       “Һәркем үзен үзе     төзесен”— бу минем төп максатым. Ә укытучы һәр дәрестә моңа ярдәм итәргә тиеш. Олы йорт кирпечләрдән төзелә. Һәр дәрес – бер кирпеч

 

          Киләчәктә кем булыр минем укучыларым?!     Ак каенның бу яфраклары да  беркөнне коелып оча башлар бит?! Әмма кая гына очсалар да, нык булырлар кебек.

           Мин иртән эшкә барганда, каршыма очраган эшлекле кешеләр арасыннан үз укучыларымны танысам иде, алар минем белән исәнләшеп узсыннар.

            Ә миңа көн саен шул каеннарым янына ашыгырга язсын,  яңа күренгән яфраклар белән серләшеп,  уртак тел табып яшәсәм иде.

            Табигать  һәм  кеше – мәңгелек фәлсәфә.

Моё портфолио

Бүгенге катлаулы заманда материаль кыйммәтләрсез яшәп булмаса да, укытучы булгангадыр ,мөгаен, рухи кыйммәтләрне өстенрәк күрәм.
Кешеләрдә иң югары дип бәяләгән рухи кыйммәтләр: иҗадилык, гаделлек, шәфкатьлелек, тырышлык .сабырлык.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: