Салихова Гузалия Гависовна

"Сайт учителя начальных классов"

Ешрак елмаегыз, иреннәрегез генә түгел, күзегез, йөзегез дә елмайсын!

Профессия: учитель начальных классов

Профессиональные интересы: Преподавание

Увлечения: Музыка, спорт

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: дер.Ст.Бугады, Актанышского района

Место работы: МБОУ "Бугадинская ОШ"

Звание, ученая степень: учитель высшей категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salikhova-guzaliya-gavisovna
Плохой учитель преподносит истину, хороший учит ее находить
Дистервег А.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе

 

О себе

       Мин, Салихова Гүзәлия Гавис кызы, 1960 елда туганмын.  Белемем  югары, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын 1986 елда тәмамладым. 2009 елда Яр Чаллы өзлексез белем бирү институтында, информатика укыту хокукы белән, башлангыч класслар укытучысы белгечлеге алдым. Педагогик стажым 37 ел.Хәзерге вакытта Актаныш районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч класлар укытучысы булып эшлим.Эшемне яратып эшлим. Балаларны яратам, алар янында үткәргән һәр көнемне зур бәхеткә тиңлим. Ак кәгазьдәй чиста күңелле балаларга белем орлыклары салам. Эш алымым мондый: балага белем биреп кенә калмаска, ә белемне эзләп табарга өйрәтергә.Максатыма ирешәм дип саныйм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

Б.Полевой "Повесть о настоящем человеке"

Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр"

Г.Әпсәләмов "Яшел яр"

Г.Әпсәләмов "Алтын йолдыз"

Д.Дефо "Робинзон Крузо"

М.Мәһдиев "Без кырык беренче ел балалары"

Без 60 нчы еллар балалары бу китапларны кулдан-кулга йөртеп укыдык.Бу китапларның геройлары иң керсез күңелле,романтик рухлы кешеләр.Хәзер андыйлар бар микән?

Мой взгляд на мир

Гаиләдә иминлек булса,яратып башкарган эшең булса,кешеләргә кирәклегеңне тоеп торсаң ,яшәү күңелле!

Мин педагогик хезмәтемне 1978 елда Теләкәй урта мәктәбендә башладым. 1989 елдан эшемне Богады урта мәктәбендә дәвам итәм. Эшләү дәверендә мин кече яшьтәге мәктәп балалары белән эшләүнең үтә дә җаваплы булуын аңладым. Балаларга аң-белем генә түгел, тиешле тәрбия бирергә, аның сәламәтлеге турында да кайгыртырга да кирәк.

Башлангыч сыйныф укытучысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Шуларның үзем иң мөһим дип санаганнарына тукталып үтәм.

Беренчедән, без киң күңелле булырга һәм балаларны нинди булуларына карамастан, яратырга тиешбез. Баланың шугын да, күндәмен дә, зирәген һәм акрын төшенә торганын да, ялкавын һәм тырышын да бертөрле яратырга кирәк.

Икенчедән, без балаларны аңлый белергә тиеш. Бала кечкенә булса да, аның эш-мәшәкатьләре зурдан. Балаларны төрле фәннәргә өйрәтүебез аларның онытылып уенга бирелүеннән әһәмиятлерәк дип уйламаска кирәк. Балаларны аңлау – аларны үзебезнең властька буйсындыру дигән сүз түгел ул, бәлки аларның бүгенге тормышына таянып, алардагы киләчәк тормыш үрентеләрен үстерү.

Өченчедән, безгә оптимистлар булырга кирәк. Тәрбия һәм укытудагы өметсезлек – баланың мөмкин булган шатлыклы киләчәген күмү ул; бары тик укытучы гына баланы канатландырып җибәрә, аның әлегәчә йоклап яткан көчләрен уята. Ә бу укытучыдан даими иҗат, туктаусыз эзләнүне таләп итә. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен иң зур авторитет -  укытучы. Алар үзләренең укытучыларына, аның белеменә, бәхәсле мәсьәләләрне хәл иткәндә, һәркемнең тәртибен һәм уңышлаырн бәяләгәндә гаделлегенә ышаналар.

Укытучыда һичшиксез артистлык таләп ителә. Ул актерлык осталыгы, педагогик тәэсир итү алымнарына ия булырга, мимика, тавыш, кул хәрәктләре, пластика ярдәмендә үзенең хисләрен мәгънәле итеп күрсәтеп бирә белергә итеш.

Укыту процессында укучы шәхесенең үсешен тәэмин итү һәм укучыларның белем сыйфатын күтәрү, иҗади сәләтләрен үстерү укытучыдан зур әзерлек эше алып баруны таләп итә.

Иҗади шәхес тәрбияләү өчен укыту-тәрбия барышында түбәндәге шартларны тудырырга кирәк:

·      укытучының укучыга ышаныч һәм хөрмәт күрсәтүе;

·      баланың кызыксынуларына, сәләтенә, сәламәтлегенә, һәрьяклы үсешенә игътибар итү;

·      танып белү эшчәнлегендә укучыга мөстәкыйльлек бирү;

·      балаларга мөмкин кадәр сиздермичә генә ярдәм күрсәтү;

·      укытучының югары дәрәҗәдә рухи усешкә ия булуы.

Укучыларга иҗат эше өчен шартлар тудыру һәм аларга иҗат тәҗрибәсе бирү һәр педагогның төп бурычы. Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның үзе белеп иҗади эшли алу сәләте кыйммәт. Әгәр дә без баланың сәләт-мөмкинлекләрен максатчан үстерә алсак, киләчәктә ул үзе теләгән һәм яратып башкарачак һөнәр иясе булып, тормышта үз урынын табачак.

Мои достижения

 

Почетная грамота Министерство образования Республики Татарстан, 1993 год;

Почетная грамота отдела образования Актанышского района Республики Татарстан, 2004год;

Нагрудный знак «За заслуги в образовании» Республики Татарстан, 2005 год;

Почетная грамота РФ, 2011 год.

- Лауреат районного конкурса «Учитель года - 2005»;

- Абсолютный победитель районного конкурса «Классный руководитель года - 2006»;

- Всероссийский конкурс «Компьютерная семья» компании « Microsoft», 2008 год,          

 Авторская программа  дополнительного  образования по теме: «Юный оригамист», рецензенты  методисты кафедры ЕМОД Института непрерывного педагогического образования Республики Татарстан, утверждена Ученым советом Института непрерывного педагогического образования Республики Татарстан, 2009год;

победитель конкурса "Наш лучший учитель"

 

Моё портфолио

Яшисең килеп яшәргә,

      Эшлисең килеп эшләргә.

Мои публикации:
Воспитательная работа
Для комплексов "Детский сад-начальная школа"
Математика
Материалы для родителей
Материалы МО
Общепедагогические технологии
ОРКСЭ
Разное
Сценарии праздников
Чтение
Публикации моих учеников:
Литературное творчество
Другое
Добавить грамоту в портфолио