Шафикова Гузалия Рахимшовна

сайт учителя татарского языка и литературы

Каждый день новые знания!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: участие в разных конкурсах, конференциях

Увлечения: чтение книг

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Елабуга

Место работы: МБОУ « Средняя общеобразовательная школа №3 им. Героя Российской Федерации А.Н.Епанешникова» Елабужского муниципального района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/shafikova-guzaliya
Учиться, учиться и учиться!
В.И.Ленин

 1971 нче елның 9 нчы сентябрендә Мамадыш районы Норма авылында туганмын. 1979 нчы елда Норма башлангыч мәктәбенә укырга кердем. Урта белемне Кече Кирмән урта мәктәбендә алдым. 1990 нчы елда яр Чаллы педагогия институтына укырга кердем. Анда 3 ел белем алганнан соң , Алабуга педагогия институтында читтән торып уку бүлегенә күчтем. Педагогик хезмәт юлын Мамадыш районы Югары Яке Тулы булмаган урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлап җибәрдем. Бу мәктәп минем туган авылымнан 7 чакрым ераклыкта урнашкан иде. Һәр көн таң атуга мин урман аша мәктәпкә эшкә йөрдем. Көзге "әбиләр чуагы" нда да, салкын яңгырлы көннәрдә дә, карлы -буранлы кыш көннәрендә дә, умырзаялы яз көннәрендә дә минем сукмагыма чүп тә төшмәде. 

О себе

1993 нче елдан бирле мәктәптә эшлим. Укытучы буларак хезмәт юлымны Мамадыш районы Югары Яке тулы булмаган урта мәктәптә башладым. Анда мин рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы булып 1 ел эшләдем. Бу мәктәптә укучылар аз, укытучылар да санаулы гына иде. Бу авылда укыткан 1 ел минем өчен иң матур мизгелләре белән генә күңелемдә калды. Укучыларым - тыңлаулы авыл балалары, әти-әниләр - укытучыны хөрмәт итә торган тыйнак авыл кешеләре... Мәктәбебез - иске генә авыл йорты. Югары Яке авылы - табигатьнең бик матур урынында урнашкан. Төрле яктан урман әйләндереп алган. Авылдан ерак түгел буа бар. Урманы "өскә авып тора" . Урман буендагы бәрәңге басуында көз көне укучылар белән колхозга бәрәңге алырга булыша идек. Ял иткән арада көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге ашый идек. Ул бәрәңге басуындагы бәрәңгеләрнең эрелеге иде! Тагын әле укучылар белән сыер фермасына шефлыкка төшә идек. Бозаулар тәрбияләнә торган сарайда укучылар белән бозауларга яшел себеркеләр ташый идек. Яз көне ашлык саклана торган амбарның түбәсеннән кар төшерә идек. Май аенда укучылар белән авыл халкына Т.Миңнуллинның "Гармун белән скрипка" әсәрен сәхнәләштереп күрсәттек. Бүгенгедәй хәтеремдә, көндез театрга декорацияләр әзерләгән вакытта, бер укучым, егылып, кулын сындырды. Күз алдына китерегез: кич театр күрсәтергә кирәк, ә минем төп рольне уйнарга тиешле укучымны Мамадышка больницага алып барырга машина юк! Авыл буйлап чаба-чаба машина эзлим, үзем елыйм. Рәхмәт яугыры, авыл егете шофер Рәхмәтуллин Илнур, берсүзсез риза булып, минем укучымны, әнисе белән, Мамадышка алып  чыгып чапты. Менә театр башланырга 40 минутлап вакыт калды. Ә төп рольне уйнарга кеше юк... Мин нишләргә дә белмим. Шул вакытта бүлмәгә Алабугада культпросвет училищесында укучы Әнисә исемле кыз килеп керде. Бер кат әсәргә күз йөртеп чыкты да, "үзем уйныйм!",- диде. Минем бәхетемә каршы, шундый яхшы итеп уйнап та чыкты. Авыл халкы, театр беткәч, шаулатып кул чапты. Менә шундый мизгелләре белән исемдә калды минем 1 нче ел мәктәптә эшләвем. Язмыш мине кабат ул авылдан алып китте. Мин Яр Чаллы шәһәренә килдем. Үзем читтән торып укуымны дәвам итәм. Эш эзлим. Менә мәктәпләр буйлап эш эзләп йөри торгач, 25 комплекста урнашкан 33 нче номерлы урта мәктәпкә килеп кердем. Директорның кабул итү бүлмәсендә утырам. Бер бик затлы ханым килеп керде. Әле дә күз алдымда тора, ул ханым бик чибәр иде. минем кем булуым, ни йомыш белән килүемне сораша. башлады. Мин, каушый-каушый, үземнең татар теле укытучысы буларак эш эзләвемне әйттем. Ул мине директорга алып кереп китте. Һәм мин башлангыч сыйныфта укучы рус телле балаларга татар теле укытучысы булып эшкә алынуымны ишетеп бик сөендем. Бу мәктәп мине югары белемле итте. Директорыбыз Кайбышев Сәйфи Рифкатовичка мин бик рәхмәтле!  Кешелекле, акыллы, кайгыртучан, гомумән, кешелекнең иң уңай сыйфатларын үзенә туплаган бу кешегә  миң үлгәнче рәхмәтле! Бу мәктәптә мин 9 ел эшләдем. Бик авыр вакытларым булды. Ләкин мине эшемдә , русча әйткәндә, "поддержать иттеләр". Менә шулай, 2003 нче елга кадәр мин Чаллыда эшләдем. Аннан язмыш җилләре мине Алабугага алып килде. ...Алабуга........Тормышымда яңа этап башланды. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Мәктәп педагогикасы

Мой взгляд на мир

Мин һәр яңа көнгә куанам. Тик уңышлар, яхшы хәбәрләр генә көтәм. Чөнки мин кешеләргә начарлык теләмим, кешенең яхшы сыйфатларын гына күрәм. 

Мои достижения

Эшләгән мәктәбемдә мине һәр иртә саен көтеп алучы 5к сыйныфы укучылары бар.

Моё портфолио

Мин, Шафикова Гүзәлия Рәхимша кызы, Алабуга шәһәренең 3 нче номерлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Мин 5 к классында  класс җитәкчесе булып эшлим. Барлыгы 21 укучым бар. Төрлесе төрле характерлы 19 малай, 2 кыз. Малайлар күп, чөнки бу кадетлар классы. Кадетларымны яратам, 1 нче ел бергә эшлибез. минем иртән эшкә килүемне көтеп алалар, эштән кайтып киткәндә "Сау булыгыз!" дип озатып калалар. 

Мои публикации:
Внеклассная работа
Другие языки
Классное руководство
Родной язык и литература
Сценарии праздников
Чтение
Публикации моих учеников:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: