Инновационная деятельность на базе КФУ

Федераль дәүләт белем стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  уен технологиясе элементларын  куллану.

        Бүгенге көндә белем бирүнең стратегик бурычы булып – аның эчтәлеген, укыту алымнарын яңарту һәм шуның нигезендә нәтиҗәләрнең яңа сыйфатына ирешү тора. Нәтиҗәләрнең яхшы сыйфатына ирешүдә татар теле һәм әдәбият дәресләрендә уен технологиясе элементларын куллануның роле зур дип уйлыйм.  Чөнки, кече яшьтәге мәктәп балаларының укуга, белем алуга омтылышын ныгытуда, аларның күзәтүчәнлеген арттыруда һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дәрестә мин  аларга еш мөрәҗәгать итәм. Ә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әйтик, дәреснең аерым этапларында төрле уен элементлары кертергә була. Бу исә укучыга үз белемен күрсәтергә, үзенең сәләтен ачарга булыша. Дәресләрдә шундый уен төрләрен кулланырга була:

  С* сүзле уеннар

А* абстракт фикерләүгә уеннар

Л * логик фикерләүгә уеннар

А* акыл үсешенә ярдәм итүче уеннар

В* вак моториканы үстерүче уеннар

А* аңны үстерүче уеннар

Т * театральләшкән уеннар

 

К*кыюлык тәрбияләүче уеннар

Ү* үз-аңны тәрбияләүче уеннар

П*пунктуальлек тәрбияләүче уеннар

Е*еш уйналучы уеннар

Р*рольле- сюжетлы уеннар

Е*елгырлык өстәүче уеннар

 

 “Яхшы оештырылган уен әйбәт эшкә охшый... Һәрбер уенның нигезендә барыннан да элек, хезмәт тырышлыгы, фикер тырышлыгы бар,”- дигән  бөек педагог А.С.Макаренко.   Әйе, бу сүзләр белән мин дә килешәм.

Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, аны коллективлык рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Чыннан да уен вакытында баланың  игътибары ныгый, акылы үсә, физик яктан чыныга. Мәсәлән, 1 нче сыйныфларда  “Игътибарлы бул!”, “Хәреф капитан” уеннары  бик отышлы.

Уеннар тәрбия һәм өйрәтүнең төрле мәсьәләләрен чишәргә, билгеле бер программа таләпләрен үзләштерергә, тәртип кагыйдәләренә өйрәнергә ярдәм итә.  Балаларның интеллектуаль үсешенә ирешү- ул хәтерләрен, игътибарлылыкларын, уйлау һәм үзләштерү сәләтен үстерү. Уеннарны сайлый белү дә зур әһәмияткә ия. Интеллектуаль уеннарны сайлаганда, укытучы  балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, балаларның уен алдындагы халәтен, кәефен истә тотып эшли. Уен вакытында туган шатлыклы кичерешләр уенны көчле тәрбия чарасына әйләндерә. Интеллектуаль уеннар ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да "уятырга”мөмкин .Мәсәлән, “Сүз эчендә сүз” уенын уйнаганда бар бала да бик актив катнаша.

Уен технологиясе татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алырга, укуга дәртләндерә, аларда фән белән кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә өйрәтә, телләр белүнең тормышта кирәк булуын төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә , аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә. “Кызыклы сүзләр уйла”  уенын парларда, төркемнәрдә уйнатырга була.

Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеруча нәтиҗәле була. Мәсәлән, исем сүз төркемен өйрәнгәннән соң, шундый уеннар уйнатырга була. “Кем? яки Нәрсә?”, “Исемнәр уйла!”, “Нинди сүз артык?”, “Кушма сүзләр” . Уеннар  укучыларның сүз байлыгын арттыра, “ дөрес әйттемме” дигән табигый курку – тартынуны да җиңәргә ярдәм итә. Антоним, омоним,синонимнарны үткәннән соң, шундый уеннар тәкъдим ителә.

Укучыларның  яше арткан саен , уеннарның максаты да катлаулана  бара. Төрле яшьтәге балаларга бер уенның төрле вариантларын бирергә була. Мәсәлән, әдәби уку дәресләрендә халык авыз иҗаты әсәрләреннән мәкаль һәм әйтемнәрне еш кулланам. Әйтик, “Мәкальнең ахырын тап! ”- дигән уенны 3нче сыйныфта ,  ә инде катлаулырак вариантын  ” Мәкальне төзе ” 4 нче сыйныфта үткәрергә була .

Уен кагыйдәләренә буйсыну балаларда чыдамлылык, ихтыяр көче, сабырлык тәрбияли. Укучылар үз теләкләрен башкаларныкы белән яраклаштырырга , иптәшләре алдында җаваплылык хисләре тоярга өйрәнәләр. Уртак шатлык, күмәк уйнау балаларны шәхес буларак үстерә, камильләштерә. Әдәбият дәресләрендә “Әкиятләр дөньясында”,“Әкиятне, авторны таны” ,”Табышмак, аякка ябышмак”уеннары, әдәби викториналар  үткәрергә була.

Укучыларның белем, осталык, эш күнекмәләрен булдыру һәм үстерү максатыннан кулланмага кертелгән рольле уеннар, сынамышлар, тизәйткечләр, җырлар, табышмаклар, башваткычлар да,   татарча сөйләшергә өйрәтүдә зур гамәли әһәмияткә ия булып тора.

Дәресләрдә уен технологиясе элементлары  киң куллану уңай нәтиҗә бирә,укучыларның күзәтүчәнлек, игътибарлылык, сабырлык кебек сыйфатларын, хәтер һәм зиһенен үстерә, фикерләү сәләте үсеше белән бергә, туган телгә, туган якка мәхәббәт тә тәрбияләнә.     

Алда әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: педагогика фәнендә укыту-тәрбия процессы сыйфатын үстерергә булышлык итүче технологияләр бик күп. Бу шуларның берсе генә.