"Учитель года -2016"

Гатиятуллина Фирюза Рамисовна

Эссе "Үткәннәргә ышанып, киләчәкне төзибез!"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Информационная карта

1.Общие сведения

Район

Московский

Фамилия

Гатиятуллина

Имя

Фирюза

Отчество

Рамисовна

Дата рождения (день, месяц, год)

06.10.1990

Место рождения

Балтасинский р-н РТ

2. Работа

Должность (по штатному расписанию)

Учитель татарского языка и литературы

Место работы (название учебного заведения по уставу)

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №133» Московского района г.Казани

ФИО директора образовательного учреждения

Хайдарова Гульчачак Сагитовна

Год приема на работу в данное учреждение

2012 год

Преподавательская деятельность по совместительству  (укажите, где и в каком качестве)

-

Классное руководство (укажите параллель)

-

Педагогический стаж (полных лет на момент заполнения анкеты)

3 года

Квалификационная категория

I квалификационная категория

3. Образование

Образование (укажите название и год окончания учебного заведения,  факультет)

К(П)ФУ, 2013, Институте филологии и межкультурной коммуникации им. Льва Толстого

Знание языков (укажите каких и степень владения)

Татарский – уровень владения в совершенстве

Русский – уровень владения в совершенстве

Английский – свободное владение

Ученая степень (если имеется), название диссертационной работы (работ)

-

4. Семья

Семейное положение (укажите имя супруга (супруги) и его (ее) профессию)

Замужем, Гатиятуллин Азат Рауфович, инженер

Дети (укажите имя и возраст детей)

5. Увлечения

Хобби

Рукоделие

Спорт, которым увлекаетесь

Баскетбол

6. Общие вопросы

Выше педагогическое кредо

Нам каждый год встречать и провожать

И каждый день глядеть в ребячьи души.

Нам каждый час единство с ними ощущать,

И с каждым мигом становиться чище, лучше.

Девиз, под которым Вы выступаете на конкурсе

Учиться надо всю жизнь, до последнего дыхания!

Ваше заветное желание

Рост по карьерной лестнице

Ваши кумиры в профессии

Конфуций, Кул Гали

Победитель конкурса «Лучший учитель года» - это…

Творческий, любящий детей, мастер своего дела, постоянно находящийся в поисках нового

7. Контакты

Мобильный телефон

89172587449

Подтверждаю согласие на участие в Конкурсе.

Подтверждаю правильность изложенной в заявке информации.

Подпись: Гатиятуллина Ф.Р.                                                Дата: 11.01.2016



Предварительный просмотр:

Ак алъяпкычларда ак канат,

Күңел оча гүя акчарлак.

Ак канат иңнәрдә

Җилферди җилләрдә,

Күңел оча ерак җирләргә.

(С.Сөләйманова)

Һәр кешенең алдында югары үрләр, ерак күкләргә илтә торган баскычлар бар. Шул баскычлардан өскә менү өчен кешегә нәрсә кирәк соң? Иңнәреңдә канат булу, әле еракка оча алу дигән сүз түгел, ул канатларны дөрес файдалана белергә кирәк. Ә моның өчен күп укырга, алдыңа куйган максатка ирешү өчен күп көч куярга кирәк. Алай гына да түгел, үткәннәргә карап гыйбрәт, сабак алып, булган хаталарны төзәтеп эш итү дөрес, минемчә.

Син кем генә булсаң да – төзүчеме, сатучымы, сыер савучымы – бөтен булмышың белән УКЫТУЧЫ дигән бөек шәхескә бурычлы. Укытучы һөнәре – мөгаллимлек борынгы заманнардан бирле иң игелекле һөнәр саналган. Халык аңа баласын ышанып тапшырган,  үзе дә остазны хөрмәт иткән. Укытучылар үзләре дә эш-гамәлләре, белемнәре, хәтта кигән киемнәре белән дә “күз өстендә каш” булырга тырышканнар.  Мин үзем килеш-килбәтем, кигән кием белән укытучы дигән кысадан чыкмаска тырышам. Кигән киемем, үз-үземне тотышым белән дә балаларга үрнәк булып, аларны шәхси үрнәгем белән дә тәрбияләргә тырышам. А.П.Чеховның “Кешенең һәрнәрсәсе дә матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уе да” дигән сүзләрен мин үземә яшәү нормасы итеп алдым.

Үзең белемле булу бер нәрсә, ә шул белемне балаларга җиткерә алу – монысы педагогик осталык. Укытучы балалар күңеленә ачкыч, юл салучы психолог та, әти-әни җылысыдай җылы бирердәй шәхес тә, артист та, югары сөйләм әдәбенә ия булырга тиешле кеше дип тә саныйм. Сөйләм әдәбе, сүз көче, сәнгатьле сөйләм, балалар алдында үзеңне матур-тәрбияле итеп тоту – менә бу минем эшемнең төп принцибы. Әдәбият фәнен алда әйтелгән элементларны кулланмыйча укыту мөмкин дә булмас иде. Син укытучы, бигрәк тә тел белгече, балаларда табигатькә, кешеләргә ярату хисе булдырырга, ә баланы шул табигать, кешеләр үрнәгендә тәрбияләргә тиеш буласың. “Укытучының бөтен горурлыгы – укучылары. Нинди түземлелек, ә иң мөһиме балаларга мәхәббәт таләп итә бу эш. Алай гына да түгел, ул – профессия дә, эш тә түгел, ул – осталык. Укытучы булу өчен уку гына җитми, ул синең йөрәгеңдә булырга тиеш,” – дигән Татарстанның беренче президенты М.Шәймиев.

 Укытучы – иң кирәкле, иң авыр хезмәт ул, бөтен барлыгың белән укучыларыңны яратырга, белем биреп, аларны чын кеше итеп тәрбияләү өчен бөтен көчеңне куясың, әлбәттә, замана белән дә атларга кирәк. Ләкин шунысы бар: нинди генә алга киткән заманада яшәсәк тә, тирә-юнебезне заманча технологияләр уратып алса да, балаларга белем бирү дигәндә, горурланып сөйләрлек эш-хезмәтләре булган педагогларыбызның эш тәҗрибәсенә таянмау дөрес булмас. Үткәннәргә ышанып, киләчәкне төзү мөһим.

Укытучы баланың күңеленә беренче юллар сала, баланың белемле кеше булып үсүе өчен әти-әнисе белән бергә җавап тота. Укытучы дөнья серләрен ачучы, офыкларны киңәйтүче, миһербанлык үрнәге күрсәтүче. Һәр укучы үзенчәлекле. Укытучы аларны аңлый белергә, тормышта тиешле юлны сайларга, авыр чакта ярдәм кулы сузарга тиеш.

Мин – татар кызы. Милләтемә тугры калып, балаларга татар теле дәресләре бирәм. Милләтемне, телемне, халкымның үткәнен бик теләп балаларга өйрәтәм, аны хөрмәт итәргә, тугры калырга өйрәтәм. Татар милләтеннән булуым белән горурланам. Мин укыта торган татар теле, әдәбияты – чын тормыш мәктәбе, уңай геройлардан үрнәк, тискәреләреннән гыйбрәт алырга өйрәтәм. Укучыларымның уңышлары өчен алар белән сабыйларча куанам, берәрсе турында начар хәбәр килсә, тынычлыгым кача. Халкымның “егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, мәкален “укытучы җитмеш төрле һөнәр иясе” дип үзгәртер идем мин. Без кайгыртучан, әни кебек, тәрбияче дә, психолог та, кирәк булса, җырчы, биюче дә, әкиятче дә була алабыз.

Киләчәктә дә үзем белем биргән укучыларым белән биек үрләргә омтылырга, бетмәс-төкәнмәс иҗат дәрте белән яшәргә иде ...