наши автоматические реакции

Платонова Дамира Данияловна

 

Мөгаллимә догасы ( нәсер)

Габриэла Мистраль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mogallime_dogasy.docx54.04 КБ
Файл mat_tereza.docx12.5 КБ
Файл nashi_avtomaticheskie_reakcii.docx12.76 КБ

Предварительный просмотр:

Мөгаллимә догасы ( нәсер)

Габриэла Мистраль

И Ходаем! Син, безнең илаһи өйрәтүчебез, зинһар өчен мине башкаларны өйрәтүем өчен кичерә күр. Җирдә син йөрткән “Өйрәтүче” исемен йөрткәнем өчен гафу ит мине!

Син мине шушы бердәнбер бәхетем – мәктәбемне яратудан мәхрүм итә күрмә! Хәтта ки гүзәллектән туган кайнар хисләрем дә мәктәп һәм балаларга булган мәхәббәтемне суыта күрмәсен.

Бөек өйрәтүчем! Зинһар өчен, минем тырышлыкларымны – даими, өметсезлеккә төшкән көннәремне вакытлыча гына ит. Җанымнан мине әлегечә борчып торган әшәке үч алу хисен, рәнҗетелгән чакларымда эчемдә кабынып китә торган вак һәм түбән ачу-нәфрәт тойгыларын йолкып ташла. Үзем укытып чыгарган шәкертләрнең мине аңламавы яисә онытуы мине борчу- хәсрәтләргә салмасын иде...

Йа Раббем, миңа Син үз бавырымнан өзелеп төшмәгән бу сабый җаннарны, аларның үз әниләре кебек үк яратыр һәм яклар өчен шул аналарныкыннан да назлырак һәм артыграк сөю  көчен бирсәңче. Зинһар өчен, миңа үзем тәрбияләгән нәниләрнең берсен генә булса да иң камил шигыремә әверелдерерлек һәм, инде иреннәрем җырлый алмый башлаган чакта да, аның күңеленә үземнең иң моңлы көемне салып калдырырлык җегәр бир...

Илаһым! Үзеңнең изге Китабыңны безнең заманда да укып өйрәнүнең фарыз икәнлегенә төшендер! Мине көн саен һәм сәгать саен шуның хакына көрәшүемнән биздерә күрмә...

Минем шушы гади генә мәктәбемне дә үзеңнең җитәкләшеп әйлән-бәйлән уйнаган ялан тәпиле балаларның күңеленә күктән иңдергән сихри нурларың белән балкыт, Ходаем!

Мине Син, фәкыйрь вә ярдәмчесез бичара бер хатын- кыз булуыма да карамастан, көчле ит!.. Һәм мин гомер юлымны яктыртып торучы Синең ихтыярыңнан гайре һәртөрле буйсындырулар һәм изү-басуларга каршы һәрвакыт нәфрәт белән карый алсам иде...

Йа Раббым, дустым һәм тугры юл күрсәтүчем булып кал! Рәхмәтең киң, рәхмәтеңнән ташлама!..  Минем янымда, күбесечә, синнән башка беркем дә булмый һәм булмас  та... Минем сабакларым тагын да чистарак, ә чынлыгым тагын да ихласрак була барган саен, дөнья бәндәләре мине ташлап китәчәкләр; әмма Син минем иксез-чиксез ялгызлыгымны һәм бер терәксез булуымны күрдең һәм  белеп торасың. Шуңа күрә, Син мине кызганып күкрәгеңә кысарсың, рәхмәтеңнән ташламассың, дип беләм...  Мин бит Синең теләктәшлегеңә гаять мохтаҗмын һәм бары тик Сиңа гына сыена алам!..

И Ходаем,  миңа Син гадилек һәм тирәнлек бир;  минем көндәлек дәрес-сабакларымы катлаулы һәм мәгьнәсез булудан сакла!...

Ә иртәләрен мәктәп бусагасын атлап кергәндә,  мине үз күкрәгемдә саркыган җәрәхәтләремне күрми торырга өйрәт. Эш өстәлем янына килеп утыру белән, мин үземнең вак-төяк матди мәшәкатьләремне һәм бетмәс-төкәнмәс моң-зарларымны онытып торсам иде...

Җәза бирсәм, кулым  - җиңел,  иркәләсәм, кулым йомшак була курсен. Кайвакыт ачулансам, орышсам да, берәр җәза бирсәм дә, моны бары тик яратып кына эшләвемне белеп тору өчен , үземнең дә җаным сызлансын, вөҗданым газаплансын...

Мин шушы салкын таш мәктәбемә җан җылымны өрә алсам иде. Минем янып-көеп йөрүләрем, дәртле омтылышларым аның ярлы класс  бүлмәләрен һәм буш коридорларын җылытып торсын иде... Минем саф йөрәгем һәм изге теләкләрем әллә нинди бай мәктәпләрнең дә зиннәтле диварларын һәм алтын баганаларын алыштырырлык ышанычлы терәккә һәм алтыннан да кыйммәтрәк рухи сафлыкка әверелсен иде, Ходаем!..

Һәм, ниһаять, Син Веласкесның тонык кына рәсем-полотносы аша һәрвакыт шуны исемә төшереп тор:  дөньяда кешеләрне чын күңелдән ярату һәм өйрәтү  –  ул гомернең соңгы көннәренә кадәр мәхәббәттән  дөрләп янган җәрәхәтле йөрәк белән яшәү икән..



Предварительный просмотр:

Прочитайте  высказывание М.Терезы. Определите насколько они могут быть полезными в вашей педагогической деятельности.

Да, люди неразумны, непоследовательны и эгоистичны.

И все же люби их!

Если ты делаешь добро ,люди обвинят тебя в затаенной корысти и себялюбии.

И все же твори добро!

Добро, сделанное тобой, будет завтра же позабыто.

И все же твори добро!

Если тебе сопутствует успех, ты наживешь мнимых и действительных врагов.

И все же преуспевай!

Искренность и открытость сделают тебя уязвимым.

И все же будь искренен и открыт!

То, что ты строил годами, может разрушиться в одно мгновение.

И все же строй!

Люди нуждаются в помощи, но они же станут упрекать тебя за нее.

И все же помогай людям!

Отдай миру все самое лучшее, что имеешь, и получишь жесткий удар.

И все же отдавай миру все самое

     Лучшее, что у тебя есть!



Предварительный просмотр:

Задание: Познакомьтесь с высказываниями, которые часто мы используем в общении. Старайтесь избегать  подобных неэффективных  способов общения.

НАШИ АВТОМАТИЧЕСКИЕ РЕАКЦИИ И ИХ 12 ТИПОВ.

  1. Приказы команды: «Сейчас же перестань!», «Убери!», «Чтобы я
    больше этого не слышала!», «Замолчи!»...
  2. Предупреждения,  предостережения, угрозы: «Если ты не
    прекратишь, я...»,  «Еще раз это повторится...», «Смотри, как бы не
    стало хуже.......
  3. Мораль, нравоучения, проповеди: «Ты обязан вести себя как
    подобает», «Ты должен уважать взрослых»..,
  4. Советы, готовые решения; «А ты возьми и скажи...», «Почему бы
    тебе не попробовать...», «По-моему, нужно пойти и извиниться», «Я
    бы на твоем месте...».
  5. Доказательства, логические выводы, нотации, лекции: «Пора бы
    знать...», «Сколько раз тебе говорила! Не послушалась, пеняй на
    себя...».
  6. Критика, выговоры, обвинения; «Все из-за тебя», «Вечно ты...»
  7. Хвала (В значении осуждения); «Ну ты молодец!», «Ну ты просто гений»...
  8. Обзывание, высмеивание: «Какой же ты…!, «Не будь лапшой!»,  
  9. Догадки, интерпретации: «Я знаю, это все из-за того, что ты...», «Я
    все равно вижу, что ты меня обманываешь»...
  1. Выспрашивание, расследование: «Нет, ты все-таки скажи..», «Что
    же все-таки случилось?», «Ну почему ты молчишь?»...
  2. Сочувствие на словах, уговоры, увещевания «Успокойся»,
    «Не обращай внимание», «Я тебя понимаю».
  3. Отшучивание, уход от разговора: «Отстань!», «Не до тебя!»,
    «Вечно ты со своими жалобами»...