Алексеева Фанзиля Шамиловна

 

Гади тәрбияче.

Чит балага ана булып,

Яратучы, сөюче,

Кем соң шундый киң күңелле?

Ул – гади тәрбияче.

           Серләреңне дә чәчми ул,

           Кирәк чакта киңәшче,

           Елаганда юатадыр

           Шул гади тәрбияче.

Киенергә – чишенергә,

Уйнарга өйрәтүче,

Егылгач та торгызадыр

Шул гади тәрбияче.

            Мәсәләләрне чишәргә,

            Санарга өйрәтүче,

            Һәр сорауга җавап таба

            Шул гади тәрбияче.

Карьера, үсеш артыннан

Түгел бит мин куучы.

Эшем белән горурланам.

Мин – гади тәрбияче!
  

Добавить запись

Защита от спам-роботов