"Туган тел" мастер-класс бәйгесе 2017

Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы  (Ханипова Гулуза Гарифовна)

1. Эссе

2. Бәяләмә

3. Дәрес эшкәртмәләре

4. Дәрестән тыш чара эшкәртмәләре:

   Минзәләгә Җәлил эзләреннән сәяхәт.

   Илһам Шакиров - кабатланмас моң иясе ул.

5.Сәләтле укучылар белән эштәге нәтиҗәлелек

6. Презентация "Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем"

Скачать:


Предварительный просмотр:

БӘЯЛӘМӘ

        Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы - Тукай районы Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. 1990 нчы елдан бирле шушы мәктәптә ана теле дәресләрен укыта.

        Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, Гөлүзә Гариф кызы педагогик осталыгын күтәрүгә, алдынгы тәҗрибәне куллануга игътибар итә. Дәресләрдә ТСО, күрсәтмәлелек, дидактик материаллар, өстәмә әдәбият, көндәлек матбугат һәм заманча технологияләрдән урынлы файдалана. Укучыларның активлыкларына  һәм иҗади эшләүләренә ирешүне максат итеп куя.

Соңгы 3 елда Бөтенроссия «Зирәк тиен» уен-бәйгесендә 5нче класс укучысы  Сәлахетдинова Алсу Җиңүче дипломына лаек булды. КФУ оештырган татар теленнән Интернет олимпиадада Гыйләҗева Р., Сәгыйтова А., Сабирҗанова Л., Минвәлиева А., Гыйлфанов А. 1нче тур призерлары булдылар. 8 нче класс укучысы Сәгыйтова Алсу Фатыйх Әмирхан исемендәге VI республикакүләм   фәнни-гамәли конференциясендә Сертификатка һәм III дәрәҗә Дипломга лаек булды. “Алтын каләм” конкурсының район турында 6 нчы класс укучылары Абзалетдинова  Г. – 1нче урын, Фәррахов Р. 3нче урын яуладылар.

        Гөлүзә Гариф кызы мәктәп коллективы һәм районның татар теле, әдәбияты укытучылары өчен ачык дәресләр, дәрестән тыш чаралар үткәрә. Дәресләрнең төрле формаларын – КВН-дәрес, сәяхәт-дәрес, зачёт-дәрес, кроссворд яки чайнворд чишү дәресләрен уздыра. Г.Г.Хәнипованың дәресләре укучыларның фикерләү сәләтен, грамоталылыгын һәм дөрес сөйләү күнекмәләрен камилләштерүгә юнәлтелә.

        Укучыларның ана теле дәресләрендә алган белемнәре укытучы тарафыннан дәрестән тыш эшләрдә ныгытыла. Һәр уку елында фән атналыгы, шигырь укучылар бәйгесе, сочинениеләр конкурслары уздырыла һәм район, республика күләмендә оештырылганнарында укучыларны катнаштыруга игътибар ителә.

        Татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында Г.Г.Хәнипованың укучылары 2014 нче елда Сәгыйтова А. - татар теленнән җиңүче, Шәрәфиева Г.- татар әдәбиятыннан призер, 2015 нче елда Фәррахов Р. һәм Минвәлиева А. татар теленнән призер, 2016 нчы елда Аждер Ә. һәм Фәррахов Р. татар теленнән призер булдылар.

        Һәр уку елында Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы тарафыннан язучыларга багышланган кичәләр, викторина һәм КВНнар уздырыла. Мондый чараларга мәктәпнең барлык укучылары да җәлеп ителә. Укытучы дәресләр һәм дәрестән тыш чаралар өчен компьютер презентацияләре әзерли, электрон материалларны урынлы  куллана.

        Тел һәм әдәбият укытучысы буларак, республика конкурсында «Муса Җәлил эзләре буйлап» исемле сәяхәт, «Г.Тукайның тууына 120 ел» -әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре, язучы Фоат Садриев һәм драматург Туфан Миңнуллин иҗатларына багышланган презентацияләр белән катнашты.  Районның август конференциясендә - «Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү чарасы буларак тел-әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль эшләр», «Иҗади шәхес тәрбияләүнең мөһим бурычлары», республикакүләм семинарда «Блоклы-модульле укыту  системасын куллану үзенчәлекләре» дигән докладлар белән чыгыш ясады, укучылары белән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашты.

        Өзлексез педагогик белем бирү курсларында 6 тапкыр булды. Рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләү дәверендә 6 тапкыр аттестация үтте. Укучыларга белем һәм тәрбия бирү эшендәге уңышлары өчен Сәмәкәй мәктәбе администрациясе, район мәгариф бүлеге һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Рәхмәт хатлары, Грамоталар белән бүләкләнде.

        Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы һөнәри осталыгын үстерү максатыннан конкурсларда көчен сыный. 2014нче, 2015нче һәм 2016нчы елларда татар телчеләренең «Мастер-класс» бәйгеләрендә катнашты. 2015нче елда муниципаль этапта призер булды. 2011 нче елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Елның иң яхшы укытучысы” конкурсында Грантка лаек булды.

        Г.Г.Хәнипова үзенең хезмәттәшләре, районның ана теле укытучылары алдында эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Докладлар белән чыгыш ясый, әдәби-музыкаль кичәләр оештыра, яңа эш алымнарын куллана, ачык дәресләр күрсәтә. Үз-үзенә таләпчән, педагогик һәм методик белемен күтәрү өстендә эшли. Хезмәттәшләренә, укучыларга һәм ата-аналарга игътибарлы, ярдәмчел.

        Мәктәп методик берләшмәсе җитәкчесе: Хәйруллина З.З.



Предварительный просмотр:

Тукай муниципаль районы

Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбе

5 нче класста татар теле дәресе

Темасы : “Омонимнар

(аваздаш сүзләр)”

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы

2016

        Дәреснең темасы . Омонимнар (аваздаш сүзләр).

        Максат : аваздаш сүзләр турында  төшенчә формалаштыру,

                            омонимнарның төрләрен аеру ысулын билгеләү,

                                  әдәби әсәрләрдә сурәтләү чарасы буларак кулланылуын аңлау .

        Көтелгән нәтиҗәләр.

        Предмет нәтиҗәләре:омонимнарны сөйләмдә куллана белү

        Метапредмет нәтиҗәләре:тема буенча кагыйдәләр формалаштыру,

фикерен дәлилли белү, куелган максатка ирешү

        Шәхси нәтиҗәләр:алган белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәнү

        Җиһазлау : 1)Дәреслек.

                              2) “Омонимнар” исемле презентация

                              3) Ноутбук , видеопроектор

                              4) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше: уңай психологик халәт тудыру,

                             дәреснең максаты белән таныштыру,

                             уку мәсьәләсен кую

Өй эшен тикшерү.

Өй эшләре тикшерелә, нәтиҗә ясала, үзбәя.

2. Төп өлеш

1.Яңа теманы өйрәнү

  1. Экрандагы җөмләләрне укырга һәм калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәсен ачыкларга

Авыртмасын дисәң эч, кайнаган су гына эч.

Бик текә бу кыя, менәргә кем кыя?

Елый-елый бу кыз арган, шуңа битләре кызарган.

(Эч –эшне белдерә, эч – кеше органы  һ.б.)

        Димәк, нинди нәтиҗәгә киләбез?

(Болар бертөрле язылалар һәм әйтеләләр, ә мәгънәләре белән туры килмиләр. Шулай итеп без аларны аваздаш сүзләр – омонимнар диярбез)

  1. 71нче күнегүдәге җөмләләрдән аваздаш сүзләрне күчереп язарга, өстенә нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтергә. Үзбәя

2.Ныгыту

        1. Дәреслекнең 39нчы битендәге  кагыйдәләрне уку һәм омонимнарның моделен төзү

ОМОНИМНАР

САФ ЛЕКСИК

ОМОФОННАР

ОМОГРАФЛАР

ОМОФОРМАЛАР

язылышлары һәм әйтелешләре охшаш

әйтелешләре бертөрле

язылышлары бертөрле

билгеле бер грамматик формада гына охшаш

без(алм.) – без(ис.)

буялган – бу ялган

алма(ис.) – алма(ф.)

сабын – сабын

3.72нче күнегүдәге омонимнар белән җөмләләр уйлап әйтү. Үзбәя.

2 төркемнән 4 әр җөмлә әйтергә, иң озын буйлы укучыдан башлыйбыз.

4.Презентация белән танышу.

Омонимнарны 4 төркемгә аерып язу.

1.Кара әле, Айтуган,кеп-кечкенә ай туган.

2. Күп елаганга күрә, кызның күзе дә начар күрә.

3. Үзегезгә булсын бүлмәгез,

Юлларымны минем бүлмәгез!

4.Без бирәбез аңа очлы без.

5. Ә юлда җилләр исә, иртәләр җитте исә.

4.Әдәби әсәрләрдә сурәтләү чарасы – лексик чара  буларак әһәмияте

  1. Йомгаклау.

Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

Уку мәсьәләсен чишү өчен ниләр эшләдек?

Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя кую.

        4.Өй эше бирү

                1.75 нче күнегү

                2. 76нчы күнегү

                3. Әдәби әсәрләрдән 7 мисал табып язарга

Тукай муниципаль районы

Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбе

Борынгы һәм Урта гасыр

 әдәбиятын йомгаклау.

КВН-дәрес

9 нчы класста әдәбияттан

 ачык дәрес

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы

2014 нче ел

        Дәреснең темасы: Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятын йомгаклау

        Максатлары: укучылар тарафыннан татар әдәбиятының үсеш баскычларын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау,

                               һәр әдәби әсәрнең тәрбияви максатын аңларга өйрәтү,

                                   әдәби мирасыбызга кызыксыну уяту

        Дәреснең тибы: белем һәм күнекмәләрне кабатлау-ныгыту дәресе

        Дәреснең төре: КВН-дәрес

        Җиһазлау: 1.Дәреслек

                            2. “Ул дәрья да бу дәрья” китабы

                            3. Интерактив дәреслек “Борынгы һәм Урта гасырлар әдәбияты”

                         4.Ноутбук һәм видеопроектор

        Дәрескә әзерлек тәртибе:

1. командаларга бүлү,

2. һәр командадан бер укучының шигырь сөйләүчеләр ярышына әзерләнүе,

3. берничә укучының тәкъдим ителгән темаларга чыгыш әзерләве.

        Дәрес барышы.

        

        Оештыру өлеше: уңай психологик халәт тудыру,

                                    дәреснең максаты белән таныштыру.

            

        Укытучы

                (экранда интерактив дәреслектән күренешләр күрсәтелә)

        Укучылар! Дәреслек авторлары Хатыйп Миңнегулов һәм Шәйхелислам Садретдинов сезне бу сәяхәткә хәерле юл теләп озаттылар. Әдәбият галимнәре фикеренчә, бу сәяхәт гадәти генә түгел, ә газиз халкыбызның күңел тарихына сәяхәт.

        Бүгенге көндә без сезнең белән шул сәяхәтнең бер өлешен уздык. Тукталып, нәтиҗә ясап карыйк.

        Дөнья яратылганнан бирле ничәмә-ничә гасырлар үткән. Дәрьялар кипкән, таулар җимерелгән, ком чүлләрендә янә мәһабәт таулар калыккан. Баш очында ап-ак болытлар йөзгән.Мәңге-мәңге йөзгән... Ирекле, азат болытлар төрки җирләренә, Бөек Болгар шәһәрләренә, данлы Казан ханлыгының мәчет манараларына шифалы тамчыларын сипкән. Икмәк үскән, тире иләнгән, яңа йортларга нигез салынган, сәүдә гөрләгән. Риваятьләр сөйләнгән, көйләр көйләнгән һәм әсәрләр иҗат ителгән.

        Татар халкына язмыш зур сынаулар әзерләгән. Ханлыклар җимерелгән, Казан янган, Казансуны тутырып үлеклүр аккан, мәчетләр ауган, халыкны көчләп чукындыру башланган. Ләкин татар халкы бу сынауларны түзем генә җиңеп барган, телен, динен, мәдәниятен һәм әдәбиятын саклап калырга тырышкан.

        1нче тукталыш Борынгы төрки әдәбият (12-13 нче гасырлар)

 

1нче сорау Төрки-татар әдәбиятының төп чыганакларын атарга 

(мифология,фольклор,рун һәм уйгур язулы истәлекләр,Коръән, Шәрык әдәбияты)

 

        Укучы чыгышы. Мифлар

                                                           

2нче сорау Бу чорда яшәп иҗат иткән әдипләрне һәм әсәрләренең исемнәрен әйтегез

                (Мәхмүд Кашгарый – “Диване лөгатет-төрк”

                   Йосыф Баласагунлы “Котадгу белек”- “Бәхет китабы”

                   Әхмәд Йүгнәки “Һибател хәкаик”- “Хакыйкать бүләге”

                    Әхмәд Ясәви “Диване хикмәт”

                    Сөләйман Бакырганый “Бакырган китабы”)

        2нче тукталыш Болгар чоры әдәбияты (13 нче гасыр уртасына кадәр)

1нче сорау Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы турындагы бу фикерләрне кем әйткән?

1нче команда “Мин малай чакта безнең авылда “Йосыф-Зөләйха кыйссасы” иң затлы, иң кыйммәтле китаплардан санала, кияүгә чыкканда аны кызларга иң кадерле истәлек сыйфатында бүләк итеп бирәләр иде” (Гомәр Бәширов)

2нче команда Сигез гасыр элек җырларыңны

                       Яраткан да халык, ятлаган.

                       Шуннан бирле аны онытмаган,

                     Күңелендә көйләп саклаган.(Шәүкәт Галиев)

 

2нче сорау Әсәрнең язылуы кайсы елларга туры килә?

(1212-1233нче еллар)

3нче сорау Поэманың төзелеше турында нәрсә әйтә аласыз?

(кереш, төп өлеш – 18 фасылдан, хатимәдән тора).

        3нче тукталыш Алтын Урда чоры әдәбияты

1нче сорау Алтын Урда чоры татар әдәбияты кайсы чорны үз эченә ала?

(13нче гасыр уртасыннан- 15нче гасыр уртасына кадәр).

            Укучы  чыгышы. Ярлыклар. Каберташ язмалары. Сәяхәтнамәләр.

2нче сорау Бу чорда яшәгән әдипләрне атагыз.

(Рабгузый, Котб, Харәмзи, Хисам Кятиб, Әхмәд Үргәнчи, Мәхмүд Болгари, Сәйф Сараи)

           Укучы чыгышы. Нәзыйрәләр. Газәлләр. Касыйдәләр.

        

4нче тукталыш Казан ханлыгы чоры.

1нче сорау Казан ханлыгы кайсы чорларны үз эченә ала?

(15нче гасыр урталарыннан – 16нчы гасыр урталарына кадәр)

2нче сорау Бу өзекләр Мөхәммәдьярның кайсы әсәреннән?

1нче өзек Кеше ялган сүз белә тамбас нәҗат(котылу)

               Тугры сүз берлә табар даим хәят(тереклек, яшәеш).

(“Нуры содур”)

2нче өзек Бер гаҗиб бу кем шәһәрнең эче тулуг

       Шагыйрь улмыш барча кечек һәм олуг.

(“Төхфәи мәрдан”)

Интерактив дәреслектә бирелгән тестны чишу

(кайсы команда күбрәк балл җыя)

Шигырь сөйләүчеләр ярышы.

5нче тукталыш. 17нче йөз әдәбияты

          Өзекләр буенча авторларны тану.

         

        Укучы чыгышы. Хикмәтләр.

6нчы тукталыш. 18нче йөз әдәбияты

1нче сорау Чорның иң күренекле әдибен атарга.(Габдерәхим Утыз Имәни)

2нче сорау Өзәкләр әдипнең кайсы әсәреннән?

а)

б) 

        Укучы чыгышы. Мәдхияләр. Мәрсияләр. Илаһи бәетләр. Хикәятләр. Хатлар. Тәрҗемәләр.

        Укытучы. Нәчәләр сүзләп бу җиһандин кичтеләр,

                        Сүзләмәкдин парча дөрләр(энҗеләр) сачтеләр... дип яза Мөхәммәдъяр.

        Әйе, кешеләр дөньяга килгән һәм киткән, киләчәк һәм китәчәк. Әмма  элеккеге дәвернең әдипләре бик күптән үлсәләр дә, алар калдырган бай әдәби мирас һаман да яши, һаман да безне дулкынландыра.

        Дәрескә йомгак.

        Җиңүчеләрне билгеләү, укучыларга билге кую.

Тукай муниципаль районы

Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбе

7 нче класста татар теле дәресе

Темасы :Исем сүзтезмәләр

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы

                                             24 нче октябрь , 2016 нчы ел

Тема   Исем сүзтезмәләр

Максат 1) исем сүзтезмәләр һәм аларны белдерүче чаралар белән таныштыру,

                  2) исем сүзтезмәләрдәге бәйләүче чараларны табарга һәм дөрес билгеләргә өйрәтү,

                3) язма сөйләмдә исем сүзтезмәләрне дөрес куллана белүгә ирешү

Җиһазлау  1. Проектор

                2. Электрон презентация

                3. Дәреслек

Дәрес барышы  

1. Фикерләрен дәрескә туплау. Уңай психологик халәт тудыру.

Оештыру өлеше

Уку мәсьәләсен кую һәм әзерлек эше алып бару

1. Узган дәрестә без нәрсә өйрәндек? (Фигыль сүзтезмәләрне һәм алардагы бәйләүче чараларны)

2. Нинди сүзтезмә фигыль сүзтезмә дип атала?

3. Фигыль сүзтезмәләрдә нинди бәйләүче чаралар кулланыла?

4. Хәзер сүзтезмәләр турында булган белемнәрегезне  экрандагы блиц-турнир ярдәмендә ачыклап китәрбез

(Экранда раслаулар бирелә, дәфтәрләргә җавапларын язып барырга)

Раслаулар

Әйе

Юк

1.Сүзтезмә кимендә мөстәкыйль мәгънәле ике сүздән тора

+

2. Әни белән, әти өчен, өйгә таба сүзтезмә була

+

3. Тиңдәш кисәкләр (ак, кызыл һәм зәңгәр) сүзтезмә була ала

+

4. Сүзтезмәнең төрен ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап билгелиләр

+

5. Фигыль сүзтезмәләрдә килеш кушымчалары, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, фигыль формалары, янәшә килү бәйләүче чара була

+

6. Әнине күрү, алтын тарак, уңнан беренче сүзтезмәләренең барысы да фигыль сүзтезмәләр

+

Җавапларны тикшерү һәм үзбәя кую

1. Әйе                                      6 балл – “5”

2. Юк                                       5 балл – “4”      

3. Юк                                       3-4 балл –“3”

4. әйе

5. әйе

6. Юк

Өй эшен тикшерү

Яңа теманы аңлату

1. Ияртүче сүзнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап, сүзтезмәләр нинди төрләргә бүленә (җаваплар тыңлана һәм схемада күрсәтелә)

Сүзтезмәләр

    1               2                3              4                     5              6                    7

исем        фигыль      сыйфат      сан            алмашлык  рәвеш       хәбәрлек

                                                                                                            сүзле

сүзтезмә   сүзтезмә    сүзтезмә    сүзтезмә   сүзтезмә      сүзтезмә      сүзтезмә

2.Тактада язылган сүзтезмәләрне тикшереп, дәресебездә өйрәнәчәк теманы билгеләрбез  (укучылар мисалларны аңлатып, дәфтәрдә язып тикшерәләр һәм дәреснең темасын әйтәләр)

Җәйге урман                   Катнаш урман                                     Ерак урман            

ияртүче сүзләр – урман, исем белән белдерелгән

3.Димәк, исем сүзтезмәләрне өйрәнәбез

4.Дәреслекнең 38нче битендәге кагыйдә белән танышу һәм исем сүзтезмәләрнең төрләрен билгеләү

5. Исем сүзтезмәләрдәгебәйләүче чараларны схемада күрсәтү

  • килеш кушымчалары
  • бәйлек һәм бәйлек сүзләр
  • фигыль формалары
  • янәшә килү юлы

Тәрбияви момент

Якташыбыз Шәйхенур Хафизов белән таныштыру

Белем  эшһәм күнекмәләрне ныгыту

1. 66 нчы күнегү – телдән, үзбәя кую

2.67нче күнегү – язып эшләү

Өйгә эш бирү

1.68нче күнегү – бирелгән сүзләр белән көз турында сүзтезмәләр уйлап язарга

2.Шул сүзтезмәләр белән бәйләнешле текст төзергә

Йомгаклау (рефлексия)

1. Дәрестә нәрсә белдегез?

2. Өйрәнгәннәрдән нәрсә исегездә калды?

3. Укучылар эшчәнлеген бәяләү



Предварительный просмотр:

Минем  педагогик осталыгым.

(эссе)

                   Кешенең иң матур истәлекләре, иң беренче шатлык-куанычлары аның гамьсез балачагы һәм хыялый үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы истәлекләр арасында шактый зур урынны сабакташлар һәм укытучылар алып тора.

                 Мәктәп бусагасын беренче атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаганга кадәр бала янәшәсеннән һәрчак аның  Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, шәхес буларак формалашуга бөтен көчен куя.

Ясамадым олы ачышлар,

Менгәнем юк минем галәмгә.

Бары гади укытучы булып,

        Хезмәт итәм шушы гамәлдә.

                Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысыз эзләнүләр, үз-үзеңә искиткеч таләпчән булу юлын сайлау дигән сүз ул.  Мин балачактан ук гомеремне укытучы һөнәренә багышларга карар бирдем. Мәктәп бусагасын атлап керүгә үк, беренче Укытучым Гөлбостан апа күңелемдә кабызган якты хыяллар аның тормышка ашуына ярдәм итте.

Мин бер гади укытучы булып,

Хезмәт итәм бүген тормышта.

Һәр укучым – язылмаган роман,

Һәр дәресем – маяк тормышка.

                   Мөгаллимлек хезмәтенә ихлас күңелдән бирелгән булу, башлаган эшне ахырына кадәр башкарып чыгу укучылар алдында дәрәҗәне күтәрә. Ә моның өчен һәрдаим белемеңне тулыландырырга, педагогик осталыкны камилләштерергә һәм үрнәк шәхси сыйфатларыңны булдыру өстендә эшләргә кирәк. Бәхәссез, үз фәне белән мавыктыра  алучы укытучыдан белем алу да кызыклы. Ә мондый фән иясе – иң беренче чиратта, тирән белемле шәхес ул. Үз эшеңнең остасы һәм укучыларың өчен үрнәк булсаң гына, балаларны үз фәнең белән «хыялландырырга» мөмкин.

                Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру.  Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирәгә һәм дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирергә, үзлегеңнән белем алырга өйрәтү. Ә бу максатларга ирешү өчен фәнни яки методик әдәбиятта эзләнергә, укучыларның күңел дөньясына үтеп керергә кирәк.

                 Көннәр, айлар, еллар үтә... Алар нинди генә булмасын, ничек кенә үтмәсен, балалар барыбер бала булып калалар. Шуның өчен мәктәп – укучының  икенче йорты, ә ул йортның төп байлыгы – балалар, ягъни безнең якты һам ышанычлы киләчәгебез.

                Укытучы…Бала күңеленә иң якын кеше ул – Укытучы! Ул – белем бирүче, нинди дә булса фән алып баручы, фикерләүче, җәмәгать эшлеклесе, тормышта балаларга үз юлларын табарга булышучы һәм аларда дөньяга караш, инанулар тәрбияләүче, үзенең яшәү рәвеше һәм тормыш тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләүдә тирән эз калдыручы. Шушы буыннан буынга тапшырылып килүче фикерләрдә минем мөгаллимлек карашларым һәм осталыгым чагыла.

                    Шулай еллар үтәр, укучыларым

        Китеп барыр тормыш иленә.

        Ашар чынга тагын бер теләгем:

        Бар да булыр туган телемдә.

        Күрсәтсеннәр иде укучыларым

        Татарларның бөек икәнен.

        Их, күрәсе иде барысының да

        Милләтемә хезмәт иткәнен.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе

Илһам Шакиров – кабатланмас моң иясе ул

(әдәби-музыкаль кичә)

                                                                      Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                 Хәнипова Гөлүзә Гариф кызының

                                                               дәрестән тыш чара эшкәртмәсе

2016 нчы ел

Максат: укучыларның интеллектуаль сәләтләрен активлаштыру,

                татар халкының күренекле шәхесләре белән кызыксыну уяту,

                җырчы Илһам Шакировның иҗатына хөрмәт тәрбияләү

Җиһазлау: 1. Ноутбук һәм экран

                   2. DVD VIDEO Язмышым. Илһам Шакиров – “Җыен” фонды, 2005нче ел

                   3.Илһам Шакировка 70 яшь – Китап-альбом, Казан, “Җыен” фонды, 2005нче ел

                   4.Илһам Шакировка 80 яшь – Китап-альбом, Казан, “Җыен” фонды, 2015 нче ел

                   5. “Сәхнә” журналы, февраль, 2015 нче ел

                   6. “Җырчының тормыш мизгелләре”исемле презентация

Кичә барышы

Презентациядән җырчының тормыш мизгелләрен чагылдырган фотолар, күренешләр күрсәтелеп тора

        Укытучы

        Хәерле көн барчагызга! Якташ җырчыбыз иҗатын чагылдырачак “Илһам Шакиров – кабатланмас моң иясе ул” исемле кичәбезне башлыйбыз. “Язмыш татарга Муса Җәлил, Абдулла Алиш кебек пәһлеваннарны бүләк иткән икән, нигә ул халыкның күңел түрендәге тирән моңын җыр белән әйтеп бирүче үзенчәлекле талантлар белән дә куандырмасын?! Илһам Шакиров – әнә шундый сирәк пәйда була торган ифрат үзенчәлекле зур талантларның берсе,”- дип язды Гомәр Бәширов.

        Чыннан да, татар халкының бөек җырчысы, кабатланмас моң иясе ул Илһам Шакиров. Атаклы җырчының матур тембрлы баритон тавышы, башкару осталыгы, әсәрләрне сайлауда талымлы булуы, табигый таланты тамашачыларын рухландырып, канатландырып тора.

DVDдисктан “Бик еракта идек без” җырын тыңлау

        1нче укучы

         Бик еракта калган бабайларым

        Килеп гүя хәлем сораша.

        Могҗизага хәйран калып торам,

        Очраштык та менә җыр аша.

        2нче укучы

        Исем китеп тыңлыйм халкымны мин,

        Кайгысын да хәтта җыр иткән.

        Вакламаган җанын, гасырларны

        Колачларлык олы, зур иткән

        1нче алып баручы

         Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиев болай дип язды : “Илһам Шакиров турында сөйләү өчен гади сүзләр генә җитми. Илһамның илаһи дөньясына төшеним дисәң, аның җырын, моңын тыңларга, күзгә-күз карап аның үзе белән сөйләшергә, аралашырга, бер мәлгә генә булса да аның биеклегенә күтәрелергә кирәк”        

        2нче алып баручы

        “Илһам Шакиров – кабатланмас моң иясе, татар җырын иң югары профессиональ дәрәҗәгә күтәргән уникаль башкаручы. Ул – кабатланмас җырчы, моң иясе булуы белән бергә, менә дигән композитор, югары зәвыклы музыка белгече, фольклорчы, шома каләмле журналист, үз иҗатташларына һәрчак ярдәмчел һәм яшь талантлар өчен олы җанлы остаз,” – дип тә бәяләде ул аны.

        1нче алып баручы

        “Җанга кирәк азыклар арасында иң татлысы, иң тансыгы җырдыр, мөгаен. Һәм җырчы – сәнгать әһелләре арасында иң популяр кеше дә ул... Язучыны берәү белә, берәү белми, ә җырчыны белмәгән кеше юк,” – дип язды Әмирхан ага Еники.

        2нче алып баручы

        Олпат әдибебез фикерләре белән танышуны дәвам итик: “Тыңлаучы берәүне бүтәннәрдән аера, чөнки нәкъ менә аның тавышында, моңында, җырында үзенә иң кирәкне, иң тансыкны, иң якын-кадерлене ишетә... Һәм бу берәүнең тыңлаучыны тәмам әсир иткән тылсымлы җыр-моң кодрәте аңа чын мәгънәсендә үлемсез дан-дәрәҗәне китерә. Бүгенге көндә бу үлемсез шәрәфле данның иясе, әлбәттә, Илһам Шакиров”

Укучы башкаруында “Идел буе каеннарына” җыры яңгырый

        3нче укучы

        Илһам җырлый, җырлар әсир кыла,

        Рухландыра яшьне, картны да.

        Нәфис татар моңы яңрап тора,

        Игелеккә күңел тартыла

        4нче укучы

        Җырчы Илһам кайдан илһам ала?

        Идел-йорттан, туган халкыннан.

        Зур алкышлар һәрчак юлдаш аңа,

        Кайда барса калмый артыннан!

        5нче укучы

        Мин Илһамны тыңлыйм. Моңга сусап,

        Җаным иңрәп, җирсеп куйсам да,

        Иксез-чиксез җиһан эчләрендә

        Үз-үземне ятим тойсам да,

        Әйләнәм дә кайтам Илһамга.

        6нчы укучы

        Татар кебек тыйнак та ул моңнар,

        Кирәк икән – корыч калкан да!

        Эскадроннар белән яуга киткән,

        Шахталарга төшкән, карурманнар кичкән,

        Әдрәннәргә җиткән моң анда.

DVD дисктан “Әдрән диңгез” һәм башка җырларын тыңлау

        Укытучы

        Олы талант иясе 1935 нче елның 15 нче февралендә Сарман районы (хәзерге Тукай районы) Яңа Бүләк авылында туган. 1954нче елда Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан шәһәрендәге музыка училищесена укырга керә. Бер ел үткәч, Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына килә. 1960нчы елда, консерваторияне тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә солист булып урнаша. Җырчы турында иҗатташларының фикерләрен тыңлап китик.

        1нче алып баручы

        Татарстанның халык артисткасы Әлфия апа Авзалова болай ди: “Илһамның миңа йогынтысы зур иде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Җырларның бик тирәндә яткан моңын ачарга, музыканың иң нечкә хасиятләрен табара өйрәтте ул. Мин аны үземнең остазым, өйрәтүчем дип саныйм. Илһам белән без бик дус, тату яшәдек, һәрнәрсәне киңәшләшеп, уртаклашып, гастрольләрдә туганнарча йөрдек.”

        2нче алып баручы

        Салават Фәтхетдинов фикерләре дә бик кызыклы. “Илһам Шакиров гаять халыкчан моңы, табигать биргән кабатланмас тавышы белән тыңлаучыны моңландырып кына калмый, ә үзенең иҗаты белән кешене дәртләндерә, гаять зур сынаулар үткән татар халкына рухи көч, киләчәккә өмет, үзенең яшәеше өчен омтылыш-куәт өсти. Кыскасы, Илһам Шакиров үзенең кабатланмас иҗаты белән халкыбызга илһам бирә, милләтебез рухын туктаусыз яшәтеп, яңартып, үстереп тора.”

        1нче алып баручы

        Казакъстанның һәм СССРның халык артисткасы Бибигөл Түләгәнова фикерләрен тыңлап китик. “Без, Урта Азиядәге төрки халыклар, һәрвакыт татар халкы, аның сәнгате белән кызыксынып яшибез, әдәбиятын һәм театрын үз итәбез. Казакъстан җырчысы буларак, минем күңелгә татар җыры, татар моңы бик якын. Мин татарларның иң күренекле җырчысы Илһам Шакиров җырлавын аның иҗатының башында ук үз иттем. Татар радиосы, пластинкалар аша һәрвакыт яратып тыңлый идем. Аның халыкчан моңы, көйне үзәккә үтәрлек итеп башкаруы күңелне кузгата, иҗатыма дәрт бирә. ”

        2нче алып баручы

        “Илһам Шакировның иҗаты минем, Нью-Йоркта туып-үскән татар кешесенең, балачагында әһәмиятле бер күренеш иде. Ә бу хәлнең булуы мөмкин идеме соң? Әйе, мөмкин иде, чөнки салкын сугыш чорларында җир йөзендә сибелгән  татар халкы өчен бөтен татар мәдәниятенең иң күренекле вәкиле Илһам Шакиров булды. Бу Нью-Йорк штаты, Америка, Төркия һәм Европа өчен дә шулай иде дип раслый алам,” – дип язды АКШ университеты профессоры Юлай Шамилоглы.

        Укучы башкаруында “Һаман истә” җыры яңгырый

        

        Укытучы

        Татар халык җырларын, татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров өр-яңа баскычка күтәрде. Ул башкарган әсәрләр татар мәдәниятенең алтын фондына керде.

        Бүгенге кичәбезне Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев сүзләре белән йомгаклыйсы килә. “Мин һәрвакыт татар халкы олы талантларга бик бай дип куанам. Әдәбият-сәнгатьнең һәр өлкәсендә безнең гүзәл йолдызларыбыз бар. Ә Илһам – алар арасында да илаһи таланты белән балкып торган йолдызларның йолдызы. Ул гасырларга бер генә туа торган, тулы мәгънәсендә мәшһүр халык җырчысы. Туган халкыбыз – Илһамы, ә Илһам халкы белән бәхетле.”

DVD дисктан  җырларын тыңлау



Предварительный просмотр:

Муса Җәлилнең тууына 110 ел

ТР Тукай районы Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбе

МИНЗӘЛӘГӘ ҖӘЛИЛ ЭЗЛӘРЕННӘН

кичә-сәяхәт

                                                                 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                  Хәнипова Гөлүзә Гариф кызының

                                                                   дәрестән тыш чара эшкәртмәсе

2015-2016

        

        Кичә-сәяхәтнең максаты:

  1. каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең Минзәләдәге тормышы турындагы экспонатлар белән таныштыру,
  2. Муса Җәлилнең иҗади мирасын бәяләргә өйрәнү,
  3. укучыларда батырлык хисләре тәрбияләү

Сәяхәтнең маршруты:

        Педагогия көллияте – музей бүлмәсе – музейдагы экспозицияләр (презентация слайдлары)

Сәяхәтнең вакыты: 8.00 – 9.00

Кичә-сәяхәт презентация слайдлары күрсәтү ярдәмендә уздырыла.

Залда шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына бәйле әсбаплар урнаштырыла.

Кичә башланганда, “Җырларым” җыры яңгырый

Укытучы (2нче слайд)

        Хәерле иртә, хөрмәтле хезмәттәшләр һәм укучылар. Без бүген каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, аның эзләре буйлап читтән торып сәяхәткә чыгабыз. Ул гадәттәгедән үзгәрәк булыр, 9нчы класс укучылары сезне кызыклы материаллар белән таныштырыр.

        Минзәлә халкы Муса Җәлилнең хәрби-патриотик курсларда белем алуы белән горурлана. Минзәләдә ул озак тормаган. Барысы 56 көн. Ләкин шагыйрь тулы канлы тормыш белән яшәгән, шәһәр халкы белән теләп аралашкан, мәдәни чараларда башлап йөрүче булган. Истәлекләрдән күренгәнчә, Җәлил Минзәләдә яшәгәндә 30лап шигырь иҗат итәргә өлгерә. Аларны туплап, шушында ук китап итеп чыгарырга әзерли. Тик китапның рәссамы Халиков фронтка китә. Шул рәвешле бу китап бастырыла алмый кала.

        Сәяхәтебезнең 1нче тукталышына килеп җиттек. Сүз укучыларга бирелә.

        1нче укучы (3нче слайд)

        Минзәлә педагогика көллияте (Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте) —Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче дәүләт уку йорты. 1932 нче елда оештырылган. Уртабелемлеукытучылар, тәрбиячеләрәзерләү, белем күтәрү, өстәмә белем бирүбуенчамахсуслашкан.

        Укуйортыныңбинасы 1914 нчеелда реальное училище бинасыбуларактөзелгән.

        1941нче елда вакытлыча Минзәләгә эвакуацияләнгән Мәскәү хәрби-сәясиукуханәсеурнаша.

        1985нче елда Муса Җәлил истәлегенәбагышлап, көллиятдиварынаистәлек тактасы урнаштырыла. 1941 нче елның 7нче ноябреннән алып —1942нче елның 1нче январена кадәр кыска сроклы хәрби-сәяси курсларда татар шагыйре Муса Җәлил укып, сәяси җитәкче (өлкән политрук) дәрәҗәсе ала.

        Әлеге фактка нигезләнеп, 1970нче елда укуханәдә Муса Җәлил музее ачыла.

2нче укучы (3нче слайд)

        Муса Җәлил мемориаль музее фондлары 2394 саклау берәмлеге исәпләнә.Мәйданы - 70 квадрат метр. Музей педагогия көллиятенеңбер аудиториясеналып тора. Әлегебина республика дәрәҗәсендәгетарихи һәйкәл.

        Музей экспозициясе М. Җәлилнең замандашлары истәлекләре нигезендә төзелгән. 1941нче ел ахыры – 1942нче ел башында  хәрби-сәяси курслар дәресләре үткәрелгән сыйныф бүлмәсе шул чор моһитен тоярга мөмкинлек бирә.

         Шагыйрь иң көтелгән кунакларның берсе булган Сабировлар йортының эчке күренеше, сугыш чоры өчен  йорт кирәк-яраклары һәм документлар, “Кар десанты” эзтабарлар оешмасы сугыш кырларыннан алып кайткан ядкарьләр, Муса Җәлилнең күпсанлы әсәрләре урын алган.

3нче укучы (6нчы – 7нче слайдлар)

Халык арасында киң танылу, шигырьләренең яратып укылуы һәм Минзәләдә актив тормыш алып баруы турындагы мәгълүматларның булуы педучилище укытучыларын музей төзү фикеренә китергән.

1970нче елның март аенда, ягъни шагыйрьнең тууына 65 ел үтүне билгеләргә әзерләнгәндә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Һадиев Васил Һади улы аңа нигез салган. Музей өчен материалларны – магнитофон язмалары, фотографияләр, шул чор документлары, шагыйрьнең шәхси әйберләре, Җәлил белән бергә укыган яки аны күреп белгән кешеләрнең истәлекләрен бөртекләп җыйганнар.Музей җитәкчесе Һадиев Васил Һади улы шагыйрьнең туган ягына экспедицияләр дә оештырган. Ә 1984нче елда Новгород өлкәсендәге “Үлем үзәне”ндә, ягъни шагыйрь әсирлеккә эләккән урында булып, музей өчен сугыш чоры экспонатлары алып кайткан.

4нче укучы (5нче слайд)

        Бүгенге көндә музей белән җитәкчелек итү эшен, гаилә гореф-гадәте буенча, Флера һәм Васил Һадиевларның кызы – Григорьева (Һадиева) Алсу дәвам итә. Җәлилнең 100 еллыгы уңаеннан, биредә төзекләндерү, үзгәртү һәм яңарту эшләре уздырылган. Ачылу көненнән башлап музейда 60 меңнән артык кеше булган. Музей бүлмәләренең төп максаты – шагыйрьнең Минзәләдәге тормышын күрсәтү.                

5нче укучы (8нче слайд)

        Хәзер музей бүлмәсенә үтик һәм андагы материалларга күз салыйк. Без сезнең белән Муса Җәлилнең шәхси әйберләре экспозициясе янында.

        Артлы урындык. 1940нчы елларда  агач һәм фанерадан көнкүрештә куллану өчен ясалган. Аркасының биеклеге 93 сантиметр. Утыргычы түгәрәк, идәннән биеклеге 45 сантиметр. Утыргычында һәм аркасында бизәк бар.

        Бу урындыкны Муса Җәлилне күреп белгән һәм шул елларда китапханә мөдире булып эшләгән Мәрьям Сарбулатова биргән. Аның квартирасында Җәлил еш булган һәм, шул урындыкка утырып, үзенең яраткан көйләрен мандолинада уйнаган.

1нче укучы(8нче слайд)

Мандолина. Түгәрәк корпуслы, киңлеге – 20, озынлыгы 60  сантиметр, 8 кыллы. Мандолинаны Мөслимнән алып кайтканнар, чөнки Мәрьям Сарбулатова аны туганы Әдип Салиховка бүләк иткән булган.

Патефон. Ул 1935нче – 1940 нчы елларда чыгарылган. Тартмасы көрән төстә, энәле башы һәм бору җайланмасы бар (кызганычка каршы, эшләми). Размеры 40x28 сантиметр. Музейга аны Мәрьям Сарбулатова биргән.

Муса һәм рабфак курсташлары, бергә очрашканда, бу патефонда пластинкалар тыңлаганнар.

2нче укучы(8нче слайд)

Өлкән политрук формасы. Хәрби гимнастерка һәм чалбар 50 нче размерлы үлчәмдә. Муса Җәлил, курсларны срогыннан алда бетереп, шундый форма белән фронтка киткән. Әлеге форманы Ленинград шәһәренең “Ленфильм” киностудиясе бүләк иткән.

Курсантлар яшәгән бүлмә макеты.Макет курсант Хәмәт Әхмәтов – чыгышы белән Калмия авылы егете – сөйләве буенча ясалган. Аның күңелендә Муса Җәлил гади, эчкерсез, шат күңелле һәм күтәренке рухлы кеше булып исендә калган.

 Бер бүлмәдәге өчәр яруслы сәндерәдә 90га якын кеше йоклаган. Матрац һәм мендәрләр саламнан  булган, һәрберсенәодеяло һәм ак җәймә бирелгән.

Бүлмә уртасында озын такта өстәл, ике якта эскәмияләр булган, куыклы лампа янып торган, мич-буржуйка урнаштырылган. Макет пыяла калпак астына урнаштырылган, аны педучилищеның хезмәт укытучылары Ф.Х.Харисов, В.Н.Глушков, Ш.Р.Солтанов,Р.Һ.Нәҗмиев ясаганнар.

3нче укучы (9нчы слайд)

        Җәлил турында истәлекләр экспозициясе дә бик үзенчәлекле. Анда  шагыйрьне күреп белгән кешеләрнең кулъязмалары,  истәлек-шигырьләр, Мусаның китаплары урнаштырылган.

        Ганиева (Әхмәдиева) Фаягөл  Мирзаһит кызы истәлекләре. Ул – Дусай-Кичү авылының Әхмәдиев Мирзаһит кызы. Җәлил аларда бер атнага якын булган. Ә Мусаны һәм башка курсантларны авылларга фронтка ярдәм итү эшләрен оештыру өчен җибәргәннәр. Җәлил Яңа Мәлкән, Иске Мәлкән, Дусай Кичү авылларына туры килә.

         Бу истәлекләр 4 дәфтәр битендә, кулъязма яхшы сакланган. Фаягөл  ханым  педтехникумның 2нче курсында укуы, Муса Җәлилне ничек күрүе һәм аның нинди очрашуларда булуы турында язган, халык белән гади һәм үз итеп аралашуын әйтеп киткән.

4нче укучы

Иншәр Әлкәрамова истәлеге. Кулъязма яхшы сакланган, 20 дәфтәр битеннән гыйбарәт.

Иншәр –1923нче-25нче елларда Муса Җәлил белән Казан рабфагында бергә укыган Мәхмүдә Мәҗитова кызы. Мәхмүдә Мәҗитова 1941нче елда Минзәләдәге Вахитов исемендәге татар урта мәктәбендә директор булып эшләгән, ә кызы Иншәр 7нче класста укыган. Вакыты булганда, шагыйрьаларга кереп йөргән, Иншәргә багышлап, шигырьләр язган. Җәлил белән аралашу Иншәргә дә йогынты ясаган, ул да шигырьләр иҗат иткән.

5нче укучы

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабига Терегуловаистәлекләре

Муса Җәлил хәрби-политик курсларда укып йөргән вакытта, ул мәдәният йорты директоры булып эшли. Фронтта сугыш барса да, халыкка мәдәни-агарту хезмәте күрсәтү дәвам итә. Ир-егетләрнең булмавы гына спектакльләр әзерләгәндә кыенлык тудыра.

 Беркөнне репетиция барганда, бүлмәгә бер төркем татар егетләре – курсантлар һәм Муса Җәлил  килеп керә. Рабига Терегулова комедия әзерләүләрен, баш рольләрдә үзенең һәм Мусаның уйнавы турында яза.Курсантлар белән бергәләп, авылларга барып, концертларкуюларын да искә ала.

Укытучы (10нчы – 14нче слайдлар)

Шулай итеп, туган ягыбызда Муса Җәлилнең булып китүе һәм бик күп истәлекләр калдыруы белән без горурланырга тиешбез. Минзәлә көллиятендә Җәлил белән бәйле традицияләр күп. 1нче сентябрь көнне беренче курс студентлары үзәк бакчага киләләр, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куялар, аннан соң музей белән танышалар. Февраль – Муса Җәлил ае, студентлар курсантлар һәм ветераннар белән очрашалар. Диплом алган яшь укытучылар җәяүләп Минзәләнең Җәлил булган урыннарын сәяхәт итеп чыгалар.

Бүгенге кичәбезнең алдагы тукталышы “ Җәлил шигырьләрен яттан уку”.

1нче укучы. “Кичер, илем”

2нче укучы. “Иншәргә”

3нче укучы. “Томаулы гыйшык”

4нче укучы.  “Дуска”

5нче укучы. “Ышанма” һ.б.

Укытучы(15нче -  20нче слайдлар)

Чираттагы тукталыш “Җәлил шигырьләрен беләсезме?” дип атала. Укылган өзекләрнең кайсы шигырьдән икәнен әйтергә кирәк булачак. Иң күп җавап табучыга бүләк тапшырылачак.

(шигырләреннән өзекләр укыла, җаваплар тыңлана, җиңүче билгеләнә)

Кичә-сәяхәтебез ахырына якынлашты. Катнашуыгыз өчен рәхмәт. Барыгызга да хәерле көннәр телибез!

Файдаланылган әдәбият:

1. Музей фотолары һәм язмалары

2. “Фән һәм мәктәп” журналы, 05.2007, 15-18нче битләр

3. Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. Мәктәп китапханәсе, 31нче том, 2004

4. “Мәйдан” журналы, 01.2006, 49-64нче битләр


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәнипова Гөлүзә Гариф кызының “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” исемле презента циясе

Слайд 2

Белемем – югары Уку йорты – Алабуга дәүләт педагогия институты Мөгаллимлек стажым – 29 ел Категория – 1 квалификация Белгечлегем – рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 3

Мин , Хәнипова Гөлүзә Гариф кызы , Сәмәкәй мәктәбендә 1990 нчы елдан бирле татар теле һәм әдәбиятын укытам. Хезмәт юлымны 1987 нче елда Суыксу урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башладым. Мөгаллимлек эшчәнлегемнең төп максаты - иҗади актив, мөстәкыйль һәм тормыш шартларына яраклаша алучы шәхес тәрбияләү.

Слайд 4

Укучыларым дәресләрдә алган белемнәрен район, зона һәм республика олимпиадаларында сынап карыйлар һәм призлы урыннарга да лаек булалар. Укысыннар, бар да белем алсын Туган телем – татар телендә. Туган телен сөйгән кеше генә Бәхет яулый туган илендә.

Слайд 5

Олимпиада нәтиҗәләре Ел Укучының исем-фамилиясе Класс Фән Нәтиҗә 2014 Сәгыйтова Алсу Шәрәфиева Гөлшат 9 9 Татар теле Әдәбият Җиңүче Призер 2015 Фәррахов Рәмис Минвәлиева Алинә 6 9 Татар теле Татар теле Призер Призер 2016 Фәррахов Рәмис А ждер Әлфинә 7 8 Татар теле Татар теле Призер Призер

Слайд 6

Мин бәхетле: керсез күңелләргә Бәрәкәтле орлык сибәмен. Шул күзләрнең борчу-шатлыкларын, Хыялларын шунда ук сизәмен. Татар теле, әдәбияты буенча район тарафыннан һәм республика күләмендә уздырылучы чараларда да катнаша укучыларым. “ Яшь каләм тибрәтүче”, “Иң оста шигырь укучы”, “Иң яхшы иҗат эше”, “Алтын каләм”, “Шәҗәрә - тәрбиянең асыл ташы”, “Зирәк тиен”, “Сөйкемле Шүрәле” бәйгеләрендә катнашып, мәктәбебез укучылары төрле елларда алдынгы урыннар яуладылар.

Слайд 7

Дәрестән тыш эшләр Конкурс Укучының исем-фамилиясе Ел Нәтиҗә Т.Миңнуллин истәлегенә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция Сәгыйтова Алсу 2014 Шаһәдәтнамә Ф.Әмирханга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция Сәгыйтова Алсу 2014 III дәрәҗә Диплом Бөтенроссия “Зирәк тиен” уен-бәйгесе Сәлахетдинова Алсу 2015 Җиңүче дипломы “ Алтын каләм” фестиваленең муни ципаль туры Абзалетдинова Гүзәл Фәррахов Рәмис 2016 1 һәм 3 урын Грамота

Слайд 8

Миңа сорау бирсәләр: Сөенечең ни? – дисәләр, Сөенечем – таңнан торып, Эшкә килгән иртәләр. Миңа сорау бирсәләр: - Шатлыгың ни? – дисәләр, Шушы мәктәп сукмаклары Шатлыгыма илтәләр. Мин , Сәмәкәй мәктәбенең ана теле һәм әдәбияты укытучысы , үземнең эш тәҗрибәмне хезмәттәшләрем белән дә уртаклашам. Мәктәбебездә 3 тапкыр татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды. Класс җитәкчеләре семинарында, август конференциясенең телчеләр секциясендә һәм республика семинарында докладлар белән чыгыш ясадым. Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай һәм батыр шагыйре М.Җәлил туган көнгә багышланган район , республика конкурсларында дәрестән тыш чара эшкәртмәләре белән катнаштым.

Слайд 9

Укучыларыма ана теленең серләренә төшенергә ярдәм итү белән беррәттән, үзем дә төрле бәйгеләрдә катнашырга тырышам. 1.Район укытучылары арасында шашка ярышы - призлы урын, 2.“Иң күп китап укучы гаилә” конкурсында җиңү, 3.“Елның иң яхшы класс җитәкчесе” бәйгесендә катнашу, 4.“Мәгариф” илкүләм проектында катнашу, 5.“Мастер-класс” бәйгесендә катнашу һәм призлы урын алу, 6.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Иң яхшы укытучысы” Грантына лаек булуым моңа дәлил булып торалар. Укытучы эше - әйтелмәгән сер шикелле, Укытучы эше – җырланмаган җыр шикелле. Торган саен серлелеге артып тора, Укылмаган китап кебек тартып тора. 1991, 1999 , 2003 , 2006, 2010, 2014 нче елларда квалификация күтәрү курсларында булуым – моның бер мисалы.

Слайд 10

Һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре 2004, 2006, 2007, 2008 Рәхмәт хатлары Мәктәп Район 2001, 2002 2004, 2005 2006, 2007 2008, 2009 2010, 2014 2015 Грамоталар Мәктәп Мәгариф бүлеге 2011 Грант “Иң яхшы укытучы” ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2011 Грамота ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы 2012 2015 Шаһәдәтнамәләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Слайд 11

Эшл әрегез уң булсын, Тормышыгыз гөрләп торсын! Игътибарыгыз өчен рәхмәт



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы

Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбе

Г.Тукай – әдәбиятта

(әдәби-музыкаль кичә)

                                                                    Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбенең

                                                                    татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                              Хәнипова Гөлүзә Гариф кызының

                                                         дәрестән тыш чара эшкәртмәсе.  

2015-2016

Максаты: Тукай турында әсәрләр иҗат иткән әдипләр турындагы белемнәрне баету,

                        Тукай иҗаты белән кызыксынуны үстерү,

                        Сәнгатьле сөйләм күнекмәсен камилләштерү.

        Җиһазлау: Тукай портреты.

                        Ноутбук.

                        Интерактив китап. Габдулла Тукай. Тормыш юлы һәм иҗаты.

                        Аудиодиск. Күренекле шәхесләребез. Габдулла Тукай.

                        Аудиодиск. Күренекле шәхесләребез. Нәҗип Җиһанов.

                        Тукай турындагы әсәрләр күргәзмәсе.

        Нәҗип Җиһановның “Кырлай” симфоник поэмасыннан өзек яңгырый.

        Экранда Тукайның тормыш юлын чагылдыручы фотолар күрсәтелә.

Укытучы.

        Тукай үзе исән чакта ук аның иҗатына битараф булмаганнар. Шагыйрьнең һәр әсәре, һәр китабы җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп иткән. Аларны укыганнар, язганнары белән килешкәннәр. Авторын мактаганнар. Хәтта аңар ачуланганнар.

        Г.Тукай татар шигъриятен үстерүгә тиңдәшсез зур өлеш кертте. Ул, хаклы рәвештә, әдәбиятыбызның  иң талантлы шагыйрьләреннән санала. Ул бик аз яшәде, ләкин шул кыска гына гомере эчендә дә хискә, фикергә гаҗәеп бай иҗат калдырды.

        Бу сер, күпләрнең игътибарын тартып, аларны сихерләп тора. Бүген әдәбиятыбызда һәм сәнгатебездә Тукай образын тасвирлаган әсәрләр бик күп. Гомере буе Тукайга табынган, аның иҗатын һәм тормыш юлын җентекләп өйрәнгән һәм Тукай турында әсәрләр иҗат иткән язучылар, рәссамнар, композиторлар хезмәтен дә ихтирам белән телгә алырга кирәк.

        Бөек Тукай, әдәби образ буларак, Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романында, “Тукай”, “Тукай Җаекта” пьесаларында, Ибраһим Нуруллинның “Тукай Петербургта”, Рабит Батулланың “Сират күпере”ндә, Туфан Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” әсәрләрендә зур урын алып тора.

        Шагыйрьләр Илдар Юзеев, Сибгать Хәким, Мөдәррис Әгъләмов һәм башкалар, бер-берсен кабатламыйча, шигъри остазлары турында яңа сүз әйтүгә ирешә алдылар. Бу шигъри поэмаларда Тукай бөтенләй үзгә, әрнүле һәм дәртле, ачулы һәм гафу итүчән йөрәкле шәхес булып ачыла.

        “Китмибез!” – дип әйткән шагыйрь китте.

        Ләкин китте ләйсән яңгырга.

        Һәр күңелдә мең мәгънәле булып

        “Китмибез”е яши яңгырап, - дип язды Ренат Харис. Гомумән, әдәби образ буларак, Тукай рухи яктан матур һәм үлемсез шәхес булып  күзаллана.

        Бүген сезнең игътибарыгызга 5 нче һәм 7 нче класс укучылары

С.Хәкимнең “Шагыйрьнең бала чагы”, “Пар ат” поэмаларына  нигезләнеп  төзелгән әдәби-музыкаль чыгыш тәкъдим итәләр.

        1нче укучы (Ана булып киенә. Сәхнә уртасында, кулында бала тибрәтеп утыра. Бишек җыры җырлый.)

        2нче укучы (“Бишек җыры”көен уйный)

        Бабаңнар да җырлаган,         

        Атаңнар да җырлаган.

        Көеңне башлап җибәр

        “Зиләйлүк”, “Карурман”нан.

        Кечкенәгә олы бул,

        Сүздә ихлас, туры бул!

        Залимнәргә – кургаш бул!

        Көчсезләргә – юлдаш бул!

        Әнкәңнең – теләге бул,

        Әткәңнең – терәге бул!

        Халыкның – йөрәге бул,         

        Җиһанның – кирәге бул!

        3нче укучы (автор образында)

        Ай тын гына җирне күзләп йөри,

        Тонык нурын сибеп юлларга.

        Моңсу гына йөзә-йөзә дә ул,

        Болытларга кереп югала.

  • Сөйлә, кучер, берәр  истәлегең,

Бу җирләрдә бармы булганың?

        Җәйге төндә җырлый-җырлый

Үттеңме син Кырлай урманын?

Уйлар диңгезенә чумып син,

Кыңгыр салып мескен бүркеңне.

Пар атларда шаулап үттеңме?

4нче укучы ( кучер)

Язлар килгәч, Кырлай урманында

Көязләнеп үсә яшь каен.

Яшел ботакларын түбән иеп,

Ул сагына җырчы Тукаен.

Сагына аны озын наратлары,

Мәңге яшел торган чыршысы.

Сагына Кырлай, сагына бөтен илем

Сөекле улын – халык җырчысын.

Яшь каендай матур тулыланып,

Шаулап үсеп килгән чагында,

Янып торган якты йолдыз сүнде

Унөченче елның якты язында.

Аерылса да бездән бөек шагыйрь,

“Моңлы сазы” аның сынмады.

“Әллүки” җырын тыңлау (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе)

5нче укучы (шагыйрь)

Хәйран булып җырны тыңлап тордым,

Ташлап түбән дөнья уйларын.

Күз алдымда күргән төсле булдым

Болгар һәм Агыйдел буйларын.

Түзалмадым, бардым җырлаучыга,

Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?”

Җавабында милләттәшем миңа:

“Бу көй була, диде, Әллүки”.

3нче укучы (автор образында)

Иптәшләрем, бәлки, кичерерләр,

Читләшсәм дә бераз “Пар ат”тан.

  • Сөйлә, әнкәй, берәр хатирәне,

Үткән көннәр алга килсеннәр.

Утызга да җитми шагыйрь Тукай

Газапланып үлгән, диләр.

Дөресме, әнкәй, Тукай яшьлегендә

Утырткан, ди, каен, чияләр?

Җәйләр килгән саен ул чияләр

Татлы җимешләрен бирәләр.

6 нчы укучы ( авторның әнисе)

  • Унберенче елның җәе иде,

Таң сызыла иде еракта.

Пар атларга утырып, сагынып ул

Авылына кайтты кунакка.

Күз алдыннан һич тә китәсе юк:

Ямаулы иде аның өс-башы.

Чәч алдырган, мунча кереп йөри,

Аз сөйләшә, моңсу иде карашы...

Сөялгән дә мичкә, басып тора,

Тынып кала ютәл килгәндә.

Күкрәгенә тотынып кан төкерә,

Уйга талган карап идәнгә...

Яшь каендай матур тулыланып,

Шаулап үсеп килгән чагында,

Янып торган якты йолдыз сүнде

Унөченче елның язында.

“Тәфтиләү” җырын тыңлау (Тукай сүзләре, татар халык көе)

3нче укучы (автор образында)

Мин шагыйрьнең апасына килдем.

Таныш кырлар, якташ икәнбез.

Ничә еллар буе аның белән

Бер чишмәнең суын эчкәнбез.

Портреты ничек Саҗидәнең?

Охшашлыклар бармы йөзләрдә?

Тукайдагы караш, тирән моңны

Очраттым мин үткен күзләрдә.

Ул колхозда эшләп гомер итә,

Чибәр, таза уллар үстергән.

Хәзер язган яшьлек хикәясен

Сөйләтәм мин аның исеменнән.

7нче укучы (Саҗидә)

Ул нигездә хәзер башка бер өй,

Ул да инде тузган, искергән.

Энем бала чакта үскән каен –

Белмим, ауган, белмим, киселгән.

Тамырлары гына калган. Миләш белән

Шомырт һаман иске көенчә.

Шау чәчәккә күмелеп утыралар,

Җылы язлар безгә килдисә.

Истәлеккә калган ул агачлар,

Аларга мин карыйм яратып.

Төпләрендә утырам озак-озак,

Сабый еллар хисен яңартып.

Гомер юлын сөйләп бетерергә

Җитәр микән тик бер кич кенә?

Һәр шигырендә аның, һәр юлында

Яшәү тавышы чыңлап ишетелә.

Укучылар тарафыннан Тукай шигырьләрен сөйләү һәм җырларын башкару.

        Укытучы.

        Син тагын да җырлырак иттең,

        Син тагын да моңлырак иттең,

        Син тагын да җанлырак иттең,

        Син тагын да аңлырак иттең,

        Син тагын да көчлерәк иттең,

        Бөеклеккә – халыкка борып йөзең,

        Тугрылыкта – син хәзер үрнәк үзең.

        Ватан тарихында эзле иттең,

        Мәңге тап кунмаслык көзге иттең,

        Сәнгатебез күкләрендә – Кояшыбыз, Аебыз,

        Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!

        Нәҗип Җиһановның “Тукай” маршын тыңлау.