"Инновационная деятельность на базе КФУ"

Миннуллина Фарида Фаритовна

Яшь буынның сәләтен ачу, булган мөмкинлекләрен күрсәтү өчен өч елга исәпләнгән "Яшь талантлар" программасы. Ул үз эченә артист булу серләрен дә, әсәрне сәхнәләштерү  юнәлешләрен дә, укучыларның кызыксыну даирәсен дә алган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yash_talantlar.docx71.12 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное  бюджетное  общеобразовательное учреждение  “Берлибашская основная общеобразовательная школа  Кайбицкого  муниципального района РТ”

Согласовано                                                                              Утверждаю

Зам.директора по ВР        Директор  МБОУ

МБОУ “Берлибашская ООШ”         “Берлибашская ООШ”

_________/Ф.Ф.Миннуллина/        _________  /С.В.Лазарев/

Рабочая программа  театрального кружка  “Яшь талантлар”

Программа расчитана  для учащихся на  9-14 лет

Срок реализации программы 3 года

 

Руководитель кружка

Миннуллина Фарида Фаритовна

педагог дополнительного образования,

учитель татарского языка и литературы

2016-2017 учебный год

Эчтәлек

  1. Аңлатма язуы.........................................................................................  3
  2. Максатлар, бурычлар............................................................................. 4
  3. Программаның актуальлеге, түгәрәк эше буенча көтелгән нәтиҗәләр .. 5
  4. 1 нче уку елы өчен программаның эчтәлеге  .........................................  6
  5. Тематик планлаштыру............................................................................   7
  6. Көтелгән нәтиҗә......................................................................................  10
  7. 2 нче уку елы өчен программаның эчтәлеге........................................  11
  8. Тематик планлаштыру..........................................................................  12
  9. Көтелгән нәтиҗә....................................................................................  14
  10. 3 нче уку елы өчен программаның эчтәлеге .......................................  15
  11. Тематик планлаштыру..........................................................................  16
  12. Көтелгән нәтиҗә....................................................................................  18
  13.  Кулланма әдәбият.................................................................................  19  

Аңлатма язуы

Театр түгәрәге, исеменнән үк күренгәнчә, театр, сәнгать, җыр-бию яратучы укучыларның мөмкинлекләрен, сәләтләрен  үстерү өчен оештырылды..

   “Яшь талантлар”  театр түгәрәге  укучыларга  сөйләм культурасын, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә, уйлау сәләтен үстерергә, татар теле предметына кызыксыну уятырга ярдәм итә.

  Мин үзем рус мәктәбендә эшлим. Билгеле булганча, мондый мәктәпләрдәге балалар күбрәк рус телендә сөйләшәләр, фикер алышалар. Татар теленнән өстәмә белем бирү дәресенә укучыларны тарту өчен, бу очракта, укытучыдан бик күп көч, методиканы белү, балаларның шәхси кызыксынуларын өйрәнүне таләп итә. Бу программаны  мин түбәндәге шартларны искә алып төзедем.

    Сәнгать халык байлыгы, ул аның тормышы, кызыксынулары, теләкләренә бәйле. Сәнгать, әдәбият телдән башка үсә алмый, чөнки тел – аралашу чарасы, көрәш коралы.

    Безнең илдә һәр милләт кешесе үз телендә белем алырга, җәмәгать оешмаларында сөйләшүләр алып барырга һәм җыелышларда үз телендә чыгыш ясарга хокуклы. Һәр милләтнең үз театры бар, һәр милли театр сәхнәсе – үз әдәби телен киң пропагандалау урыны. Әдәби тел - әдәбиятта законлаштырылган һәм шул телдә сөйләшүчеләрнең барысы өчен дә уртак норма итеп кабул ителгән, шомартылган тел. Әдәби телне үрнәк булырлык итеп белү артист һәм режиссерга, киң күләм масса алдында аның матурлыгын, аһәңен, сәхнә аша тамашачыга җиткереп, туган телгә мәхәббәт уяту өчен кирәк. Тел – милләт байлыгы. Тел булмаса, милләт тә юк. Менә шуңа күрә һәр милләт вәкиле үз халкының яшәвен дәвам иттерүче буларак үз телен бөтен матурлыгы, нечкәлекләре белән белергә тиеш. Культуралы кеше сөйләгәндә җөмләне генә түгел, сүзләрне һәм иҗекләрне, иҗектәге һәр авазны тоя белергә тиеш. Моңа ирешү өчен күп вакыт, туктаусыз күнегүләр эшләргә кирәк.

   “Яшь талантлар” театр түгәрәге укучыларны анализларга, чагыштырырга, фикер йөртергә, исбатларга, гомумиләштерергә, нәтиҗә ясарга өйрәтә.

Максатлар:

1. Укучыларда татар театрына карата кызыксыну уяту

2. Укучыларга сәхнә серләрен төшендерү

3. Татар артистлары белән якыннан танышу

4. Драматургларның тормыш юлы, иҗаты белән танышу

5.Укучыларның сөйләм телләрен үстерү өчен шартлар булдыру

6. Сәхнәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү

7 Укучыларда милли үзаң тәрбияләү – халкыбыз тарихын яхшы белүче, милләте белән горурланучы шәхесләр тәрбияләү.

Бурычлар:

  1.Чыгыш ясау, аралашуга өйрәтү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү .

  2.Укучыга үзенең сөйләм осталыгын, талантын сынап карарга шартлар тудыру, киләчәктә һөнәр сайларга юнәлеш бирү;

  3.Әңгәмәдә катнашып, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү.

  4.Укучыларны түгәрәк эшенә җәлеп итү, театр белән кызыксыну уяту.

   5. Сәнгать әсәрләренә мәхәббәт уяту.

Укучыларның артистлык сәләтен, иҗади талантларын күрә, уңышларга дәрт уята алуга ирешү.

   6.Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Программаның актуальлеге

   Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф алдына һәр яктан камил, мөстәкыйль һәм иҗади шәхес тәрбияләү максаты куелды.Укучыларга дәресләрдән тыш өстәмә белем бирү дә–заман куйган таләпләрнең берсе. Авторлык программасы әлеге максатка ярашлы ,шәхесне үстерүгә юнәлдерелгән технология нигезендә эшләнде.

Түгәрәк эше буенча көтелгән нәтиҗәләр :

-укучы үзен иркен тотарга өйрәнә, психологик яктан ачыла;

-үзенең мавыгуына туры килгән эш белән шөгыльләнә;

-түгәрәктәге башка укучылар, укытучы белән аралашу вакытында эчке дөньясында ачыла, аралашу әдәбенә өйрәнә;

-укучы фикерләргә, үз фикерен дәлилләргә өйрәнә;

-сөйләм телен камилләштерә ;

-әхлак һәм зәвык тәрбиясе ала;

-шәхес булып тәрбияләнә, үз урынын таба;

-татар теле һәм әдәбияты буенча белемен тирәнәйтә, кызыксыну уята.

1нче уку елы

Программаның эчтәлеге

  1. Кереш. (2 сәг.)

Кереш дәрес. Укучыларны туплау, түгәрәкнең эш планы таныштыру. Инструктаж үткәрү.

  1. Без – яшь артистлар. (26 сәг.)

Укучыларның сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Сәхнә серләренә өйрәнү. Киенү-бизәнү осталыгы турында сөйләшү,  чыгышлар карау.

Татар халык иҗаты белән танышу. Татар халык иҗатының үзенчәлекләрен билгеләү. Индивидуаль рәвештә җырлар, биюләр өйрәнү. Киемнәр әзерләү. Галия Кайбицкая белән танышу.

  1. Сәхнә уеннары-32сәг.

Татар халкының сәхнә уеннары, такмак, такмаза, тел шомарткычлар турында мәгълумат бирү. Сәхнә өчен куелган уеннарны өйрәнү, сәхнәдә кую.

Балаларны парлы, күмәк биюләргә өйрәтү (бию элементларын кабатлау, көйгә басу, киемнәр әзерләү). Бәйрәмнәрдә чыгыш ясау.

IV. Спорт – сәламәтлек ул-12сәг.

Кызыклы спорт уеннары өйрәтү, күңелле ярыш-эстафета оештыру. Ярыш өчен киемнәр, эмблема әзерләү.

Спорт уеннары барышында тәнәфесләр вакытында катнашу өчен биючеләр әзерләү.

V. Яңа ел бәйрәменә театр-тамаша-16сәг.

Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре алып бару, киемнәр әзерләү.

“Яңа ел тамашасы” әкият-пьесаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

Спектакльне кабатлау. Музыка. Декорация. Киемнәр әзерләү. Яңа ел бәйрәмендә театр-тамашаны кую.

Җырлы-биюле, такмаклы уеннар өйрәнү. Төрле кичәләрдә уеннар белән катнашу. Бу уеннарны классташларына, кечкенә класс укучыларына өйрәтү.

YI . “Театр атналыгы” -26сәг.

Театр атналыгы оештыру (атналык программасы аерым төзелә). “Театр ” конкурсында катнашу өчен Абдулла Алиш “Сертотмас үрдәк” әкият-пьесасы белән танышу белән чыгышка әзерләнү.

Балалар өчен язылган җырлар тыңлау (караокедан). Иң матур җырларны өйрәнү, сәхнәдә башкарырга (аерым, күмәк) әзерләнү. Җырга карата киемнәр сайлау.

.

YII  Г.Тукайның сәхнә әсәрләре-8сәг.

Г.Тукайның сәхнә әсәрләрен өйрәнү, аның язу стиленә игътибарны юнәлтү. Әсәрләре аша әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү 

YIII    Туган ягым – яшел бишек-20сәг 

Бүгенге көндә экологик проблема һәм аның әһәмияте. Табигатьне саклауга өлеш кертү: тирә-юньнең чисталыгын саклау, агачлар утырту, чишмәләрне чистарту, кошларга, җәнлекләргә карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген төшендерү.

Экологик темага кичә үткәрү. “Кошларны таныйсыңмы? дип исемләнгән музыкаль театр-тамаша өйрәнү, чыгыш ясау. Якташыбыз курчакларга җан өргән артист- Фуат Таһиров белән танышу.

IX.  Йомгаклау.-2сәг

Тематик планлаштыру

Эш төре

Гомуми сәг. саны

Теоретик сәг. саны

Практик сәг.

саны

Число

I.

Кереш

2

1.

Укучыларны туплау. Түгәрәкнең эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.

2

II.

Без – яшь артистлар.

26

2

Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

1

1

3

Сәхнә серләренә өйрәнү. Видеоязмалар карау.

2

4

Киенү-бизәнү осталыгы. Декорациянең роле.

2

5

Әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерү. (Укучыларның иҗади эшләре.)

2

6

Әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерү. (Укучыларның иҗади эшләре.)

2

7

Татар халык иҗаты. Җырлар тыңлау.

2

8

Татар халык җыры өйрәнү.

2

9

Татар халык биюе (кызлар өчен).

2

10

Г.Кайбицкаяның иҗаты белән танышу. Рольләре .

2

11.

Районыбызның Г.Кайбицкая музеена экскурсия

2

12

Татар халык биюе (кызлар өчен).

2

13

Татар халык биюе (малайлар өчен).

2

14

Татар халык биюе (малайлар өчен).

2

Сәхнә уеннары-32сәг.(10сәг)

15

Такмак, такмаза, тел шомарткычлар.

1

1

16

Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләрен сәхнәләштерү

1

1

17

Сценарийны кабатлау.

2

18

Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләрне, бию өлешләрен өйрәнү.

2

19.

Сценарийны кабатлау. Музыкаль бизәлеш.

2

Спорт – сәламәтлек ул-12сәг.

20

Җитезлеккә уеннар өйрәнү.

2

21

Җитезлеккә уеннар өйрәнү.

4

22

Ярыш-эстафетага әзерләнү. Эмблема. Киемнәр.

1

1

23

Ярыш-эстафета.

2

24

Саф һавада уеннар.

2

Яңа ел бәйрәменә театр-тамаша-16сәг.

25

“Яңа ел тамашасы” әкият-пьесаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

Сценарийны кабатлау.

2

26.

Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр.

2

27.

Сценарийны кабатлау. Музыка.

4

28.

Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр, музыка.

4

29.

Яңа ел тамашасын күрсәтү

1

1

30.

“Кыш бабайда кунакта” әкият- кичә

1

1

Сәхнә уеннары-22сәг.(22сәг)

31

Төрле уеннар белән танышу, уйнау

2

32.

Парлы бию. “Кармакчы”.

2

33

Биюләр турында. Парлы бию. “Кармакчы”.

2

34

Парлы бию. “Су юлында”.

2

35

Музыкаль әсәрләр башкару. Парлы бию. “Су юлында”.(дәвам итү)

2

36

Күмәк заманча бию. Зонтиклар биюе.

2

37

Заманча биюләр. Зонтиклар биюе.(дәвам итү)

2

38

Күмәк биюләр. Зонтиклар биюе.(дәвам итү)

2

39

Күмәк заманча бию. Зонтиклар биюе.(Чыгыш ясау)

2

40

Сәхнә уеннары.

1

1

41

Күңелле  ял сәгате.

2

“Театр атналыгы” -26сәг.

42

А.Алишның “Сертотмас үрдәк” театр-тамашаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

1

1

43

Сәнгатьле уку буенча эш.

2

44

Театрны кабатлау. Хәрәкәтләр. Музыка.

4

45

Киемнәр әзерләү.

2

46.

Театр атналынгына әзерлек.

2

47

Театр атналыгы. Конкурста катнашу.

2

48

Театр атналыгы. “Мәктәп кыңгыраулары” конкурсында катнашу.

2

49

Балалар өчен җырлар тыңлау.

2

50

Җыр өйрәнү. Караокега кушылып җырлау.

2

51

Балалар өчен хәрәкәтле җырлар өйрәнү.

2

52

Кечкенә сәхнә әсәрләрен башкару

2

53

“Язын минем туган авылым” экскурсия

2

Г.Тукайның сәхнә әсәрләре-8сәг.

54

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү”Су анасы”

2

55

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү”Шүрәле”

2

56

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү”Кәҗә белән Сарык әкияте”

4

Туган ягым 20сәг

57

Үзебезнең туган ягыбыз турында

2

58

“Кошларны таныйсызмы?” музыкаль тамашаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

1

1

59

Театрны кабатлау. Хәрәкәтләр. Музыка.

2

60

“Туган ягым – яшел бишек” темасына кичә.

2

61

Табигатькә экскурсия. Чишмәләрне чистарту.

2

62

Казан театрлары белән танышу. Экскурсия.

2

63

Дөнья халык театрлары белән танышу

2

64

Якташыбыз курчакларга җан өргән артист- Фуат Таһиров

2

65

“Мин һәм театр” төркем белән презентация ясау, анализ.

2

66

Эшләгән эшләргә анализ, нәтиҗә.

2

Йомгаклау.-2сәг.

67

Күңелле ял.

Саф һавада уеннар.

2

Көтелгән нәтиҗә:

-укучыларда драма әсәрләренә карата мәхәббәт тәрбияләү;

- татар халык авыз иҗатының жанр төрлелеге белән таныштыру;

- сәхнәдә үз-үзеңне дөрес, иркен  тоту, аралашу әдәбенә өйрәнү;

-сөйләм  телен үстерү;

- алдагы уку елына бурыч һәм максатларны билгеләү;

2нче уку елы

Программа.

  1. Театр – яктылыкка, нурга илтә. 38 сәг.

Кереш. Укучыларны туплау, түгәрәкнең эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү. Түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштыру. Әлеге уку елына куелган максат, бурычлар белән таныштыру

  1. Сәхнә әсәрләре 42сәг.

Сәхнә серләренә өйрәнү. Кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре өстендә эшләү. Аларны башкару осталыгы, рольләрне башкару, костюмнарны дөрес сайлау серләренә өйрәнү.

Татар халык иҗаты белән танышу. Татар халык иҗатының үзенчәлекләрен билгеләү. Индивидуаль рәвештә җырлар, биюләр өйрәнү. Киемнәр әзерләү.

III.Театр тарихыннан-42 сәг.

Беренче барлыкка килгән театрлар тарихы белән танышу. Күрсәтелгән сәхнә әсәрләре,  афишалар, куелган урыннары, вакыты белән таныштыру. Беренче театр артистлары. Портретларын, слайдлар карау. Г.Камал “Беренче театр” әсәрен карау. Галия Кайбицкая иҗаты белән танышу. Фикер алышу.

     IY.Татар халык авыз иҗаты -18 сәг.

Татар халык иҗатының жанрлары белән таныштыруны дәвам итү. Татар халык иҗатының үзенчәлекләрен билгеләү. Индивидуаль рәвештә җырлар, биюләр өйрәнү. Киемнәр әзерләү. Сәнгатьле сөйләү өстендә эшләү. Телнең сөйләү үзенчәлеген өйрәнү.

    Y. Йомгаклау -4сәг.

Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлап чыгу, нәтиҗә ясау. Туган якны өйрәнүне дәвам итү. Туган ягың белән горурлану хисе, аның үсешенә үз өлешеңне кертү, үстерү тәрбияләү. Туган як турында язылган шигъри әсәрләр, җырлар башкару, өйрәнү.

Тематик планлаштыру

Эш төре

Гомуми  сәг. саны

Теоретик сәг. саны

практик сәг.

саны

Число

Театр – яктылыкка, нурга илтә.

38сәг.

1

Түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.Әлеге уку елына куелган максат, бурычлар белән таныштыру

2

2

Бэйрәмнәр бәйрәме. Белем, гыйлем көне. Белем турында шигырьләр уку, тыңлау.

1

1

3

«Бәйрәмнәрнең безгә дигәне нинди?» Аралашу әдәбе

2

4

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү.

2

5

Сөмбелэ бәйрәме. Уңыш бәйрәме. Көзге балны сәхнәләштерү.

2

6

Һөнәрчелэр бәйрәме. Милли традицияләр.

2

2

7

Өлкәннәр бәйрәме. “Минем әбием” сәхнәләштерү. Әнием җырлары. Җырлар тыңлау.

1

2

8

Мәкальләр кичәсе. “Мәкаль әйтешү.

2

9

Дини бәйрәмнәр. Рамазан ае мөбарәкбад.

2

10

Әкият бездә кунакта.Татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү.

4

11

Татар халкынын милли уен кораллары. Жырлар тыңлау.

2

2

12

Милли йола – Нардуган. Сайравычлар.

2

2

     13

Кием – кешенең йөзе. Милли киемнәр.

2

14

Милли уеннар. Ярышу.

“Ничек эндәшсәң, шундый җавап алырсың” (әңгәмә).

1

2

Сәхнә әсәрләре

42 сәг.

15

“Тавык,  Тычкан һәм Көртлек” әкиятен сәхнәләштерү.

4

16

Милли бәйрәмнәр, музыкаль әсәрләр. Музыка тыңлау

2

17

“Тавык,  Тычкан һәм Көртлек” әкиятен сәхнәләштерү.(кабатлау)

4

18

«Уз уеныбыз». Ижади эшләу. Төркемгә бүленеп уеннар уйлау һәм аны тәкъдим итү.

4

19

“Әйтем сүзнең бизәге, мәкаль- сүзнең җиләге”.Мәкаль һәм әйтемнәр.

2

20

“Төлке һәм бүре” әкиятен сәхнәләштерү.

4

21

“Төлке һәм бүре” әкиятен сәхнәләштерү. Дәвам итү. Уенлы- җырлы биюләр.

2

2

22

 Кыска әсәрләрне сәхнәләштерү.

1

4

23

Яңа ел – иминлек алып килсен. Кыска сәхнә әсәрләре уйнау.

1

4

24

Бәйрәм өчен жырлы – биюле уеннар.

4

25

Кызлар өчен  биюләр

2

26

Малайлар өчен биюләр

2

Театр тарихыннан

42сәг

27

Беренче барлыкка килгән театрлар тарихы белән танышу. Күрсәтелгән сәхнә әсәрләре,  афишалар, куелган урыннары, вакыты

8

28

Театр артистлары. Портретларын, слайдлар карау.  Г.Кайбицкая белән танышу. Аның уйнаган рольләренә тукталу

4

29

Г.Камал “Беренче театр” әсәрен карау. Фикер алышу.

2

2

30

Казандагы театрлар торышы, тормышы. Фильм карау.

2

31

Э.Шәрифуллина “Дустың булмаса- эзлә” исемле сценариесен өйрәнә башлау.

4

32

Сценариене кабатлау

4

33

Сценариене кабатлау

4

34

Сценариене кабатлау, хәрәкәтләр, биюләр кую

4

35

Костюмнар әзерләү

4

36

Гаилә бэйрэмнэре. Мини әсәрне сәхнәләштеру.

4

Татар халык авыз иҗаты

18

37

Тизәйткечләр. Тел шомарткычлары.

4

38

Мәсәлләр.Тапкырлар сандыгы.

2

39

Музыкаль кунакханә. “Көйне таны “ уенын уйнау.Кечкенә сәхнә әсәрләрен уйнау

2

6

Йомгаклау

4

40

«Туган ягым». Музыкаль әсәрләр тыңлау.

2

41

«Безнен авыл бәйрәмнәре.»

2

Көтелгән нәтиҗә:

- сәхнәдә үзеңне иркен тоту, фикереңне өздереп әйтү формалаша;

- музыкаль әсәрләрне башкару осталыгының үсүе;

-татар халык авыз иҗатының жанр төрлелеге белән танышып бару;

- Туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү, җырлар, шигъри  әсәрләрне өйрәнү;

- театр тарихын белү, беренче театр әсәрләре белән танышу;

3нче уку елы

Программа.

  1. Театр һәм без.-4сәг.

Түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.Әлеге уку елына куелган максат, бурычлар белән таныштыру .Уку елында утеләчәк тамалар исемлеге белән танышу.  Сәхнә әсәрләре белән танышу

II.Туган ягым минем -14сәг.

«Туган илем бер генэ…» Туган як, җир турында язучылар язган әсәрләрне уку, фикер алышу.Татарстан гимны, дәүләт символлары белщн таныштыру. «Мин яши торган урам, йорт». Кечкенә сәхнә әсәрләрен өйрәнү. Үзең яшәгән йортың турында сөйләү. Авыл бәйрәмнәре, урам җыеннары  белән таныштыру.

  1. Кичәләр бәйләме-28сәг.

Әкиятләр кичәсе: кечкенә күләмле сәхнә әсәрләрен сәхнәләштерү, кичәләр-бәйрәмнәр уздыру. Слайдта биюләрнең башкару осталыгын карау, фикер алышу. Милли биюләр өйрәнү. Татар биюе. Милли йолалар уздыру. 

IV.  Милли йолалар. (24сәг.)

Халкыбызның гореф-гадәтләре, аларның милли үзенчәлекләре.

Каз өмәсе.   Орчык өмәсе. Өй күтәрү өмәсе. Табигать һәм без. Туган ягыбыз- Кайбыч төбәгеннән чыккан данлыклы кешеләр тормышы белән танышу. Милли бәйрәм -Сабан туе. Сабан туе уеннары, җырлар, биюләр башкару. Милли йола “Каз өмәсе- авыл бизәге”. Слайдлар карау

V.  Спектакль уйныйбыз. (18 сәг.)

Абдулла  Әхмәт “Үги кыз”әсәренең эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

Спектакльне кабатлау. Музыка. Декорация. Киемнәр әзерләү. Яңа ел бәйрәмендә театр-тамашаны кую. Композиторлар. Татар җыр сәнгатендә күренекле композиторлар. Кайбыч төбәге композиторы Риф Гатауллин белән танышу.

VI.  “Театр ” конкурсына театр. (20 сәг.)

Театр атналыгы оештыру (атналык программасы аерым төзелә). “Театр ” конкурсында катнашу өчен Г. Рәхим “Кәҗә белән Сарык”, танышу, рольләр бүлешү әкият-пьесасы белән танышу белән чыгышка әзерләнү.

Балалар өчен язылган җырлар тыңлау (караокедан). Иң матур җырларны өйрәнү, сәхнәдә башкарырга (аерым, күмәк) әзерләнү. Җырга карата киемнәр сайлау.

Кызлар-малайлар белән парлы вальс өйрәнүне дәвам итү.

VII.  Җырлы-биюле уеннар. (22 сәг.)

“Талы-талы”,”Без, без,без идек” , “Яңгыр”, “Су юлында”, “Биесәнә” уеннарын уйнау. Такмаклар әйтешү.

VIII. Балачак илендә (14сәг.)

Балачак турында җырлар тыңлау, башкару, балалар тормышыннан кечкенә сәхнә әсәрләре башкару, “Кояшлы ил-безнең ил” фильмнар карау, сәхнә әсәрләрен кабатлап чыгу.

Тематик планлаштыру.

Эш төре

Гомуми

 сәг.

 саны

Теоретик сәг. саны

Практик сәг.

саны

Число

Театр һәм без

4сәг.

1

1

Түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.Әлеге уку елына куелган максат, бурычлар белән таныштыру

2

22.

Уку елында утеләчәк темалар исемлеге белән танышу.  Сәхнә әсәрләре белән танышу

2

Туган ягым минем

14сәг

2.

«Туган илем бер генэ…» Туган як, җир турында язучылар язган әсәрләрне уку, фикер алышу.

2

«Туган илем – Татарстан». Гимн тыңлау, фикер алышу. Җырлау.

2

2

3.

«Мин яши торган урам, йорт». Кечкенә сәхнә әсәрләрен өйрәнү. Үзең яшәгән йортың турында сөйләү

2

2

4.

«Туган авылым». Авыл бәйрәмнәре.

4

Кичәләр бәйләме-

28

5.

Әкиятләр кичәсе

2

Әкиятләр кичәсе. “Без әкиятләр яратабыз”

4

6.

Әкиятләр кичәсе. “Зәлидә”

4

Милли биюләр өйрәнү. Татар биюе

4

7.

Слайдта биюләрнең башкару осталыгын карау, фикер алышу. Милли биюләр өйрәнү. Татар биюе

2

4

8.

Милли йола – Нардуган. Сайравычлар.

2

9

Кием – кешенең йөзе. Милли киемнәр.

2

10.

Милли уеннар. Ярышу.

“Ничек эндәшсәң, шундый җавап алырсың” (әңгәмә).

2

2

Милли йолалар

24сәг.

11

Халкыбызның гореф-гадәтләре, аларның милли үзенчәлекләре.

Каз өмәсе.   Өй

күтәрү өмәсе.

4

12.

Табигать һәм без. Туган районыбыз - Кайбыч төбәгеннән чыккан данлыклы кешеләр тормышы белән танышу.

4

13.

Сәхнәләштерелгән тамаша”Аулак өй”

4

14.

  Милли бәйрәм -Сабан туе. сабан туе уеннары, җырлар, биюләр

2

2

15

Милли йола “Каз өмәсе- авыл бизәге”. Слайдлар карау.

2

6

Спектакль уйныйбыз

18

16

Абдулла  Әхмәт “Үги кыз”

4

1176

Абдулла  Әхмәт “Үги кыз”Дәвам итү.

4

18

Абдулла  Әхмәт “Үги кыз” Дәвам итү, костюмнар әзерләү.

6

19.

Композиторлар. Татар җыр сәнгатендә күренекле композиторлар.

Кайбыч төбәге композиторы Риф Гатауллин

2

2

“Театр”атналыгына әзерләнү

20

20.

Г. Рәхим “Кәҗә белән Сарык”, танышу, рольләр бүлешү.

4

21.

Г. Рәхим “Кәҗә белән Сарык”, танышу, рольләр бүлешү.Дәвам итү.

4

22.

Дәвам итү. Биюләр, җырлар сайлау

4

23

Дәвам итү.

4

24

Без әкият яратабыз. “Үги кыз”

4

Җырлы-биюле уеннар

22сәг.

25.

“Талы-талы”,”Без, без,без идек”уеннары

4

26.

“Яңгыр”, “Су юлында”, “Биесәнә” уеннары

4

27.

“Нәүрүз”бәйрәмен уздыру, информацияләр җыю

2

4

28.

Такмаклар

4

29.

Гаилэ бәйрәмнәре. Мини әсәрне сәхнәләштерү.

4

Балачак илендә

14

30

Балачак турында җырлар тыңлау, башкару

4

31

Балалар тормышыннан кечкенә сәхнә әсәрләре башкару

4

32.

“Кояшлы ил-безнең ил” фильмнар карау, сәхнә әсәрләрен кабатлап чыгу

2

4

Көтелгән нәтиҗә:

-әлеге 3 нче баскыч этабы -йомгаклау этабы булып санала. Укучылар коллектив булып формалашып бетә;

-йомгаклау этабы буларак барлык өйрәнгән темалар буенча белем туплана;

-татар халык авыз иҗатының жанр төрлелеге белән тулаем танышып бетерү;

- туган як темасын дәвам итү;

- сәхнә әсәрләрен өйрәнү;

- укучыларда сәхнәдә иркен тоту күнекмәсе формалаша;

Укытучы өчен әдәбият исемлеге

  1. “Әдәбият белеменә кереш” 1998 ел
  2. Гомәр Бәширов “Туган ягым – яшел бишек”. 1986 ел
  3. Татар халык әкиятләре.Х.Ярми, Х.Гатина. Казан “Раннур” нәшрияты, 1999 ел
  4. Х. Халиков “Зиһен ачкычлары” 2001 ел
  5. “Мәктәп сәхнәсе” китабы
  6. “Сәхнә” журналлары
  7. Сез яраткан җырлар. Автор – төзүчесе Р.Р.. –“Раннур” нәшрияты,1994ел
  8. Табышмаклар, тизәйткечләр, тел шомарткычлар.    1997 ел
  9. Татар халык уеннары.Татар халык биюләре. 1997 ел
  10. Туган җирем – Кайбычым (Кайбицы – край мой родной). Автор – төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Идел-Пресс,2007. -656 бит

Укучылар өчен әдәбият исемлеге

  1. Тел – халыкның көзгесе: Ф.Ю.Әхмәдуллина, Л.В.Мирошниченко, Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2009.-255б.
  2. Иң матур сүз [төз.-авт.К.В.Закирова]. – Яңадан эшләнгән һәм тулыл. 2нче басма. – Казан:Татар.кит.нәшр., 2012.-431б.
  3. Татар халык әкиятләре.Х.Ярми, Х.Гатина. Казан “Раннур” нәшрияты, 1999 ел.