Мои видеозаписи

Мухаметханова Гюзелия Миннехановна

Татар теле дәресе.6нчы сыйныф.Тема:Сыйфатларны морфологик яктан тикшерү,гомумиләштереп кабатлау.

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе.Тема:Сыйфатларны морфологик яктан тикшерү, гомумиләштереп кабатлау.Максат:1.Өйрәтү: сыйфатларга морфологик анализ ясауны камилләштерү,аларны гомумиләштереп кабатлау.2.Белем үстерү:игътибарны,логик фикерләүне үстерү;фикерләү сәләтен активлаштыру;җавапларны грамоталы,дәлилле һәм нигезле формалаштыру.3.Тәрбияви:фәнгә кызыксыну,белем алуга омтылыш,укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.Көтелгән нәтиҗәләр:Предмет:теманы үзләштерү,анализ ясый белү.Танып белү:үз фикереңне дәлилләп анализлый белү;белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдалана белү.Предметара:әдәбият белән бәйләнеш.Регулятив:бер-береңнең һәм үзеңнең дә эшләрен тикшерү,бәяләү;дәреснең максатына туры китереп биремнәрне үтәү.Коммуникатив:эшләгәндә, бер-береңә комачауламый,иптәшең белән килешә,тыңлый,нәтиҗә чыгара һәм аңлатып бирә белү.Шәхси:ярдәмчел,намуслы булу кебек сыйфатларны тәрбияләү.