Видеоролик "Мин татарча сөйләшәм"

Абдуллина Файруза Миннулловна

Татарстан Республикасында “Мин татарча сөйләшәм” бәйге - акциясе тугызынчы ел дәвам итә. Питрәч 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе бу матур акциядә җиденче ел катнаша.
Белгәнебезчә, акциянең төп максаты – кешеләрне, бигрәк тә рус телле яшьләрне, укучыларны, татарча аралашырга, татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнергә, укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. Безнең максат - укучыларда туган телгә, татар теленә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; белемнәрен тирәнәйтү , иҗади сәләтләрен үстерү.
Безнең девиз - Мин татарча яратам,
мин татарча сөйләшәм,
мин татарча яшим...
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында үткәреләчәк чаралар планы төзедек. Рус һәм татар телләрендә сүзлекләр, акциянең билгесе булган магнитлар, ябыштыргычлар, значоклар әзерләдек.