Илаһи бер яктылык. (Ф.Яруллинның тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрне тикшерү, “Яралы язмышлар” әсәре өстендә эш.)

Аминова Альбина Альбертовна

Бүгенге дәресебезне  ике өлешкә бүлеп ,ике исем белән атарбыз.Беренчесе- “Илаһи бер яктылык” (Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерербез, белемнәрегезне тикшерербез); икенчесе - “Коткарасы иде бу сабый җаннарны яралы язмышлардан” дип атала. (“Яралы язмышлар” әсәре өстендә эш)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a.a.a.docx29.43 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: Илаһи бер яктылык

(Ф.Яруллинның тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрне тикшерү; “Яралы язмышлар” әсәре өстендә эш.)

Тема: Илаһи бер яктылык. (Ф.Яруллинның тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрне тикшерү, “Яралы язмышлар” әсәре өстендә эш.)

Максатлар:

  1. Ф.Яруллинның тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен тикшерү.
  2. “Яралы язмышлар” әсәре белән танышу һәм аңа анализ ясау.
  3. Укучыларда миһербанлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.
  4. Ятимлекнең нинди авыр булуына инандыру.

Җиһаз:

  • портрет
  • китаплары
  • плакат( эпиграф)
  • карточкалар (әсәрдән өзекләр)
  • карточкалар (характеристика сыйфатлары)
  • кассета (Р.Низамов “Ятим бала” җыры).

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты.

-  Бүгенге дәресебезне  ике өлешкә бүлеп ,ике исем белән атарбыз.Беренчесе- “Илаһи бер яктылык” (Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерербез, белемнәрегезне тикшерербез); икенчесе - “Коткарасы иде бу сабый җаннарны яралы язмышлардан” дип атала. (“Яралы язмышлар” әсәре өстендә эш)

II. Белемнәрне тикшерү

(Ф.Яруллинның тормыш юлы,  иҗаты буенча)

1 нче вариант

  1. Ф.Яруллин ничәнче елда туа?
  2. Әнисе 6 бала белән ятим кала, моңа ни сәбәпче?
  3. Ф.Яруллин кайларда укый?
  4. Аның белән нинди бәхетсезлек була, кайда?
  5. Хәтерсез  Нәсимә кем ул? Фәнискә аның нинди ярдәме тия?
  6. Беренче шигырьләрен ул кемнәргә багышлап яза һәм нинди характерда була?
  7. Нурсөя кем ул? Аның белән кайда танышалар?
  8. Алтыннан да көчле түгел мин,

Ипидән дә олы түгел.

Үлемнән дә көчле түгел мин,

Тик язмыш колы түгел мин.

Бу сүзләрне кем әйтә? Нинди мәгънә яшерелгән?

  1. Нинди әсәрләрен беләсез? (5-6)
  2. Әнисе Ф.Яруллинга бик күп ярдәм итә. Исбатла.
  3. Бер шигыренә анализ яса.

2 нче вариант

  1. Ф.Яруллин кайда туа?
  2. Ул бик кызыксынучан, күпне белергә омтылучан. Исбатла.
  3. Ф.Яруллин Баулыда кем булып эшли?
  4. Аның сөйгән кызының исеме? Кем булып эшли?
  5. Ф.Яруллин үзендә яшәргә көч таба. Моңа кем этәрә?
  6. Казанга кем ярдәме белән килә?
  7. Нурсөя белән алар бергә. Бу сүзләр дөресме? Аларның мәхәббәтенә комачаулаучылар да бар. Кемнәр алар?
  8. Ф. Яруллин ел саен Сабантуена авылына, туган ягына кайта.

Көтмәгәндә нинди вакыйга була, кем белән очраша?

  1. Нурсөя олы җанлы шәхес. Исбатла.
  2. Ф.Яруллин ничәнче елда һәм кайда вафат була?
  3. Бер шигыренә тулы анализ яса.

III. Төп өлеш

          - Белгәнебезчә, Ф.Яруллин шагыйр , прозаик, драматург. Ә хәзер дәресебезнең икенче өлешенә керергә вакыт җиткәндер: “Коткарасы иде бу сабый җаннарны яралы язмышлардан”.

          -  Әсәргә кереп киткәнче, сезгә бер сорау. Яралы язмышлар сүзен ничек аңлыйсыз? Күз алдыгызга нәрсә  килеп баса? Мисал өстендә исбатларга мөмкин.

          - Әйе, бу әсәрдә язмыш тарафыннан, әти-әнисе тарафыннан яраланган язмышлар турында сүз бара. Соңрак бу фикергә тагын әйләнеп кайтырбыз әле.

   - Әсәрне бүлекләргә бүлик:

  1. Әсәрнең үзен белми кызык түгел.

            (План буенча эчтәлек сөйләү)

  1. Миңсылу сабыйлар йортында (ничек эшкә керүе)
  2. Һәр баланың үз холкы, үз җае бар. (һәрбер балага характеристика)
  3. Чын йөз барыбер ачыла. (Людмила Герасимовна)
  4. Яхшылык – җирдә ятмый. (Америкада кунакта булу)
  • Әйе, әсәрнең эчтәлеген искә төшердек.
  1. Төрле кеше төрлечә фикер йөртә

1 нче рәт

  • “Яралы язмышлар” әсәре нәрсә турында, ягъни темасын билгелик.

(Ятимнәрнең язмышы. “Коткарасы иде бу сабый җаннарны яралы язмышлардан”)

2 нче рәт

  • Әсәрдә яктыртылган төп фикер – идея.
  1. Ятим балаларның күңелен аңласаң, җылытсаң, дөрес тәрбия бирсәң, алар  һичшиксез яңа тормыш төзүчелүр сафына басачаклар.
  2. Хәрбер бала үз әти-әнисе янында гына бәхетле.
  3. Матурлык бер байлык булса, мәрхәмәт -  мең байлык.
  4. Җир йөзендә ике саваплы нәрсә бар:1-се мохтаҗлар белән ризыгыңны  бүлешү, 2-се үксезләргә, ятимнәргә ярдәм итү.

3 нче рәт

  • Әсәрдә күтәрелгән төп проблемалар:
  • ятимлек
  • мәрхәмәтлелек
  • игелеклелек
  • балаларны аңлау
  • җәмгыят тәртипләре
  • кешелеклелек
  • ялагайлык
  • фәхишәлек

  1. Музыкаль тәнәфес.
  • Белгәнебезчә, һәрбер бала әти-әни сүзен әйтергә тиеш. Ләкин бу ягымлы җылы сүзне әйтүдән кайбер балалар мәхрүм.

Бирем: Р.Низамовның “Ятим бала” җырын тыңлаганда:

 1) җырда сугарылган төп фикерне табарга тиешсез;

2) “Яралы язмышлар” әсәрендә бу сүзне әйтүдән кем мәхрүм кала, кемнәр әйтә ала. Әлбәттә, барысы да түгел.

     4.  Образлар белән якыннан танышыйк.

1 нче рәт

“Үземә ошаган образым” (шул турыда сөйләргә әзерләнегез)

2 нче рәт

Сезнең алдыгызда карточкалар, аларда характер сыйфатлары язылган, сез шуларны кемгә хас икәнен табарга, мисал өстендә исбатларга тиешсез (әсәрдән).

Сабыр, тупас, комсыз, эгоист, шәфкатьле

3 нче рәт

Вася, Әминә, Мәдинә, Катяга характеристика бирегез.

  1. Әсәрдә истә калырлык урыннар да бик күп.

(Һәр кеше үзенә ошаган эпизод турында сөйләргә әзерләнә. Ни өчен ошаганын дәлилли.)

    6 .  Эзләп тап һәм сөйләп кара.

Укучылар алдында карточкалар. Аларда әсәрдән өзекләр язылган. Тәрбияви моментын табарга, аңлатырга.

1 нче карточка.

“Тәрбиячеләр аңа:” Әй, мәхәббәтсез нәрсә, безне җәзалар өчен тугансыңдыр син”, - диләр. Юатып-юатып елавыннан туктамаса, “дурак” дип сүгеп ташлыйлар. “Тинтәк”, “ахмак”, “бүре авыз” – болар Васяның иң йомшак кушаматлары. Матурлык, сөйкемлелек бәхет булган кебек, ямьсезлек тә зур бәхетсезлек шул”.

2 нче карточка

Минем шушы соравыма җавап бирергә теләгәндәй бер көнне Надежда Николаевна кулына газета тотып килеп керде: “Миңсылу апа, - диде ул, - менә монда бик кызыклы мәкалә бар. Швециядә балаларын бала  тудыру йортында калдырып чыгу, яки бездәгечә ятимнәр йортына бирү дигән нәрсә бөтенләй юк икән. Анда баласыз кешеләр үзләренә уллыкка  зәгыйфь  балаларны алалар. Сау-сәламәт баланы алып үстерү аларда мәрхәмәткә саналмый. Киресенчә, андый кешеләргә алар үзләренең эгоистлык хисләрен канәгатьләндерүчеләр дип кенә карыйлар.

3 нче карточка

  • Кая керәсең, оятсыз! – дип кычкырды берсе. – Йолкып чыгарыгыз үзен! - диде икенчесе. Өченчеләре шуны гына көткәндәй, хатынны тарткалый-тарткалый йолка башлады.  “Минем чиратсыз алырга хакым бар. Менә кенәгәм. Һәр нәрсәгә чират торсам, мин ун баланы ничек туйдырыйм”,- диде ана. Ананың бу сүзләре халыкка җитә калды:” Тудырмаска идең – сезнең кебекләр илдә хәерчеләр арттырып ята”.

       7.Теле дә бик матур.

(Әсәрнең  теле турында һәрберсенең фикерен тыңлау)

Бу повесть Миңлегөл  апаның көндәлекләренә нигезләнеп язылган. Әсәр бик аңлаешлы, гади сөйләм телендә.

  1. Әсәрнең әһәмияте менә нәрсәдә.

(укучылар әсәр турында үз фикерләрен әйтәләр)

Димәк, 1) ятим балалар язмышын тасфирлап, безне миһербанлы, шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле булырга, балаларны аңлый белергә, аңа йөрәк җылысын бирергә кирәклеген күрсәтә.

 2) үз балаларын алудан баш тартучы аналарга салкын караш тәрбияли. Җир йөзендә хатын-кызлар нәсел дәвам иттерүче, шуңа күрә ул баладан баш тартырга тиеш түгел. Бала табып, ана җылысы бирергә кирәклеген. Ә “клиентлар” өчен яшәмәскә кирәклеген күрсәтә.

 3) ятим балалар күңелен аңлый белүчеләргә дан җырлана.

 4) үз туган ягыңның, туган җиреңнең, тудырган анаңның никадәр күңелгә якын булуын исбатлый.

5) Американы Россиядән күпкә алга киткән, яхшы ил булуын күрсәтә.

 6) язу стиле белән үзенә җәлеп итә.

Йомгаклау

               Дәресне Миңсылу апаның сүзләре белән тамамлыйм.

-Әйе, сезнең бәхет сарайларыгыз җимерелгән. Шул җимерелгән сарайның хәрабәләреннән сезгә яңаны салырга туры киләчәк.

 Хәрабәләрдән салынган бәхет сараегыз, бәлки, артык зур, артык якты булмас, ләкин сез аны барыбер төзергә тиешсез. Сез менә шушы язмышлар җимерелә торган йорттан котылып, үзегез төзегән, үз кулларыгызның җылысы кергән бәхет сарайларында яшәрсез. Амин шулай булсын. Бәхет телим сезгә балакайлар.” Бәхет кешене матурлый, бәхетсезлек ямьсезли”, - дип юкка әйтмәгәннәр шул. Дөньяда яшәүнең бәхет икәнен аңлаганчы, никадәр газапларны үтеп чыгасы бар.

Билгеләр кую

БҮЛЕК. ПРАКТИК ӨЛЕШ.

2.ФӘНИС ЯРУЛЛИН ИҖАТЫ БУЕНЧА ТЕСТ (1 ВАРИАНТ)

1. Фәнис Яруллин кайчан һәм кайда туа?

    а) 5 февраль  1939 ел, Баулы;

    б) 9 февраль  1938 ел, Кызылъяр;

    в) 25 февраль  1938 ел, Казан;

2. Фәнис Яруллин кайда укый?

    а) Кызылъяр җиде еллык мәктәп;

    б) Баулыда 8 еллык;

    в) Казан филология институты;

    г) Яр-Чаллы педагогия училищесы;

3. Хатынының исеме?

    а) Нурзия;

     б) Нурсөя;

     в) Нурзилә;

     г) Нурия;

4.   Фәнис Яруллин белән нинди көтелмәгән фаҗига була?

   а) баскычтан егыла;

    б) авариягә әләгә;

    в) армиядә “кояш” күнегүе ясаганда егылып, умыртка һәм муен сөяге сына;

5. Кайсы әсәр Ф.Яруллиныкы түгел?

    а) “Яралы язмышлар;

     б) “Кайту”;

     в) “Тапланган кояш”;

     г) “Чәчәкләр моңы”;

6. Беренче шигырьләрен кемнәргә багышлап яза?

    а) әнисенә;

     б) табибларга;

     в) хатынына;

     г) укытучыларга;

7. Фәнис Яруллин:

    а) прозаик;

     б) драматург;

     в) публицист;

     г) шагыйрь;

     д) әкиятләр остасы.

8.  Чын мәхәббәт юк ул, дисәм әгәр,

      Үпкәләрләр бик бәхетле парлар.

      Ә бәхетле парлар күпмелеген

      Әйтә ала бары җәйге таңнар.

  • Бу өзек кайсы шигырьдән?

    а) “Сиңа”;

     б) “Син авыргач”;

     в) “Бәхетле мизгел”;

     г) “Чын мәхәббәт бармы?”;

9. Беренче шигырь китабынның исеме?

    а) “Йөз аклыгы”;

    б) “Тозлы тамчы”;

    в) “Мин тормышка гашыйк”;

  1. “Яралы язмышлар” әсәрендәге төп проблема?

     а) хыянәт һәм тугрылык, ата белән бала, әхлаксыз мәхәббәт;

     б) ятимлек, мәрхәмәтсезлек, кешелексезлек, фахишәлек, дин, балаларны   аңлау;

      в) исем калдырырга теләү, гади халык эшче тормышы өчен борчылу,    ялганлык, икейөзлелек.

11. әлеге вакытта Ф.Яруллин кайда яши?

а) Баулыда;

б) Казанда;

в) Яр-Чаллыда;

г) Кызылъярда;

12. Фәнис Яруллинның биш әсәрен санагыз.

13. “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәренең әһәмиятен билгеләгез.

14. 2003 елны Фәнис Яруллинга ничә яшь тулды?

а) 65;

б) 63;

в) 66;

г) 70;

15. Бер шигыренә анализ ясагыз.

II вариант

1.Ф.Яруллин Баулыда кем булып эшли?

а)монтер;

б)инженер;

в)шофёр;

г)төзүче.

2. Ф.Яруллин җиде еллык мәктәпне кайда тәмамлый?

а)Баулыда;

б)Азнакай;

в)Кызылъярда;

г)Исергәптә.

3.Әнисенең исеме ничек?

А)Гәфифә;

Б)Гәрифә;

В)Нурсөя;

Г)Галия.

4.Әсәрләрендә нинди темалар күтәрелә?

А)мәхәббәт;

Б)туган якны сагыну;

В)көнләшү;

Г)хыянәт.

5.Кайсы әсәр Фәнис Яруллинныкы түгел?

а) “Кыйгак-кыйгак  каз кычкыра”;

б)”Җилкәннәр җилдә сынала”;

в) “Мәхәббәт хакына”;

г) “Әнә килә автомобилҗ...”;

6.”Яралы язмышлар” әсәре нинди жанрда?

а) роман;

б) повесть;

в) драма;

г) поэма;

7. Ф.Яруллин ... түгел.

а) прозаик;

б)җырлар авторы;

в) драматург;

г) бәетләр авторы;

8. Авыруым артык борчымый,

Инде өйрәндем сыман

Таралды кебек күзләрне

Каплаган кара томан.

Бу өзек кайсы шигырьдән?

а) “Сөялдем сөяннәргә”;;

б) ”Сөбханалла”;

в) “Авыруым артык борчымый”;

г) “Эзлим”;

9. 1994 – елны чыккан өч томлы китапларының исеме:

а) “Тозлы тамчы”, Җилкәннәр җилдә сынала”, “Йөз аклыгы”;

б) ”Яз гөлләре”; “Сайланма зсәрләр”, Хәр күңелдә сер ята”:

в) “Чәчәкләр мөңы”, “Гамьле дөнь”, “Йөз аклыгы”;

10. “Яралы язмышлар” әсәрендәге идея.

а)һәрбер бала үз эти-әнисе янында гына бәхетле;

б) кешелегеңне югалтма, сине ямьсез күрерләр;

в) ни чәчсәң, шуны урырсың;

11. Хатыны белән кайда таныша?

а)хастаханәдә;;

б) магазинда;;

в) кран белән военкоматның бер ягыннан икенче ягына чыгарганда;

12. Ф.Яруллин биш әсәрен санагыз.

13. “Яралы язмышлар” әсәренең әһәмиятен билгеләгез.

14. Ф.Яруллин ничәнче елда үлә?

а) 2001;

б) 2002;

в) 1996;

г) исән;

15. Бер шигыренә анализ ясагыз.