Эш программалары

Аминова Альбина Альбертовна
I  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әминова Альбина Альберт кызының
татар теле һәм  әдәбияттан  эш программалары
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7_syynyf-_dbiyat.doc133 КБ
Microsoft Office document icon 11_syynyf-dbiyat.doc205.5 КБ
Microsoft Office document icon 11_syynyf-tatar_tele.doc108.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Баулы  муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

 «Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» 

                                                                                                   

“”Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

_______ З.Н.Фаррахетдинова.

           Беркетмә №1,

“___” ___________ 2015 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Г.Х.Хафизова

“___” ___________ 2015 ел.

“Раслыйм”

  Директор:

   _______ А.А.Аминова

   “___” ________2015 ел.

I  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әминова Альбина Альберт кызының

7 нче  сыйныф өчен әдәбияттан  эш программасы

2015-2016 нче уку елына

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  1. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  2. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  3. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  4. Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбенең 2015-2016 нчы уку елының укыту планы.

5-8 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта гомуми белем бирүнең максатлары

  • Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.
  • Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.
  • Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.

Бурычлар

1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.

4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр

  • Сүз сәнгатьнең образлы табигате турында күзаллау булу.
  • Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
  • Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.
  • Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.
  • Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
  • Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.
  • Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.
  • Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
  • Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
  • Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.
  • Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.
  • Диалогта яисә бәхәстә катнашу.
  • Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
  • Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.
  • Бер минутка 70-115 сүз уку.

Укыту-методик комплекты

Дәреслек: Ф.М.Хатипов ,Ф.Г.Галимуллин Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. - Казан: Мәгариф, 2006.

Методик кулланмалар:

  1. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
  2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  3. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
  4. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
  5. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003

Сүзлекләр:

1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

2.Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997

Программаның эчтәлеге

Темалар

     Программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

 сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Дәрестән тыш уку

1

Мәкаль һәм әйтемнәр.

2

2

Легенда,риваятләр.

2

2

3

“Сак-сок”бәете

1

4

 К.Насыйри “Әбугалисина”

2

2

5

Г.Тукай”Печән базары,яхуд Яңа Кисекбаш”

3

6

Г.Исхакый”Кәҗ үл читек”

2

7

Дәрдемәнд тормыш юлы,иҗаты

2

8

Һади Такташ тормыш юлы,иҗаты

2

9

К .Тинчурин тормыш юлы,иҗаты

3

10

М.Әмир”Агыйдел”

5

2

11

С.Хәким тормыш юлы,иҗаты

3

12

Ф.Хөсни”Йөзек кашы”

4

2

13

Ә.Фәйзи иҗаты

1

14

Ф.Кәрим. тормыш юлы,иҗаты

3

2

15

Р.Мөхәммәдиев”Муенсалы күгәрчен”

1

16

Ә Еники”Әйтелмәгән васыять”

4

2

17

Н.Арсланов тормыш юлы,иҗаты

2

18

Г.Ахунов”Артышлы тау буенда”

4

2

19

Х.Сарьян”Бер ананың биш улы

4

2

20

Р.Гаташ иҗаты

1

1

Барысы

47 сәг.

17 сәг.

4 сәг.

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

(68 сәгать)

Әсәрләрне өйрәнү-47 сәг.

Сөйләм үстерү-17 сәг.

Дәрестән тыш уку-4 сәг.

Дәрес темасы

С/с

План

Фактик

Искәрмә

1

2

Мәкаль һәм әйтемнәр.

2

1 атна

3

4

Легенда ,риваятләр.

  “Сөембикә “ бәете.Сөембикә образында гүзәллек белән легендарлык,бөеклек белән фаҗиганең бергә үрелүе.

2

2 атна

5

ДТУ

“Сак-сок” бәете.

1

3 атна

6

7

БСҮ

 Инша”Сөембикә-ханбикә” .

2

3- 4 атна

.

8

9

Каюм Насыйри”Әбугалисина”.Әсәрдә

 акыл күче, гыйлем куәтен раслау. Гыйлемне явызлыкка түгел,шәфкатьлелеккә хезмәт иттерү идеясе.

2

4-5 атна

10

11

БСҮ

Әбугалисина һәм Әбелхарис образлары буенча инша –характеристика.

2

5-6 атна

.

12-14

Г.Тукай “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәре.

3

6-7 атна

.

15

16

Гаяз Исхакый. Тормыш юлы,иҗаты.

“Кәҗүл читек” әсәре.

2

8 атна

17

18

Дәрдемәнд.Тормыш юлы, иҗаты.

“Кораб”,”Рәсем”, “Видагъ”

2

9 атна

19

20

Һади Такташ.Шагыйрь турында

белешмә,иҗат үзенчәлеге.”Мокамай” әсәре

2

10 атна

21

Кәрим Тинчурин,Тормыш юлы һәм иҗаты.

1

11 атна

22

23

”Мәдрәсәдә беренче көн”,”Бүре

зәхмәте” хикәяләре.

2

11-12

атна

24-28

Мирсәй Әмир.Язучы турында белешмә.”Агыйдел” повесте.

5

12-14 атна

29

30

БСҮ

“Агыйдел” повестендагы Артыкбикә образы буенча инша-характеристика

2

15 атна

.

31

С.Хәким иҗатытурында белешмш.”Юксыну”,”Әнкәй”

”Тегермән стенасындагы язулар”,”Һәйкәл турында уйланулар”

1

16 атна

32

33

С.Хәким”Тегермән стенасындагы язулар”,”Һәйкәл турында уйланулар”

2

16-17 атна

34-37

Ф Хөсни”Йөзек кашы”

4

17-19 атна

.

38 39

БСҮ

Сочинение : а)”Егерме беренче гасыр егетеннән(кызыннан) Айдарга хат”

ә)”Вәсилә! Мин дә синеңчә эшләр идем”

б)”Минем холкым-минем язмышым”

в)”Мин Айдардагы нинди сыйфатларны үземдә булдырыр идем”

г)”Минем Госман образына мөнәсәбәтем”

(укучылар сайлавы буенча)

2

19-20 атна

40

ДТУ

Ә.Фәйзи”Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы”,

Бал корты”,”Габдулла Тукайга”

1

20 атна

41

42

Ф.Кәрим .Тормыш юлы һәм иҗаты.”Ант”,”Сөйләр сүзләр бик күп алар”, “Ватаным өчен”

2

21 атна

43

44

БСҮ.

Сочинение”Ватан уллары”

2

22 атна

45

Ф.Кәрим”Кыңгыраулы яшел гармун”

1

23 атна

46

ДТУ

Р.Мөхәммәдиев”Муенсалы күгәрчен”

1

23 атна

47-50

Ә.Еники”Әйтелмәгән васыять”

4

24,25 атна

51

52

БСҮ

Акъәби образы буенча инша-характеристика

2

26 атна

53

54

Н.Арсланов”Атлантида”, “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”,”Халкыма”

2

27 атна

55

Г.Ахунов .Тормыш юлы һәм иҗаты.

1

28 атна

56-58

Г.Ахунов”Артышлы тау буенда”

3

28-29

атна

59-60

БСҮ

Сочинение”Кара алтын”

2

30 атна

61-64

Х.Сарьян”Бер ананың биш улы”.

4

31-32 атна

65-66

БСҮ

Сочинение”Ана”

2

33атна

.

67

ДТУ

Рәдиф Гаташ шигырьләре

1

34 атна

68

БСҮ

Сочинение”Тау астында салкын чишмә”

1

34 атна



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Баулы  муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

 «Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» 

 

“Каралды”

       Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ З.Н.Фаррахутдинова.

       Беркетмә №1,

       “___” ___________ 2015 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Г.Х.Хафизова

“___” ___________ 2015 ел.

“Раслыйм”

Директор:

_________ А.А.Аминова

“___” ___________ 2015 ел.

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

ӘминоваАльбина Альберт кызының

11 нче сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы

2015 - 2016 нче уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 68 сәгать)

Шулар арасында:

әсәрләр өйрәнү – 58 сәгать

сөйләм үстерү (3 - сочинение язу) – 6 сәгать

дәрестән  тыш уку - 4 сәгать

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  5. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  6. Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбенең 2015-2016 нчы уку елның укыту планы.

Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2011.

Хрестоматия: А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен әдәбияттан хрестоматия. – Казан: “Мәгариф”, 2005.

Мәктәп укыту планында әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 3 сәгать исәбеннән төзелгән булу сәбәпле,  язучыларның әсәрләрен өйрәнү һәм класстан тыш уку дәресләре өлешчә кыскартылды.

9-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.
  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын  анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.
  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Бурычлар

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.
  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
  5. Укучыда үз-үзен тәрбияләү күнекмәләре булдыру.
  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.
  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.
  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.
  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.
  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.
  11. Укучыда мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ булдыру.
  12. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.
  13. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.
  2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.
  3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.
  4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.
  5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.
  6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).
  7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.
  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.
  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.
  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.
  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.
  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

Уку курсының темаларга бүленеше

Тема бүленеше

Барлыгы

Теоретик

материал

Әдәби әсәргә анализ

Бәйл. сөйләм үстерү

Дәрестән

тыш

уку

Темага караган төшенчәләр

Чит илләрдә татар әдәбияты

1

1

Гаяз Исхакый иҗаты

3

1

1

1

30 нчы еллар совет әдәбияты

3

2

1

Социалистик реализм.

Нәкый Исәнбәт иҗаты

3

1

1

1

Трагедия жанры. Трагик конфликт.

40 – 50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы

2

1

1

40 – 50 нче еллар әдәбияты

3

2

1

Социалистик реализм.

Муса Җәлил иҗаты

4

1

2

1

Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи).

Фатих Кәрим иҗаты

2

1

1

Лирик шигырь, поэма, баллада, шагыйрьнең гражданлыгы.

50 – 60 нчы еллар әдәбияты

2

1

1

Драма, әкият-пьеса, тарихи-биографик, фольклорга нигезләнгән пьеса, героизм, патриотизм.

Проза үсеше. Г.Бәширов “Намус” романы

2

1

1

Роман төрләре.

Хәсән Туфан

4

1

3

Лирика (күңел лирикасы, пейзаж, публицистик, фәлсәфи).

Әмирхан Еники

4

1

2

1

Повесть, роман чагыштыру.

Әдәбиятка яңа иҗат көчләре килү

3

1

1

1

Әсәрнең композицион төзелеше.

Нурихан Фәттах

3

1

1

1

Тарихи романнар. Тарихи роман, тарихилык принцибы

Аяз Гыйләҗев

2

1

1

Мөхәммәт Мәһдиев

3

1

2

Тезис.

Әхсән Баянов

3

1

1

1

Поэма. Идея.

Илдар Юзеев

2

1

1

Туфан Миңнуллин

3

1

1

1

Моңсу комедия, аллегория, шартлылык.

Хәзерге татар әдәбияты

2

1

1

Равил Фәйзуллин

1

1

Тема.

Ринат Харис

1

1

Проза үсеше.

3

1

2

Ринат Мөхәммәдиев

2

1

1

Төп образлар, художестволы дөреслек.

Хәзерге драматургия

1

1

Рабит Батулла

2

1

1

Кульминацион нокта.

Ризван Хәмит

2

1

1

Монодрама.

Бүгенге татар балалар әдәбияты

1

1

Гомумиләштереп кабатлау

1

1

Барысы

68

30

28

6

4

                                                                                                 

Календарь-тематик план

Сәгать саны: атнага – 2 сәгать (елына – 70 сәгать)

Шулар арасында:

әсәрләр өйрәнү – 58 сәгать

сөйләм үстерү – 6 сәгать (3 - сочинение язу)

дәрестән  тыш уку - 4 сәгать

Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2011.

Хрестоматия: А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен әдәбияттан хрестоматия. – Казан: “Мәгариф”, 2005.

Программа: Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Срок

Үтәлеш

Искәрмә

1

Чит илләрдә татар әдәбияты. Йосыф Акчура, Хәсән Хәмидулла, Гәүһәр Туганай, Хөсәен Габдүш, Әхнәф Таңгатар, Сания Гыйффәт иҗатлары.

1

1 атна

.

2

Г.Исхакыйның эмиграциядәге тормышы.

1

 

3

Г.Исхакыйның “Көз” повесте.

1

2 атна

4

Г.Исхакыйның татар әдәбияты һәм сәнгатендә тоткан урыны.

1

 

5

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сочинение

“Кеше үз язмышына үзе хуҗа”.

1

3 атна

6

30 нчы елларда совет әдәбияты. Чор үзенчәлеге. Проза һәм драматургиянең үсеше.

1

.

7-8

30 нчы елларда поэзия үсеше.

2

4 атна

9

Н.Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты.

1

5 атна

10-11

 Н.Исәнбәт ”Идегәй” трагедиясе.

2

5-6 атна

12-13

40-50 нче еллар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы һәм татар язучылары.

2

6-7 атна

14-15

40-50 нче еллардагы проза үсеше.

2

7-8 атна

.

16

40-50 нче елларда драматургия.

1

8 атна

17

40-50 нче елларда поэзия. М.Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. 20-30 нчы еллар иҗаты.

1

9 атна

18

М.Җәлилнең сугыш чоры иҗаты.

1

19

М.Җәлилнең ”Моабит дәфтәрләре”.

1

10 атна

.

20

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

М.Җәлил шигырьләрен яттан сөйләү.

Әдәбиятта һәм сәнгатьтә М. Җәлил образы.

1

21-22

Ф.Кәримнең тормышы һәм иҗаты.

2

11 атна

23

Класстан тыш уку. Ф.Кәрим шигырьләре.

1

12 атна

24

Татар әдәбияты яңа сыйфат үзгәрешләренә күчеш чорында. 50-60 еллар әдәбиятына күзәтү.

1

25

50-60 нчы еллар әдәбияты. Тыныч тормышны сурәтләү юлында.

1

13 атна

26-27

Проза үсеше. Г.Бәширов “Намус” романы.

2

13-14 атна

28

Х.Туфанның тормышы һәм башлангыч чор иҗаты.

1

14 атна

29-30

Х.Туфанның тоткынлык чоры иҗаты.

2

15 атна

31

Х.Туфанның 60-70 нче еллар иҗаты.

1

16 атна

32

Ә.Еникиның тормышы һәм иҗаты, “Әйтелмәгән васыять әсәре”.

1

 

33

Ә.Еникиның сугыш чоры иҗаты.

1

17 атна

.

34

Ә.Еникинең повестьлары.

1

35

Класстан тыш уку. Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе.

1

18 атна

36

Әдәбиятка яңа иҗат көчләре килү. Г.Ахуновның тормышы һәм иҗаты.

1

37-38

Г.Ахунов “Хәзинә” романы.

2

19 атна

39

Н.Фәттахның тормышы һәм иҗаты.

1

20 атна

40-41

Н.Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романы.

2

20-21 атна

.

42

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Н.Фәттах яки Г.Ахунов иҗаты буенча сочинение

1

21 атна

43

А.Гыйләҗевның тормышы һәм иҗаты.

1

22 атна

44

А.Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә” повесте.

1

45

М.Мәһдиевнең тормышы һәм иҗаты.

1

23 атна

46-47

М.Мәһдиевнең “Кеше китә - җыры кала” повесте.

2

23-24 атна

48

Ә.Баянов “Сәяхәтнамә” поэмасы.

1

24 атна

.

49

Класстан тыш уку.  Ә.Баянов “Тау ягы повесте”.

1

25 атна

50

И.Юзеевның тормышы һәм иҗаты. “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасы.

1

51

Т.Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты. Иҗат үзенчәлекләре.

1

26 атна

52

Т.Миңнуллин “Әлдермештән Әлмәндәр”.

1

53

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Сочинение “Әлмәндәр – ил карты”.

1

27 атна

 

54

Хәзерге татар әдәбиятына кереш.

1

55

Поэзия балкышы. Гамил Афзал, Н.Арсланов, Ш.Галиев шигырьләре.

1

28 атна

56

Р.Фәйзуллин иҗаты. “Гадиләргә гимн”, “Көрәшчеләр” поэмалары.

1

57

Р.Харис иҗаты.

М.Әгъләмов тормышы, иҗатының үзенчәлекләре.

1

29 атна

58

Проза жанрының үсеше. Г.Ахунов “Идел кызы “, М.Хәсәнов “Язгы аҗаган”.

1

59

И.Сәләхов, А.Гыйләҗев иҗатлары һәм аларның әсәрләре.

1

30 атна

60

М.Хәбибуллин “Кубрат хан”, Ф.Латыйфи “Хыянәт”.

1

61

Класстан тыш уку. Р.Батулла “Сөембикә” романы.

1

31 атна

62

Р.Мөхәммәдиев әсәрләре.

1

63

Р.Мөхәммәдиев “Ак кыялар турында хыял” повесте.

1

32 атна

64

Хәзерге драматургия.

1

65

Рабит Батулла иҗаты һәм аның үзенчәлекләре.

1

33 атна

66

Р.Батулланың “Сират күпере” драмасы.

1

 

67

Р.Хәмид иҗаты. “Җиде баҗа”.

1

34 атна

.

68

Бүгенге татар балалар әдәбияты. Ш.Галиев, Р.Миңнуллин иҗатларына күзәтү.

1

69-70

Үткәннәрне кабатлау

2

35 атна

КУШЫМТА

Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге

  1. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  2. Заһидуллина Д.Ф., Әминева В.Р., Ибраһимов М.И. Әдәби әсәр: Өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
  3. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар әдәбияты. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.
  4. Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек (татар әдәбияты). – Казан: РИЦ “Школа”, 2004.
  5. Закирҗанов Ә.М. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту: 11 нче сыйныф. – Казан: “Мәгариф”, 2001.
  6. Хәзерге татар әдәбияты / Төз.: Р.Г.Закирова, Л.Ә.Гыйззәтуллина. – Казан: “Мәгариф”, 2008.
  7. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория.Тарих. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  8. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
  9. Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
  10.  Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
  11. Мостафин Р.Ә. Репрессияләнгән татар әдипләре. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  12. Утлы еллар кайтавазы. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
  13. Син кайттың, Исхакый, Ватанга. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.
  14. Мифтахова М.Г. Хәсән Туфан мәктәптә. – Алабуга: АДПИ ризотипографиясе, 2002.
  15. Салихов Р.Г. Г.Әпсәләмов геройлары дөньясы. Анализ тәҗрибәсе.  -  Алабуга: АДПИ ризотипографиясе, 2003.
  16. Шакирова Г.Ә. Мәктәптә Т.Миңнуллин драматургиясен өйрәнү. – Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2010.
  17. Талтар әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә. – Яр Чаллы: ӨПББИ, 2006.
  18. Дәрес эшкәртмәләре үрнәкләре. Татар теле һәм әдәбият. I кисәк. – Казан: РИЦ “Школа”, 2005.
  19. Шакирҗанова Ә.Б. Ттар әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. - Казан: РИЦ “Школа”, 2004.
  20. Гыймадиева Н.Г. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: “Яңалиф”, 2004.
  21. Трофимова С.М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына. – Казан: “Яңалиф”,2005.
  22. Хәбибуллина З.Н., Фәрдиева Х.Г. 5-11 нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. – Казан: “Мәгариф”, 2000.
  23. Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. – Казан: Татарстан Фәннәр Академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2005.
  24. Трофимова С.М., Хәйруллин И.Г. Киләчәк бүгенгедән башлана. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.
  25. Каюмова Г.Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. – Казан: “Яңалиф”, 2003.
  26. Ганиева Ф., Яруллина Р., Саттарова А. Татар драматурглары: биобиблиографик белешмәлек. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2007.
  27. Галиуллин Т.Н., Йосыпова Н.М. Татар шигърияте: 1960 – 1980 еллар. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
  28. Галиуллин Т.Н., Гафиятуллина Н.М. Татар шигърияте: 1980 – 2000 еллар. – Казан: “Мәгариф”, 2003.
  29. Яңа татар пьесасы: Альманах. – Казан: “Идел-Пресс”
  30. Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003.
  31. Галиуллин Т. Чишмәләр түбәннән күтәрелә // Сибгат Хәким: Шагыйрьнең иҗаты турында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971.
  32. Галиуллин Т. Хәзерге шигърият // Мирас. – 1996. – №  7-8.
  33. Кәшиев Л. Яңарыш һәм сатира // Казан утлары. – 1992. – № 7. – 164-170 б.
  34. Салихов Р. Поэтика игътибар кирәк // Казан утлары. – 1984. - № 2. – 147-150 б.
  35. Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. – Казан, 1978.
  36. Юзиев Н. Хәзерге татар поэтикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973.
  37. Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. – Казан; Татар. кит. нәшр., 1985.
  38. Мөхәммәдиев Р. Шагыйрьлекнең ике канаты // Казан утлары. – 1986. – № 8. – 164-168 б.
  39. Хәким С. Халык язмышы – шагыйрь язмышы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.
  40. Юзиев Н. Шигърият дөньясы. – Казан, 1981.
  41. Ягъфәров Р. Шигърият чишмәләре. – Казан, 1985.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Баулы  муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

 «Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбе» 

                      “Каралды”

       Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ З.Н.Фаррахутдинова.

       Беркетмә №1,

       “___” ___________ 2015 ел.

     

      “Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: ___________ Г.Х.Хафизова

“___” ___________ 2015ел.

 “Раслыйм”

Директор:

_________ А.А.Аминова

“___” ___________ 2015 ел

.

       

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әминова Альбина Альберт кызының

11 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы

     

2015 - 2016 нче уку елы

                                                АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1.  “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
  5. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
  6. Кызылъяр урта гомуми белем мәктәбенең 2015-2016 нчы уку елының укыту планы.

Программа буенча 11 нче сыйныфта 32 дәрес үткәрү каралган. Мәктәпнең укыту планында татар теленә 35 сәгать бирелгәнгә, 2 дәрес диктантлар өчен өстәлде. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать куелган. Шулардан 7 дәрес - программа таләп иткән 4 контроль изложениене язу, 1 дәрес хаталар өстендә эшләү өчен алынды. Алдагы елларда мондый төр эшләргә игътибар азрак бирелгәнгә һәм сыйныфның үзенчәлеген истә тотып, сөйләм үстерү сәгатьләренең 2 се  БРИдагы КҮМның А һәм В өлешләрен  язмача башкару максатында алынды. Конспектлар төзү, аларны редакцияләү эшләре теманы өйрәнү барышында башкарыла. Шулай итеп, эш программасында яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу өчен – 22, бәйләнешле сөйләм үстерүгә – 8, БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстларны язмача башкаруга 4 сәгать планлаштырыла.

Дәреслек: Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. – Казан: “Мәгариф”, 2008.

Өстәмә мәгълүмат чыганагы: Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.

10-11 нче сыйныфларда татар теленнән урта гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Телне тулы бер система буларак күзаллау.
  2. Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.
  3. Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.
  4. Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.
  5. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  6. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Төп бурычлар

  1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.
  2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.
  3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына)

  1. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.
  2. Рун язуы турында төшенчә алу.
  3. Гарәп язуында әдәби нормаларының үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.
  4. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.
  5. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу.
  6. Актив сүзлек запасын даими үстерә белү.
  7. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү.
  8. Татар теленнән алынган теоретик материалны аңлы үзләштерү, тел фәнен яхшы белү.
  9. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
  10. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.
  11. Киләчәктә фәннәрне ана телендә өйрәнү мөмкинлеген күзаллау.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр  (уку елы ахырына)

  1. Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмияте, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.
  2. Татар теленең кайсы телләр белән мөнәсәбәткә керүен белү, моның сәбәбен аңлау.
  3. Татар теле атамасының күп кенә аерым телләрне атавын аңлау.
  4. Топонимнарның, нигездә, төркичә булуын, Идел-Урал арасында татарларның бик борынгыдан яшәүләре турында аңлы рәвештә белү.
  5. Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлекләрен, сүзлек составы киңәя баруын аңлау.
  6. Татар әдәби теленең бар яктан да төзек кагыйдәле, камил, мөстәкыйль тел булуын белү.

КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

Атнага – 1 сәгать (елына – 35 сәгать).

Шулар арасында:

яңа теманы өйрәнү, кабатлау һәм ныгыту, диктант язу – 22 сәгать

бәйләнешле сөйләм үстерү – 8 сәгать

БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстларны язмача башкару – 4 сәгать

Дәрес темасы

Сәгать саны

Үткәрү вакыты

        Искәрмәләр

План

Факт

1 нче чирек ( 9 атна – 9 сәгать)

1

Татар теле – тара милләтенең иң кыйммәтле тарихи ядкяре, буыннар арасында аралашу коралы.

1

1 атна

2

. Ностратик берлектән төрки телләргә кадәр.

1

2 атна

3

Телләрнең үзара тәэсире.

1

3 атна

4-5

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.

2

4-5 атна

6

Төркиләрдә иң борынгы этнонимнар.

1

6 атна

7

. Борынгы төрки этнонимнар теркәлгән регионнар.

1

7 атна

8

. Төрки этнонимнарның Идел-Урал регионында топоним буларак теркәлеп калуы.

1

8 атна

9

Татар этнонимының этимологиясе һәм семантикасы.

1

9 атна

2 нче чирек (7 атна – 7 сәгать)

10

Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

1

10 атна

11

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабына.

Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен А һәм В өлешләрен  язмача башкару.

1

11 атна

12

Әйтелү максаты ягыннан җөмлә төрләре: хикәя, сорау, боерык, тойгылы җөмләләр, тыныш билгесе һәм интонация.

1

12 атна

13-14

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.

2

13-14 атна

15

Татар әдәби теленең сүз байлыгы, сүзләрнең ясалышы һәм язылышы: тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.

1

15 атна

16

Диктант

1

16 атна

3 нче чирек (10 атна – 10 дәрес)

17

Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы.

1

17 атна

18

Составында аерымланган кисәге, аныклагычы, тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзе, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган җөмләләр; аларда тыныш билгеләре.

1

18 атна

19

Синтетик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

19 атна

20

Аналитик иярченле кушма җөмләләр һәм алар янында тыныш билгеләре.

1

20 атна

21

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.

1

21 атна

22

Б.С.Ү. Хаталар өстендә эш.

1

22 атна

23-24

Катлаулы төзелмәләр: күп тезмәле һәм күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр; катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.

2

23-24 атна

25

Контроль диктант.

1

25 атна

26

Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре.

1

26 атна

4 нче чирек (8 атна – 8 дәрес)

27

Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре.

1

27 атна

28

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе хисабына.

Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен, КҮМның А һәм В өлешләрен  язмача башкару.

1

28 атна

29-30

Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстны язмача башкару.

2

29-30 атна

31-32

Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен С вариантыннан үрнәк текстны язмача башкару.

2

31-32 атна

33-34

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение.

2

33-34 атна

35

Хаталар өстендә эш.

Үткәннәрне кабатлау.

2

35 атна

КУШЫМТА

Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге

  1. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.
  2. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2008.
  3. Бердәм руспублика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.
  4. Татар теле. Бердәм республика имтиханына шзерлек өчен кулланма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2007.
  5. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”, 2005.
  6. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.
  7. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. - Казан: 1982.
  8. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: “Мәгариф”, 2007.
  9. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.
  10. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002
  11. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”, 1998.
  12. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.
  13. Максимов Н.В. Бердәм Республика имтиханы. Татар теленнән зачёт үткәрү өчен биремнәр. - Казан, 2007.
  14. Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.
  15. Мәктәптә татар телен  укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.
  16. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
  17. Шәмсетдинова Р.Р. Татра теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.
  18. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.
  19. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2008.
  20. Бердәм руспублика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.
  21. Татар теле. Бердәм республика имтиханына шзерлек өчен кулланма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2007.
  22. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”, 2005.
  23. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.
  24. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. - Казан: 1982.
  25. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: “Мәгариф”, 2007.
  26. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.
  27. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002
  28. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”, 1998.
  29. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.
  30. Максимов Н.В. Бердәм Республика имтиханы. Татар теленнән зачёт үткәрү өчен биремнәр. - Казан, 2007.
  31. Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.
  32. Мәктәптә татар телен  укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.
  33. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
  34. Шәмсетдинова Р.Р. Татра теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.