Дуслык

сайт класса "Дуслык"

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Гаязова Гульфия Рафкатовна

Шарафеева Альбина

Давлетшина Рамиля

 

"Праздник Урожая"

Галиева

                                                                                              Газиз әнием.

Дөньяда иң газиз кешем-ул минем әнием! Ул иң әйбәте, газиз, тырыш, эшчән. Мин аны бик яратам. Мин әнигә булышам. Идәннәрне юышам, гөлләргә сулар сибәм, урын-җирне җыешам. Әнием дә миңа дәресләремне әзерләшергә булыша. Мин инде хәзер 3 нче сыйныфта укыйм.Ул мине карап, назлап үстерде. Шуның өчен мин аны яратам да инде.  

                                                                                       Мин әби белән бик дус

. Мин әби белән бик дус. Мин аңа булышам: гөлләргә су сибәм, өй җыештырам. Әби кунакка китсә, өйләр буш кала, күңелсез була.Мин аны түземсезләнеп көтеп алам. Мин әбиемне бик яратам, әле безнең арада озак еллар яшәвен телим.

Саляхов

                                                                                             Минем әби.

Минем әбием фирдәвия исемле . Мин аны бик яратам,ә ул үзе дә минем өчен өзелеп тора. Иртән мине капка төбенә кадәр чыгып озатып кала. Ә мәктәптән кайтуга тәмле ризыклар пешереп куя. Безгә җылы оекбашлар бияләйләр бәйли.