"Күңелле татар теле"түгәрәге сайты

"Күңелле татар теле"түгәрәге сайты

Без-татар телен яратучылар

“ Күңелле татар теле”түгәрәгенә 1әр сәгать вакыт бирелгән.Шул вакыт аралыгында авыр үзләштерелә торган темаларны кызыклы формаларда,уеннар аша бирүне күздә тотам.Халык авыз иҗаты әсәрләре,Р.Фәхретдин,К.Насыйри хезмәтләренә нигезләнеп,шулай ук  төрле язучы-шагыйрьләрнең иҗатларыннан үрнәкләрне материал итеп кулланып,сю-жетлы рәсемнәрдән, грамматик биремле карточкалардан файдаланып эшләүне уңышлы саныйм.Видео материаллар,магнитофон язмаларын,мультфильмнарны актив куллануны да кирәктер дип уйлыйм. Түгәрәккә йөрүче балалар төрле авторлар тарафыннан язылган җыр-шигырь һәм башка әдәби әсәрләрне сәхнәдә ,ата-аналар җыелышларында күрсәтү өчен әзерләгән очракларда эш аеруча уңышлы булыр дип көтелә.

   Атнаның 1 көнендә эш төрләре чиратлаштырыла. Бу балаларның кызыксынуларын арттыра, аларны ялыктырмый һәм укучыларның төрле яктан үсешенә ярдәм итә.

    Дәрестән соң, түгәрәкләр кызыклы итеп үткәрелә икән, балалар өйгә бирелгән эшләрен тизрәк һәм теләп башкаралар, уку хезмәте алар өчен җиңелрәк була һәм мәктәпкә балалар ашкынып, яратып йөриләр.

    Программада 35 сәгать вакыт каралган.Уздырылды 35сәгать. Программада милли-региональ компонентларга һәм татар халык авыз иҗатын өйрәнүгә зур урын бирелде. Чөнки әдәп-әхлак нормалары югалып барган хәзерге чорда, тәрбия өлкәсендә халык педагогикасына, аның гасырлар буе тупланган тәҗрибәсенә таянып эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин. Балаларга милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртә бирелсә, шулкадәр яхшырак. Без педагоглар һәм ата-аналар халык мирасын бала тәрбияләүдә ныклы нигез, үтемле чара итеп куллана белсәк, белемле, тормышта үз урынын мөстәкыйль табарга сәләтле, олыларга игътибарлы, хезмәт сөючән, намуслы, үз милләтен һәм башка халыкларны хөрмәт итүче шәхесләр үстерә алачакбыз.

Программаның төп максаты:

·                    һәр баланың иҗади потенциалын ачу;

·                    бала интеллектын формалаштыру;

·                    җәмгыятьнең аңлы, сәламәт әгъзаларын тәрбияләү;

·                    танып-белү процессын максатчан үстерү.

Программаның төп бурычлары:

·                    түгәрәктә балаларның сәламәтлеген ныгыту, гәүдә тотышын дөресләү, физик үсешкә ярдәм итү, тышкы мохитнең җайсыз шартларына каршы тора алу сәләте тәрбияләү;

·                    эшчәнлекнең төрле төрләре аша  балаларда эшне ахырына кадәр җиткерү сыйфаты тәрбияләү;

·                    балаларның танып-белү күзаллауларын рухи, әхлакый һәм эмоциональ компонентлар аша формалаштыру;

·                    балаларда иҗади күзаллау, кызыксынучанлык формалаштыру;

·                     шәхси гигиена, көндәлек режим, физик күнегүләрнең сәламәтлеккә, эшчәнлеккә һәм хәрәкәт итү сәләтен үстерүгә йогынтысы хакында башлангыч белем формалаштыру.

·                    мәктәп балаларында эстетик, экологик, рухи, патриотик, физик тәрбия оештыру.

Тәрбия эшчәнлеген оештыру таләпләре:

·                    тәрбиянең сыйфатын булдыру;

·                    тәрбиянең эчтәлеге, форма, метод, бурыч һәм максатына туры килүе;

·                    педагогик таләпләрнең системалы һәм бердәм булуы;

·                    укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен шартлар булдыру;

·                    шәхескә юнәлдерелгән юнәлешне тормышка ашыру;

·                    укучыларның индивидуаль һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып тәрбия эшчәнлегендә өзлексезлекне һәм дәвамчылыкны булдыру;

·                    хокук бозуларны булдырмау өчен профилактик эш алып бару;

·                    балалар оешмаларына педагогик ярдәм күрсәтү.

 

Түгәрәк сәгатьләрендә  эш юнәлешләре:

1.әңгәмәләр, әдәплелек сәгатьләре

2.рәсем ясау

3.китапханәгә йөрү, китап уку

4.уеннар, кичәләр, экскурсияләр,бәйгеләр,КВНнар

5.“Күңелле татар теле”сәгатьләре

6. “Уңган куллар” сәгатьләре 

 

Программаның эчтәлеге

Әңгәмәләр, әдәплелек сәгатьләре

   Бу юнәлеш 5нче  сыйныф укучылары белән алар өчен мөһим булган төрле темаларга сөйләшүләр, фикер алышуларны күздә тота. Әңгәмәләр вакытында балалар  тәрбиячене тыңлыйлар, теге яки бу тема буенча үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерергә өйрәнәләр. Алар Россиядә, республикада, чит илләрдә нинди яңалыклар булуы, истәлекле даталар, халкыбызның бәйрәмнәре, яхшы һәм яман гадәтләр турында беләләр.

   Укучыларның сөйләм теле үсешендә, өйдә мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз-үзләрен культуралы , әдәпле тоту күнекмәләре тәрбияләүдә әдәплелек сәгатьләренең роле зур.

Рәсем занятиеләре

     Рәсем занятиеләре балаларга эстетик тәрбия бирү, заман таләпләре буенча культуралы, зәвыклы кеше тәрбияләү бурычын тормышка ашыруга ярдәм итә.

   Урта яшьтәге мәктәп балалары  рәсем ясарга бик ярата. Алар рәсем аша үзләренең уй-фикерләрен чагылдыралар, матурлыкны күрергә өйрәнәләр, аларның рәсем ясау күнекмәләре үсә,  балаларда үз-үзләренә ышаныч уяна. Шуңа күрә клуб сәгатьләрендә бу эш төре кертелде.

Балалар язучыларының,халык авыз иҗаты  әсәрләрен уку.

     Бу юнәлеш балаларда укуга кызыксыну арттыруны, мөстәкыйль уку, китап белән эшләү күнекмәсен үстерү, укучыларның  әйләнә-тирә  дөнья турында белемнәрен арттыру, сөйләм телен, сүз байлыгын үстерү, патриотизм хисе тәрбияләү бурычларын тормышка ашыруда ярдәм итә. Түбәндәге эш төрләре алып барыла:

  • татар һәм балалар язучыларының әсәрләрен уку;
  • халык авыз иҗаты үрнәкләрен уку;
  • шигырьләрне сәнгатьле уку;сөйләү,җырлар өйрәнү
  • әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алышу, әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;
  • балалар өчен чыга торган газета-журналлар уку;
  • мәктәп һәм шәһәр китапханәсенә йөрү.

   Уку елы дәвамында түгәрәккә йөрүче 5нче а,б сыйныф укучылары белән программада күрсәтелгән темаларга нигезләнеп төрле чаралар уздырылды.Бергәләшеп татарча җырлар һәм шигырьләр өйрәнелде,рәсемнәр ясалды,әңгәмәләр оештырылды.Төркемнәрдә төрле бәйгеләр Р.Фәхретдин, М.Җәлил,Г.Тукай иҗатларын өйрәнүгә багышланган кичәләр,рәсем бәйгеләре,викториналар уздырылды.Шул темалар буенча презентацияләр ясалды,алар сайтларга куелды.Язучыларның иҗатларын яктырткан газеталарны балалар үз куллары белән ясадылар.Түгәрәктә төрле тематикага караган презентацияләр бәйгеләрендә балалар теләп катнашты.Еллык эшләнгән эшләрнең йомгагы итеп  балалар Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган кичәдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ел әйләнәсендә балалар бик теләп һәм матур итеп татарча шактый гына күләмдә җырлар өйрәнергә дә өлгерделәр.

     Балаларга халкыбызның күркәм традицияләрен, мирасын тапшыру, аларның күңелендә өлкәннәргә шәфкать, әти-әниләргә мәхәббәт һәм хөрмәт, Туган илебез һәм туган телебез  белән горурлану хисләре уяту бурычларын тормышка ашыруда саф татар телендә кичәләр үткәрүнең  әһәмияте зур.

 

 

       A.

 

1.     Укучылар тема буенча фикер алыша белә.

2.     Әдәп- әхлак кагыйдәрен белә, төгәл үти.

3.     Өлкәннәрне,иптәшләрен хөрмәт итә, шәфкатьле булырга омтыла.

4.     Туган иле һәм төбәге белән горурлана.

5.      Тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белә һәм үти.

 

       Ә.

1.     Үткәрелгән чараларда, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

2.     Дус һәм тату, бердәм коллективта булырга омтыла.

3.     Музыка сәнгатенә,  иҗади сәләтләренең, үсеше.

4.     Туган төбәгенең күренекле урыннарын, кешеләрен, завод, фабрикаларын белә.

5.     Табигатькә сакчыл карый.

6.     Халкыбызның традицияләрен, уеннарын белә.

7.     Сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен белә, спорт белән кызыксына, физик яктан нык булырга омтыла.

 

Новости

Рахимова Кадрия Вагизовна

Апрель ае-Тукай ае.Без Тукаебыз хөрмәтенә мәктәбебездә һәм шәһәребездә бик күп чаралар оештырдык.Тукай кичәсенә укытучылар һәм укучыларны чакырдык.Бәйрәмдә без Тукай турында,татар теле,туган тел турында сөйләштек.Җырлар җырладык ,шигырьләр сөйләдек,рәсем,шигырь,әкият бәйгеләре оештырдык. Бәйрәм күңелле узды!