Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану.
статья по теме

Галиева Гульназ Муллагалиевна

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mktpt_slamtlekne_saklau_tehnologiyalren_kullanu.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану.

Галиева Гөлназ Муллагалиевна Саба районы Эзмә урта мәктәбенең  математика һәм информатика укытучысы.

Мәктәп бүгенге көндә укучыларның сәламәтлеген саклаучы төп мөхит булып тора. Мәктәпкә һәм укытучыга укучыларның сәламәтлеген кайгырту кебек аларга хас булмаган мәсьәләләрне йөкләүнең түбәндәге сәбәпләре бар.

Беренчедән: өлкәннәр һәрвакыт алар өчен җаваплы. Балалар үз вакытларының иң күп өлешен нәкъ менә мәктәптә укытучылар күзәтчелеге астында уздыралар, шуңа күрә аларның сәламәтлекләрен кайгыртмау рәхимсезлек булыр иде.

Икенчедән: бала сәламәтлегенә күпчелек тәэсир итү – теләпме, теләмичәме- укытучылар тарафыннан мәктәп кысаларында башкарыла. Әгәр сәламәтлек сагында врачлар торырга тиеш дигән фикердә торсак, һәр сыйныфка бер врач беркетергә тиеш булыр иде. Ә мәктәпләрдә 1200 укучы балага штат буенча бер врач каралган.

Өченчедән, хәзерге медицина сәламәтлек өчен түгел, авырулар белән көрәшә, ягъни авыруларны кисәтү белән түгел, дәвалау белән шөгыльләнә. Мәктәпнең вазыйфасы башка- ул үз тәрбияләнүчеләрненең сәламәтлеген саклау, яки авыруларны кисәтү. Шуңа күрә, без укучылар сәламәтлеген саклауда төп рольне укытучы алып тора дип исәплибез. Шуның белән беррәттән, мәктәпләрдә врачлар һәм шәфкать туташлары алып бара торган эш бик кирәкле һәм мөһим, ул һәр укытучының балалар сәламәтлеген саклау эшчәнлеге белән килешенгән булырга тиеш.  Статистика буенча укучыларның 90% сәламәт түгел, ә  се хроник авыруларда интегә. Укытучның һәрвакыт сәламәт булмаган балалар белән эшләвен  дә исәпкә алырга кирәк.

Уку- укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллануны  өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин:

  1. Сәламәтлек өчен зарарлы булган күренешләрне бетерү өчен аерым алымнар куллану (кирәгенчә яктыртылмау, мәктәп җиһазларның укучының яшь, буй аерымлыкларына карап сайланмавы, кайна аш белән тәэмин ителмәү кебек факторлар) яки сәламәтлек саклауда уңай тәэсир итүче кайбер очракларны активлаштыру (физкультминутлар үздыру, фиточәй эчүне оештыру, өстәмә физкультура дәресләре һ.б.). Болар азрак файда бирә, ә икенче яктан үз- үзеңне тынычландыруга гына китерә
  2. Сәламәтлек саклауга юнәлдерелгән аерым технологияләрне гамәлгә кертү: артык талчыгуны кисәтү, күзләрне саклау, физик күнегүләрне оптимальләштерү, сәламәт яшәргә өйрәтү һ.б. Бу мәктәптә булган башка төрле технологияләрне үзләштергәндә дә нәтиҗәсен күрсәтә торган юнәлеш.
  3. Технологияләрне комплекслы куллану. Нәкъ менә эшкә төрле яклап якын килүне без сәламәтлекне саклаучы педагогика дип атый алабыз. Бу очракта балаларның сәламәтлеген саклау, аны ныгыту юнәлешендәге мәсьәләләр бергә хәл ителә.

Сәламәтлекне саклау педагогикасының максаты- мәктәпне тәмамлап чыгучының чын- чынлап сәламәт булуы, аның сәламәт яшәү рәвеше алын барырга җитәрлек белемле булуы. Сәламәтлек саклау педагогикасы тәрбиянең башка юнәлешләре белән тыгыз бәйләнештә башкарыла.

Сәламәтлекне саклау педагогикасының технологик нигезен сәламәтлекне сакларга өйрәтүче технологияләр тәшкил итә. Шуңа күрә хәзер укытучылар  төрледән- төрле дидактик материаллар, дәрес формалары эзләү буенча актив эшлиләр.

Уку- укыту процеесында  сәламәтлекне саклау мәсьәләсенең куелышы ике вариантта карала:

1. Иң аз таләпләр

2. Иң күп таләпләр

1.  Иң аз таләпләр- медицинаның һәм педагогиканың төп принцибы булган “Зарар салма” дигән кагыйдәгә нигезләнгән. Иң элек мәктәп баласының “эш урыны”- класс бүлмәсе, партасы, аннан соң класс җитәкчесе, мәктәп җитәкчелеге, укытучылар- барысы да баланың тәнен, җанын, рухын, сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән эш алып барырга тиеш. Баланың психикасына зарар сала торган факторлар:

а) табигый һәм гигена;

б) уку- укыту-тәрбияләүне оештырудагы тайпылышлар;

в) психологик- педагогик климатның үзгәрүе.

Әмма безнең мәктәпләрдә бу иң аз таләпләрнең үтәлеше һәм куелышы дөрес дип әйтеп булмый. Беренчедән, сәламәтлекне сакларга гына тырышу-методологик хата. Аны булган килеш кенә тотып торып булмый. Икенчедән, мәктәп базасында балаларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый торган мөмкинлекләр күп, аларны белеп файдалану бик отышлы.

а)гомуми активлыкны күтәрү;

б) сәламәтлек культурасын ныгыту;

в) сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау.

Икенче төрле итеп әйткәндә,укучы мөстәкыйль тормышта сәламәт яшәү рәвеше алып барырлык шәхес булып тәрбияләнеп чыгарга тиеш. Өченчедән, бөтен көчне сәламәтлек өчен кайгыртуга гына бирү дөрес түгел. Бу юнәлештә тәрбия чаралары да  эшләргә тиеш. Мисал өчен, укытучы үз сәламәтлеге турында даими кайгыртып, балаларны үз мисалында тәрбияләргә бурычлы. Шулай эшли белүче укытучы үзен профессиональ яктан җитлеккән укытучы дип саный ала.

Сәламәтлек саклаучы технологияләрне тормышка ашыру өстендә даими эш алып бару- иң күп таләпләрнең үтәлеше дигән сүз.

Сәламәтлек саклау мәсьәләсендә барлык педагогик технологияләрне өч төркемгә бүлеп карарга була.

1. Укучылар һәм укытучылар сәламәтлегенә зыян китерә торган традицион укыту технологияләре. Бу технология үз  вакытында Я.А.Коменский тарафыннан эшләнгән булган. Кызганычка каршы, күпчелек мәктәпләр нәкъ шушы  технологиягә нигезләнеп эшлиләр. Шунда ук абруйлы, дәрәҗәле шәхесләр тарафыннан тәкъдим ителгән педагогика, бик күп көч һәм киеренке хезмәт таләп итә торган юнәлешне кертеп булыр иде.

2. Беренче төркемгә альтернатива буларак эшли торган юнәлеш. Сәламәтлек саклаучы технология буларак, технологик югарылыкта диагностика нәтиҗәләре белән раслана, димәк, мониторинг нәтиҗәләре белән хәл ителә.

3. Башка барлык педагогик технологияләр керә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк- бу технологияләрне детальләп тикшерү кирәкми, ә ахыргы нәтиҗә аерым параметрлардан туплана.

Уңышлы эшли торган укытучы ул яхшы психолог та булырга тиеш. Хәзерге заман мәктәбендә күп мәсьәләләрне, шул исәптән балаларның сәламәтлеген кайгырту мәсьәләләрен дә психологик яктан яхшы әзерлекле укытучы- тәрбиячедән  башка күзаллап булмый. Шулай итеп, үзеннән үзе яхшы хәзерлекле, чын профессионал педагогларга зур ихтыяҗ барлыкка килә.

Сәламәтлекне саклауга юнәлдерелгән технологияләрне куллану -  балаларның сәламәтлекләрен саклау, зыян салмау XXI гасыр укытучысының төп бурычы.

.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Информацион технологияләр куллану

XX  гасыр ахыры XXI гасыр башы мәгълүмати технологияләрнең бик нык үсүе, информацион бушлыкның тиңдәшсез үзгәрүе белән билгеле. Иҗтимагый тормышның төрле өлкәләре турында мәгълүмат булуы күптән и...

Белем һәм тәрбия бирү процессында сәламәтлек саклау технологияләре

Бүгенге көндә “сәламәтлек” төшенчәсенә 300 билгеләмә бирелгән. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча,  сәламәтлек – авырулар яки физик кимчелекләр булмау гына...

Мәктәпнең музыка эшчәнлегендә сәламәтлек саклау технологияләрен куллану

       Заманча белем бирү технологияләренең берсе – сәламәтлек саклау технологиясе.         Сәламәтлекне саклауда юнәлешл...

Укыту процессында яңа педагогик технологияләр куллану.

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле б...

Укыту – тәрбия процессында Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен куллану

Дәресләрдә  бөек педагогыбыз - Ризаэддин Фәхреддинның хезмәтләрен куллану ....

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту технологияләре куллану.

Татарстан халыклары телләре турындагы мәсьәләнең сүнмичә, сүрелмичә эзлекле рәвештә көн тәртибенә куюлуы- табигый күренеш.Чөнки тел аралашу чарасы гына түгел, милләтне милләт иткән ...