Фән һәм белем бирү. Җәмгыять белеме. 6 нчы сыйныф.
презентация к уроку по обществознанию (6 класс) на тему

Дәрескә презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon fn_hm_belem_biru.ppt1.98 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ф ән һәм белем бирү.

Слайд 2

Нәрсә ул фән? Фәннәр классификациясе. 3. Белем алу хокукы. 4. Кабатлау 5. Өй эше Дәрес планы

Слайд 3

Фән – әйләнә-тирә дөнь я турында белемнәр туплау һәм аларны системага салу Фәннең функциясе Табигат ь, җәмгыять процессларын һәм күренеләшләрен сурәтли, аңлата һәм алдан күрә. Әле Борынгы дөн ь яда ук фәнни чаткылар күренә башлый. Ләкин фәннәргә 16-17 нче гасырдан башлап кына ныклы нигез салына башлый. Бүгенгесе тормышта фән һәм белем зур роль уйный. 1. Нәрсә ул фән?

Слайд 4

2. Ф әннәрнең к лассификациясе Фәннәр шартлы рәвештә табигать фәннәренә, иҗтимагый, гуманитар һәм техник фәннәргә бүленә Табигать фәннәре: физика, биология, химия. Алар табигатьне өйрәнә. Иҗтимагый фәннәр. Җәмгыять тормышының төп сфераларын (якларын) тикшерә. Политология (сәясәт фәннәре) җәмгыятьнең сәяси оешмасын тикшерә (дәүләт тезелешен, сәяси партияләрнең, парламент, хокумәт эшчәнлеген) Икътисад (экономика) җитештерүне һәм гомумән кешеләрнең ик ъ тисадый эшчәнлеген өйрәнә . Физика Химия Биология

Слайд 5

Социология җәмгыять төзелешен, анда яшәүче кешеләр төркемнәренең үзара йогынтысын өйрәнә . Ф әлсәфә ( Философия) кешенең дөньяга карашын һәм дөньяда кешенең урынын өйрәнә. Тарих кешел екнең үткәнен өйрәнә . Психология кешенең эчке дөн ь ясы һәм аның үз-үзен тотышы турындагы фән Антропология кешенең килеп чыгышы һәм үсеше турындагы фән Демография халыкны, аның составын өйрәнә торган фән. Иҗтимагый фәннәрдә сорашу, күзәтү, эксперимент, үлчәү, документларны анализлау һәм башка төрле алымнар кулланыла.

Слайд 6

Белем алу – максатчыл һәм оешкан төстә фәнни белем нигезләрен үзләштерү процессы. Законнар белем алу системасының өч баскычын билгели Мәктәпкәчә (балалар бакчалары); Гомуми мәктәп (мәктәпләр, гимназиләр): башлангыч (1-4 кл.), төп (5-9 кл.), урта (10-11 кл.); Профессиональ (көллият, техникумнар, институтлар, университет, академияләр). РФ конситу ц иясе һәм РФ ның “Мәгариф турында” законы һәркемгә гомуми белем алу мөмкинлеге бирә. Югары белемне конкурс нигезендә бушлай яки конкурстан узмаган очракта түләүле тәртиптә алырга мөмкин. 4. Белем алу хокукы.

Слайд 7

Ө й эше § 2 1 укырга, сорауларга җавап бирергә һәм терминнарны өйрәнергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тарих, җәмгыять белеме дәресләрендә, туган якны өйрәнү, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларда толерант аң формалаштыру.

Опыт работы по воспитанию толерантности на уроках истории и обществознания (на татарском языке)...

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф татар төркемендә укучы балалар өчен эш программасы

Татар теле предметыннан төп гомуми белем бирү буенча 8 нче сыйныф  татар төркемендә укучы балалар өчен  эш программасы...

6нчы сыйныф өчен җәмгыять белеменнән презентация

"Кеше эшчәнлеге" темасына презентация...

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары

Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә авыр үзләштерүче балалар белән эш алымнары...

"Белем бирү процессында финанс белеме предметының актуальлеге һәм перспективасы"

Аннотация: мәкаләдә халыкның финанс грамоталылыгы җитәрлек дәрәҗәдә булмау проблемасы һәм укучыларның финанс белем бирү дәрәҗәсен электив курс кертүне оештыру һәм Программаны гамәлгә ашыруга тиешле фә...