Туган телгә – һәйкәл! Инша. Шакирова З.Н.
материал

Шакирова Затия  Небиулловна

Туган телгә – һәйкәл!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telg_hykl_izmenen.docx31.45 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телгә – һәйкәл!

Халыклар  исеме – алмаз!

Чорлар кырлый аны чарлап..

Татар дигән бриллиантны

Киләчәк тә торыр барлап.      

                             Ренат Харис

Мәйдан гөжли, шау-гөр килә:

– Һәйкәл кирәк!  

– Туган телебезгә һәйкәл куярга кирәк!

– Туган тел укытучыларына һәйкәл куярга вакыт!

 Кемнәр генә юк монда.Татарстаныбыз башкаласы Казанга кайсы гына төбәкләрдән килмәгәннәр: Ульян каласыннан, Чабаксардан, Санкт-Петербургтан, Төмәннән... Ватсапптагы төркемнәр ...

Чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребез чыгыш ясый:  

– Без туган телебездә аралашабыз, концерт-спектакльләр куябыз, гореф-гадәтләребезне саклыйбыз, нинди генә чаралар үткәрмибез, телебезне саклыйк!!!

– Референдум үткәргән чорларда сезнең өчен горурландык!  

– Без, читтә яшәүче туган тел укытучылары, үзебезгә кирәк мәгьлүматларны күбрәк Татарстан сайтларыннан эзлибез, шуларга таянабыз. Туган телебезне саклыйк!

– Ник рәнҗетәсез туган телебезне?

Тукай районы туган тел укытучыларының ватсапптагы “Татар теле” төркемендәгеләр сүз ала:

- Борчылмагыз әле шул кадәр, яшибез әле без, без эшләгәндә, без булганда, туган телебез яшәр! Безнең укучыларыбыз, балаларыбыз яшәтер туган телебезне.

 Шау-шу, туган телгә мәдхия, ачыну, бәхәсләшү...

 Кинәт мәйдан тынып калды. Кемдер, сәнгатьле итеп, Рәмис Әймәтнең “Гыйбрәт булсын сезгә бу югалту...” шигырен укый башлады:

Яклап-саклап кала алмадыгыз,

Соңгы төнем бүген, мин китәм.

Упкыннармы, чоңгыл-сазлыклармы? –

Алда, белмим, мине ни көтә?!

 Уянып киттем. Төш күреп ятам икән.

“Тавык төшендә тары күрә”, – диләр. Шомланып калдым.

Узган ел да, бәйгедә катнашып, борчылып яза башлаган язмамны оптимистик рухта тәмамлаган идем.

Бу язмамда да төшенкелеккә биреләсем килми.

Әйе, дәресләр саны кимеде, бик яратып туган тел укытып йөргән кызыма да башлангыч сыйныф укытучысы булып күчәргә  туры килде . Башлангычларда да туган тел дәресләре бар, кәефебезне төшермәскә тырыштык.

Ләкин күңелсез яңалыклар ишетелеп кенә тора. Татарстанда берничә шәһәрнең туган тел укытучылары гына имтихан тапшырдылар.  

Рәмис Әймәтнең төшемдә тыңлаган шигырен табып укыйм:

...Ера-ера тыгыз төн карасын,

Мин китәмен, йә, күр, татарым.

Канатларым канлы килеш китәм,

Күкрәгемә кысып аһ-зарым.

Туган телебез безнең белән хушлаша түгелме соң!

Туктагыз әле, Тукай районы укытучылары әйтмешли: “Без эшләгәндә , туган тел яшәр!” Дәресләр саны тагын да кимемәсә, туган телне өйрәнеп, аңа мәхәббәт тәрбияләп булыр әле. Әнә, 10 нчы класстагы укучыларым, үзләре аңлап, кызыксынып, Кол Шәриф иҗатын өйрәнделәр. Казан ханлыгы өчен үз-үзен аямый сугышкан олы шәхес иҗатына кызыксыну көчле укучыларда. Ләкин, дәресләр саны кимегәнгә, күп темалар үтелми кала. Барыбер, китмә әле, туган телебез! Аңлыйбыз ла сине...

Төшемдә еш яңгыраган сүзләр тынгылык бирми: “Һәйкәл куярга! Һәйкәл!”...    

Нигә туган тел укытучыларына гына һәйкәл? Әнә, рус теле, математика укытучылары чыгарылыш класс укучыларыннан ике төрле имтихан ала башладылар.

Минемчә, барлык укытучыларга да һәйкәл куярга кирәк! Ренат Харисның мөгаллим әтисе фаразлаганча, килер бер көн, укытучыларга да һәйкәл куелыр...

Тагын төшемне анализлыйм. Татарстанга җыелып килгән милләттәшләребезнең гозере, рухи ярдәм көтүләре, туган телне сакларга өндәүләре исемә төште. Кайлардан гына килмәгәннәр митингка, башка республика халыклары да туган телне саклар өчен җан аталар, миллилекне саклыйлар шул.

Кайда гына гомер кичерми татарым?“Кайтам илкәемә” дигән җырдагыча:

Барлый ил чакрымнар белән

Үлчәп юл араларын,

Кайчандыр читләргә китеп,

Адашкан балаларын.

Мин дә сибелгән татарның

Бер газиз баласы ла...

Сибелгән татарларым...Үзем, Чувашстаннан килгән татар кызы, Татарстанда гомер кичерәм, туганнарым Санкт-Петербургта, Казахстанда...

Тәннең кайсы күзәнәгенә кагылсаң да, сагыну, юксыну хисе саркый.

Язмыш җилләре адәм балаларын кайларга гына илтеп ташламый, нинди генә сынауларга дучар итми.

Җәен, Санкт-Петербург шәһәренә, апам белән сеңелем янына кунакка бардым. Иң истәлекле экскурсия – Санкт-Петербург шәһәреннән ерак  булмаган Туганнар  каберлегенә бару булды. Анда әбиемнең энесе Шәрәфетдинов Солтангәрәй   Вафа улы  җирләнгән.

 20 яшьлек татар егете, акыллылыгы, белемлелеге белән аерылып торган, бар эштә дә алдынгы булган, районның комсомол комитетын җитәкләгән, җиң сызганып илгә хезмәт иткән. 1940 нчы елда Солтангәрәйне армия сафларына алалар. Сугыш башланганчы, Кронштадта су асты көймәсендә диңгезче була ул, сугыш башлангач та, беренчеләрдән булып, сугышка ыргыла. 1941 нче елның декабрендә авылга хат килә: “Сезнең  улыгыз Шәрәфетдинов Солтангәрәй Вафинович, Ленинград шәһәрен яклап , геройларча сугышты, алган каты яраларыннан госпитальдә вафат булды, 12 нче зиратка җирләнде”. Военкоматтагы документларда буталчыклар була, шуңа Солтангәрәй башта хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелә .

Бик тыныч урман аланлыгына урнашкан каберлекне тәрбияләп, чистартып кына торалар икән. Төз наратлары, абагалары, кара җиләкләре белән бу урман үзебезнең Татар Согыты урманын хәтерләтте.

Апам, сеңелем – белеме буенча библиограф, архивлардан эзләнеп, авылдашларыбыз турында байтак мәгьлүмат туплаганнар. Өлкәннәрнең, Солтангәрәй шул тирәләрдә җирләнгән булырга тиеш, дигән сүзләре тынгылык бирми аларга.

Каберлек тирәсендәге кичерешләребез... Ренат Харисның “ Татарлар “ поэма- монологыннан  өзек искә төшә:

Тарихның кагылган саен

Куба , коела ярчыгы,

Катламнары арасыннан

Татар чыга, татар чыга.

Мин чыгам ул... Мин ул татар –

Һәр заманның тугры улы,

Кирәксә – урак, кирәксә,

Гадел кылыч тоткан кулы!

Әйе, тарихыбызның кайсы гына чорына күз салсак та , Солтангәрәй Вафа улы кебек татар улларының каһарманлыгы турында укып горурланабыз.

 Тагын туганнарымның архивлардан  тапкан табышларына күз салам.

Авылдашыбыз, кода бабабыз Алиуллов Хәсәнҗан Алиулла улы Фатыйма әби белән башка авылдашларыбыз кебек тыйнак кына гомер кичерделәр, җиде бала үстереп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иттеләр. Уңган, булган, тырыш, матур гаилә башлыгының сугыш чорындагы геройлыклары турында берәү дә белми .

Архивлардан табылган материаллардан күренгәнчә, гади авыл егете бик җаваплы җирләрдә разведчик булган, ерак дошман тылына илтеп ташлаганнар аларны. Немецлар аларның якында гына икәнлекләрен сизгәннәр, этләр белән эзләгәннәр.Разведкадан исән кайту мөмкинлеге бөтенләй булмаган, беркемнән ярдәм көтәргә юк, көн саен үзләрен куркыныч астына куйганнар алар. Исән калмабыз дип, үзләре белән ризыкны да күпләп алмаганнар. Исән кайтмастай җирләрдән дошманнарда күпме корал, күпме солдат, алдагы көнгә нинди планнары – барысы турында да мәгьлүмат тапшырганнар безнекеләргә.

Йөздән артык отряд арасыннан исән калган берничә отрядның берсе – “Вол”  отряды әгъзасы булган кода бабай.

Разведкадагылар турында аз өйрәнелгән. Күзгә күренми торган сугышта катнашканнар алар: танклар, самолётлар шартламый, окоплардан дошманга атмыйлар. Бик күпләре һәлак булган, хәбәрсез югалган. Кода бабайлар отрядында 9 кеше булган, барысы да исән калган. Шулар арасында – 2 татар, берсе – Хәсәнҗан бабай, икенчесе – хатын-кыз, Ульян өлкәсеннән. Төрле милләт вәкилләре бер-берсенә терәк булганнар . Яралансалар, үз-үзләрен үтерергә, дошман кулына эләкмәскә тиеш була алар. Ләкин, истәлекләрдән күренгәнчә, алар, берәрсе авырса, яраланса – авыруларны ничек булдыра алалар, шулай дәвалыйлар, үзләреннән калдырмыйлар.

Калининград өлкәсендә бу отрядлар хөрмәтенә һәйкәл куелган, аларның батырлыгы турында өйрәнәләр, төрле чаралар үткәрәләр, һәйкәлне тәрбияләү өчен төркем дә оештырылган. Отряд әгъзаларының һәрберсенә атап агач утыртканнар, истәлек тактасы куйганнар. Бик хөрмәтлиләр аларны, онытмыйлар, олылыйлар.

 Сугыштан соң авылдашыбызга Мәскәүдә эш тәкъдим иткәннәр, ләкин ул туган ягына, гаиләсе янына кайтып киткән.

Гади генә авыл егетләре, ил өчен кирәк булгач, ут эченә дә кергәннәр, рус телен дә, немец телен дә өйрәнгәннәр. Әле кода бабай чуваш телен дә белгән. Тирә-күрше авыллар чуваш авыллары булганга, өлкәннәр, әти – әниләр чуваш телен әйбәт беләләр иде, без аңламасын дип, тиз – тиз генә чуваш телендә аңлашалар иде.

Димәк, татар, рус, чуваш, немец телләрен белгән кода бабабыз, белеме ничә класс булгандыр инде?

Ә монда... Татар теле кирәкми дип, зар елыйбыз...

Татарым, татарларым!

Сугышта да сынатмаганнар алар, нинди генә эшкә алынсалар да, татар дигән милләтнең данына тап төшермәгәннәр.

Ренат Харисның “Татарлар” поэма – монологында язылганча:

Дусларга аркадаш булдым,

Дошманнарга сатылмадым.

Кальгаларым тузан булды,

Ә исемем ватылмады!

Татарым... Йөрәгемдә, җанымда “Кайтам илкәемә” җыры:

Мин дә сибелгән татарның

Бер газиз баласы ла...

Санкт-Петербург каласында апам, сеңлем, мин милли ризыкларыбыз белән сыйланып, шәһәр буенча экскурсияләргә йөргәннән соң, читтә яшәгән туганнарыбызны искә алдык. Казахстанда әтиемнең сеңлесе яши иде. Әминә апам да, Нургали җизнәм дә вафат инде, ә балалары, оя корып, шунда яшиләр.

Казах далалары, казах иле. Татарымның язмышы, сагышы. Әминә апам да, Нургали җизнәм дә үз теләкләре белән китмиләр җир читенә, мул тормышлы җизниләр гаиләсенә язмыш җилләре ныклап кагылгач, гаиләләре белән чыгып китәргә мәҗбур булалар. Әминә апам да – репрессиядән зыян күргән асыл нәсел баласы. Язсаң, романнар язарлык Казахстанга китүче татарлар турында.

Авылыбызның затлы, иманлы  гаиләсе Казахстанда да югалып калмый, ныклы нигез кора, мул тормышта яши. Әминә апам эшләгән җирендә орден, медальләр ала.

Авылдашлар күпләп китеп урнаша Казахстанның Джалтырь дигән тимер юл станциясенә.  Күпләр, буй җиткән улларын авылга алып кайтып, татар кызларына өйләндерәләр. Казахлар белән дә, башка милләт халыклары белән дә дус яши авылдашларым, татарларым.

Әти-әнием Казахстанга кунакка баралар, кайткач, безгә бишбармак  пешереп ашаталар иде. Әминә апамнарның казах дуслары кунакка чакырганнар, милли ризыклары белән сыйлаганнар икән.

  Без дә, Казахстандагы туганнарыбызны, аларның казах дусларын, әти-әниебезне искә алып, бишбармак пешереп ашадык.

Татар теле, моңы бүген дә казах далаларында яңгырый, гореф-гадәтләребез саклана.

Татарым кайда да югалып калмаган.

Халкыма, туган телемә һәйкәл куярлык шул...

Ләкин, туган телебез, милләтебез өчен гарьләнгән, үртәлгән чаклар күп инде ул. Туганнарыма үземне борчыган сорауларымны яудырам: каберлек тә, һәйкәлләр дә ник соңлап табылган, ни өчен? Туганнарым әйтүе буенча, соң табылуның сәбәбе: Солтангәрәй бабайның да, кода бабайның да исем, фамилияләре хата белән язылган. Архивларда озак эзләнеп,  чыннан да, бу батырларның безнең бабайларыбыз икәнен исбатлап йөрергә туры килгән. Зиратта да Солтангәрәй бабайның фамилиясе дөрес уелмаган. Авыл исеме  дә төрле җирдә төрлечә язылган: Татцугуты, Татсугуты,  Гостьсугуты ...

Сугыш чоры, мәхшәр, дөрес язу кайгысы булмагандыр инде. Ничек ишетелә,шулай язганнардыр... Башка милләт вәкилләренә дә кагыладыр бу бәла, ләкин, татарлар исем, фамилияләренең дөрес язылмавыннан күбрәк зыян күрәдер кебек .

Үзем дә зарланыйм әле. Ерак бабам – Хәсән, әтием – Нәбиулла. Нинди матур, мәгьнәле исемнәр!

Мин, кияүгә чыкканчы, Хасянова Затия Небиулловна булып йөрдем, туу турындагы таныклыкка шулай язылган, райондагы чувашлар шулай язганнар Риза, ләкин диплом алганда, бүтән документлар белән эш иткәндә, төзәттереп йөреп җәфа күп чигелде, чөнки документ белән эш итүчеләр русча Хасанова, Набиулловна дип язалар. Институтта укыганда, рус теле укытучыбыз: “Әрмән кызы Хасянова, моны әрмән теленә ничек тәрҗемә итәбез?” – дип аптырата иде. Көлкесен көлке дә, татар исем, фамилияләре дөрес язылса, күп аңлашылмаучанлыклар, фаҗига булмый калыр иде.

Тагын төшем турында уйлыйм. Милләттәшләрем яшәгән Санкт Петербург каласыннан, туган ягым Чувашстаннан, мәрхүм тормыш иптәшемнең туган ягы – Актаныш якларыннан  урап килеп, тыныч кына укытып ятканда-шундый төш!

Митингтагыларның күбесе – ватсапп төркемнәре дип язган идем. Шау-шу, бер – береңнең тавышын ишетеп булмый, митингтагылар бер-берсенә ватсаппка гына язалар, шулай аралашалар. Бер тирәдә генә басып торсалар да, шунда язалар... Кызык та, кызганыч та.

Үзем дә, интернет, ватсаппка теш-тырнагым белән каршы булып, соңгы араларда гына куллана башладым. Әдәби китаплар, газета – журналларны тотып укырга яратканга, җансыз дөнья кебек тоелды бу өлкә.

Ләкин... Эш буенча да кирәк, җитәкчелек яңалыкларны шунда гына җибәрә, кирәкле мәгьлүматны табарга да җайлы.

Татарларым бу өлкәдә дә алдынгы. Әнә, “Классташлар” сайтында авылдашларыбыз Фәһим Шәрәфетдинов оештырган “Без – Татар Согытыннан”, Мөнир Сабитов җитәкләгән “Татар Согыты” төркемнәреннән авыл, район, республикада булган яңалыклар белән танышып була, белдерүләр дә куялар. Корбан гаете, дини бәйрәмнәр кайчан  үткәрелә, ураза кайчан башлана, Сабантуй   кайчан... Мәчетләребезнең, мәктәбебезнең, авылыбызның, авылдашларыбызның фоторәсемнәре, фотоальбомнар... Туган якка еш кайту мөмкинлеге булмаган авылдашларга зур бүләк дип саныйм бу төркемнәрне.

Быел авыл сабантуена кайттым. Алдан ук оч кызлары очрашырга дип сөйләшеп куйган идек. Күршем, классташым Гөлнур “Без – Татар Согытыннан” төркеменә: “Оч кызлары, очрашу була”, - дип белдерү куйган. Рәхәтләнеп сөйләштек, аралаштык. Бик  аз гына вакыт үтте, Америкада яшәүче күршебез Миңнур апа “Без – Татар Согытыннан” төркеменә шигырь дә язып куйган:

Оч кызлары кайткан Сабантуйга

Ялтыраган капка төпләре.

Мунча исе белән урам тулган,

Кытыклыйлар таба исләре.

Көлешүләр, кочаклашу, үбү,

Шатлык аша тама саф яшьләр.

Бер гомер ул –сезне кабат күрү...

Сибелгән татарлар, туган төбәгебездә, үз очыбызда очрашып, бер рухи сөенеч кичерсәк, Америкадагы милләттәшебез дә, үзен безнең белән хис итеп, безнең өчен сөенеп, туган телебездә шигырь дә язып куйган! Күңелләргә җылылык, яктылык иңдергән мизгелләр...

Әнә, “Татар Согыты” төркеменә авылыбыз тарихына багышланган “Татарның бер Согыты” китабы басылу уңаеннан презентация  булачагы турында белдерү куйганнар.  Авылдашыбыз, “Ватаным Татарстан” газетасы редакторы, журналист Миңназыйм Сәфәров тырышлыгы белән басылып чыккан бу китап авылыбызга нинди олы бүләк! Мондый саллы китап дөнья күргәнче күпме көч куярга кирәк булгандыр. Бу төркемнәргә Мәскәү шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз, популяр җырчы-композитор Гүзәлиянең уңышлары, яңа җырлары турында мәгълүматлар күп куела. Җырчы Мәүлидә Нургали, аның гаиләсенең иҗади уңышларына да сөенә авылдашларыбыз.

Интернетта туган телебезгә багышланган нинди генә төркемнәр юк! Туган телебезгә багышланган мәкаләләр, шигырьләр, җырлар күпме. Әйе, үзенчә интернет та туган телебезне яшәтергә омтыла.

Үземнең классташым,  курсташым  Гөлсирә  Мәҗитова  оештырган  “Барысы да – безнекеләр” төркеме туган телебезне яшәтү өчен дә тырыша, курсташларыбызның язмышына да битараф түгел.

Тагын бер сөенечле яңалык: яшьләр укымый диләр, ләкин кызыксындыру чарасы табылган, тиздән татарча аудиокитаплар чыга башлаячак.  

Туган телебезгә һәйкәл куелмаса да, күңелебезгә нур иңдергән, киләчәккә өмет уяткан вакыйгалар булып кына тора.

Көтмәгәндә, уйламаганда, сентябрь аенда Айдар Фәйзрахманов һәм Татарстан республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле искиткеч концерт куеп китте. Айдар абыйның укучылар белән ихлас күңелдән аралашуы, әңгәмә оештыруы, укучыларга уен кораллары тоттырып, “ансамбль» оештыруы күңелебезгә бик ошады. Бу югары зәвыклы концерт тәэсиреннән айнырга да өлгермәдек, Укытучылар көнендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышын карау бәхетенә ирештек. Халкыбызның гореф-гадәтләре, җыр, биюләре, киемнәре, бәйрәмнәре чагылыш тапкан бу концертны да, сулыш  алырга да куркып, сокланып карадык.

Милләтебез өчен горурландык. Бу ансамбльләр миллилекне, туган телебезне саклауга зур өлеш кертәләр.

Октябрь аенда Тукай районы халкы, укучылар, укытучылар өчен тагын бер туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче, милләтебез өчен горурлык хисләре кичерерлек вакыйга булды. Районыбызга бер төркем күренекле шәхесләр, язучылар килде.  

Килгән кунакларның чыгышларын, шигырьләрен йотлыгып тыңладык,  җыр-моң  дәрьясында йөздек. “Эх, нигә берәр атнага килмәгәннәр икән, күреп, сөйләшеп тә туймадык бит әле”, – дип пышылдашты тамашачылар.

Салават  Фәтхетдинов концерты да безгә искиткеч бүләк булды: концерт туган телебезгә багышланган иде.

Берни өмет итми, хезмәт хакларыгыз, дәресләрегез кими дисәләр дә, мәктәптә эшләгән укытучыларга Аллаһе Тәгалә тарафыннан бүләк дип кабул иттек бу көтелмәгән бер-бер артлы үтеп торган очрашу-концертларны.

Бу чараларның барысы да Тукай районы хакимияте тарафыннан оештырылган, дәрәҗәле кунакларны район хакимияте башлыгы Фаил Камаев чакырган икән.

Нинди генә кыенлык кичермәгән милләтем, туган телем. Туган телебезгә куркыныч һәр чорда да янаган, янаячак. Ләкин, киләчәгебез бар! Ренат Харис поэмасында әйтелгәнчә:

Халыклар исеме – алмаз!

Чорлар кырлый аны чарлап...

Татар дигән бриллиантны

Киләчәк тә торыр барлап.

Миңназыйм Сәфәров, Фәһим Шәрәфетдинов, Мөнир Сабитов кебек авыл өчен тырышып йоргән егетләребез булганда, Тукай районы хакимияте башлыгы Фаил  Камаев кебек районыбыз, туган телебез дип, җан аткан шәхесләр булганда, җан бирмәс туган телебез.

Түбән Суык- Су авылы – саф татар авылы. Мәктәптә – татар мохите, нинди генә чаралар үткәрелми.  Бу көннәрдә “Батыр егет”, “Сылукай” бәйгеләренә әзерләнәбез. Туып үскән авылым Чувашстандагы Татар Согыты да үзенең милләт дип җан атып йөргән шәхесләре белән данлыклы . Мәктәптә саф татар телендә кичәләр үткәрелә, укытучылар милләтебезнең данлы тарихы турында спектакльләр куялар, укытучы апам, энем дә уйнадылар бу спектакльләрдә. Апам, үзенең башлангыч класс укучылары белән “Батырлык”  кичәсе үткәреп, Алиуллов Хәсәнҗан бабай  һәйкәленә шарлар очырганнар...

Шулай булгач, ничек бетсен татарым, туган телем?  

Һәйкәл кирәк! Кабат күргән төшем турында уйланам... Ни өчен туган тел укытучыларына һәйкәл? Чөнки, башка фән укытучыларын дәрес саннарыгыз кими, эшегез бетә дип, һәрдаим кимсетмиләр. Әйе, хезмәтләре авыр, ләкин фәннәренә куркыныч янамый. Ә туган тел укытучылары... Алар барыбер яхшылыкка өметләнәләр, туган тел өчен көрәшәләр, төрле чаралар оештыралар, иҗат итәләр...

Шуңа күрә, үзем дә бу язмам белән күңелемнән генә булса да, туган телебезгә, укытучыларга, туган тел укытучыларына Олы Һәйкәл куйдым.

Язмамны үземнең укучым, кызымның шигыре белән тәмамлыйсым килә. Ул, шигыре аша, туган телебезгә, гаиләбезгә, хезмәтебезгә һәйкәл  куйган.

Урыс телле балаларга

Татар теле укытам мин .

Уйный – җырлый телебезгә

Кызыксыну уятам мин .

Рәхмәт укыйм әниемә

Бишек җыр – көйләре өчен .

Әтиемә , тойдырганга ,

Туган телнең газизлеген .

Әкиятләр сөйләдегез,

Уйлап чыгарып үзегез .

Һәр төн саен – яңа әкият ,

Ничек җитте түземегез?

Туган телнең бөеклеген

Тоеп , горурланып яшим.

Татар мәктәбен тәмамлап,

Татар авылында яшим.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Инша "Туган телем – татар теле."

Туган тел турында инша...

Инша "Туган авыл" (на татарском языке)

       Туган авыл дип әйтүгә, минем күз алдыма мәһабәт агачлар, яшел  урамнар, матур өйләр килә. Әйе,  туган  авылым  Иштуган  нәкъ...

Презентация Шакировой Р.Г.

Цели и задачи самообразования...

"Туган ягым - "кара алтын" иле" темасына инша. Баулы районы турында.

Туган Баулы районыбызга багышлап "Туган ягым - "кара алтын" иле" темасына язылган инша. Укучым эше....

Индивидуальный план работы на межаттестационный период по повышению профессионального уровня учителя татарского языка и литературы Шакировой Расули Габделвалиевны на 2018-2023 годы

   Новые социально – экономические условия, складывающиеся в России, вызывают необходимость поиска эффективных способов деятельности образовательной системы при решении новых за...

«Туган телгә өйрәтүнең сыйфатын күтәрү юллары»

Телләр безнең матди һәм рухи мирасыбызны саклау һәм үстерүнең көчле коралы булып тора. Туган телләр, кешенең күп кенә телләрне үзләштерүенә карамастан, беркайчан да юкка чыкмаячак әйберләрне аерым күз...