4.5.Укытучыларының иҗади үсеш чарасы буларак һөнәри осталык бәйгеләренең роле
проект

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы

Укытучыларының иҗади үсеш чарасы буларак һөнәри осталык бәйгеләренең роле турында

Скачать:


Предварительный просмотр:

Укытучыларының иҗади үсеш чарасы буларак һөнәри осталык бәйгеләренең роле

Сәлахова Роза Әбрар кызы,  Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча югары квалификацияле методисты

Федераль дәүләт белем стандартлары һәм педагогның һөнәри стандарты шәхесне формалаштыру һәм үстерү, белем - тәрбия процессы белән идарә итү юнәлешләрендә укытучыларга җитди таләпләр куя. Заман мәктәбендә заманча фикер йөртүче һөнәр остасы, тикшеренү компетенциясенә ия булган, иҗади шәхес эшләргә тиеш. Моның өчен укытучының үзенең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрүе, мөкәммәл булуы, үзүсешкә ирешүе кирәк.

Бүгенге көндә мөгаллимнәргә һөнәри осталыкка төрле юллар һәм формалар аша ирешергә мөмкин: методик һәм иҗади берләшмәләр, вебинар, виртуаль берләшмәләр эшчәнлегендә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, тренинг, методик ринг, педагогик идеяләр фестивале, эшлекле һәм рольле уеннар, методик ункөнлекләр, интеллектуаль марафон, фән атналыклары, авторлык һәм остазлык «мәктәбе», апробация, эксперименталь һәм инновацион эшчәнлектә, һөнәри бәйгеләрдә, презентация, интерактив экскурсия, видеоконференция, дискуссияләр, дебат, түгәрәк өстәл, фокус-төркем, күргәзмәләр һ.б. чараларда катнашу.

Һөнәри осталыкның мөһим билгесе булып педагогның үз эшчәнлеген бәяли, гомумиләштерә, алдынгы тәҗрибәне тарата алуы тора. Соңгы вакытта педагогик коллективлар һәм укытучылар арасында үткәрелә торган һөнәри бәйгеләр һәм мастер-класслар бик популярлашып китте. Бу - педагогик тәҗрибәне трансляцияләүнең мөһим формасы. Беренчедән, педагогик бәйгеләр укытучының һөнәри үсешенә уңай йогынты ясый, икенчедән, мөгаллимнең эшчәнлегенә стимул бирә, өченчедән, укучыларның интеллектуаль яктан камилләшүенә тәэсир итә.

Бәйгеләрнең максаты – белем бирүне популярлаштыру, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, иҗади эшләүче укытучылар турында җәмәгатьчелектә уңай фикер формалаштыру. Бәйгеләр, мастер-класслар түбәндәге бурычларны хәл итә: иң яхшы укытучыларны ачыклау, мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгына бәя бирү, җәмгыятьтә мәгариф системасы һәм анда эшләүчеләр турында уңай фикер формалаштыру, яңа уңышлы идеяләрне ачыклау һәм аны тарату.

Яшел Үзән мәгариф оешмаларында һөнәри бәйгеләр даими үткәрелә: «Ел укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Мастер-класс» бәйгеләре.

Һөнәри конкурслар педагогларның үзара ярышы гына түгел, ә һөнәри осталыкка ирешү чарасы да. Алар укытучының фән-методология, дидактика, психология-педагогика, валеология, коммуникация, акмеология, медиатехнология һәм башка өлкәләрдәге компетентлылык дәрәҗәсен, иҗади потенциалын, тикшеренү күнекмәләрен үстерүгә этәргеч ясый, яңа педагогик технологияләрне нәтиҗәле куллана белергә, белем бирү процессы белән идарә итәргә, үз тәҗрибәңне трансляцияләргә өйрәтә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел.

Равил Фәйзуллинн иҗатында дөнья картинасын чагылдыру чарасы буларак тел....

Күпмәдәниятлелек шартларында аралашу чарасы буларак музыка фәненең роле.

Хәзерге вакытта педагогларда, шул исәптән музыка укытучыларында да поликультур белем бирү барышында укучыларда ничек итеп толер...

Патриотик тәрбия чарасы буларак матур әдәбият

Фатих Кәрим иҗатында патриотик тәрбиянең бирелеше әдәби әсәрләргә мисаллар белән бирелә....

4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.

quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...

Татар телен нәтиҗәле укыту чарасы буларак педагогик остаханәләр.

Рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган берничә технология....

Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр

Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...