Тукай иҗатының хәзерге вакытта актуальлеге
статья по теме

Ахметзянова Альфия Фаруховна

Тукай шигырьләренең хәзерге вакытта актуальлеге турында.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_izhatynyn_hzerge_vakytta_aktualleg1.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай ижатында хәзерге чор чагылышы.

        Минем  кулымда китап. Бер караганда гап-гади китап ул: бер сүзе дә алтын хәрефләр белән язылмаган, искиткеч матур рәсемнәр дә юк анда. Икенче яктан ул- хәзинәләр дөньясы, дөрес юл күрсәтүче йолдызым, укытучым, юлдашым. Кайда гына барсам да, кайда гына йөрсәм дә әлеге китап минем белән бергә.

       Тукай шигырьләре җыентыгы ул. Кем генә укыса да, өч яшьлек сабыймы, чәчләренә чал кергән өлкән кешеме –ул барысы өчен дә аңлаешлы . Тукай иҗатын яратмаган , аны укымаган бер генә татар кешесе дә юктыр дип уйлыйм  мин.  

     Татар халкының  иң бөек язучысы - Тукайның быел 125 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенабыз. Вафат булуына гасырдан артык вакыт узса да , мин аны һәрвакыт янәшәмдә тоям.

       Тукай – яраткан язучым. Әнием  туган телемдә бишек җырларын җырлап, Тукай әкиятләрен, шигырьләрен  сөйләп  үстергәнгәме, минем өчен аннан да бөек язучы юк.  Китап киштәмдә аның җыентыклары алгы рәттә тора. Аның китапларыннан башка ял сәгатьләрен ничек уздыруымны  күз алдыма китерә алмыйм. Кайсы  гына шигырен укысам да, мин аларда бүгенге көннең актуаль проблемаларын, аларны чишү юлларын,   җавапларын табам. Әйтерсең, Тукай  моннан күп еллар элек  яшәмәгән, ул бүген безнең белән бергә яши, сөенә, иҗат итә, киңәшләрен бирә.

         Тукай.  Әлеге  исемне әйтү белән халык язмышы күз алдына килеп баса: авыр, гыйбрәтле, аянычлы , юкка чыгарылуга дучар ителеп тә туры юлдан тайпылмыйча,  үз йөзен югалтмыйча сакланып калган  милләтем минем. Юкка гына Тукай үзен  халык улы дип атамагандыр. Татар теле – әнисе , милләте – әтисе булды  аның. Әти –әниебезне  никадәр яратсак,  алар өчен  борчылсак , Тукай да  гомеренең ахыргы көннәренә кадәр милләтен  яратып , борчылып , уңышларына сөенеп яшәде. Шуңа күрә дә аның иҗаты бүгенге көндә дә  актуальлеген югалтмый. Чөнки Тукай бервакытта да  аерым бөек кешеләрне  күкләргә чөеп мактау белән мавыкмаган. Аның  иҗатында тормышта булган  актуаль  темаларны гына очратасың  . Туган  тел, милләт, аң-белем, акчага корылган ялган  дуслык,ир белән хатынның бер-берсенә мөнәсәбәте, табигать- менә  ул күтәргән кайбер  мәңгелек проблемалар.

       Тукай күтәргән  иң   төп проблема - ( бу проблема хәзерге көндә дә  бик актуаль) туган тел, милләт. Һәр   халыкның үз теле, үз милләте үзенә бик якын. 1990 нчы еллар башында татар теленә бетү куркынычы якынлашкан иде. Менә шул вакытта телне, милләтне саклап калучы  ватанпәрварларбыз калкып чыкты: беренче президентыбыз   М.Ш. Шәймиев,  Ф. Бәйрәмова, Ф.Сафиуллин, Т. Миңнуллин һәм башкалар. Милләтне саклап калу, телне үстерү өчен үз көчләрен, сәламәтлекләрен җәлләмәделәр алар.

       ,, Милләткә”  шигырендә мин  Тукайны алар белән бер рәттә күрәм, әйтерсең,  ул алар арасында милләт өчен  көрәшә.

..... Бар уем кичен- көндезен сезнең хакта милләтем;

Саулыгың –минем саулык, авыруың-минем авыруым.

Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле ;

Дөнья бирсәләр дә, сатмам милләт,миллиятемне.....

(,, Милләткә”.Тукай.)

Әлеге милли җанлы кешеләребез  татар телен  дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрделәр. Татарлар конгрессында , бәйрәмнәрдә ,,Туган тел “шигыре  милләтебезнең гимнына әйләнде. Аягүрә басып бар җиһанга ишетелерлек  итеп беркемнән дә курыкмыйча :

... И туган тел, и матур тел ,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы ....... дип җырлый алабыз.

     Ләкин, гел татарча гына сөйләшеп, татарча гына яшәсәк , дөрес булмас . Чөнки  дөньяда конкуренция бара. Рус, инглиз телләрен белмәсәң, белем дәрәҗәң түбән булса, без үз-үзебезгә аяк чалыр, милләтебез үсешен тоткарлар идек. Татар дөньясын, мәдәниятын  чит илләрдә таныту өчен без, яшьләр, русча да , инглизчә дә белергә тиешбез. Татарның  йөзек кашы булырлык яшьләр булырга тиеш без! Моны исбатлап, Тукайның мондый сүзләрен китерә алам:

.... Дикъкатькә лаеклы хәзерге көн  татарның яшьләре :

Аңламак, белмәк,тәрәкъкый * мәгърифәт , хикмәт белән.

Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,-

Без аның бик зур фәхерле,чын брилиант кашлары!...

(,, Татар яшьләре “. Г. Тукай)

      Сорауларыма  җавап таба алмаган вакытта  кулыма китап алам мин.  Шул  чакта  җаныма тынычлык иңә, күзләрем ачыла. Уйлар өермәсе әллә кайларга алып китә. ,, Кемнәр минем сорауларыма җавап бирә ала , кемнән ярдәм сорарга?” дип газапланган  вакытта кулыма китап алырга мине Тукай өйрәтте.

....Һич тә   күңлем ачылмаслык эчем пошса,

Үз – үземне күралмыйча , рухым төшсә,

Җәфа  чиксәм ,йөдәп бетсәм , бу башымны

Куялмыйча җанга һичбер җылы төшкә;

Шулвакытта  мин  кулыма китап алам....

(,,Китап”.Тукай)

Китаптан да якын дус, иптәш юк икәненә тагы бер кат ышанам.

..... Китап-  киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны!

Бу сүзләрнең дөреслеген әйтеп торасы юк. Дөрес, хәзерге электрон  инновацияләр вакытында кулына китап  алып укыган  бала аз. Ләкин, бер тапкыр кулына китап алган бала аны беркайчан да электрон вариантка алыштырмас.

Тукай иҗатында икенче  әһәмиятле тема- укымышлы, эшчән бала. Бары тик тырыш, белемле  бала гына данга, дәрәҗәгә, мактауга  ирешә ала. Балалар өчен язылган ,, Шаян песи “, ,,Кызыклы шәкерт “ , ,,Эшкә өндәү “ һәм башка  шигырьләрендә ул балаларны  кече яшьтән эшне, хезмәтне  яратып үсәргә өйрәтә. Тукайча әйтсәк,,, картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул”.  Яшь  вакытта  күп тырышсаң, вакытыңны телевизор , компьютер  каршында гына уздырмасаң – киләчәгең өметле булыр.

...Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың  картлыгыңны  бик тыныч һәм бик җиңел....

(,, Эшкә өндәү “. Г.Тукай.)

Кеше һәрвакыт хәрәкәттә, эштә булырга тиеш. Хезмәтнең балалар тормышында гына түгел, олылар тормышында да һәркөн кирәклеге турында азсызыклап әйтелә Тукай иҗатында.  ,,Тапканым   бүгенге көнгә җитә “,- диеп яшәү дөрес түгел. Байлыкның бары тик бер айлык кына икәнен онытырга ярамый. Ялкауланып  йоклап  ятсаң, тапкан малыңнан, байлыгыңнан ,,колак кагуың“, авыр хәлдә калуың бар. ,, Мужик йокысы “ әсәре моның ачык дәлиле.

.... Ник йоклыйсың, мужик?..

...Тор, уян , күтәрел!

...Тик яткач, ходаем

Бирми мал сәбәрсез;

 Бишмәтең таланган,

Күлмәгең сәдәпсез....

Шушы ук әсәрдә Тукай  чын дусларның нинди икәнлеген дә күрсәтә. Акчага , байлыкка корылган дуслык сабын куыгыдай шартлый,  ә чын дуслар авырлыктан коткару юлларын эзли.

Сине бай вакытта

Дустларың  мактады....

.....Синдә мал беткәнне

Дустларың белделәр;

Алдыңда, артыңда

Кул чабып көлделәр.....

(,, Мужик йокысы“. Тукай.)

        Тукайны хәзерге чорның бөек психологы дип әйтер идем мин. Өлкәннәр, әти –әниләр белән балалар телендә сөйләшеп,  аларга балалар халәтен аңлата.

.... Мин хәзер оҗмах түрендә- бер матур хур иркәли;

Мин җуанмыймын, җылыймын, син түгелсең , дим, әни!

Айтөсендәнурлыгыйльманнармиңаташлыйтәти,

Егълыймын ,алмыйм аларны,сез түгелсез , дим, әти!

( ,,Бала оҗмахта” Тукай.)

Үксеп-үксеп бала елый. Әти –әниләре балаларының күңелләрен күрү өчен нинди генә затлы әйберләр алып бирмиләр. Тик бала гына ни өчендер һаман көйсезләнә. Ул бит көннәр буе эштә югалган әти-әнисен сагына. Бернинди уенчык та, затлы киемнәрдә бала өчен иң кадерле кешеләрне- әти- әнисен алыштыра алмый.   Хәзерге чорның актуаль тагын бер проблемасы бу. Кайбер әти-әниләр , акчалар биреп, иң яхшы бала караучы яллыйлар.  Акча күбрәк эшләргә теләүләре нәтиҗәсендә үз  балаларын карарга вакытлары  җитми. Нинди яхшы бала караучы булмасын, әти-әнине бер кеше дә алыштыра алмый. Әти- әнисе кочагында үскән баланың иң бәхетле бала икәне Тукайдан да яхшы аңлаучы юктыр.

 Тукайның ,,Кечкенә генә бер көйле хикәя “сен   укыгач, мин хәзерге чорның тагын бер актуаль  темасы белән очраштым.Әлеге  тема- татар хатын- кызларының әдәпсезләнүе, акча өчен  фахишәлек юлына басулары.  Бу тема хәзерге чорның иң авыр проблемларының берсе.  Яшьләребез арасында бозыклык юлына  кереп китүчеләр  бар. Алар  аракы эчәләр, тәмәке тарталар, наркотик матдәләр кулланалар. Мондый бозыклык юлына баскан адәмнәребез милләтебез тамырына  балта белән чабалар.Татар халкында :,, Ир – баш, хатын –муен “ дигән бик дөрес әйтем бар. Кайбер хатын- кызларыбыз ирләрен санламыйлар, аларны  кимсетәләр. Ирләре  әйткәнне тыңламыйча ,үз белдекләре белән эш йөртеп, авыр хәлдә калалар.

Әсәрдәге Фатима да ,беренче карашка, акыллы гына хатын кебек тоела. Ләкин, акчага кызыгуы аны фәхишәлек юлына чыгара. Нәтиҗәсе : ирсез, балаларсыз, йорт-җирсез, ризыксыз кала.

...Эш үткән шул. Бик күрәсе килә ирен,

Балаларын,гомер иткән йорт –җирен;

Белде инде карт шайтанга булу килен,-

Бигрәк начар эш икәнен сизде имди. ...

(,,  Мужик йокысы “ .Тукай.)

Терсәк  якын, тик тешләп кенә булмый. ,,  Ходаем, безне ялгышлыктан , бозыклыктан саклый күр “,- дип сорыйм мин.

    Хәтта  туйларыбыз  да Тукайдан башка узмый. Тормыш юлының  ишеге аның фатихасы,Тукай шигыре белән ачыла.

...Ишек бавы бер алтын,

Минем апам мең алтын;

Акча  бирми кертмибез,

Тукта , сабырсызланма.....

(,, Ишек бавы “. Тукай .).

  Тукай милләтебез гимнының авторы гына түгел, ул-  милләтебезнең киләчәге. Теле, данлы тарихы , туйлары булган милләт беркайчан  да юкка чыкмачак.

  Әйтеп үткәнемчә, Тукайның кайсы гына әсәрен укысам да  аларның һәрберсендә бүгенге көн кадагында торган проблемалар белән очрашам мин. Шулай булгач , Тукайны мин  хәзерге чорның  актуаль проблемаларын яктыртучы  иң оста язучы дип атар идем.

Әхмәтҗанова Әлфия Фәрух кызы.

Казан шәһәре Яңа – Савин районы 23 нче татар-рус урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Казан шәһәре  Ф. Әмирхан урамы 89-44

 Йорт тел. :5252137    

Кәрәзле телефон: 89179367170

Alfijaah @mail.ru

Эчтәлек

Кереш  өлеш:

Тукай  яраткан язучым._____________________________________1

Төп өлеш:

Тукай язмышы-халык язмышы._________________________________2

 Тукай иҗатында хәзерге чор чагылышы булган әсәрләренә анализ ясау. 3

Йомгаклау :

Тукай һәм татар милләтенең киләчәге өметле.________________________6

Тезислар .

 Кереш өлеш.

Тукай ижатында хәзерге чор чагылышы.

        Минем  кулымда китап. Бер караганда гап-гади китап ул: бер сүзе дә алтын хәрефләр белән язылмаган, искиткеч матур рәсемнәр дә юк анда. Икенче яктан ул-хәзинәләр дөньясы, дөрес юл күрсәтүче йолдызым, укытучым, юлдашым

Төп өлеш.

Тукай да  гомеренең ахыргы көннәренә кадәр милләтен  яратып , борчылып , уңышларына сөенеп яшәде. Шуңа күрә дә аның иҗаты бүгенге көндә дә  актуальлеген югалтмый. Чөнки Тукай бервакытта да  аерым бөек кешеләрне  күкләргә чөеп мактау белән мавыкмаган. Аның  иҗатында тормышта булган  актуаль  темаларны гына очратасың  . Туган  тел, милләт, аң-белем, акчага корылган ялган  дуслык,ир белән хатынның бер-берсенә мөнәсәбәте, табигать- менә  ул күтәргән кайбер  мәңгелек проблемалар

Тукай күтәргән  иң   төп проблема - ( бу проблема хәзерге көндә дә  бик актуаль) туган тел, милләт. Һәр   халыкның үз теле, үз милләте үзенә бик якын. 1990 нчы еллар башында татар теленә бетү куркынычы якынлашкан иде. Менә шул вакытта телне, милләтне саклап калучы  ватанпәрварларбыз калкып чыкты: беренче президентыбыз   М.Ш. Шәймиев,  Ф. Бәйрәмова, Ф.Сафиуллин, Т. Миңнуллин һәм башкалар. Милләтне саклап калу, телне үстерү өчен үз көчләрен, сәламәтлекләрен җәлләмәделәр алар.

       ,, Милләткә”  шигырендә мин  Тукайны алар белән бер рәттә күрәм, әйтерсең,  ул алар арасында милләт өчен  көрәшә.

..... Бар уем кичен- көндезен сезнең хакта милләтем;

Саулыгың –минем саулык, авыруың-минем авыруым.

Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле ;

Дөнья бирсәләр дә, сатмам милләт,миллиятемне.....

(,, Милләткә”.Тукай.)

Йомгаклау .

Әйтеп үткәнемчә, Тукайның кайсы гына әсәрен укысам да  аларның һәрберсендә бүгенге көн кадагында торган проблемалар белән очрашам мин. Шулай булгач , Тукайны мин  хәзерге чорның  актуаль проблемаларын яктыртучы  иң оста язучы дип атар идем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Һич картаймый шагыйрь иҗаты» Г. Тукай иҗатын йомгаклау дәресе, 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты

10 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан  Г. Тукай иҗатын өйрәнүне йомгаклау дәресе. Дәрестә муьтимедиа проектор, компьютер, презентация кулланылды....

Г. Тукай иҗатына багышланган Шигырь бәйрәме

Бу бәйрәмне уку елының төрле вакытында үткәрергә мөмкин. Гадәттә, без аны сөекле шагыйребез Г.Тукай туган көн алдыннан оештырабыз. Иң элек барлык укучылар арасында иң яхшы шигырь язучыга конкурс игъла...

Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак мәктәбе      Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби– музыкаль кичә...

Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар. Педагогик киңәшмә чыгышы.

"Тукай иҗатын өйрәнүдә яңача карашлар" дигән темага педагогик киңәшмәдә ясаган чыгыш. Үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклаштым....

Г. Тукай иҗатына багышланган тест

Г.Тукай- халык шагыйре...

Йолдызлы сәгать: Габдулла Тукай иҗатын беләсеңме?

Йолдызлы сәгать: Габдулла Тукай иҗатын беләсеңме?...