“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы” (Х республикакүләм педагогик укулар өчен)
методическая разработка (11 класс) по теме

 

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы”

(Х республикакүләм педагогик укулар өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nauchnaya_rabota_r.f.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

       Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәhәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “60 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе”

“ Белем һәм тәрбия бирү процессында Ризаэтдин Фәхретдин мирасын өйрәнүнең заманчалыгы”

(Х республикакүләм педагогик укулар өчен)

                                                      Башкаручы:

                                             I категорияле татар теле

                                    һәм әдәбияты укытучысы

Попова Гөлниса                                      

               Гаян кызы

Яр Чаллы

2013

  Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә

                                                         гомер сөрергә  теләгән милләт үзенең

                                                         үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы

                     белән дус булсын.

                                                                                  Риззаэтдин Фәхретдинов.

  ХIX йөздә Г. Курсави, М. Мәрҗани, Х. Фәезханов, К. Насыйри кебек фикер ияләре – татар халкын гасырлар буена дәвам иткән торгынлык һәлакәтеннән кузгатып, тар, милли кысалар йомыклыгыннан чыгарып, гомумкешелек мәдәнияте белән якынрак танышу өчен бөтен көчләрен, сәләтләрен һәм гомерләрен багышлаган фидакарь мәгърифәчеләребез яшәгән. Халыкны аң-белемгә өндәгәннәре өчен төрле эзәрлекләүләргә дучар булсалар да, алар бөтен гомерләрен фәнгә багышлаганнар.     Остазларының гаять авыр, әмма мактаулы, күркәм эшен дәвам итүче Ризаэтдин бине Фәхретдин ХIX йөз азагында мәйданга килә.

    Татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы һәм педагог, язучы һәм журналист Ризаэтдин Фәхретдинев мәдрәсәдә укыганда ук китаплар күчереп язу белән шөгыльләнә башлый. Алар арасында Шиһабетдин Мәрҗани әсәрләренең кулъязмалары да күп.                                                                                                                                  

  Дөньяга карашы һәм идеаллары формалашуга Ш. Мәрҗәни китапларының, Исмәгыйль бәк Гаспарлы тарафыннан чыгарыла башлаган “Тәрҗеман” гәзитенең тәэсире көчле була.  Ризаэтдин Фәхретдинев киң катламны яңа идеаллар, яңа төшенчәләр, яңа карашлар белән коралландырып, мәдәният югарылыгына күтәрүне максат итеп ала. 90 нчы еллар дәвамында Риза хәзрәт “Тәрбияле бала”, “ Тәрбияле ата”, “Тәрбияле ана”, “Кызлар тәрбиясе”, “Шәкертлек әдәпләре” һ.б. күпсанлы дидактик әсәрләр язып бастыра. Ул китапларның кайберләре мәктәп дәреслекләре булып киткәннәр. 1910 елларда бу әсәрләрдән Х.Әбелханов һ.б. тарафыннан искелек авазлары дип көлсәләр дә, хәзерге көндә, тәрбия мәсьәләләре аксаклаган чорда, ул әсәрләрнең өзекләрен генә булса да, башлангыч класс укучыларының дәреслегенә кертү яхшы булыр иде дип саныйбыз. Дөрес, 2000 елда Яр Чаллы шәһәрендә Вил Казыйхановның “Әхлак белеме” дигән хрестоматиясе басылып чыкты. Бәхетебезгә каршы, аның беренче битләрендә  Р. Фәхретдиннең “Тәрбияле бала”, “Тәрбияле ана” хезмәтләре кыскартылып бирелгән. Аларны укучыларга, җыелышларда ата-аналарга уку бик кулай булыр дип уйлыйм. Һәм менә үземнең өченче чыгарылыш укучыларын да  тәрбия сәгатьләрендә, класстан тыш чараларда шул хезмәтләр белән таныштырам, кулланам. Фикеремне Вил Казыйхановның “Мәйдан” журналындагы “Безгә Ризаэтдин Фәхретдин ни өчен кирәк?” мәкаләсеннән өзек белән исбатлыйм: “Җәмгыять алкоголизм белән авырый башлады, наркотиклар куллану, тәмәке тарту аеруча яшьләр, мәктәп балалары арасында массакүләм төс алды. Ил, әхлакый күчәреннән ычкынып, әхлаксызлар упкынына тәгәрәде”.

Бу уңайдан Ризаэтдин Фәхретдингә мөрәҗәгать итү урынлы булыр: “Дөрестән дә, дөнья – бәла вә каза, һәртөрле мәшәкать, кайгы вә хәсрәт мәйданы. Адәм баласының гомере монда күбесенчә авыру белән, ризык вә кирәк әйберләр артыннан йөрү вә йөгерү белән үтә. Бөтен хәле вә тарихы шушы рәвештә булган урынга кешенең фикере, күңелле  тукталу вә шуңа кәнәгатьләнү ихтималы һич юк. (...) Балаларыгыз өчен мал җыеп та, тәрбияләрен ташламагыз, бәлки малны аларның тәрбияләре юлына сарыф итегез. Бетми торган мирас гүзәл тәрбия икәнен белегез” (129 нчы бит) .

“Тәрбия нәрсә ул?”дигән сорауга, Р. Фәхретдин гадәттә бер сүз белән генә җавап биргән: “Шәхси үрнәк”. Әсма Шәриф “Әтием турында истәлекләр” китабында Р. Фәхретдиннең югары әхлаклы, бар кешегә дә мәрхәмәтле, сүзендә торучан, кешелекле, намуслы булуын яза. “Гаиләбездә  һичбер вакыт каты сүз булмады, без алты бала бер-беребезне бөтен гомер буенча яратып, санлап гомер иттек. Әткәй белән әнкәйне яратып, ихтирам иттек, шуңа күрә үткән гомер сагындыра, онытылмый.

Ризаэтдин бине Фәхретдин шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген: “...Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер...”, – дип “Адабе тәгълим”китабында ассызыклап яза. Бу китабында тәрбия эшенең нечкәлекләренә һәм үзенчәлекләренә туктала. Бала тәрбияләүдә гаиләдән тыш, мәктәпкә дә зур җаваплылык йөкләтелгәнен күрсәтә: “Мәктәпнең вазифасы да фәкать гыйлем өйрәтү белән чикләнмичә, бәлки эченә җыелган балаларның күңелләренә гүзәл гадәтләр, тырышу, эшлеклелек, туганлык, гайрәт, инсафлылык, гүзәл холык, гаделлелек, батырлык, җанлылык кебек яхшылык орлыкларын тәмам игътибар белән чәчү вә тәрбияләп үстерү булачактыр...”.

Р. Фәхретдин яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы-мөгаллимнәрнең дә һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиешлегенә басым ясый. Автор китабының исеме астына: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр” (Аллаһының киң күңелле хөрмәтле кешесе – Гали хәлифә), –дигән хөрмәтле сүзләрен китергән.

Быел укучыларым 7 сыйныфта укыйлар. Класс җитәкчесе буларак та, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак та, аларны әхлаклы итеп тәрбияләргә тырышам. Өченче ел инде алар тимур отряды әгъзалары. Өлкән буын кешеләренә, ветераннарга, сәламәт булмаган кешеләргә ярдәм итәбез. Спектакль куеп, концертлар оештырып, кәгазь тапшырып акча эшлибез һәм матди ярдәм күрсәтәбез. Ялгыз кешеләргә физик ярдәм күрсәтәбез, бәйрәмнәр белән котлыйбыз, аралашабыз.

Р. Фәхретдин фикеренчә, күпьеллык тәҗрибәләр күрсәткәнчә, алтын булачак бер шәкертне туфрак итеп җирдә калдырган укытучы да бар һәм туфрак булачак бер баланы алтын итә белгән укытучы да бар.

 Ул – үрнәк ир, акыллы ата, милләтен әйдәүче галим. Гомере буе халкына хезмәт иткәнлеген тормыш юлы, язган хезмәтләре исбатлап тора.

1936 елның 12 апрелендә Р. Фәхретдин вафат була. 15 апрельдә җиназа укып, Уфа зиратына үзе әйткән, күрсәткән җиргә җирләнә.

Гаяз Исхакый сүзләре “Яңа милли юл”(Берлин. 1936. №6) газетасында: “Мөфти Риза хәзрәт үлде. Аның милли, дини рухы безнең берлә калды. Милләтемез яшәгәнчә ул яшәячәк, ул вакыты килгәндә үзенең вазыйфасын үтәячәк”, - дип бастырылды.

Әйе, без Р. Фәхретдинне, үзе язганча, үлгәннән соң да мактыйбыз һәм сагынабыз. Бу, галим үзе язганча, “терек булу”ны аңлата. Р. Фәхретдин үз халкын белемле, тәрбияле, һөнәрле итәргә, аны алдынгы илләр белән бер сафта күрергә тели. Шушы юнәлештә күп хезмәт куйган олуг зат ул. Иманлы зат, һөнәрле, әхлаклы, укымышлы – идеаль зат итеп баш иябез. Үзенең тыйнаклыгы, итагатьлелеге, фикерләренең дөреслеге, акыллылыгы, ачыклыгы белән безне сокландыра ул. Кылган эш-гамәлләре аша без Ризаэтдин бине Фәхретдинне милли каһарманыбыз дип атыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем һәм тәрбия бирү процессында сәламәтлек саклау технологияләре

Бүгенге көндә “сәламәтлек” төшенчәсенә 300 билгеләмә бирелгән. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча,  сәламәтлек – авырулар яки физик кимчелекләр булмау гына...

Ризаэтдин Фәхретдин иҗаты - мәктәптә.

Р. Фәхретдин китапларында күбесе инде онытылып бара торган йолалар, гореф-гадәтләр, кунак кабул итү, һәм аны сыйлау әдәпләре, исерткеч эчүнең, тәмәкенең кеше сәламәтлеге өчен зарарлы булуы, алардан ко...

Ризаэтдин Фәхретдин

Ризаэтдин Фәхретдинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру....

”Укыту – тәрбия процессында Г.Ибраһимов мирасын файдалану”(Рус мәктәпләрендә укучы татар балалары белән Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнү)

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “ Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче  Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”....

Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренең бала тәрбияләүдәге роле

Ризаэтдин Фәхретдин укуларында ата- аналар белән оештырылган кереш әңгәмә...

Ризаэтдин Фәхретдин нәсыйхәтләре

Укучыларны Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, балалар күңеленә әхлак орлыклары салу, яхшыдан яманны аерырга өйрәтү, аның китаплары белән таныштыру....

Ризаэтдин Фәхретдин

Бу  “Ризаэддин  Фәхреддин хезмәтләренең хәзерге заман канун-кагыйдәләре белән уртаклыгы”  дигән фәнни-тикшеренү эше  район күләмендә үткәрелә торган  “Мин та...