Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру. 23.01.2015.161мәктәп.
материал на тему

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә системалы- эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендә укучыларда комуникатив компетенция формалатыру .

Скачать:


Предварительный просмотр:

                      23/01/ 2015. 161 нче мәктәп, “Ел укытучысы- 2015” бәйгесе.

                                     Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар!

Мин- Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы Совет районындагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 141 нче  мәктәптә укучыларга  татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирәм.“Эшчәнлекле укыту технологиясе нигезендәтатар теле  һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру” дигән методик тема өстендә эшлим. Максатым- яңа Федераль дәүләт стандартлары нигезендә әлеге технологияне дәресләрдә актив кулланып укучыларны иҗади уйларга, фикер йөртергә, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтү.

Максаттан чыгып, мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

  1. Эшчәнлекле укыту технологиясен практик куллану нигезләрен өйрәнү.
  2. Шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшү, аларның эш тәҗрибәсенфайдалану.
  3. Укучылар белән ике арада иҗади хезмәттәшлекне оештырыру, белем алуга уңай мотивация булдырыру.

Бүгенге көндә үземнең методик темамны актуаль дип саныйм, чөнкитормыш һәм белем бирүдәге федераль дәүләт стандарты заманча дәрес оештыруга безнең алга яңадан-яңа бурычлар куя, уку-укыту процессында кулланыла торган технологияләр  дә үзгәрә, бу исә безне туктаусыз эзләнергә, үз өстебездә эшләргә мәҗбүр итә, чөнки хәзер элеккегечә укытып булмавы көн кебек ачык.

Мәктәбебез яңа стандартка күчү чорында җиденче ел инде эксперименталь мәйданчык булып санала. Мәктәптә рус  төркемнәре Р.З,Хәйдарова һәм К.С. Фәтхуллова, ә татар төркемнәре Ф.Ф.Харисов, Ф.М. Хисамова, Ч.М.Харисоваларның үрнәк программалары нигендә туган телгә өйрәнәләр.

Белем бирү башлангыч сыйныфларларда рус төркемнәрендә И. И. Литвинов, ә 5 нче сыйныфтан Р.Р.Нигъмәтуллина, Ф.С. Фәизова, ә татар төркемнәрендә Мияссарова И.Х, Гарифуллина Ф.Ш, Харисов Ф., Сафиуллина Ф.С. дәреслекләре ярдәмендә   тормышка ашырыла. Белгәнебезчә, яңа стандарт нигезендә эшчәнлекле метод технологиясе  ята.

Әлеге тема мине заманнан  артта калмыйча, яңалыкларны эш тәҗрибәмдә кулланырга, яңа эзләнүләргә  һәрвакыт өндәп тора.

Әйткәнемчә, мин дә дәресләрдә уңай мотивация тудырырга тырышам, укучыларымны үз алларына максат куярга, аны тормышка ашыру юлларын һәм чараларын таба белергә өйрәтәм; үзләрен контрольдә тоту күнекмәләрен формалаштырырга ярдәм итәргә тырышам.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шәхси, регулятив, танып-белү,коммуникатив эшчәнлекне тормышка ашырам.

Үз дәресләрем мисалында эшчәнлекле метод технологиясенең база нигезе  булган яңа белем ачу дәресенең этапларын традицион татар теле дәресе белән бераз чагыштырып үтим.

Эшчәнлекле укыту системасы традицион укыту системасыннан нәрсә белән аерыла соң? Иң мөһим аерма-эшчәнлекле укыту системасы беренче урынга-укучының шәхси, иҗади нәтиҗәләрен куя.

1. Уку эшчәнлегенә мотивация тудыру, укучыларның игътибарын туплау, дәрестә эшләргә теләк уяту һәр дәрестә була. Бу  актив эшчәнлеккә тарту өчен кирәк. Дәрескә бәйләнеше булган берәр кызыклы хәл сөйләнелә, табышмак, мәкаль, акыл ияләренең сүзләре әйтелә.Мәсәлән,  5 нче сыйныф рус  төркемендә һәр  дәрес проблемалы рәсемнәр буенча әңгәмәдән башлана:сораулар кую, төрле фикерләр әйтү һ.б. Бу  этапта укучыда  уку эшчәнлегендә   дәрес беән кызыксыну формалашырга тиеш.

2 .  Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау этабында авырсыну очрагын билгеләү. Биредә укучыларның биремнәрне үтәргә белемнәре җитеп бетмәгәнлеге ачыклана. Укучылар биремнәрне үтәр өчен үзләренең төрле вариантларын тәкъдим итәләр. Мәсәлән, 3 нче сыйныфта кимлек дәрәҗәсен аңлатканда дәрескә төрле төстәге алмалар алып керергә мөмкин. Башта чагыштырып,  аз гына кызыл алманы ничек әйтербез? дигән  сорауга җавап эзлибез. Күргәнебезчә, бала җавап бирергә авырыксына.

3. Авыр очракның урынын һәм сәбәбен билгеләү. Уку мәсьәләсен кую, максат куела, дәреснең темасы билгеләнә. Мәсәлән, укучылар сыйфатларны өйрәнергә кирәклегенә төшенәләр,  кимлек дәрәҗәсен  ясарга кирәклеген әйтәләр.

 4. Авырлыктан чыгуның проектын төзү. Уку мәсьәләсен чишү юлын эзләү.Бер эш төре артыннан нинди эш төре үтәлергә тиешлеген әйтеп бергәләп авырлыктан чыгуның планы, юллары ачыклана.
5. Төзелгән проектны тормышка ашыру.
Укучылар үзләре алгоритмнар, эталоннар, кагыйдәләр чыгаралар. Мәсәлән, татар төркемнәрендә к хәрефенең ике аваз белдерүен ачыклыйлар, ике баганада бирелгән сүзләрне чагыштырып, үзләре кагыйдәне чыгаралар.

6. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.

7. Эталон буенча үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү:укучылар хаталарын ачыклыйлар, төзәтәләр.

8. Яңа белемнәрне үзләштерелгән белем системасына кушу һәм  кабатлау, ярым иҗади     биремнәр башкарыла. Нәтиҗәдә өйрәнелгән нормалар буенча аң эшчәнлеге автоматлаштырыла һәм алда өйрәнеләчәк яңа материалга җирлек тудырыла.

9.  Рефлексия этабында укучылар өйрәнелгән материалны  гомумиләштерә, үзләренең эшчәнлекләрен бәялиләр,
алдагы дәрескә максат  билгеләнә. Бу этапта Синквейн алымын куллану бик отышлы, чөнки ул укучыларга бик ошый, дәрестә алган белемнәрен гомумиләштерегә ярдәм итә.Мисал өчен узган ел уку елы ахырындаҗиләк- җимеш  темасын үткәндә  рус төркемендә мондыйрак синквейн төзегән идек.

Җиләк.

Тәмле, кара.

Үсә, коела.

Вареньесын кайнаттык.

Карлыган.

Бу алым балалар өчен кызыклы, рус төркемнәрен гади  табышмаклар чыгарырга күнектерсә,  татар төркемнәре өчен иншалар язганда ярдәм итә.  

10. Өй эше бирелә. Иҗади типтагы өй эшләре кулай санала.

Минемчә, эшчәнлекле метод уку процессын кызыклы һәм иҗади итә, теләсә кайсы фәнне өйрәнгәндә кулланыла ала,  уку эшчәнлеген оештыруда балага сайлап алу мөмкинлеген бирә,  төрле дәрәҗәдәге белем бирүгә уңайлы шартлар тудыра; баланың укуга кызыксынуын үстерә, иҗатка күнектерә, мөстәкыйль шәхес формалаштыруга ярдәм итә..

 Бу яңа технология  алымнарын кулланып үткәрелгән  дәресләрдә Нәрсәгә өйрәндек? Нинди яңалык белдек? Нинди ысуллар белән өйрәндек? Белемнәрне тагын кайларда кулланырга мөмкин? Кемне мактый алабыз?кебек сораулар еш кулланыла.Ялгызлык исемнәрен өйрәнгәндә балалар аларны урамнарда элмә такталарда күп булуын искәртәләр. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешле җөмләләр аралашу өчен кирәк булуын әйтәләр.

          Мондый төрдәге дәресләрдә укучыны бүлдерергә ярамый,  үз фикерен әйтеп бетерергә мөмкинлек бирергә, беркайчан да бирелгән сорауларны җавапсыз калдырмаска кирәк. Билге куйганда укучының үзен  кирәк түгел, аның эшчәнлеген мактарга кирәк.  

          Узган  уку елыннан укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыруда Сингапур мәгариф системасы технологияләрен куллана башладым. Чыннан да,үзара аралашуга нигезләнгән мондый дәресләрнең ни дәрәҗәдә мавыктыргыч, кызыклы булуына тагын бер кат инандым.

       Әлеге технология белән эшләгәндә  белем- күнекмәләрне тикшерү минем системага салынган. Рус телле укучыларның белемнәрен бәяләү максатыннан һәр сыйныфта елга ике-өч тапкыр тест үткәрәм. Лексика, грамматика бүлекләрен үз эченә алган тест аларның белемнәренә диагностика ясарга ярдәм итә,  әлеге диагностика укучының кайсы урында авырлыкка очравын ачык күрсәтә, начар билге алучылар белән  дәресләрдә күбрәк шөгыльләнеп вакытында авырлыклардан чыгу  юлларын эзлим. Еллык нәтиҗәләре буенча өлгереш һәм сыйфат мониторингы алып барам. Өч  еллык укыту нәтиҗәләренең   динамикасына күз салсак, бу методик тема белән  эшләүнең  укытуда югары уңышларга ирешүгә ярдәм иткәнен күрергә була.    

 Эшчәнчәнлекле укыту методын системалы кулланып эшләү үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирә. Быел Татар теле инфо үткәргән олимпиадада  ике укучым  катнашып,  призлы урыннар алдылар, Самигуллин Айратның ике ел рәттән олимпиадада  призёрлар рәтенә керүе дә сөендерә.

Укучыларның иҗади эшчәнлекләре дәресләрдә генә түгел, ә сыйныфтан тыш чараларда да үстерелә.ФДББС зур игътибар итеп, сыйныф җитәкчесе буларак, кайбер сыйныф сәгатьләрен үткәргәндә укучыларга теманы алдан хәбәр итәм, төркемнәргә бүләм һәм алар үзләре төрле чыганаклардан файдаланып материал туплыйлар, комьютерда бизәп, башкалар алдында чыгыш ясыйлар.

Укучыларымныңкоммуникатив компетенцияләрен формалаштыру максатыннан  мәктәбебездә төрле чараларда катнаштырам. Мәсәлән,  ,,Батырлар даны мәңгелек”, ,,Муса Җәлилгә багышланган шигырь конкурсы”, ,, Яңа ел килә” бәйрәмнәреукучыларда  ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдә  әйтеп бетергесез зур роль уйный.

Әлеге чараларда катнашу укучыларның күзаллауларын киңәйтә,танып-белүгә кызыксынуларын уята. Ә  кызыксынган укучы яңа ачышлар ясый. Белем бирү процессында укучылар тарафыннан иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе туплануга мисал итеп югары сыйныф укучыларымның төрле фәнни- гамәли конференцияләргә тартылуын әйтеп узасым килә. Монда да укучыларым ирешкән уңышлар байтак. “Фән- яшьләрнеке”,” Татар лингвокультурологиясе. Проблемалар һәм переспективалар”, Туфан Миңнуллин исемендәге конференцияләрдә мактаулы урыннар алулары  минем өчен бик сөенечле хәл, шулай ук 6 нчы сыйныф укучысы Сөнгатуллина Алиянең  “Сәхнә” журналындагы мәкаләсе дә игътибарга лаек.

            Мин һәрвакыт яңалыкка омтылып яшим, шулай да  чишелмәгән мәсҗәләләр шактый.Беренчедән методик әсбапларның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы, Бу өлкәдә үзгәрешләр күренә башлады дип әйтергә була:  Татар төркемнәренең әдәбияты өчен чыгарылган методик кулланма әлеге технология белән эшләү процессын җиңеләйтә. Шулай ук мәктәбебез  укытучылары 6, 8 нче сыйныф рус төркемнәре өчен электрон кушылмалар эшлиләр.

Йомгаклап  шуны  әйтәсем килә: ана телен укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Әгәр дә укытучы дәресне  укучы  кызыксынырлык  итеп оештырса, ул, һичшиксез,эшендә уңышка ирешәчәк.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

“Телне өйрәнгәндә кагыйдәләргә караганда мисаллар файдалырак!”И. Ньютон.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технология аша мәдәни компетенция үстерү

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын кулланып укыту

Проект  методын кулланып укыту  максатлары;•  белем бирү процессының нәтиҗәлелеген үстерү;•  укучыларны киләчәк тормышка әзерләү;•  укыту нәтиҗәләре өчен җаваплылыкны , ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту-тәрбияләү процессының заманча методлары

Яшь буынга татар телен, әдәбиятын өйрәтү хәзерге көндә иң әһәмиятле бурычларыбыздан санала. Безнең төп максатыбыз- балаларга татар телен яраттыру, аларны телгә гашыйк итү. Моны...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укыту технологияләре куллану.

Татарстан халыклары телләре турындагы мәсьәләнең сүнмичә, сүрелмичә эзлекле рәвештә көн тәртибенә куюлуы- табигый күренеш.Чөнки тел аралашу чарасы гына түгел, милләтне милләт иткән ...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

Методик семинарның темасы: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү&r...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәгълүмати технологияләр кулланып,укытуга системалы- эшчәнлекле якын килүнең эффектлылыгы аша укучыларның белем сыйфатын күтәрү

1. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытуга системалы-эшчәнлекле якын килүне гамәлгә ашыруда мәгълүмати технологияне куллануның өстенлекле якларын ачыклау.2.Укытуның нәтиҗәлелеген һәм укучыларның ...