Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укытуда ярдәмлекләр(дәрес эшкәртмәләре)
презентация к уроку (9 класс) на тему

Шайхиева Раиля Салимовна

Татар телен дәүләт теле буларак укыту телне аралашу чарасы, укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт.

Татар теле танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБОУ “Бехтеревская средняя общеобразовательная школа”

Елабужского муниципального района Республики Татарстан

Конспект открытого урока в 9 классе.

Тема:

                                              Проведён учителем татарского языка

                                                                     и литературы 1 квалификационной категории

                                                                   Шайхиева Р.С.

                                                               

2015-16 уч.год

Һөнәр сайлау

”Алда юллар-кайсын сайларга?”

“Тормышта бәхетле булу ,үз урыныңны

 табу өчен нык белемле булырга,

 хезмәт яратырга кирәк.

Максат: һөнәрләр турындагы мәгълүматны бирүне дәвам итү,  балаларның сөйләм активлыгын үстерү,һөнәр сайлауга  кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: карточкалар,  мультимедиа,  язучыларның һөнәр ияләре турында язылган  китаплары.

Дәрес барышы:

1. Оештыру (исәнләшү)

2. Фонетик күнегү  (аудирование)

3. Өй эшен тикшерү

4. Лексика өстендә эш

*өйрәнелгән сүзләрне кабатлау

*яңа сүзләр белән таныштыру

*аудирование, җөмләләрне тәрҗемә итү

*карточкалар белән эш

5.  Һөнәр сайлауга карата укучыларның фикерләре

6.  Белемнәрне ныгыту,д.с.ү.

7. Йомгак.Өйгә эш.

  1. . Оештыру.

-Хәерле көн  укучылар, хөрмәтле кунаклар.Дәресне башлыйбыз, кем сыйныфта кизү тора? (җавап алу).

2.Фонетик күнегү.

һе-һө-һөнәр

җә-җа- җаваплы

ту-тү-түләүле

кә-ка-канәгать

ңа-ңә-шуңа

һа-һә-әһәмиятле

-укучылар үткән дәрестә без сезнең белән  һөнәр сайлау турында сөйләшә башладык.

3.Өй эшен тикшерү

Әйдәгез әле өй эшен тикшерик. Бирем нинди иде?

-һөнәр исемнәрен язарга иде

-тикшерәбез

-Дәфтәрләрне ачабыз, тикшереп барабыз (укучы укый)

1. Сәүдә һәм икътисадка бәйле һөнәрләр: сатучы, хисапчы, менеджер, икътисадчы.

2.Транспортка бәйле һөнәрләр: очучы,  шофер, машинист,  трамвай йөртүче, диңгезче, елгачы,тракторчы;

3.Авыл хуҗалыгына бәйле һөнәрләр: агроном, зоотехник, игенче, сыер савучы,  комайнчы, көтүче, умартачы;

4 .Мәгърифәткә караган һөнәрләр: укытучы, тәрбияче, фән эшлеклесе, галим;

5.Сәнгатькә  бәйле һөнәр ияләре: артист, биюче, рәссам.җырчы, скульптор(сынчы), архитектор.

-Укучылар,  һөнәр сайлау- һәркемнең тормышында бик мөһим нәрсә. Һәрбер кеше үзенең күңеленә хуш килгән һөнәрне сайлый һәм аңа гомерен багышлый  (Выбор профессии- очень серьезный момент для каждого  человека..Каждый человек  выбирает   профессию  по души  и  посвящает  этому всю свою жизнь.).

Безнең  бүгенге дәресебезнең темасы да -һөнәр сайлау.

Ә нәрсә соң ул һөнәр? Аңлатмалы сүзлектә һөнәр сүзенә мондый  аңлатма бирелгән.

Профессия - вид трудовой деятельности человека,требующий определенной подготовки  и специальных знаний , умений.

 Һөнәр-ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төп төре

   Максатыбыз: һөнәр сайлау турында сөйләшү, фикер  йөртү, язарга өйрәнүне дәвам итү.

Ә хәзер инде өйрәнелгән һәм  бүгенге дәрестә  куллану өчен кирәк булачак сүзләрне  кабатларбыз.

4. Сүзлек өстендә эш:

а)  сүзләрне  тыңлыйбыз, минем арттан кабатлыйбыз

-һөнәр сайлау

-әһәмиятле

-җаваплы

-шәхси проблема

-исәпкә алырга

- максатка ирешү

- омтылу

- яхшырак

- тормышны яхшырак беләләр

- киңәш бирәләр

-канәгать булырга

 -эшкә урнашырга

б) яңа сүзләр белән танышу, җөмләләр төзербез

-үскән саен- взрослея

-шәхси проблема-личная проблема

-мөмкинлектән чыгып- исходя из возможностей

-шактый кыен-довольно сложно

-хәл итәргә-  решать

-төгәл- точно

Укытучы укып чыга, балалар кабатлыйлар, тәрҗемәсен әйтәләр, шул сүзләр белән җөмләләр төзеп карыйлар.

1.Мин үскән саен күбрәк беләм.

2.Һөнәрне мөмкинлектән чыгып сайларга кирәк.

3.Алгебра дәресе миңа шактый кыен бирелә

4.Бүген үк проблеманы хәл итәргә кирәк.

5.Мин төгәл белмим.

Физ.минутка. Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар

Компьютерда да уйныйбыз,

Без бәйләм дә бәйлибез,

Без бии дә беләбез,

Хезмәт сөеп үсәбез.

Ә хәзер   сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне тәрҗемә итәбез(укытучы әйтә, балалар тәрҗемә итәләр)

-һөнәр сайлау- выбор прфессии

-һөнәр сайлау- һәркемнең шәхси эше- выбор прфессии  личное дело  каждого

-   гомер буе- всю жизнь

  • максатка ирешергә- стремиться достичь цели
  •  һәр кеше үз  мөмкинлеген  белергә тиеш- каждый человек  должен знать свои возможности
  • -үзеңнең характерыңны исәпкә алырга кирәк-  нужно учитывать свой характер
  • -шактый кыен- довольно трудно
  • авырлыклар килеп чыга - возникают трудности
  • -хәл итәргә кирәк- нужно решать
  • югары түләүле булырга тиеш- должна быть  высокооплачиваемый
  • -җәмгыятькә кирәкле булырга тиеш- должна быть нужный обществу (востребованный).

Төркемнәрдә эшләү.

Карточкалар белән эш 

                    1 нче карточка   дөрес тәрҗемәне тап:

Моя будущая профессия должна быть высокооплачиваемая.

1.Һөнәрне сайлау бик әһәмиятле һәм бик җаваплы .

2.Һөнәр сайлаганда үзеңнең характерыңны , белемеңне исәпкә алырга кирәк.

3.Минем киләчәк  һөнәрем югары түләүле булырга тиеш.

2 нче бирем  -чы/-че кушымчалары ярдәмендә һөнәр исемнәре яса;

               2 нче карточка   дөрес тәрҗемәне тап:

Выбор прфессии  личное дело каждого

1.Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.

2. Һөнәр сайлау- һәркемнең шәхси эше.

3.Замана үзгәргән саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә.

     2 нче бирем    һөнәр сүзен  килешләр белән төрләндерегез

    (җыр,укыту,бию,гармун, скрипка, курай, нефть, тимер, умарта, тарих, сак, таш,  хисап, көтү, уку, әкият,элемтә,сату,печән, бакча, сын, балык, тәрбия, мич, иген,төзү,шахмат,туп,көрәш, һ.б)

Һөнәр сайлау проблемасын күп кенә  әсәрләрдән табарга була.Мәсәлән, Г.Әфпсәләмов “Ак чәчәкләр “романында -табиблар, Г.Кутуй “Тапшырылмаган хатлар” повестенда табиб, артист,укытучы,  Г.Ахунов “Хәзинә”  романында нефтчеләр турында язалар.

    Укучылар бу тема сезне дә бик  борчый.Һөнәр сайлауны хәзердән үк уйлый башларга кирәк булачак. Шуңа күрә киләсе дәресләрнең берсендә  “Кем булырга?” темасына сочинение язарбыз.

-Һөнәр сайлау сезнеңчә кем эше,проблемасы?

5.Укучыларның фикерләрен тыңлау.

-Без һөнәр сайлауны шәхси проблема дидек.

-әти-әниләр проблемасы дидек

-безнеңчә һөнәр сайлау- җәмгыять проблемасы дидек

1 нче төркемгә сүз бирәбез.Сезнеңчә  һөнәр сайлау-шәхси проблема.

Минемчә һәрбер кеше  үзенә максат билгели  һәм гомере буе шул максатка ирешергә омтыла.Ләкин максатка ирешү  шактый кыен, чөнки тормышта төрле  авырлыклар килеп чыгарга мөмкин.Аларны хәл итәргә кирәк. Мөмкинлекләрне исәпкә алырга кирәкме?

Әлбәттә, белемеңне,  характерыңны да исәпкә алу кирәк. Һөнәр сайлау кешенең үзеннән тора.  

Икенче төркемгә сүз бирәбез.Сезнеңчә  һөнәр сайлау әти-әниләр проблемасымы?

-Ата-аналар тормышны безгә караганда яхшырак беләләр.

-Алар безнең мөмкинлекләрне яхшырак беләләр

-Алар безнең белемнәребезне.холкыбызны  исәпкә алып . безгә файдалы киңәшләр бирәләр

- Безгә һөнәрне сайларга  тәкъдим итә алалар.

-Алар эшкә урнашырга  ярдәм итә алалар.

3 нче төркемгә сүз бирәбез Һөнәр сайлау-җәмгыять проблемасымы?

-Җәмгыятькә кирәкле һөнәрләр югары түләүле булырга тиеш. Хезмәт хакына матур киенергә, чит илләргә  барырга, әти-әнигә булышырга, күңелле ял итәргә мөмкин булырга тиеш.шуңа күрә мин  җәмгыятькә кирәкле һәм югары түләүле   һөнәрне сайларга телим.

 6.Белемнәрне ныгыту

Укучылар хезмәтне, эшне ярату турында  мәкальләрне искә төшереп үтик әле.

Кем эшләми, шул  ашамый.

Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз.

Агач җимеше белән, кеше эше белән.

Элек хезмәт, аннары хөрмәт.

Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

 

Һөнәр сайлау җиңел түгел. Аны сайлауның да үз принциплары бар. Хәзер шулар белән танышып китик.

  1. Балаларның  шәхси  кызыксынулары.
  2. Гаилә традицияләре.
  3. Баланың укудагы уңышлары.

4.  Җәмгыять тарафыннан таләп ителүе, укырга керү өчен мөмкинлекләр булуы.

7.Йомгак. Өй  эше.

Без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек? (...) Сөйләшкәнгә нәтиҗә ясыйк. Бүген бик күп кызыклы фикерләр әйтелде., һәрберегез бу темага үз  мөнәсәбәтен белдерергә тырышты.Без куелган максатка ирештек дип саныйм. Чыннан да һөнәр сайлау- һәр кеше өчен бик әһәмиятле һөм бик җаваплы эш. Сез һөнәр сайлаганда үз мөмкинлекләрегездән чыгып. әти-әниләрегезнең теләкләрен исәпкә алып, җәмгыяткә кирәкле һөнәрне дөрес сайларсыз дип ышанам.Сөйләшүне алдагы дәрестә дә дәвам итәрбез

Гаиләм һөнәрләре” темасына  миниатюр сочинение язып килергә

.Ә хәзергә дәрес тәмам. Рәхмәт  сезгә дәрестә актив булганыгыз өчен.Билгеләр.....              Сау булыгыз.

Әгәр сез ир-егет икән,

Эш тотсын кулыгыз.

Кулыгыздан килгән кадәр

Игелек кылыгыз.

Һәммәгездән минем

Теләктән уңыгыз:

Бәхетле булыгыз!

Бәхетле булыгыз!

Торган саен хикмәтлерәк

Көнебез, елыбыз.

Шатлыкларга, мәхәббәткә,

Бәхеткә- юлыбыз

Һәммәгездән минем

Теләктән уңыгыз:

Бәхетле булыгыз!

Бәхетле булыгыз

               




Предварительный просмотр:

Дәрес темасы:

СИНОНИМНАР

9 нчы сыйныф

Төзүчесе:

Бехтерево урта мәктәбенең  

 I категорияле татар теле  

һәм әдәбияты укытучысы

Шәйхиева Р.С.                

Тема.             Синонимнар.

Максат:     синоним сүзләр белән танышуны дәвам итү, аларның барлыкка

                    килү  сәбәпләрен ачыклау;

          синонимнарны сөйләм телендә аера һәм куллана белергә өйрә-

           тү,  

            балаларның      сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү  

           юнәлешендәге эшне дәвам итү;

                     укытучыларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Материал: 9 нчы сыйныф өчен дәреслек (Татар теле       Ф.С.Сафиуллина,К.С.Фәтхуллова

                 Татар телендә синонимнар. /   Ш.Ханбикова . Казан -1961/

                     Хәзерге татар әдәби теле . Лексикология. /Ф.С.Сафиуллина,

                      Казан “Хәтер”- 1999/

Җиһазлау: татар теленең аңлатмалы сүзлеге, антонимнар, синонимнар,    

                      фразеологизмнар сүзлеге; Каюм Насыйри портреты;

.

Фәнара бәйләнеш:  әдәбият, рус теле, информатика

Педагогик технология:   мәгълүмати технология

                                               

Дәрес планы

I.Оештыру өлеше.

   1.Уңай психологик халәт тудыру.

         -Хәерле көн,  укучылар! Сез дәрескә әзерме?

 Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген искиткеч матур көн. Көннең матурлыгына сокланып, елларның иминлегенә ышанып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресне башлыйк.

II. Актуальләштерү.

         -Дәресемне К.Насыйри сүзләре белән дәвам итәргә телим.  “Туган телеңнең серләрен өйрәнү бөек эш ул!-дигән ул. (Тактада язылган сүзләрне укыйм, портретын күрсәтәм)

 -Кем ул Каюм Насыйри?

            -Сез бу юллардан нәрсә аңлыйсыз?

-Әйе, без татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә аны өйрәнәбез.

-Әйтегез әле, без татар теленең кайсы бүлеген өйрәнәбез?

-Ә лексика бүлеге нәрсәне өйрәнә?                          (1нче слайд)

-Телнең сүзлек составына кергән, телебезне баеткан нинди сүзләрне беләсез икән, тикшереп карыйк (антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар, күп мәгънәле сүзләр,синонимнар турында искә төшерәләр).

         -Бу синоним сүзләр сөйләмебездә ничек барлыкка киләләр? Алар безгә ни өчен кирәк? Нәкъ менә бүгенге дәрестә шул сорауларга җавап эзләрбез; синонимнар турында булган белемнәрне ныгытып, аларның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкларбыз.                                 (2 нче слайд)

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

 1)сүзлек диктанты язу.

           Дәрес, укучы, укытучы, билге, мөгаллим, шәкерт, лидер, белем, гыйлем, фән, көндәлек, дәреслек, дәфтәр, әдәбият, информатика, компьютер, инглиз теле, каләм, мәгариф, мәгърифәт, авторитет.

-Әйдәгез, эшкә керешик.Дәфтәрләребезне ачып , бүгенге числоны язабыз.Сүзлек диктанты язу өчен кем такта янына чыга? (тактага бер укучы яза, язган эш тикшерелә)

-Бу сүзләр кайсы өлкәгә карый? Алар барысы да аңлашыламы?

( укучылар фикере).

 2)төркемнәрдә эш

-Ягез ,балалар, төркемнәргә бүленеп, мөгаллим, авторитет сүзләренә якын мәгънәле сүзләр уйлап карыйк. ( 2-3 минут мөстәкыйль эшлиләр,бер укучы тактага яза, нәтиҗә ясала).

мөгаллим-  укытучы,педагог, остаз, хәлфә

авторитет- дәрәҗә, абруй, дан, шөһрәт, ихтирам.

           -Нинди сүзләр яздык?Алар ничек атала?

  -Димәк, без мәгънәләре буенча бер-берсенә якын сүзләр төркемен күрсәттек. Бу  төркем синонимик оя дип атала.

         -Бу сүзләр арасында кайсы сүзне еш кулланабыз? (укытучы, авторитет яки дәрәҗә)

        -Иң еш кулланыла торган сүз доминанта сүз дип атала.

        -Укучылар, әйтегезче, телдә синонимнарны белү кирәкме? (укучылар җавабы).

3) синонимнар турында өстәмә мәгълүмат бирү (сәләтле бала чыгышы).

        -Хәзер сүзне Миләүшәгә бирик. Ул безгә синонимнар турында сөйләр. Рәхим ит, Миләүшә(Слайдлар ярдәмендә синонимик оя,  синоним сүзләргә мисаллар китерә)

Укучы сүзе

        Рус, инглиз, немец, швед, француз, казах, башкорт,үзбәк, кебек телләрнең синонимнар байлыгы тупланып, сүзлекләр чыгарылган.Аларда бер мәгънәне аңлаткан сүзләр төркеме: синонимик рәтләр- синонимик оялар бирелгән.

                Моны белү кызыклы                                              (1 нче слайд)

инглиз телендә-4500

                    швед телендә-1380

                    немец телендә- 25000

                    казах телендә- 1448

                     рус телендә - 8000

                     татар телендә- 6000 нән артык оя теркәлгән.

        Гаян Суфьян улы Әмиров, Г.Тукай әсәрләренең телен тикшерү нәтиҗәсендә, аның иҗатында 1300 синонимик оя таба.  

                                                                                                    ( 2 нче слайд)                                                                                                                                                                  

        -Уйлап карагыз әле,матур сүзенә никадәр синоним табарга мөмкин.

                    Матур- гүзәл,чибәр, күркәм, күрекле, ямьле, нәфис,бер кашык су белән йотарлык, килмәгән җире юк,коеп куйган,күзнең явын алырлык.                                                                                        (3 нче слайд)

        -Рәхмәт,Миләүшә.

        Эшебезне дәвам итәбез.                                                    (4 нче слайд)

-Мисалларга игътибар итегез әле, сез бу сүзләрнең барысын да кулланасызмы?  (матур, күп сүзләренең синонимнары белән танышалар).

                                                                                                     (5 нче слайд)

-Инә төшәр урын юк.  

        -Ничек аңлыйсыз?

        -Әйе, бу күчерелмә мәгънәдә бирелгән.Димәк, синоним булып фразеологик берәмлекләр дә килә ала.

VI .Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Күнегүләр эшләү                                                                      (6 нчы слайд)

        -Слайдны дәвам итеп, мәкаль һәм әйтемнәргә игътибар итәбез.

1)Дан һәм хөрмәт җирдә ята- билең бөк тә казып ал.

2)Кулым көче-зур байлык, тиз йөрешем – хәзинә.

3)Дуслыкта –көч, татулыкта –бәрәкәт.

4)Ак булмаса да, пакъ булсын.

2.Китап белән эш .

    а)  144 нче күнегүне телдән эшлиләр  (шулай ук синонимнарны табалар).

Калын-юан, кәкре-бөкре, сый-хөрмәт, кайгы-хәсрәт  һ.б.

        -Ясалышы ягыннан болар нинди сүзләр ?

        -Парлы сүзләр.

        -Димәк, синонимнардан парлы сүзләр ясала.

     б) эзләнүле бирем.                                                     (7 нче  слайд)

        -Бирелгән җөмләләрдән синонимнарны табарга өйрәндегез. Хәзер киресенчә эшләп карыйк.Түбәндәге сүзләргә синонимнар уйлыйбыз.

      в)        кунакханә-

        чатыр-

        сынау-

        афәрин-

        түрә-

        рәсми-                    (укучылар алынма сүзләрнең синоним булуын дәлиләп күрсәтәләр)

       г)        аяклары калмады-

        кошлар очып җитмәс урын-

        эчтә бүреләр улый-

        көймәсе комгә терәлгән-

        колагыңа киртләп куй-

        гомере киселү-                              (фразеологик берәмлекләр)

       д)    148 нче күнегү – синонимнарның сөйләмдә кулланылышын ачыклау

 (чылбыр тәртибендә матур һәм чибәр сыйфатларының исемнәр белән бәйләнешкә керү-кермәвен әйтәләр).

        -Я, укучылар, һәрбер синоним  сыйфат бөтен исемнәр белән бәйләнешкә керә аламы?

        -Дөрес әйтәсез, балалар.Татар әдәбиятының күренекле язучысы  Гомәр Бәширов “Гүзәл фәкать үз урынында гына гүзәл” дигән мәкаләсендә болай дип яза:

“Кемнәр генә, ничек кенә кулланмый ул бичараны, нинди урыннарга гына ямаулык итеп ябыштырмый! Әнә бит, терлек үрчеме дә гүзәл, хезмәт җимешләре дә гүзәл, сыер савучыларның бармаклары да, артистлар иҗаты да, традицияләр дә, тагын әллә ниләр дә- санап бетергесез...  

Гүзәл- матурның синонимнарыннан берсе. Әмма ул гади матурлыкны гына белдерми. Гүзәл үзе иптәшләренә караганда бераз аристократрак  “табигатьле”, нәзберегрәк “холыклы” булу сәбәпле, ул матурлыкның иң югары дәрәҗәсе, иң кечкенәсе, иң нәфисе һәм камиле белән бергә генә эш итә. Мәсәлән, матур машина, матур йорт, матур урман дияргә мөмкин. Әмма гүзәл йорт, гүзәл машина дип әйтү мөмкин түгел...”  

5. Экспресс тест.

        -Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек ?Тикшереп карыйк.

(ноутбукта бирелгән экспресс- тест ( синонимнар  темасына караган сорау-                                                                                                                                                                                                  лар)  эшлиләр. Салмак кына Г.Тукай сүзләренә язылган “И туган тел” җыры яңгырый).

V. Йомгаклау.

1. Нәтиҗә ясау.

        -Укучылар, бүген безгә дәрестә өйрәнгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясарга кирәк.Синонимнар телдә ничек ясала?

        -Синонимнарның роле нәрсәдә?

        -Синонимнар кулланып сөйләргә кемнән өйрәнергә була? (укучы фикере)

        -Дөрес әйтәсез. Менә минем бурычым, төп максатым, вазыйфам- тел өйрәтү.Сезне туган телебезнең серләренә төшендерү. Сезнең арагызда минем эшемнең дәвамчылары да булыр, чөнки укытучы хезмәте бик кирәкле, файдалы эш.Укытучыдан башка галим дә, космонавт та, хәтта президент та була алмый. Шуны истә тотып, укытучының авторитетын, абруен, дәрәҗәсен билгеләп, 2010 нчы ел ил күләмендә Укытучылар елы дип игълан ителде.

2. Өй эше бирү.                                                                          (8 нче слайд)

        1)“Минем яраткан укытучым” темасына инша ( хикәя, эссе яки шигырь язарга .

        3. Билгеләр кую.

        -Дәресебез ахырына якынлашты. Укучылар бүген бик актив катнаштыгыз . Мин әйткән билгеләрне  һәм тест нәтиҗәләрен көндәлекләргә төшерәбез.

-Дәрес буенча сораулар бармы?

-Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт.Дәрес тәмам.

        

        

           

 

        

        


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:



Предварительный просмотр:

                                                       ЫМЛЫК

III.   Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1.Без бүген бәйләгеч сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итәбез.Тактадагы җөмләләргә игътибар итегез әле, бу җөмләләрдә без өйрәнмәгән нинди сүзләр бар?

Тактада бирелгән җөмләләр буенча эш.

1)Әй, кил әле дустым яныма,

Хәлләремне бел әле.(якын күрү)

2)Аһ, ничек кыен булды безгә дәһшәтле сугыш елларында.(к айгыру)

3)Ай-һай, барып җитәр микән ул окопка кадәр?(икеләнү)

4)Фу, тагын пычранып кайтан бу! (җирәнү)

5)Тсс!Немелар килә бугай.(тыю)

6)Пес- пес, пескәем, бигрәк йомшак, назлы син!(чакыру)

(Балалар ымлыкларны атыйлар.)

-Балалар, бу сүзләрнең мәгънәләренә игътибар итик әле.

(Ымлыкларның мәгънәләре әйтелә)

- Ә хәзер кем шуларны җыеп кагыйдә чыгарып әйтә?

(Балалар ымлыкларның нинди сүз төркеме булуы турында кагыйдә чыгаралар)

-Кешеләрнең хис-тойгыларын һәм теләк-ихтыярын  кыска рәвештә белдерә торган сүзләрымлыклар дип атала.

-Яхшы балалар, әйдәгез хәзер кагыйдәне карыйк әле.

  Кагыйдә буенча эш. Дәреслекнең154 нче бите.

Ымлыклар гадәттә кешенең түбәндәге эчке кичерешләрен белдерә:

           Ымлыклар

     Хис-тойгылар яки теләк-ихтыяр

1.

и, әй

якын күрү

2.

и, әй

кызгану, шелтәләү

3.

ура, һа

шатлану

4.

их

күңел күтәренкелеге

5.

ай, ах,аһ, уф

үкенү, кайгыру, борчылу

6.

эх

борчылу, шелтәләү

7.

ай-һай

икеләнү

8.

ии, о, оо, ай-яй

гаҗәпләнү

9.

эһ-эһ, эһе, э, ээ

раслау

10.

абау

сызлану

11.

ух

ис китү

12.

һм

аптырау

13.

һи

шелтәләү

14.

чү, тсс

тыю

15.

тпру

атны туктату

16.

фу, тфү

нәфрәт, җирәнү

2.Физминут.

IV.        Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1.– Хәзер мин сезгә җөмләләр укыйм, ә сез яхшылап тыңлагыз! Ымлыкларны әйтеп барыгыз:

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап,

Чаптыра атларны кучер суккалап та тарткалап.

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый,

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;

Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;

Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем туган җирем,

Мин болай, шулай итәм, дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! инде еракта калдыгыз;

Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

Эч поша, яна йөрәк хәсрәт эчендә, уйда мин;

Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,

Җырламыйдыр бер матурның балдагын я калфагын!

Әллә нәрсәм юк кеби, бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;

Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?

Бикмөхәммәт, Биктимер – берсен дә белмим, әллә кем!

Сездән айрылып, туганнар, – җайсыз, уңайсыз тору;

Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш, айсыз тору.

Шундый уйлар берлә таштай катты-китте башларым;

Чишмә төсле, ихтыярсыз акты-китте яшьләрем.

Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

"Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан".

Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;

"Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!"

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

Монда хикмәт, мәгърифәт* һәм монда Гыйрфан*, монда нур;

Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

-Балалар бу кем әсәре?

-Аның турында ниләр беләсез?

-Хәзер ымлыкларны атагыз, мәгънәләрен дә әйтә барыгыз.

Балалар ымлыкларны атыйлар, мәгънәләрен дә әйтәләр)

 2.Дәреслек буенча эш. Дәреслектәге 266 нчы күнегүне язмача эшләү, аннары телдән тикшерү.( Беренче, икенче төркемнәр өчәр җөмлә, өченче төркем 2 җөмлә яза)

 3. “ Сүз уйла ” уены .

   “Әссәламегаләйкем”  сүзе буенча сүзләр төзергә.

Укучылар сүзләр төзиләр һәм укыйлар, иң күп сүз язган өч кешегә приз бирелә.

 4. Карточкалар буенча эш.

Һәр укучыга индивидуаль эш бирелә. Аеруча сәләтле ике укучыга “Яшел Үзән” газетасыннан ымлык сүзләр табарга бирелә.Иң беренче бу укучыларның җөмләләре тыңланыла, аннан соң  башка балалар җавап бирә, нәтиҗәләр ясала.

  5.Өй эше бирү.

Беренче төркем – ымлыклар кергән 5 җөмлә язарга

Икенче төркем - ымлыклар кертеп хикәя төзи

Өченче төркем -  Р.Төхфәтуллинның “Балам көлүе” әсәреннән ымлыклар табып килергә.

  1. Тест чишү.

V. Йомгаклау.

-Әйдәгез, хәзер бер укучы бөтенесен җыеп йомгак ясасын әле. Нәрсә ул ымлык?(Укучы җыеп йомгак ясый) 

Билгеләр кую.

Балалар, сез бүген бик тырышып эшләдегез, без бүген ымлыкларны , аларның мәгънәләрен өйрәндек. Сау булыгыз! Барыгызга да рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер - класс «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проектлар методы»

 Укытучы елы-2012  конкурсына үткәрелгән мастер-класс...

Балаларга татар телен укытуда коммуникатив технологияләрне куллану.

Статья об использовании коммуникативных технологий в обучени татарскому языку на уроках татарского языка и литературы....

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре....

"Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартларының эшчәнлекле ысулын кулланып, рус төркемнәрендә укучы балаларга татар телен укыту" исемле методик тема өстендә өзлекле эш

        Икенче буын  Федераль Дәүләт Белем  Бирү Стандартлары (ФДББС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүч...

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  методик берләшмәсендә ясаган чыгыш.  "Татар теле һәм әдәбиятын  укытуда  актуаль проблемалар. Заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе"....

"Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”предметыннан программа 1 – 4 нче сыйныфлар, (Казан, "Мәгариф", 2011 ел, төзүчеләр: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева ) һәм “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен к

На сегодняшний день для учащихся с ограниченными возможностями здоровья нет специальных учебников для преподавания татарского языка и литературы в русскоязычных группах, поэтому перед учителем остро в...

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану

Татар телен һәм әдәбиятын укытуда мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану...