Выступление на тему "Фәнни-тикшеренү эшләрен башкару – яңа белемнәрне актив үзләштерүнең бер формасы"
опыты и эксперименты (10 класс) на тему

Сираева Разина Габдулхаевна

В данном выступлении говорится о ведении исследовательской деятельности со школьниками, основанных на изучение художественной литературы. Описывается этапы данной деятельности.  

Скачать:


Предварительный просмотр:

Фәнни-тикшеренү эшләрен башкару – яңа белемнәрне актив үзләштерүнең  бер формасы

Сираева Разина Габдулхаевна,

Яр Чаллы шәһәре А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицейның югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тормышыбызга үзгәрешләр актив кереп барган чорда, уку-укыту системасы да яңалыкны таләп итә. Хәзерге чорда яши алырлык, югалып калмаслык шәхесләр тәрбияләү мәктәпләрнең  төп бурычы булып килеп баса. Моның өчен, һәрхәлдә, укучыларга белем алу формаларын, юлларын камилләшү мөһим. Алар яшь буынны тормышта актив позицияле, мөстәкыйль белем үзләштерерлек, төрле авырлыкларны җиңеп чыга алырлык итеп тәрбияләргә тиеш. Шундый эш формаларыннан мин укучыларны фәнни-тикшеренү эшләренә тартуны алыр идем, чөнки ул укучыдан эзләнүне,  максатчан дәвамлы эшне таләп итә, димәк, актив позицияле булуны сорый. Ә бу хәзерге чор өчен бик мөһим.  Гәрчә укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру киң кулланышка соңгы елларда гына керсә дә, мин үзем 2005 елда ук татар әдәбияты буенча элеге төр эшне башлап җибәрдем. Шуннан бирле һәр ел укучыларым фәнни конференцияләрдә катнашалар.

Фәнни хезмәтне башкару тема сайлаудан башлана. Ул актуаль дә; тыңлаучы, тикшерүче, бәяләүче  күңеленә ятышлы да булырга тиеш. Фәнни эш темасын укучы укытучыдан башка бик сирәк очракта гына билгели ала. Шуңа күрә укытучыга еш кына инициативаны үз өстенә  алырга туры килә. Әдәбият укытучысының  бурычлары булып укучыларны мөмкин кадәр күбрәк татар әдәбияты үрнәкләрен укуга тарту, укылганны анализларга өйрәтү, тормыш тәҗрибәсе булдыру тора, шунлыктан мин укучыларга әдәби әсәрләрне укып өйрәнүгә нигезләнгән  темаларны  тәкъдим итәм.

Фәнни эш язу өчен кирәкле  әсәр тексты белән танышу максатчан алып барылырга тиеш, ягъни сайланган теманы яктырту өчен кирәк булган фикерләрне теркәп, билгеләп бару мөһим. Моның өчен укучы белән берлектә хезмәтнең максат-бурычлары билгеләнә,  планы төзелә. Укытучының  фәнни хезмәт язачак укучыга дөрес юнәлеш бирүе  эшнең уңышлы баруы өчен кирәкле шарт булып тора, шуңа күрә фәнни җитәкче әсәр эчтәлеге, галимнәрнең сайланган тема буенча фикерләре белән укучыга эш юнәлеше биргәнгә кадәр танышып чыгарга тиеш.

Билгеле булганча, әдәби әсәрләргә төрле яклап анализ ясарга мөмкин. Без укучылар белән күбрәк әсәр авторларының иҗат үзенчәлекләренә игътибарыбызны юнәлтәбез. З.Хәкимнең драма әсәрләре, Н.Гыйматдинованың повесть-хикәяләре  турында фикерләребезне туплап фәнни хезмәт башкардык. Төрле елларда татар әдәбиятында трагедия жанрының үсешен күзәтү эшен укучым кызыксынып язды, әдәбият сөючеләрне кызыксындырырлык нәтиҗәләр дә ясады.

Әхлак темасы һәрвакыт актуальлеген югалтмый. Шуны истә тотып М.Маликова, Ә.Еники, В.Имамов, Н.Гыйматдинова, Г.Гыйлманның повестьларына мөрәҗәгать иттек. Аларны укып өйрәнү мөстәкыйль тормыш юлына басып кына баручы яшь буынга бик яхшы дәрес булды дип исәплим.

Фәнни хезмәт язганда, әсәр тексты белән танышудан тыш күпме  тәнкыйди әдәбият, газета-журнал материаллары белән танышып чыгарга кирәк. Болар барысы да укучыларның белем чыганаклары белән эш итә белүләрен, мөстәкыйль белем алу сәләтләрен камилләштерүгә китерә.

Укучыларда милли үзаң тәрбияләү татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бурычы дип исәплим, шуңа күрә фәнни  эшләрнең өчесе  татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, ышануларын өйрәнүгә юнәлтелде. Элеге эшләрне укучылар бигрәк тә мавыгып эшләделәр. Тормыш-көнкүрештә сакланып калганнарын күзәтү, өлкәннәрдән сораштырып белү, сыйныфташлары арасында анкеталар үткәрү кебек эшләр күңелләренә бигрәк тә ятты. Халык авыз иҗаты үрнәкләреннән әкиятләр, мәзәкләрне төркемләү, анализлауга багышланган эшләрне дә укучылар белән берлектә яратып башкардык.

Укучылар белән үзләштергән янә дә бер тема – туган як тарихы. Әти-әнисе, әби-бабалары яшәгән төбәкләр, аларның үткәне, хәзергесен балалар бик теләп өйрәнделәр, әти-әниләрен дә җәлеп иттеләр.  Авылларга барып, кешеләр белән аралашу аларга көч, дәрт бирде, эшләренең уңышлы булуын тәэмин итте.

Нинди генә тема буенча эш башкарылса да, беренчедән, ул укучыларның татар әдәбияты үрнәкләре, тарих, гореф-гадәтләр белән танышуына китерә, икенчедән, әдәбият фәне нигезләрен өйрәнү  тирәнрәк бара, белем чыганакларының төрлесеннән файдалану күнекмәсе булдырыла, өченчедән, фәнни хезмәт башкару күнекмәсе формалаштыра.

                                                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык дәрес "Белемнәр парады"-"Күзәнәк төзелеше" темасын гомумиләштерү

Мин үзем теге яки бу теманы үтеп бетергәч уздырыла торган йомгаклау дәресләренә зур игьтибар бирәм. Бу очракта укучыларның иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү максатыннан чыгып балаларга ш...

: БОЕРЫК ФИГЫЛЬНЕҢ III ЗАТ ФОРМАСЫ (ТУГАН КӨН ДУСЛАР БЕЛӘН КҮҢЕЛЛЕ)

Усвоение и применение на практике русскоязычными детьми 3-го лица повелительного наклонения....

Тартымлы исемнәрнең юнәлеш килеш формасы.(Направительный падеж имён существительных).

Разработка урока по татарскому языку в русских классах для  5 класса....

Антитерроризм детям (беседы для детей) Что такое терроризм? Правила поведения при террористическом акте Антитерроризм детям (беседы для детей) Что такое терроризм? Правила поведения при террористическом акте

Общие правилаК террористическому акту невозможно подготовиться заранее, поэтому следует всегда быть настороже. Главное правило: избегайте без необходимости посещения регионов, городов, мест и ме...

Проект эшен башкару буенча таләпләр.

Проект эшен башкару буенча таләпләр....

ДӘрес эшкәртмәсе.Теләсәм, өйдә барлык эшне үзем башкарам. Тезмә фигыльләр. 5 нче сыйныф , рус төркеме

5 нче сыйныфның рус төркемендә үткәрелгән дәрес. УМК Р.Р. Нигъмәтуллина...