” Дуслар белән күңелле” темасына 5нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе
план-конспект занятия (5 класс)

” Дуслар белән күңелле”  темасына 5нче сыйныфта  бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslar_beln_kunelle.docx29.52 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: ” Дуслар белән күңелле”  темасына 5нче сыйныфта  бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Максат: 1. Белем бирү максаты: дуслык темасына  карата өйрәнелгән лексик – грамматик материалны ныгыту, системага салу, эшчәнлекне планлаштыру, аны тормышка ашыру юлларын эзләү, нәтиҗә ясау.

2. Үстерү максаты: укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, диалогик һә монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

3. Тәрбияви: дуслыкның кешеләр арасында иң мөһим сыйфат булуына ышаныч формалаштыру.

Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

-укуга карата кызыксыну хисе;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.

Метапредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;

-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

-эшләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).

Коммуникатив УУГ:

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

-парларда,төркемнәрдә эшли белү

Танып-белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

-рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

-төрле структураларга нигезләнгән мәгълүматлар белән эшли белү.

Дәрес тибы: Б.С.Ү.

Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран, презентация,карточкалар.

Дәрес планы

I.Оештыру:

1) исәнләшү, хәл сорашу;

2) уңай психологик халәт тудыру.

II.Актуальләштерү:

1) аудирование;

2) кроссворд чишү;

3)дәреснең темасын ачыклау;

4)максатны билгеләү.

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1) Әкияттәге персонажларны билгеләү;

2) ял минуты ;

3) карточкалар белән эш

4 ) диалоглар төзү;

V.Рефлексия.

VI.Йомгаклау.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар.

- Хәерле көн!

- Хәерле көн һәммәбезгә

Белем үрен яулаганда

Уңыш юлдаш булсын безгә.

Гел “5” леләр алып торыйк,

Өлкәннәрне сөендерик,

Шушы изге теләк белән

Хәзер дәрескә керик.

  1. Прослушайте и укажите слова со звуком (Ә)

белем, бүлмә, акыллы, уңган, әдәпле, каләм.

  1.  Прослушайте и укажите лишнее слово в логическом ряду.

      акыллы, тәрбияле, ярдәмчел,  кеше,горур, тәртипле.

- Укучылар, карагыз әле, әлеге рәсемдә кемнәр сурәтләнгән? Алар кемнәр?

-Яхшы, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер сезнең алдыгызда кроссворд бирелгән. Әйдәгез , шул сүзләрнең тәрҗемәләрен табып язып куйыйк әле. Безнең ачкыч сүз килеп чыгарга тиеш. Ачкычны таптыгызмы?

 -Дуслык сүзе.

- Укучылар, ә хәзер уйлап карагыз әле, без бүген дәрестә сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез икән?Дәресебезнең темасы нинди булыр?

- Дуслык.  Дуслар(слайд)

-Әйе, укучылар , бүгенге дәрестә дуслар, дуслык турында сөйләшербез. Ә дәрестә  нәрсәләр эшләрбез икән?

- диалог  төзербез, күнегүләр эшләрбез, татарча сөйләшербез.

Укучылар, бүгенге дәрескә нинди максатлар куярбыз икән?

Сүзләрне кабатларбыз, яңа сүзләр өйрәнербез, тату булырга өйрәнербез.

-Яхшы, укучылар, рәхмәт. Дуслык –ул иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе. Минемчә, дуслары булган кеше бәхетледер.Ә сезнеңчә ничек, укучылар 

-Әйтегез әле, кем ул дус?(слайд)

- бергә уйнаучы

- ярдәм итүче

- иң якын кеше

- дәрес әзерләргә булышучы

- серләреңне сөйлисең

- аңа ышанасың.

 Балалар, дуслык сүзе ничек ясалган икән? Әйдәгез карыйк әле.

Д -дөресен сөйли

У -усал түгел, укымышлы

С - сер саклый белә ,саран түгел

Л - лаеклы

Ы - ышанычлы

К -кызыксынучан

Укучылар, дуслар нинди була?  Бирелгән сүзләр арасыннан кирәклеләрен сайлап алыгыз әле

акыллы          әләкче          саран        ялкау        кайгыртучан         тырыш        кешелекле      начар           үпкәләүчән                        ярдәмчел          намуслы             түземле     игътибарлы            шапшак          юмарт              алдакчы          тәрбиясез     ягымлы пөхтә            урлаша

  • Укучылар, Сез дуслыкның символын ничек күз алдына китерәсез?

ДУСЛЫК – сүзеннән кем иң озын сүз төзи ала?

Яхшы , укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер экранга карыйк әле. Безнең кешеләр арасында гына түгел, ә хайваннар арасында да дуслык була икән. Без сезнең белән әкият иленә кайтып персонажларның да дусларын табыйк әле. Сез аларны беләсезме икән? Кайсы әкият геройлары?(слайд)

  1. Шаян, шук борындыклар:  Чип һәм .......
  2. Мәрхәмәтле Белоснежка һәм ...

3)  Тапкыр Винни Пух һәм ....

4) Кунакчыл Малыш (Бәләкәч) һәм ......

5) Крокодил Гена һәм .......

Укытучы: Яхшы, укучылар.

  • Ә хәзер эшебезне дәвам итәбез. Мин сезгә карточкалар өләшәм. Сез җөмләләрне дәвам итеп язарга тиеш буласыз. Ахырдын бер-берсен слайдтан карап  тикшерәләр).
  1. Минем   дустым ...  (бар)
  2. Мин дустым белән дәрес ...  (әзерлим)
  3. Дус –ул ......  ( иң якын кеше)
  4. Мин дустыма һәрвакыт ...  (булышам)
  5. Минем дустым ...., ...  (акыллы, ярдәмчел)
  6. Без кечкенәдән ...  (дуслар)
  7. Мин дустымны  .....(яратам)

Рефлексия.(слайд)

Йомгаклау. Яхшы, укучылар. Әйдәгез, бүген без дәрестә сезнең белән нәрсә турында сөйләштек икән, тагын бер кат искә төшерик әле.(слайд)

Балалар, бүгенге дәрестә без үебезнең максатыбызга ирештекме? Сез ничек уйлыйсыз? Дуслар белән күңеллеме?

Үзбәя

Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам –кызыл смайлик алалар;

Яхшы эшлим, материалны аңладым – зәңгәр смайлик алалар;

Дәрес күңелле булды, ләкин мин үзем генә бернәрсә дә эшли алмыйм –сары смайлик алалар.

Йомгаклап, шушы шигырь юлларын укып китәсем килә.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

акыллы  - умный

  әләкче – ябеда

 саран – жадный      

 ялкау - ленивый        

кайгыртучан - заботливый        

 тырыш  - старательный      

 кешелекле  - человечный    

начар    - плохой      

 үпкәләүчән      - обидчивый                

  ярдәмчел  - помогает      

 намуслы    - честный        

түземле  - терпеливый  

игътибарлы  -внимательный        

 шапшак        - грязнуля

  юмарт - щедрый            

алдакчы  - обманывает      

 тәрбиясез    - невоспитанный

ягымлы -  добродушный

 пөхтә      - аккуратный      

акыллы  - умный

  әләкче – ябеда

 саран – жадный      

 ялкау - ленивый        

кайгыртучан - заботливый        

 тырыш  - старательный      

 кешелекле  - человечный    

начар    - плохой      

 үпкәләүчән      - обидчивый                

  ярдәмчел  - помогает      

 намуслы    - честный        

түземле  - терпеливый  

игътибарлы  -внимательный        

 шапшак        - грязнуля

  юмарт - щедрый            

алдакчы  - обманывает      

 тәрбиясез    - невоспитанный

ягымлы -  добродушный

 пөхтә      - аккуратный      

акыллы  - умный

  әләкче – ябеда

 саран – жадный      

 ялкау - ленивый        

кайгыртучан - заботливый        

 тырыш  - старательный      

 кешелекле  - человечный    

начар    - плохой      

 үпкәләүчән      - обидчивый                

  ярдәмчел  - помогает      

 намуслы    - честный        

түземле  - терпеливый  

игътибарлы  -внимательный        

 шапшак        - грязнуля

  юмарт - щедрый            

алдакчы  - обманывает      

 тәрбиясез    - невоспитанный

ягымлы -  добродушный

 пөхтә      - аккуратный      

акыллы  - умный

  әләкче – ябеда

 саран – жадный      

 ялкау - ленивый        

кайгыртучан - заботливый        

 тырыш  - старательный      

 кешелекле  - человечный    

начар    - плохой      

 үпкәләүчән      - обидчивый                

  ярдәмчел  - помогает      

 намуслы    - честный        

түземле  - терпеливый  

игътибарлы  -внимательный        

 шапшак        - грязнуля

  юмарт - щедрый            

алдакчы  - обманывает      

 тәрбиясез    - невоспитанный

ягымлы -  добродушный

 пөхтә      - аккуратный      

  1. Минем   дустым ...  
  2. Мин дустым белән дәрес ...  
  3. Дус –ул ......  
  4. Мин дустыма һәрвакыт ...  
  5. Минем дустым ...., ...  
  6. Без кечкенәдән ...  
  7. Мин дустымны  .....

  1. Минем   дустым ...  
  2. Мин дустым белән дәрес ...  
  3. Дус –ул ......  
  4. Мин дустыма һәрвакыт ...  
  5. Минем дустым ...., ...  
  6. Без кечкенәдән ...  
  7. Мин дустымны  .....

  1. Минем   дустым ...  
  2. Мин дустым белән дәрес ...  
  3. Дус –ул ......  
  4. Мин дустыма һәрвакыт ...  
  5. Минем дустым ...., ...  
  6. Без кечкенәдән ...  
  7. Мин дустымны  .....

  1. Минем   дустым ...  
  2. Мин дустым белән дәрес ...  
  3. Дус –ул ......  
  4. Мин дустыма һәрвакыт ...  
  5. Минем дустым ...., ...  
  6. Без кечкенәдән ...  
  7. Мин дустымны  .....

1.Синең дустың бармы?

2.Аның исеме ничек?Аңа ничә яшь?

3.Ул нинди?

4.Дустың кайда яши?

5.Ул кайда укый? Ничек укый?

6.Сез бергә нишлисез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иламым - туган ягым" Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Пейзажның матур әдәбиятта, сәнгатьтәге урынын билгеләү;    әдәбиятның рәсем сәнгате, җыр сәнгате белән тыгыз бәйләнештә булуын   танып – белергә өйрәтү...

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе "Сәламәт яшәү рәвеше"

Сәламәт яшәү рәвешенә этәрүче дәрес эшкәртмәсе...

Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе

Бу дәрес Р.Р.Нигъматуллинаның "Татарча да яхшы бел" дәреслеге буенча төзелде....

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...