Укытучының тырышлыгы укучының уңышында күренә
учебно-методический материал

Иртән ашыга-ашыга эшкә барам. Менә сыйныф ишеген ачам. Минем күзләремә ничә караш төбәлгән. Берсе күзләрен яшерә – дәрескә әзер түгел, икенчесе туры карый – өметле укучы, өченчесе мәктәп киеменнән түгел, димәк, әбисендә кунган – гаиләдә четереклелек. Ә бит һәрберсеннән бердәм таләп.

        Ничек итеп бала күңелен яраламаска?! Ә уйлап баксаң, һәрберсенең эчендә яшерен талант яши. Талантсыз кешеләр булмый, ачылмаган талантлар күп. Аны ача белергә генә кирәк. Ә дәрес вакытында гына бала бөтенләй ачылып бетмәскә дә мөмкин бит.

         Бүгенге көн таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.

         Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый. Укучылар көн буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга, кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?! Шуңа күрә дә мин укучыларым белән төрле иҗади, фәнни эшләр эшләргә яратам.Караңгы төшкәндә арып-талып өйгә кайтам.

Әйе, югарыда китерелгән сорауларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа һәм туачак! Уйланулар вакыт, рухи көч таләп итә. Уйланулар мөгаллимне ияләнелгән гадәти тормыш тәртибеннән йолкып ала, хаталарны тануга, рухи кыйммәтләрне кабаттан кайтып карарга, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр итә. Бары тик икеләнә, үзенең эш-гамәлләрен анализлый белүче, уйлана торган укытучы гына  шаблоны булмаган һөнәри  мәсьәләләрне чишә ала.

         Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә? Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләңне бер читкә куеп, замана сулышын эләктерегә тырышасың. Бар булган тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, башкача булмый! Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту мөмкин түгел!

         Әлеге фикерләр һәрдаим минем уйларымны били. Минем күз алдыма меңәрләгән сорауларга җавап эзләп төбәлгән укучыларымның карашы килеп баса.

         Әйткәнемчә, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да иярләргә туры килде. Берни эшләр хәлең юк. Миңа татар теле нәрсәгә дип утырган үзебезнең үк татар баласын кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да бар, бергә-бергә эшләгәндә, компьтер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән заманча балаларда матур әдәбият белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Шагыйрь юкка гына “Китап укып елый белгәннәрнең, күңелендә булмый карасы” димәгәндер.

         Мин Харисовларның иҗади үсеш технологиясе белән эшләгән сыйныфларымда укучыларымның дәресемә теләбрәк йөрүләрен, хәтта тәнәфес вакытында ял итмичә минем янга кереп утыруларын, бер – берсен уздыра – уздыра ничек һәм кем белән өй эшенең иҗади биремнәрен эшләүләрен, татарча авырырак сөйләшкән укучыларымның тырышып татарча сөйләшергә омтылуларын күрдем. Рус төркеменнән 5нче сыйныфта татар төркеменә күчкән бер укучым, хәзер минем белән генә түгел, классташлары белән дә татарча сөйләшә. Элегрәк дүрт сүзле җөмләнең ике сүзе русчадан торса, хәзер инде ул рәхәтләнеп озын-озын җөмләләрне дә татарча әйтергә кыенсынмый.

        Дәрес вакытында да укучыларым берсеннән – берсе оялмыйча, уңайлы психологик халәттә утырып, курыкмыйча җавап бирәләр, бер – берсенең ярдәмен тоялар, үзләренә ныграк ышана, иптәшләре белән күбрәк аралаша башладылар. Җавап бирергә кыенсынган, оялучан укучылар, дәресләрдән соң да  бергәләп тестлар чишү, фәнни эшләр эшләү  сәбәпле, укучыларым арасында дуслык көчәйде, миһербанлылык үсте, балаларымның эчке дөньялары да көннән– көн матурая барды.

        Укытучы куйган сораулар аша дәрес темасын ачу, аның эчтәлегенә төшенү начар укучыда да өмет чаткыларын уята. Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы - мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр, аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар да сүнәчәк. Югарыда әйтеп узган эш алымнарым, билгеле бер дәрәҗәдә, миңа ярдәм иттеләр: башка фәннәрдән югары баллар ала алмаган укучыларым район күләмендәге татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда уңышлар казандылар.

        Педагогик киңәшмәләрдә утырганда үзеңне, укучыңны мактап телгә алалар икән, бераз читенсенү белән беррәттән кош тоткандай сөенәсең (укытучы халкына күп кирәкми). Әле ярый иренмичә эшләгәнмен, укучыма эшнең бу төрен өйрәткәнмен, дип уйлыйсың. Мәктәп эшчәнлегендә тәкъдим ителә торган бөтен эш төрләре дә балада фикер үсешен, мөстәкыйльлек тәрбияли. Сүзем эзләнү – тикшеренү эше хакында. Заманында куркып кына тотынган эшләр республика күләмендә үткәрелә торган фәнни-практик конференцияләрдә призлы урыннарга лаек булдылар. Ә аңа кадәр күпме көч, иҗади эзләнүләр, кызыклы нәтиҗәләр... Эш барышында укучыларымның шәхесе үсешенә игътибар иттем. Оялчан, яңалыклардан куркып кала торган кызлар беренче мәртәбә аудитория алдында уңышлы чыгыш ясады! Моның өчен генә булса да тырышып карау кирәк иде. Бу чыгыш аларга гүя канатлар куйды. Нәкъ менә шуның өчен генә булса да тырышу кирәклеген аңлап, мин канәгать елмаеп, җиңел сулап куйдым. Димәк, минем хезмәтем юкка чыкмады, ә уңышларым укучыларымда чагылыш тапты. Бәлки, шуңа күрә дә мин үземне Укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын, бу бит минем табышларым дип әйтә алам. Тагын бер табышым: балаларда миллилек тәрбияләү!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuchynyn_tyryshlygy_ukuchynyn_unyshynda_kuren.docx22.49 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучының тырышлыгы укучының унышында күренә

       “Туган телен яратмаган кеше башкаларның телен яратмый”, - ди шагыйрь.

       Рус теле аралашу чарасы буларак, укучылар аны мәктәпкә кадәр үк аңлый алырлык дәрәҗәдә булалар. Татар теле укытканда класста төрле дәрәҗәдәге хәзерлеккә тап буласың. Рус мәктәпләрендә һәм катнаш мәктәпләрнең рус классларында татар телен һәм әдәбиятын укытуның шактый гына үзенчәлекләре бар. Бу- укучыларның, беренчедән, ана телендә сөйләшә белү дәрәҗәсе төрле булуга, икенчедән, мәктәптә еллар буена рус телендә генә белем алулары белән бәйле. Аннары гаиләдә туган телгә, үз халкының культурасына, рухи традицияләренә мөнәсәбәт, милли мәдәнияттан хәбәрдарлык, хәзерлек дәрәҗәсе  тигез түгел. Болар бар да, укыту методикасынанык тәэсир ясап, рус телен һәм әдәбиятын, татар мәктәпләрендә татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасыннан, предметның бурычлары, күләме һәм эчтәлеге ягыннан булсын, сизелерлек аермалы итә. Шуның өчен дә татар мәктәпләрендә тел һәм әдәбият укыту белән чагыштырганда, рус классларында татар телен һәм әдәбиятын укыту алдына куелган бурычлар үзгә. Һәм аларны конкретлаштырырга кирәк.

  1. Укучының әдәби тел нормаларын саклап, татар телендә иркен сөйләшүләренә, сәнгатьле итеп укуларына, ана телендәге әдәбиятны мөстәкыйль рәвештә укып аңлауларына һәм билгеле күләмдә үз фикерләрен язма телдән формалаштыруларына ирешү. Тормыштагы төрле ситуацияләрдә җиңел ориентлашып, үз телендә иркен аралаша алуларына ирешү.
  2. Ана телен өйрәнүгә, телнең байлыгына, кулланылышына, әдәби әсәрләрнең сәнгатьчә камиллегенә карата укучыларда сизгерлек, соклану, горурлану хисләре  тәрбияләүгә ирешергә. Дәрестә һәм класстан тыш эшләрдә татар халкының күпкырлы бай мәдәнияте (җыр-музыка, сынлы сәнгать, милли архитектура, халык уеннарына, халыктагы ачык йөзлелек)   өлкәннәргә хөрмәт кебек матур традицияләр белән таныштыру.
  3. Милли аң үстерү.

    Милли аңны үстерү бурычларын гамәлгә ашыру өчен, педагогик эшне ачык максатлар куеп, фәнни нигездә оештыру, укыту-тәрбиянең эшчәнлеген, методларын һәм чараларын дөрес итеп билгеләү сорала.

       Минем фикеремчә, ана телен белмәгән очракта, милли үзаң камил була алмый. Шуңа күрә ана теле актив кулланыла торган мохит булдыру милли үзаңны көчәйтә. Шәһәр мәктәпләре өчен бу бигрәк тә әһәмиятле. Мондый мохит булганда, рус телендә аралашырга күнеккән балалар телне җитәрлек белмәүдән оялуны, кыенсынуны җиңәләр һәм аларның үз ана телләрен, милли әдәбият, сәнгать үрнәкләрен яхшырак үзләштерергә омтылышлары арта. Ана теле милли мәдәниятне үзләштерерү өчен “ачкыч” булу сәбәпле, без туган телне белүне милли үзаң булуның мөһим бер билгесе итеп карыйбыз. Алай гына да түгел, ана телендәге төшенчәләр, образлар, лексик, морфологик, фонетик берәмлекләр шушы милләттән булган кешеләрнең  баш мие төзелеше һәм аның эшчәнлегенә дә күбрәк туры килә, дип фараз ителә. Димәк, баланың үз ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә белем һәм тәрбия алуы аның һәрьяклы үсеше өчен уңай шарт булып тора. Милли телле мохит ана телендә ишетеп аңлау һәм сөйләшү өчен генә түгел, шушы телдә уйлау, фикер йөртү өчен дә кулай.

       Дәресләрдә укучылар тормышта үтәячәк вазифаларда миллилекнең ничек чагылуын, шуның камил үрнәкләрен күрсәтә торган материаллар кулланам. Шуларны өйрәнгәндә, укучыларны укытуның актив методлары аша милли хисләрне көчәйтә торган хәлләргә куям. Мәсәлән 5нче сыйныф укучылары белән дәрестән соң  үткәргән “Тапкырлар һәм зирәкләр” дигән чара моңа мисал була ала. Ярыш формасында үткәрелгән дәресләр һәм чаралар укучыларда зур кызыксыну уята. Кичә эзлекле рәвештә бара. Табышмаклар, тизәйткечләр, мәкальләр, татар халык җырлары, танылган шагыйрьләрнең шигырьләре, язучыларның әсәрләреннән өзекләр алына. Шулай ук татар халык әкиятләренә  сценария төзеп, сәхнәләштереп күрсәтәбез һәм кичә бик җанлы үтә. Дәрес вакытында ял итеп алганда да татар халкының төрле уеннарыннан элементлар алып үткәрәм.

           “Әбием сандыгы” исем астында, әби-бабайларның сандыгында яткан иске әйберләрне җыю белән шөгыльләнәбез. Һәм шулар арасында татар халык көйләренә язылган элекке җырлар тәлинкәләре дә бар. “Гөлҗамал”, ”Хафизәләм-иркәм” һәм башка җырларны укучыларга тыңлатам. Шул җырларны, көйләрне тыңлаганда балалар күзендәге уйчанлыкны күреп күңел сөенә.

      Тәнәфес вакытларында да залда төрле уеннар уйныйбыз. Ләкин уйнарга теләк белдерүчеләргә бер шарт бар- татар телендә генә сөйләшергә. Рус телендә сүз әйткән бала уеннан чыгарыла. Икенче көнне кызык уенга кызыгып карап торган бала, бер генә рус сүзе дә әйтмичә уйнарга тырыша. Бу ни өчен шулай эшләнә соң? Чөнки аралашып сөйләшкәндә генә телне өйрәнеп була, ә рус балалары бары шул уеннарда гына татарча аралашалар да.

        Сыйныфтан тыш уку сәгатьләрендә дә риваятьләр, бәетләр, мөнәҗәтләр укыйм. Я берәр моңлы тавыш белән җырлаучы әбине чакырам.

       Беренче сыйныфка килгән укучы бала- укытучыдан зур тырышлык  куюны сорый. Өмет тулы күзләр. Шул өмет учагын сүндермәскә, ә дөрләтергә кирәк.

      Һәм шуның өчен дә уку елының беренче чиреген бәйләнешле сөйләм үстерүгә һәм, әлбәттә, татар халык уеннарын өйрәнүгә багышлыйм. Ләкин программадан читкә китми генә. Һәм бу зур нәтиҗәләр бирә. Балалар дәрескә зур кызыксыну белән йөри, бик теләп дәресләрдә җавап бирергә, сөйләшергә яраталар. “Нигә безгә татар теле” дигән фикер беренче сыйныфтан ук бу очракта юкка чыга.

      Татар халык уеннарын, безгә бабаларыбыз, яшьлекләренең ялкынлы истәлеген мирас итеп калдырган. Һәм без аны кадерләп сакларга, буыннан буынга тапшырырга тиешбез. “Капкалы”, “Йөзек салыш”, “Габдулла”, “Наза” һәм башка уеннар укучыларны җырларга, биергә, матур итеп оялмыйча шигырь сөйләргә, тулы җөмләләр белән үз фикереңне саф, чиста татар телендә әйтеп бирергә өйрәтә. Кайбер кешеләр татар халык уеннарын, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәтүне “тапталган” фикер диләр. Яңалык таләп итәләр. Ләкин тарихны онытырга ярамый! Без аларны искертергә тиеш түгелбез!

       Бишенче сыйныфларда, сүз ясалышын кабатлап. Татар теленнән бирелгән ачык дәресне “Сабантуй” сюжетына нигезләнеп төзедем. Һәм дәрес зур җанлылык һәм кызыксыну уятты.

       Әлеге максатларда татар теле дәресләрен кешенең хисләр дөньясы, аның милли үзенчәлекләре, туган як, аның күренекле шәхесләре турында кызыклы материаллар белән тулыландыру сорала.

       Чирмешән районы андый шәхесләргә бик бай. Һәм, мин, татар теле укытучысы, төрле –төрле кичәләр үткәрәм. Анда исә Чирмешән төбәгендә яшәп иҗат иткән шагыйрьләр, шагыйрәләр, язучыларны чакырам.

     Чыннан да брынгы татар халык уеннарына гына ябышып яткан икән бу укытучы димәгез, мин дәресләремдә яңалыкны да бик күп кулланам. Укучылар сәнакта (компьютер) җыеп рефератлар, иҗади эшләр тапшыралар. Сканер аша рәсемнәр зурайтып, язучылар, шагыйрьләр иҗатына багышланган альбомнар төзиләр. Шулай ук телеведениедә балалар өчен бара торган тапшыруларны  дәресләремә  үрнәк итеп алам һәм бу дәресләр укучыларга бик ошый. Мәсәлән “Тамчы –шоу” тапшыруын 6нчы сыйныфларда кабатлау дәресенә нигез итеп алдым.

       Һәр эшләгән эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш. Кабатлап әйтәм, минем укучыларым да бәйгеләрдә, ярышларда, һәм олимпиадаларда катнашып призлы урыннар алалар. Шигырь бәйгеләрендә үзе иҗат иткән шигырьләре белән катнашып ел саен призлы урыннарны яулаган укучым да бар. Көч куйган, вакытыңны кызганмый эшләгән хезмәтеңнең җимешләрен күреп күңел сөенә.

      Кеше – булмаганны барлыкка китерүче, иҗатчы, матди һәм рухи байлыклар тудыручы.

     Укучыларда иҗади сәләт формалаштыру һәм аларга иҗади эш күнекмәсе бирү – кичә, бүген, иртәгәге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйләүче, үткәнне киләчәккә юнәлдерүче бөек көч.

      Укытучының тырышлыгы укучының унышында күренә.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укытучының педагогик иҗаты

Бу чыгышымда укытучыга иҗади эшләү өчен нәрсәләр белергә, нинди интернет-ресурслардан файдаланырга кирәклеге күрсәтелде. Бүгенге укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга,  әдәбият һәм сәнгать өлк...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

«Укытучының эзләнеү».

«Укытучының эзләнеү».       Укытучының төп бурычы балаларга белем бирү. Укытучы үзенә туплаган барлык фәнни белемен башкаларга җиткерергә тырыша. Укытучы өчен иң мөһим эш...

Эш тәҗрибәм. “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү”

Укытучылык - ул минем һөнәрем, яшәү рәвешем. Мин балаларга үз туган телемне, татар телен укытам. Тел - зур байлык. Аны дөрес итеп кулланырга өйрәтү - минем максатым. Укучыларны фән белән кызыксындырып...

Презентация. “Яңа мәктәп” шартларында укучының фикерләү сәләтен үстерү”.

“Безнең яңа мәктәп“программасы бурычлары •яңа мәгариф стандартларына күчүне тәэмин итү•сәләтле балаларга ярдәм итү системасын үстерү•мәктәп инфраструктурасын камилләштерү•балаларның сәламәт...

Укучының өстәл китабы

Укучы өчен ярдәмлек....

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбият дәресләрендә проект методын гамәлгә ашыру

Укучының танып-белү активлыгын, тәнкыйди фикерләү сәләтен, эзләнү күнекмәләрен үстерү максатыннан татар теле һәм әдәбияты дәресендә проект методын гамәлгә ашыру юллары белән танышу, дәресләрдә проект ...