Ахметзянова Эльвера Ильдусовна

сайт учителя родного языка и литературы"

Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ)

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: Работа над качеством образования по своему предмету

Увлечения: Люблю читать

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Бавлы. Бавлинский район

Место работы: МБОУ " Исергаповская СОШ"Бавлинского муниипального района Республики Татарстан

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ahmetzyanovaelvera-ildusovna
"Әнә күккә күтәрелеп кара әле: бая гына кап - кара болытлар агыла иде. Хәзер күк йөзе юып алгандай чип - чиста. Каршыбызга, тәгәрәп, кояш килә. Чәчәкләр, үләннәр, алар гына да түгел, барлык җан ияләре, сөенешеп, кояш нурларында коена. Әгәр вакыт - вакыт салкын кара болытлар кояшны капламаса, без кояшка шулай сөенер идекмени? Бәхет тәмен без бит бәхетсезлек аша беләбез.
Фәнис Яруллин

Сайтыма рәхим итегез, хөрмәтле коллегаларым. Үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашып бергә матур итеп эшлик

О себе

Тумышым белән минавыл кызы.  Хәзерге вакытта шәһәрдә яшәсәм дә, күңелем һәрвакыт авылыма ашкына.  Үземә тапшырылган эшне җиренә җиткереп эшләү- ул минем максатым.   Тормышта нинди генә каршылыклар очраса да, аларны җиңеп чыгарга тырышам. Бер  вакытта да  төшенкелеккә бирелергә тырышмыйм. Минем янәшәмдә гаиләм, туганнарым,   якын дусларым,  хөрмәтле коллегаларым.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала", Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова әсәрләре, Фатих Әмирхан “Хәят”, Шәриф Камал “Буранда”, Гадел Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”, Туфан Миңнуллин  драмалары, Мөсәгыйть.Хәбибуллин, Гариф Ахунов романнары

Мой взгляд на мир

Һәр кешегә Ходай тарафыннан гомер бер генә бирелә. Кеше каядыр гел ашыга. Анысын, монысын эшләргә кирәк.... Кайвакыт тормыш мәшәкате аркасында  кеше үзен  дә онытып җибәрә. Тормыш  ул- бик матур. Аны күрә  һәм аңлый белергә  генә кирәк. Иң зур бәхет- ул янәшәңдә  яраткан тормыш иптәшең, балаларың булу.  Әгәр нинди дә эш, син уйлаганча,   килеп чыкмый икән,  син, мөгаен якын кешеләрең турында уйларга тиешсең. Шулвакытта янәдән канатларың үскәндәй буласың.  Бары сабыр була белергә кирәк. Нинди генә очракта язмыш сине аяктан ега икән, син үзеңдә  сикереп торып юлыңны дәвам итәрдәй көч табарга тиешсең.

Фәнис Яруллинның сүзләре белән әйткәндә: «Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз. Утларга салса - үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмәгез - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайлагыз. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишеп чыгыгыз. Җилкәннәрегезне җилләр екса - сөюегезне җилкән итеп күтәрегез. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез. Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала. Түземлеләр генә бәхеткә лаек!

 

Мои достижения


Моё портфолио


Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы