Дәрестән тыш эшчәнлек " Халык педагогикасы" 5 сыйныф
рабочая программа (5 класс) на тему

Дәрестән тыш эшчәнлек " Халык педагогикасы" 5 сыйныф өчен эш программасы (татар мәктәпләре өчен )

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vneurochka_halyk_pedagogikasy.odt31.74 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Исергәп урта гомуми белем мәктәбе”

 

         

           «Каралды»                                                                            «Килешенгән»                                                                «Раслыйм»                                                                                                              

        Мәктәп методик берләшмә                                                 Тәрбия эшләре буенча                                                    Мәктәп директоры

         

“Халык педагогикасы” дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Укытучы:

Әхмәтҗанова Эльвера Илдус кызының 

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Исергәп  урта гомуми белем мәктәбе»нең

 татар теле һәм әдәбият  укытучысы

5 сыйныф

                                                                                                                “Каралды”

                                                                                                                                       Мәктәп педагогик совет

                                                                                                                                           

                                                                                             

  2017 – 2018 уку елы

                                                                

 

 

5 нче сыйныф өчен дәрестән тыш эш программасы  татар халык авыз иҗаты төрләрен,аларның яшь үзенчәлегенә туры килерлек үрнәкләрен  үз эченә ала. Бу темалар балаларның телне үзләштерү дәрәҗәсенә туры килерлек итеп, метапредмет бәйләнешләрне, уку процессындагы логик эзлеклелекне искә алып сайланган һәм сәгатьләргә бүленгән.

Халык авыз иҗаты баланы сәнгать дөньясына җәлеп итү, халыкның традицияләре белән таныштыру  өчен  иң  кулай материал булып кына калмый, образлы фикерләү үстерү, эстетик кыйммәтләргә уңай караш тудыруда да зур ярдәм итә.  Туган халкы авыз иҗаты әсәрләре баланы бишектән алып озатып килсә, күрше халык иҗаты үрнәкләре аңа дөньяны танып белергә ,толерант шәхес булып формалашырга зур ярдәм итә.

         Белем бирү процессын халыкның күпьеллык традицияләренә нигезләнеп кору бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрдән санала,чөнки халык җырлары, әкиятләре, уеннары, мәкаль һәм әйтемнәре баланың рухи-эстетик үсешендә төп рольне уйный , тормышны аңлауда һәм аңа  яраклашуда зур ярдәм итә.

        Программаның максаты: халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәкләрен өйрәнеп  , укучыларның интеллект дәрәҗәсен үстерү, тормышка яраклашкан (социальләшкән) шәхес тәрбияләү.

        Бу максатка бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар куелды:

- татар халык авыз иҗаты тарихы,  жанрлары, халыкның милли киемнәре белән танышу

- халык традицияләренә, костюмына, милли мирасына кызыксыну хисләре, хөрмәт уяту.

- балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

        Программаны тормышка ашыру барышында төркемдә һәм коллективта эшләү формалары кулланыла. Бу формалар аралашу сәләтен үстерү өчен файдалы.

        Көтелгән нәтиҗәләр:

- халык акылы , тормыш  яме, яшәү көче  чыганагы булган халык авыз иҗаты турында мәгълүматлы булу

- әсәрләрнең жанрын аера белү.

- әкият, легендаларның эчтәлеген сөйли белү.

- халык җырларын, биюләре элементларын белү.

- сөйләмдә мәкаль-әйтемнәр кулланырга өйрәнү.

- халык уеннарын өйрәнү.

- татар телендә кечкенә  әсәрләрне сәхнәләштерү.

- төркемдә партнер белән эшли белү.

- баланың  үз эшенә билге куя белүе .

Эш барышында 5нче сыйныф балаларының яшь үзенчәлекләренә туры килә торган төрләргә зуррак урын бирү күздә тотыла. Бу – уеннар , җырлар, милли кием элементлары белән танышу, рәсемнәрен ясау, табышмаклар өйрәнү, иҗат итү.

                                     Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда  татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның          гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
  • «гаилә», «туган ил», «мәрхәмәтлелек» төшенчәләрен кабул итү, «башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык», «кеше кадерен белү» кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Урта белем бирү баскычында телгә өйрәтү, укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар, презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Курсның предмет нәтиҗәләре

Тыңлап аңлау:

  • төрле жанрдагы халык авыз иҗаты әсәрләрен тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
  • сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;
  • зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән халык авыз иҗаты әсәрләреннән өзекләрне, тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;
  • сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм:

  • сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;
  • парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

Монологик сөйләм:

  • халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәгендә әкиятләр,табышмаклар һ.б. төзи алу һәм аның эчтәлеген сөйли белү;
  • конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

Уку предметының эчтәлеге

Тематик план

№ п/п

Бүлек

Сәг.саны

1

Балалар фольклоры.

7

2

Татар халык җырлары.

5

3

Татар халык әкиятләре.

5

4

Милли киемнәр.

4

5

Милли уеннар

4

6

Татар халык бәйрәмнәре.

5

7

Милли ризыклар

4

Барлыгы:

34

Календарь – тематик план

Тема

Сәг.

 саны

Уку эшчәнлеген оештыру формалары һәм төрләре

          Планлаштырылган нәтиҗә

Үткәрү вакыты

            шәхси

      метапредмет

       план

         факт

1.Балалар фольклоры 7 сәг

1

Кереш дәрес

1

Лекция,презентация, әңгәмә

әңгәмәдә катнашу,сорауларга төгәл җавап бирә белү, башкаларны тыңлый белү

халык авыз иҗатының асылын  аңлау, тормышта куллануның файдасына төшенү

2

Такмаклар

1

презентация, аудиоязмалар тыңлау, “Көйне таны!” уены

татарча җырлау күнекмәләрен үстерү

 сөйләм берәмлекләрен аңлап куллана белү

3

Табышмаклар

1

Лекция, табышмак әйтеш (русча, татарча)

 фикерләү сәләтен үстерүгә омтылыш

сөйләм телен баету

4

Табышмаклар

1

Табышмаклар иҗат итү күнегүләре

иҗадилыкка омтылу теләге тудыру

эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау

5

Санамышлар

1

Презентация ,

аудиоязма тыңлау

әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, лидерлыкка омтылу

санамышларның тормыштагы роле турында фикерли белү

6

Тизәйткечләр

1

Әңгәмә, видеоязма

күрше белән хезмәттәшлек итү, үзара ихтирам хисләре тәрбияләү

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру

7

Мәкаль һәм әйтемнәр

1

Лекция, татар халык авыз иҗаты җыентыклары белән танышу

иптәшләреңнең фикерен тыңлый, аңлый, хөрмәт итә белү

әңгәмәдәшкә кыска һәм оста итеп җавап бирергә өйрәнү

2. Татар халык җырлары. 5 сәг

8

Татар халык уеннары

1

Уеннар турында әңгәмә, уеннар өйрәнү, уйнау.

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

рус һәм татар халык уеннарының охшашлыгын күрү, аңлау

9

Татар халык җырлары

1

Жанрга билгеләмә

Җырлар тыңлау.

җырлап күңел күтәрергә өйрәнү

җырның сәламәтлеккә файдасын аңлау

10

Татар халык җырлары

1

Җыр тыңлау, кушылып җырлау

җыр текстларына игътибар бирергә кирәклеген аңлау

 җырның ертыгы да булуын аңлау

11

Бишек җыры

1

Җыр тыңлау, кушылып җырлау, сүзләрне өйрәнү

җырлап күңел юатырга өйрәнү

җырның сәламәтлеккә файдасын аңлау

12

Шаян җыр

1

Җыр тыңлау, кушылып җырлау

җырлап күңел күтәрергә өйрәнү

җырның сәламәтлеккә файдасын аңлау

3. Татар халык әкиятләре - 5.

13

Әкият жанры

1

Теоретик материал,

аудиоязмалар тыңлау,

әңгәмә.

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру.

14

“Гөлчәчәк” әкияте

1

Мультфильм карау

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

сүзлек байлыгын арттыру

15

“Өч күгәрчен” әкияте

1

Әкиятне тыңлау, әңгәмә

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру

16

Өйрәнгән әкиятләрне сәхнәләштерү

1

Сәхнәләштерү серләрен

аңлату

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

Тукайның “театр яктылыкка, нурга илтә...

юлларын аңлау

17

Күмәк әкият язу , китапчык төзү,бизәү

1

 Китап төзелеше турында презентация

Иҗадилыкка омтылыш тудыру

әсәрнең эчтәлеген рәсем сәнгате аша ачарга өйрәү

Милли киемнәр - 4

18

Миллии киемнәр

1

Лекция

Тарихка хөрмәт белән карарга өйрәнү

сөйләм осталыгын үстерү, сүзлек байлыгын арттыру

19

Татар халык костюмы

1

Презентация

Әңгәмә

Киемеңә карап каршы алуларын аңлау

“элек татар кызларын күргәнче ишеткәннәр” гыйбарәсенең асылын аңлау

20

Татар милли  бизәге үрнәкләре

1

Презентация

Үзеңнең кул көчең кергәндә генә кием кадерле булуын аңлау

милли орнаментларның нинди мәгънә аңлатуын  белү

21

Чигү үрнәкләре,чигү

1

Кул эшләре күргәзмәсе

матурлыкның дөньяны коткарырлык көч икәненә төшенү

 чигү элементларын атый һәм башкара  белү.

Милли уеннар - 4

22

Татар халык уеннары

1

Лекция

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

уеннар –сәламәтлек чыганагы булуына төшенү

23

Татар милли бию элементлары

1

Презентация

хәрәкәттә – бәрәкәт икәнен аңлау

татар милли бию элементларын атый һәм башкара белү

24

Түгәрәк уен

1

Җыр сүзләре белән танышу, видеоязма

татар моңын аңларга өйрәнү

моң төшенчәсен аңлый һәм аңлата белү

25

Саф һавада хәрәкәтле уеннар

1

Сәламәт яшәүнең төп кагыйдәләре

Хәрәкәтнең сәламәтлек нигезе икәненә төшенү

уен вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү

Татар халык бәйрәмнәре- 5

26

Татар милли бәйрәмнәре

1

Презентация

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

татар һәм рус халык бәйрәмнәрен чагыштыра белү

27

Карга боткасы

1

Бәйрәм турында мәгълүмат

Җырлар, такмаклар өйрәнү

күмәк уеннарда үзеңне иркен тотарга өйрәнү

“Күмәк көч тау күчерә” мәкаленең асылын аңлап, бәйрәмнәрнең тормыштагы ролен аңлата белү

28

Нәүрүз

1

Бәйрәм тарихы

Презентация

күмәк уеннарда үз-үзеңне тиешенчә  тотарга өйрәнү

татар һәм рус халык бәйрәмнәрен чагыштыра белү

29

Сабан туе, җыен бәйрәмнәре. Кече Сабан туе.

1

Бәйрәмнәр турында мәгълүмат

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау

татар һәм рус халык бәйрәмнәрен чагыштыра белү

30

Дәрес-проект

Өйрәнгән материаллардан альбом төзү

1

Проектның максатын аңлату

Иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү, эшнең нәтиҗәсен күреп шатлану

эшнең нәтиҗәсе булырга тиешлегенә төшенү

Татар милли ризыклары-4

31

Татар милли ризыклары

1

Милли ризыклар белән танышу,

презентация

әхлакый кагыйдәләргә ориентлаша белү, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау, ризыкның кадерен белергә өйрәнү

милли ризык рецептларын белү

32

Милли ризыклы чәй өстәле әзерләү

1

Табын әзерләүгә таләпләр, презентация

табын янында үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә төшенү

милли ризык рецептларын белү.

33

Проектлар яклау

1

Балаларның бер-берсенең чыгышларын тыңлавы, бәяләү

Башкаларның фикерен ишетә һәм аңлый белү

Татар халык авыз иҗаты буенча белемнәрне тирәнәйтү

34

Йомгаклау дәрес

1

Әңгәмә

Ел буена өйрәнелгән күнекмәләрне аңлата,

сөйли белү, үз фикереңне дәлилли алу

Татар халык авыз иҗаты

буенча белемнәрне барлау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрестән тыш эшчәнлек өчен эш программасы

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру өчен эш программасы....

Дәрестән тыш эшчәнлек өчен эш программасы

Рус мәктәбенең 5нче сыйныфлары өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы....

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен дәрестән тыш эшчәнлек программасы

Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эш программасы 6 сыйныфлар өчен тәкъдим ителә. Программа “Төп гомуми белем бирүнең Федераль Дәүләт белем бирү стандарты”на нигезләнеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. П...

Дәрестән тыш эшчәнлек

Дәресләрдән соң укучыларның дәрестән тыш эшчәнлекләрен оештыру буенча кайбер тәкъдимнәр...

Дәрестән тыш эшчәнлек

3-4 сыйныф өчен...