Шайхулова Амина Галимардановна

Мин- тәрбияче!

Үзе актив кеше генә актив шәхес тәрбияли ала.

Профессия: воспитатель

Профессиональные интересы: Делаю разработки детских мероприятий

Увлечения: Пишу стихи, занимаюсь рукоделием

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Село Актаныш Актанышского района РТ

Место работы: МБДОУ №7 села Актаныш Актанышского района Республики Татарстан

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/aminushka
Телсез идек - Тукай безне телле итте, Җырсыз идек - Тукай безне җырлы итте!

О себе

Стаж педагогической работы 24 года.

 

Актанышның гүзәллегенә көннән-көн матурая, яңара баруына сокланып, яраткан эшемә - “Алтынчәч” балалар бакчасына атлыйм. Ирексездән, уй йомгагым артка- гөнаһсыз балачагыма тәгәри.

Уз - үземне белән башлаганнан бирле, мин “укытучы”, “тәрбияче” булып уйный идем. Мин әле бала гына ... үзебезнең урам балаларын җыйнап уеннар оештырам, әдәплелек дәресләре үткәрәм. Гомумән, балалар белән әвәрә киләм. Киләчәгемне шул профессиядән башка күз алдына да китерә алмый  идем инде.

    Урта мәктәпне тәмамлагач та ,  тәрбияче булу теләге ныгый гына барды һәм   Яр Чаллы  педагогия  көллиятенә  укырга кердем. Уку миңа җиңел бирелде, чөнки мин бик теләп, кызыксынып укыдым 1992 елда  Актанышыма кайту - минем педагогик эшчәнлегемнең дәвамына ишарә иде. Тормышымның 1992  ел,    17 август иртәсе мине нәниләр янына “Алтынчәч” балалар бакчасына илтте.

   Гөнаһсыз сабыйларның күзләре... Алар шулкадәр кызыксынып миңа төбәлгәннәр ки, мин үземне ниндидер могҗиза тудыру сәләтенә ия булган берәү итеп тойдым. Мин аларның ышанычларын акладым дип уйлыйм. Нәниләрне кызыксындыру, ниндидер шөгыльләргә өйрәтү миңа бер дә авыр булмады. Әти-әниләр белән дә уртак телне тиз таптым мин. Һәм без - бер ук баланың тәрбиячеләре - әти-әниләр һәм мин - сабыйларның нәфис ак күңелен дә якты матур эзләр калдырырлык итеп, бердәм эшләдек. Минем төркемдә йөреп, мәктәпкә чыккан 98 бала һәм әти-әниләр белән әле дә тыгыз элемтәдә торабыз.

  Аларның күбесе районыбызның гына түгел республиканың төрле конкурслары җиңүчеләре: яшь шахматчы Алмир һәм көрәшче Марат, көрәшче кыз Оля , конферанс Регина ,Сөмбел,    , нәфис сүз остасы Рәмзия ,яшь  җырчылар  Регина, Искәндәрләр. Ә биючеләр тагын да күбрәк. Миләүшә, Рафаэль, Айзат,Айгөл, Инсаф, Энҗе, Айнур.Болары - республика бәйгеләренең диплом ияләре генә. Әле иҗат, сәнгать, спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләре бихисап. Аларга шөгыльләнәсе дә шөгыльләнәсе генә, үрләр яулыйсылары - алда. Хәзерге нәниләремне дә алар үрнәгендә тәрбиялим, апа-абыйлары белән кызыклы очрашулар үткәрәм.

    Никадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле дә балалар дөньясы...

    Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында мин инде  21 ел кайныйм. Алардан башка берәр көнем бар икән - ул һич кенә дә бушка узмый, киләсе көннәр өчен планнар төзим, әти-әниләр  белән фикерләшәм, киңәшләшәм, һич югында “апау” дип шалтыраткан нәниләрем белән телефон аша әңгәмә корам. Без һәрвакыт бергә.

     Аралашырга яратам, үземдә булмаган яхшы сыйфатларны кешеләрдән туплыйм, әдәплелекне хуплыйм, әхлаклылыкны өстен күрәм.

     Тормыш юлы, әлбәттә, сикәлтәләрсез генә булмый. Ләкин яныңда авыр чакларда терәк булырдай яхшы кешеләр булу һәр төрле киртәләрне дә җиңәргә булыша. Минем тормышымда да изге күңелле кешеләр очрап тора.

Матур җылы киңәшләре белән методистыбыз  Айгөл Фәндүс кызы Нуриахметова, төпле фикерләре белән мөдиребез Альфира Максутовна Харисова мине һәрчак эшкә дәртләндереп торалар. Педагогик эшчәнлектәге методик яктан җитешмәгән якларымны ( ә алар эшләгән һәр кешедә була) баш белгечебез, җитәкчебез Фәндилә Рәисовна Мирзаһитова искәртеп тора, акыллы киңәшләрен бирә.  .  

   Үз белемеңне күтәрү (самообразование) өстендә системалы эшләү һәр педагогны бизи дип уйлыйм. Квалификация һәм һөнәри белемемне күтәрү өчен максат куям, бурычлар һәм аны тормышка ашыру юлларын билгелим.2006 елда Яр Чаллыда “Мәктәп-2000” темасына проблемалы укыту курсларында булып, алган белемнәремне эш тәҗрибәмне баетуда, балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә уңышлы кулланам. Һәрвакыт эзләнәм, һәрчак яңалыкка омтылам, даими иҗат итәм.

    Педагогика, психология, методика буенча әдәбият һәм вакытлы матбугат белән даими танышып бару - минем педагогик эшчәнлегемнең аерылгысыз өлеше. Һәр танышкан материалымны иҗади  тулыландырып, балаларның бакчадагы эшчәнлеген рухи баету өлкәсендә даими кулланам.

 Төп принцибым -  группадагы балалар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт , җылы атмосфера урнаштыру.

 Әти-әниләребезнең эш урыннарына максатчан экскурсияләр оештырабыз, һөнәрләре турында мәгълүмат туплыйбыз.

   Минем группама бик актив, һәм сәләтле балалар тупланган. Ә әти-әниләр ... баланы ниндидер шөгыльгә өйрәтү - тәрбияче эше дип кенә карамый алар. Минем бер генә эш  көнем дә әти-әниләр белән фикерләшми узмый. Бәйрәм, кичә, ачык шөгыль, күңел ачуларны әйткән дә юк. Алар -  миңа терәк.

     Группамда 30 бала тәрбияләнә : 14 кыз һәм 16малай .Мин аларның һәркайсына индивидуаль якын килеп, һәрберсенең уй-фикерләре белән исәпләшергә омтылам, аларны һәрберсен аерым яратам һәм ихтирам  итәм.

    Әти-әниләргә, педагогик укулар оештыруым да эштә уңайлыклар тудыра дип исәплим. Бала тәрбияләүдәге уртак бурычлар, авыр ситуацияләр, килеп туган проблемалар күбесе “Яшь әниләр клубы” нда хәл ителә.

   Ни генә булмасын, эш булгач, авырлыклар да була тора. Ләкин мин оптимист кеше, һәртөрле ситуациядән  чыгу юлларын җиңел табам.Минем яклавыма мохтаҗ балалар бар, минем белән фикерләшергә, исәпләшергә гадәтләнгән ата-аналарым бар,яраткан, күңел биреп башкарган хезмэтем бар.

  Үз - үзеңнән, үз эшеңнән канәгатьлек кичерү - бик яхшы гамәл.Тик бу бик азга - берничә сәгать, юк, түгел, берничә минут кына була ала.

  Бик хыялый шул мин үзем, эшемнән канәгать булмаган минутлар булса,(алар бик еш була) хыял дөньясына чумам. Ул дөньяда мине балаларым - шактый ук үскән,танылган һөнәр ияләре- каршы ала. Киләчәк...Менә нинди матур син... Җырчы  Регина, Алинә,, табибә  Резидә, очучы Мансур,Заһир,тегүче Ләйлә, укытучы  Ленара, почтальон  Азалия, коткаручы Ильяс.Я хода... Алар нинди күркәм! Хөрмәт казанучы һөнәр ияләре! Менә минем тәрбияче һөнәрен сайлаучы  Динара, Адилә, Язилә, Зәйнәпләр... Алар элеккечә мөлаем, тыйнак...

 ... Әй, хыялый !Уян! Син бит эшеңә - яраткан балаларың янына ашыгасың!

 Мин бакчага якынлашам ...

   “Әй, бу вакыт дигәнең, бигрәкләр дә тиз уза инде, әле кайчан гына бу сабыйларны ясле төркеменә җыйган идем. Инде әнә  беренче кечкенәләр төркемен тәмамлап киләбезт . Нинди күркәм булып үсеп киләләр. Үзләре дә үсә, белемнәре дә күбәя, шөгыльләре дә арта.

  Бакча капкасыннан керүем булды, уен мәйданчыгы тулып кайнашкан - нәрсәдер күзәткән, уйнаган, йөгергән балаларым мине күреп тә алдылар. Мин якынлашуга, сырышып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз тәэсирләрен, нәни яңалыкларын сөйли дә башладылар. Алар өчен ярты көн үткән, ниндидер вакыйгалар да булырга өлгергән, ә минем сабыйларым янында яңа эш көнем башлана гына әле.Педагогик эшчәнлегемнең яңа бер көне...Тагын бер көне...

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Вил Казыйханов  "Әхлаклылык дәресләре"

Мой взгляд на мир

 

Тәрбияче гап-гади сүз кебек. Бала тәрбияләүче. Нәрсә соң ул тәрбия? –дигән сорауга җавап бирү кыен түгел кебек. Тәрбия - кешенең аңына, эмоциясенә, ихтыярына тәэсир итү юлы белән аңарда дөньяга караш, күнекмәләр, гадәтләр, җыеп кына әйткәндә, кешене кеше итә торган  сыйфатлар формалаштыру. Димәк, тәрбиячедә нинди сыйфатлар булырга тиеш тә, нинди шартлар куелырга тиеш соң?

- Кеше күңелен, характерын иҗат итүче кеше иң элек, һичшиксез, үзен-үзе иҗат итәргә тиеш.

- Чын кешелекле кеше генә чын кешелекле кеше тәрбияли ала.

- Югары культурага ия булган кеше генә культуралы кешене тәрбияли ала.

Сүз дә юк, кешене чынбарлык тормыш шартлары, иҗтимагый мохит формалаштыра. Кемнең кем булуында табигать биргән алшартлар да роль уйный. Ләкин гармоник үсешкә ирешкән шәхес формалаштыруның хәлиткеч факторы педагогика, психология фәннәренә таянып юнәлдерелгән тәрбия эшен оештыруда тора.

Мои достижения

 

2007 ел-район тәрбиячеләренең  август киңәшмәсендә “Болан “ панносы белән кул эшләре күргәзмәсендә катнашу;

2008  ел - район күләмендә “ Оста куллар” конкурсында 2 урын

2008ел - балаларны юл куркынычсызлыгына өйрәтү буенча      ГИБДД хезмәткәрләре белән очрашу;

2008 елда Балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча “Транспорт төрләре” дигән темага ачык шөгыль;

 2008 – “Светофор иленә сәяхәт”-  ата- аналар катнашында күңел ачу;

2008- район тәрбиячеләре өчен “Күңелле бармаклар” темасына мастер- класс.

2008- район тәрбиячеләре өчен “ Туган ягымда - атлар” темасына мастер- класс.

2008-Гаилә елында “Пар канатлар”  бәйрәме;

2009- район тәрбиячеләренең  август киңәшмәсендә  “Милли киемле курчаклар” күргәзмәсендә  катнашу;

2009- “Ата- аналар белән эш”дигән методик ярдәмлек буенча 2 урын.

2010- район тәрбиячеләре өчен “ Чәчәк букеты” темасына мастер- класс.

2010- Балалар бакчасы күләмендә “Ел тәрбиячесе” конкурсында  җиңүче;2007 ел-район тәрбиячеләренең  август киңәшмәсендә “Болан “ панносы белән кул эшләре күргәзмәсендә катнашу;

 

Моё портфолио

 

Балаларга белем һәм тәрбия бирүнең төп формасы- шөгыль. Ә шөгыльләрне үткәрү формасы иҗат фантазиясенә бәйле. Балаларның төп шөгыле - уен. Шуны истә тотып, мин һәр шөгылемне мавыктыргыч итеп уздырырга тырышам. Шөгыльләрдә , шөгыльдән тыш вакытларда балаларның акыл эшчәнлеген үстерүне максат итеп куйган бик күп төрдә дидактик уен эшләдем. Бу уеннарны кулланып уздырган  шөгыльләрнең эшкәртмәләрен булдырдым, күбесен исә матбугат битләрендә чыгара киләм.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы